Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыЭссе "Мин мөгаллим генә түгел,олуг тәрбияче икән бит"

Эссе "Мин мөгаллим генә түгел,олуг тәрбияче икән бит"

Скачать материал

Эссе

                                Кеше һөнәрне сайламый,

Ә һөнәр кешене сайлый.

Мин мөгаллим генә түгел,

Олуг тәрбияче икән бит.

Богады мәктәбендә эшләгәндә мин үземне балалар дөньясында яшәүче педагог итеп тойдым, һөнәремне яратып өлгердем. Күп һөнәрләр арасыннан үземә иң ошаганын сайлаганга инандым.

2011 уку елында  миңа “Кояшкай” балалар бакчасында эшләргә туры килде. Икенче кечкенәләр төркеменә барып кергәч, шушы нәниләрнең ышанычын аклый, күңел сафлыгын саклый алырмын микән дип, бермәлгә югалып калдым.

Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин  инде өченче елымны кайныйм.

Сабыйларны кечкенәдән үк тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны һәм гүзәллекне тоя белергә өйрәтү, аларда кешелеклелек  һәм мәрхәмәтлек кебек сыйфатлар  тәрбияләү, балаларның сәламәтлеген ныгыту – эшчәнлегемнең төп юнәлешләре. Тәрбияченең һәрбер көне үзенчәлекле.  Яңалыкка омтылып, белем бирү эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүгә дә күп көч салам.

– Балалар белән эшләүдән күңелемә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч, рухи азык алам. 

Бөек галим мәгрифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.

Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә. Тәрбияче кешегә дә җитмеш төрле һөнәр аз: ул – шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә булырга тиеш дип уйлыйм. Авыл балалар бакчасында бер төркемдә төрле яшьтәге 15 (1-2 кечкенәләр, уртанчылар)  бала  йөри. Бу үз чиратында тәрбия эшен оештыруда күп кыенлыклар китереп чыгара. Шөгыльләр вакытында бу бигрәк тә сизелә. Эшне һәрьяклап уйлап, методик яктан төгәл һәм  ФДББС  нигезләренә таянып, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырганда элеге кыенлыклар да артта калды. Тәрбия эшчәнлеген оештыруда ата-аналарның ярдәмен дә тоеп эшлибез.   Үстерелешле мохитне үзгәртү, камилләштерү, яңарту, ФГОС шартларына туры китерү максатыннан   үзебезнең төркем бүлмәсендә күп кенә үзгәрешләр керттек (предметлы-үстерешле тирәлекне зоналарга бүлеп җиһазладык)
         Үз белемеңне күтәрү  өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади тулыландырып, балаларның бакчадагы эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам. Төп принцибым - группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт , җылы атмосфера урнаштыру.

Күп эшләр майтардым дип мактана алмыйм, тик планлаштырган эшләр тагын да күбрәк икәнен беләм. Бу өлкәдә уңышларым да эле кәнагатьләнерлек түгел. Ләкин мин -тәрбияче! Тылсымлы балачак илендә мин барлык тормыш мәшәкатләремне онытып үземне яшь, энергияле, сәламәт итеп хис итәм. Ж.К. Ирен  язганча : “Һәр һөнәр аны ярату белән бу өлкәдә уңыш китерә” Мин дә бу һөнәремне бик яратып башкарам.   Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм. Матур җылы киңәшләре , төпле фикерләре белән мөдиребез Гыйльманова Рәсимә Габделхәй кызы,  мәктәпкә эзерлек  төркеме тәрбиячесе Мортазина Рания һәрчак эшкә дәртләндереп торалар. Район күләмендә уздырылган семинар-киңәшмәләрдә тәҗрибәле тәрбиячеләрнең күрсәткән  ачык шөгыльләре минем  эшемдә зур таяныч булып тора.

         Әниемнең кечкенә чакта сөйләгән бер гыйбәрәсе исемә төште. Берәү ,40 көнлек сабыен  казыйга алып килгән, ди. Янәсе, тәрбияләргә ярдәм ит, дип. Казый аңа җавапка: Син инде соңга калгансың,  баланы карында ук тәрбияли башларга кирәк!-  дигән. Бу сүзләрне мин, тәрбия гаиләдән  башлана дип уйлыйм. Шуңа күрә дә тәрбияче ата-ана белән бердәм эшчәнлек алып барырга, тәрбияче алар өчен тәрбия өлгесе булырга тиеш дип уйлыйм.

Сүзләремне интернеттан алынган, бер өлкән тәҗрибәле тәрбияче нәсыйхате белән тәмамлыйсым килә.

Син – Тәрбияче! Сабырлыгыңны, акылыңны эшкә җигүдән туктама! Тормыш, эшеңнән җыйган тәҗрибәңне  бүлеш! Тәрбияче эшендә бернинди дә вак-төяк нәрсә юк, эшләнгән эш, һәр караш, һәр сүз тирән мәгьнәгә ия булырга тиеш. Тәрбияче дигән олы исемгә лаек булырлык итеп яшәргә һәм эшләргә кирәк.

 

Юсьвинский детский сад "Солнышко" - ПРЕДМЕТНО - РАЗВИВАЮЩАЯ СРЕДА ГРУПП ДОУ

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе "Мин мөгаллим генә түгел,олуг тәрбияче икән бит""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Логопед

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 934 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.01.2016 1740
    • DOCX 4.8 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гаянова Ильфира Вагизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гаянова Ильфира Вагизовна
    Гаянова Ильфира Вагизовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11069
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Единый профориентационный минимум: курс внеурочной деятельности "Россия – мои горизонты"

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Курс повышения квалификации

Использование декоративно-прикладного искусства в работе с детьми дошкольного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 772 человека

Курс повышения квалификации

Эмоциональные нарушения дошкольного возраста. Технологии индивидуальной коррекционно-развивающей работы

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 80 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 526 человек

Мини-курс

Психология личности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 23 регионов

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психические защиты и психоаналитический взгляд на личное развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек