Инфоурок Дошкольное образование КонспектыСөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге конспекты "Теремкәй-дуслык иле"

Сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге конспекты "Теремкәй-дуслык иле"

Скачать материал

 

Уртанчылар һәм икенче кечкенәләр катнаш  төркемендә

 театральләштерү алымын кулланып

уздырылган сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек

 

Төзеде: Богады балалар бакчасы тәрбиячесе  Гаянова И.В.“Без булышчылар”бүлеге “ Өлкәннәргә ярдәм итәбез”атналык темасына нигезләнде.

“Теремкәй-дуслык иле”

 

Максат:  

Театральләштерү аша  балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьлелеген үстерү;

Бурычлар:

1.Балаларны кыргый хайваннар белән таныштыру һәм хайваннарның үзенчәлекле якларын танып әйтә белергә гадәтләндерү;

2.Балаларның игътибарлылыгы,хәтерен үстерү өстендә эшләү ;

3.Әкиятләргә уңай караш,дуслык, хезмәтне ярату тәрбияләү;

Көтелгән нәтиҗәләр: : балаларның логик фикер йөртүләре,  сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләм үсә,әкиятләр белән кызыксынучан иҗади шәхес тәрбияләнә.

Интеграль белем бирү өлкәләре:танып белү,сөйләм теле үсеше ,иҗтимагый аралашу үсеше,физик үсеш,нәфис-нәфасәти үсеш.

 

 

Алдан үткәрелгән эш: “Теремкәй” әкиятен уку, презентация, мультфильм карау,кыргый хайваннар турында әңгәмәләр,рәсемнәр карау,бармак театры,күләгә театры күрсәтү;

Шәхси  эш: шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү,баланың роленә хас сыйфатларны өйрәнү,күрсәтү.

Ата-аналар белән эш: театр өчен декорацияләр ясау,киемнәр тегү.

 

Җиһазлау: Теремкәй (өй макеты),  әкият геройлары  өчен  киемнәр,  кәрзин, җиләк-җимеш,яшелчә муляжлары, агачлар,музыкаль үзәк.

Методик алымнар: сорау-җавап,музыкаль тавыш куллану.

 

 

 

 

 

 

 

Эшчәнлек барышы:

 

I.Кереш өлеш

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче балалар белән үзенчәлекле исәнләшә: үзенең ике учын да һәр баланың учларына тидереп чыга. Балалар да үзара шулай исәнләшәләр.

 Тәрбияче (алып-баручы:)  Балалар, болай исәнләшкәндә без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирдек, аңа яхшы кәеф, сәламәтлек теләдек. Әйдәгез ,әле-яхшы кәефне безгә килгән кунаклар да телик.Алар белән дә исәнләшик.

Хәерле көн!

Уңышларны безнең  әкият геройларына да телик әле.Ә әкият геройлары кайсы әкияттән икәнен беләсегез килсә , мин әйткән табышмакка җавап табыгыз:

                   Нәкъ урман уртасында

Бик матур өй тора.

Бик биек тә түгел,

Тәбәнәк тә түгел. Нәрсә ул? (теремкәй).

 

Булдырдыгыз!Әкиятне башлыйбыз!Рәхим итегез!

II.Төп өлеш

Матур итеп бизәлгән урман аланлыгы.Аланда өй-теремкәй.

Тычкан –Чыелдык.  ( Көйгә бии –бии чыга.)

                                   Чиылдык мин-тычкан кызы.

                                   Кечкенә димәгез,бик акыллы тычкан,мин.

                                    Менә хәзер кышка азык җыеп куям мин.(башак таба)                                

Карый бер кечкенә генә өй күрә, әйләнеп карап чыга һәм анда кереп урнаша.

Менә бака күренә.

Бака- Бакылдык.  Бака-бака бакака, мин бик җәйне яратам,

                               Болыт күрсәм, яңгыр килә, диеп хәбәр таратам!

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Тычкан –Чыелдык. Бу мин  Тычкан –Чыелдык, ә син кем?

Бака- Бакылдык. Мин  Бака- Бакылдык!

Тычкан –Чыелдык.Ә син кышка ризык әзерләдеңме?

 Бака- Бакылдык:  Җәй буе алма үстердем.

Тычкан –Чыелдык Әйдә бергә яшик!

Куян –Озынколак:

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

 Бер –бер артлы.   Бу мин  Тычкан –Чыелдык, мин  Бака- Бакылдык. Ә син кем?

Куян –Озынколак.  Мин Куян –Озынколак!

                                    Җәен соры ,кышын ак,

                                   миңа шулай яхшырак!

                                    Мин дә күчтәнәч белән!

                                    Кертегез инде  тизрәк .(кишер)  

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Энәле –йомшак керпе  (Өйне күрә дә килә.)

 Җәй дә кыш та,

Энәле күлмәк киям.

 Әнием һәрчак мине

“Йомшагым” диеп сөя.

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Бер-бер артлы: Бу мин  Тычкан –Чыелдык, Мин  Бака- Бакылдык! .   Мин Куян –Озынколак!  Ә син кем?

