Дәрес этаплары
|
Дәрес этабының максаты
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Универсаль уку
гамәлләре (УУГ)
ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
|
Оештыру. Эшкә
кызыксыну тудыру
|
Укытучы өчен
максат:
психологик уңай
халәт барлыкка китерү
|
Балаларда яхшы
кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
Укытучы:
-Саумы ,кояш, саумы ,көн!
Дусларым , хәерле көн!
-Хәерле көн ,һәммәгезгә дә!
-Уе изге баласына
Булышыр табигать тә.
Эшкә тотыныйк , дусларым,
Хуш , хәерле сәгатьтә.
- Шушы күтәренке
кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
|
Укучылар теләкләр
тели:
(Слайд1)
− Яңа көн тынычлык
алып килсен!
− Яңа көндә барыбыз
да яхшы эшләр генә кылыйк!
|
КУУГ: классташлар
һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
|
Актуальләштерү Яңа
материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
|
Укытучы өчен
максат:
сүзнең тамыры,
тамырдаш сүзләр турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә
төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен
максат: сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр төшенчәсен аңлата алу
|
-Өйдә сезгә матур
язу күнегүләре өстендә эшләргә бирем бирелгән иде. Матур язу күнегүе өстендә
эшләүне дәвам итәбез.
- Тактада язылган Ээ
хәрефләрен һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.
(Слайд 2)
Ээ
Аз сөйлә, күп эшлә
Калган эшкә кар явар
Эш сөйгәнне ил сөйгән.
Эшле килер - эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.
2. Җөмләләр өстендә
эш.
- Җөмләләрне
укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?
-Нәрсә соң ул
тамыр?
- Шул сүзләрнең
тамырларын билгеләгез.
- Тамыр сүзнең
кайсы урынында килә?
- Болар нинди
сүзләр?
- Тамырдаш сүзләр
дип нинди сүзләрне атыйлар?
-Эшле, эшсез
сүзләрендә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була?
-Кушымчалар турында
нәрсә әйтә аласыз?
|
Укучыларның
җаваплары тыңлана.
Бу җөмләләрдә бер
тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар
-Сүзнең төп
мәгънәсен белдергән кисәк(сүзнең үзгәрми торган өлеше)
- эш
- Татар телендә
тамыр һәрвакыт сүзнең башында була
- Тамырдаш
- Бер тамырдан
ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш була.
- Кушымча
-Кушымчалар тамыр
сүзнең әйтелешенә карап ялгана. Калын әйтелешле
сүзләргә калын
кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана
|
ТБУУГ: тамыр,
тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне,
күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү,
диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
|
Уку мәсьәләсен кую
|
Укытучы өчен
максат:
яңа белемнәр кабул
итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
Укучылар өчен
максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын
билгели белү
|
- Димәк, бүгенге
дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?
-Дәрескә нинди
максат куярсыз?
Укытучы
гомумиләштерә.
-Дөрес әйттегез.
Тамырдаш сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәрбез. Тамырга кушымчалар өстәп
тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез.
Физминутка
( Укытучының
фикерен дөрес дип санасагыз-басабыз, дөрес түгел дип уйласагыз-
урында калабыз)
-Сүзнең төп
мәгънәсен белдергән кисәк тамыр була
-Су, сулык, сулы
–тамырдаш сүзләр
-Авазларны әйтәбез
һәм ишетәбез
-О хәрефе сүзнең
беренче иҗегендә генә языла
-Апа сүзе нечкә
әйтелешле сүз
-Дөнья
сүзендә ь билгесе аеру билгесе булып тора
-Бер сүз әйтмичә дә
үзебезнең белемнәрне күрсәтеп була икән. Афәрин!
|
Укучыларның
җаваплары
-Тамырдаш сүзләр
турында
-Сүзнең тамырын
билгеләргә, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез
|
ТБУУГ: танып белү
мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә,
инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив
фикер алышуда катнашу
|
Танып-белү
эшчәнлеге.
Уку мәсьәләсен
чишү.
|
Укытучы өчен
максат:
сүз ясагыч кушымча
турында күзаллау булдыруда ярдәм итү
Укучылар өчен
максат:
тамырга сүз ясагыч
кушымча ялганып яңа сүз ясалуын мисаллар китереп раслый белү
|
Төркемнәрдә эш.
Раунд тэйбл структурасы.
- Тамыр сүзләргә
тиешле кушымчаларны ялгап яңа сүзләр ясап языгыз.
Чыршы, тәм, ау, су, ис, кибет, күз, бакча, кыш, чәчәк,урман,
ялкау, боз.
-Үзегезнең төркемнәрдә ясаган сүзләрегезне дәфтәрләрегезгә язып
куегыз, тамырны дөрес итеп билгеләгез.
-Нинди сүзләр
ясалды?
-Ничек уйлыйсыз,
яңа сүз ясагач, аны нинди кушымча дип атарга мөмкин булыр иде?
Укытучы
гомумиләштерә.
-Сүзнең төп
мәгънәсен үзгәртүче кушымча сүз ясагыч кушымча дип атала.
Тактада сүз ясагыч
кушымча тамгасы күрсәтелә.
-Димәк, кушымчалар
нинди эш башкаралар?
(Слайд 3)
-
-Дәреслекнең 70нче
битендәге беренче кагыйдәне укыйбыз.
(Слайд 4)
- Безнең нәтиҗә
белән китапта язылган кагыйдә туры киләме?
Димәк,без дөрес
юлдан барабыз.
|
-
Тамырга кушымчалар өстәп яңа тамырдаш сүзләр ясалды
-
Балаларның
җаваплары
-Яңа сүз ясагыч кушымча дип атарга мөмкин
-Урман-урманчы, тәм-тәмле, ялкау - ялкаулык, боз - бозлы.
-Кушымчаларның
кайберләре сүзнең мәгънәсен үзгәртмиләр,ә сүз ясагыч кушымчалар сүзнең
мәгънәсен үзгәртәләр, яңа сүз ясыйлар.
-Тамырдаш сүзләр
-Урман-нәрсә? Урманчы-кем?
Тәм- нәрсә? Тәмле- нинди? Ялкау-кем? Ялкаулык- нәрсә? Боз-нәрсә? Бозлы-
нинди?Барысы да яңа мәгънә белдерә торган сүзләр.
Бер тамырдан
ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Баш, башлы, башла, башлык
сүзләре-тамырдаш сүзләр. Баш-тамыр сүз.
|
ТБУУГ:уку
мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне
аерып алу
нигезендә
кагыйдә
формалаштыру
КУУГ: үз фикереңне
тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз
эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Яңа белемнәрне
ныгыту
|
Укытучы өчен
максат:
белемнәрне
күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен
максат: яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү
|
Дәреслек белән эш.
2 нче күнегү.
Тамырдаш сүзләрне
генә күчереп яз.6 сүз язабыз.Тактада тикшерәбез.
(Слайд 5)
Укытучы гомумиләштерә.
-Бирелгән тамыр
сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар ялгап яңа сүзләр- тамырдаш сүзләр ясадык.
4нче күнегү
Сүзләрне укы, тамыр
сүзләрне аерып күрсәт.
|
Балыклы, балыкчы,
күзлек, күзле, ташчы, ташлы
Өйрәнгәннәргә
нигезләнеп тамыр сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалуын
аңлаталар
|
РУУГ: үзконтроль,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм
итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
ТБУУГ: яңа
мәгълүмат туплауда дәреслекне куллану
КУУГ: мәгълүмат
туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен
бәяләү
|
Яңа белемнәрне
мөстәкыйль куллану һәм тикшерү
|
Укытучы өчен
максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен
максат: сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар турында белемнәрне
практик куллана белү
|
Релли тэйбл структурасы
(янәшә партнерларыгыз
белән, билгеле бер вакытта, бер кәгазь битендә, бер - бер артлы язма
эш башкаралар)
-Сезнең өстәлләрдә
карточкага тамыр һәм тамырдаш сүзләр язылган. Шул сүзләрне кертеп бер- ике
җөмлә төзибез һәм куелган битләргә язабыз. Сезгә 3 минут вакыт бирелә. Вакыт китте.
-Рәхмәт. Ә
хәзер,әйдәгез әле, белеп алыйк, кайсы пар ничә җөмлә язган икән?
-Җөмләләрне тыңлап
китик.
(Берничә өстәлдән
укытырга)
-Молодцы, укучылар!
Сез биремне бик матур итеп үтәдегез, куелган максатка ирештегез!
|
Өстәлдәге сүзләр:
чаңгы, чаңгычы, чаңгылы
балык, балыкчы,
балыклы
урман, урманчы,
урмансыз
кыш, кышкы,
кышлы
дус, дуслык,
дуслы
кибет, кибетче,
кибетле
Тоз, тозлы,
тозсыз
Боз, бозлы, бозлана
Җыр, җырчы,
җырлый
Бакча, бакчачы,
бакчалы
|
ШУГГ: үз
мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә
логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән
эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән
хезмәттәшлек итү
|
Уку эшчәнлеген
йомгаклау.
|
Укытучы өчен
максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә
перспектива билгеләү
Укучылар өчен
максат:үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау,
аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен
максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен
максат: өй эшен дөрес башкару
|
1.Рефлексия.
-Cин , бүген дәресне ничек үзләштердең икән? “ Әйе яки юк” уены.
Җөмлә сүзләрдән төзелә.
Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.
Сүз авазлардан тора.
Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә
бүленми торган кисәге тамыр дип атала.
Иҗек хәрефләрдән төзелә.
Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора.
Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.
-Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы?
(Слайд 6)
2.Белемнәрне
бәяләү.
1. Сиңа дәреснең
кайсы өлеше ошады?
2.Син бүгенге
дәрестән нинди сорауга 5 лелек җавап бирә алам дип уйлыйсың?
3. Син икенче
дәрестә бүгенге дәреснең кайсы өлешләре кабатлануын теләр идең?
3. Өй эше.
“Кышкы уеннар”
темасына тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя төзеп язарга.
-Бер-берегезгә
матур сүзләр, рәхмәт әйтегез, уңышлар теләгез!
|
Балаларның җаваплары
|
ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың
сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз
эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.