 Мин Энәле –йомшак керпе,гөмбә җыйдым әле! 

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Алып баручы: Шулай итеп, Тычкан –Чыелдык,   Бака- Бакылдык,    Куян –Озынколак,  Энәле –йомшак керпе бергә яши башлаганнар.Бергә уйныйлар,ашыйлар,эшлиләр дус яшиләр икән.Әйдәгез,балалар,без дә алар белән  бергәләп уйнап алыйк,әле.        

Уен: «Күрсәт әле, үскәнем»  (физминутка)

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай

Шулай куян сикерә.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри бакалар?

Менә шулай, менә шулай

Сикерәләр-калкалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек тычкан йөгерә?

Менә шулай, менә шулай

Тычкан шулай йөгерә.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек керпе гөмбә җыя?

Менә шулай, менә шулай

Керпе гөмбәне җыя.

Алып баручы: Рәхмәт,барыгызга да,булдырдыгыз!Хәзер әкиятне дәвам итик инде.

Төлке-Хәйләбай.  ( Көйгә бии-бии керә) Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

 Бер –бер артлы.   Бу мин  Тычкан –Чыелдык, мин  Бака- Бакылдык. мин Куян –Озынколак. Мин-Энәле йомшак керпе! Ә син кем?

Төлке-Хәйләбай. Мин Төлке-Хәйләбай!  Миндә кызыл чөгендер бар-бик файдалы

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Бүре –Сорыколак. Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?                              

Бер –бер артлы.   Бу мин  Тычкан –Чыелдык, мин  Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак, мин Энәле –йомшак керпе , мин Төлке- Хәйләбай. Ә син кем?

Бүре –Сорыколак.  Мин  Бүре –Сорыколак. Миндә бер капчык бәрәңге бар. Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Тиен кызы Купшыкай: Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?                          

Бер –бер артлы.   Бу мин  Тычкан –Чыелдык, мин  Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак, мин Энәле –йомшак керпе , мин Төлке- Хәйләбай, .  мин  Бүре –Сорыколак ,ә син кем?

Тиен кызы Купшыкай мин.

Чикләвекләр яратам.

Ачып кертегез мине

Күчтәнәчем таратам.

Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

 Алып баручы: Күчтәнәчләр бигрәк күп булды.Кышка җитәрлек ризык җыелды.Менә бу безнең җәнлекләрнең тырыш хезмәт җимешләре.

 (көй ишетелә) Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?                          

Бер –бер артлы.   Бу мин  Тычкан –Чыелдык, мин  Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак, мин Энәле –йомшак керпе , мин Төлке- Хәйләбай, .  мин  Бүре –Сорыколак ,ә син кем?

Аю- Камытаяк.  Мин Аю –Камытаяк,

                           Бер мичкә бал ашасам да,

                            һич туймас минем тамак!

                              Яшик әле бергәләп!

                            Бал ашыйк гел тәпәнләп!

 Бергәләп:Әйдә бергә яшик!

Алып баручы:

 Безнең “Теремкәйдә” бар җәнлекләр дә дус яшиләр.Алар бергәләп өйне зурайтканнар.(җәнлекләр  эш кораллары тотып эшлиләр,эш кораллары чыгарган тавышлар)

III.Йомгаклау өлеше (рефлексия)

Балалар сезгә әкият ошадымы? Теремкәйдә кемнәр яши? Теремкәйне ничек төзеделәр?

Хәзер теремкәй якты,зур икән.Анда яшәүче җәнлекләр бик бәхетле икән!

Әйдәгез әле, яңа теремкәйне котлап  биеп алый әле.

“Теремкәй” җырлы- биюе  


Карагыз әле безгә

Безнең дус өебезгә.

Өстәлебез түгәрәк

Без яшибез бергәләп.

Тычкан,бака,куянкай,

Бүре,төлке,керпекәй.

Терем-терем-теремкәй

Теремкәйдә дус яши.


Алып баручы:

Миңа бүгенге әкият бик ошады.Артисларыбыз бик матур уйнадылар.Аларга рәхмәт әйтик!(кул чабулар) Безнең җәнлекләребез-үзләре оста,эшчән,юмарт та.Мин дә аларга күчтәнәч бирәсем килә.(кәрзиндә алмалар)

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге конспекты "Теремкәй-дуслык иле""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Патентовед

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 159 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.01.2016 1203
    • DOCX 24.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гаянова Ильфира Вагизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гаянова Ильфира Вагизовна
    Гаянова Ильфира Вагизовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11070
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Консультирование в работе педагога-психолога ДОУ: содержание деятельности и этические принципы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Курс профессиональной переподготовки

Функциональные основы деятельности специалиста по организации и проведению молодежных мероприятий

Специалист по организации и проведению молодежных мероприятий

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Укрепление здоровья детей дошкольного возраста как ценностный приоритет воспитательно-образовательной работы ДОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 202 человека

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология взаимоотношений, прощения и самопонимания

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 48 человек

Мини-курс

Основы дизайна в Figma

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 83 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек