Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Внеклассное мероприятие "Туган ягым- туган анам"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Внеклассное мероприятие "Туган ягым- туган анам"

библиотека
материалов


«Туган ягым- туган анам »
Экологик темага үткәрелгән әдәби - музыкаль кичә.

Чараның максаты:

  • Язучыларыбызның, композиторларыбызның табигать темасына язылган шигырьләре, җырлары аша укучыларда табигатькә аңлы, сак караш, мәхәббәт, соклану хисләре тәрбияләү;

  • Балаларга табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен төрле мисаллар ярдәмендә күрсәтү;

  • Илдәге экологик хәлнең никадәр кискен булуын аңлату һәм табигатьне саклау өстендә киң эш җәелдерү.

  • Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: «Кешеләр, саклагыз табигатьне» темасына укучыларның табигатьне саклау турында язган сочинениеләре, «Табигать һәм без», «Табигатьне ярат һәм сакла» темаларына рәсем, фотокүргәзмәләр; укытучыларның ачык чаралар, дәрес эшкәртмәләреннән әзерләнгән методик күргәзмә, чит ил планетасыннан килгән “кунаклар”, Урман бабае, Су кызы, Җир -Ана, ял итүче балалар булып киенгән укучылар, «Челтер, челтер чишмәбез» дигән баш астында Тубэн Ушмы авылы чишмәләренеә сулары салынган графиннар, кунакларга, тамашачыларга тарату өчен әзерләнгән дару үләннәре салынган пакетлар, аудиоязмада чишмә, кошлар тавышы.

1 укучы.

Туган ягым! Кавказ кебек булмаса да, тауларың бар,

Каспий кебек булмаса да, суларың бар.

Тайга кебек булмаса да, урманың бар,

Мул уңышлар вәгъдә иткән кырларың бар.

2 укучы.

Туган илкәй!

Ни аһәңле назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен.

Ишетәм анда яфракларның серле шавын,

Тау астында салкын чишмә чылтыравын.

Саклыйм анда чын мәхәббәт, сөю хисен,

Аннан алам мәңге сүнмәс яшәү көчен

3 укучы. Безнең як!


Сабаннар үткән актарып

Басулар җәйрәп ята.

Ипигә ягып ашарлык

Кара җир безнең якта.

Язлардан җылы пар алып,

Уҗымнар үскән чакта.

Шәл итеп иңгә ябарлык

Кара җир безнең якта.

4 укучы.

Балкып чыкты яз кояшы

Күксел томан артыннан.

Басу-кырлар сулыш алды,

Күтәрелде пар - томан.

Умырзаялар уянды

Тургайларның җырына.

Ак күлмәкле каен кызы

Төренде яз нурына.

(Җыр «Елмаеп көлә кояш»)

А.б. Әйе, туган җир, туган авыл, Табигать – Анабыз, челтерәп аккан чишмәләр, саф һавабыз, яшел урманнарыбыз, бай кырларыбыз, балыклы күлләребез - болар барысы да безгә бик газиз, кадерле. Алардан башка безгә яшәү дә юк.

Ә менә шушы җанга газиз, мактаулы, җырларда җырланган Табигать – Анабызны ни дәрәҗәдә саклыйбыз соң без? Кадерен беләбезме без аның? Кадерле дуслар! Шул турыда уйланып караганыгыз бармы сезнең? Менә бүген без шушы залга әлеге сорауларга җавап эзләргә, бергәләп катлаулы мәсьәләләрне чишәргә җыелдык. Бүгенге кичәбезнең исеме - «Туган ягым - яшел бишек » дип атала һәм

КЕШЕЛӘР, САКЛАГЫЗ ҖИРЕБЕЗНЕ! дигән девиз астында үтә.

4 укучы. Табигатебезнең бик нык пычрануын, экологик хәлнең кискенләшүен кешелек дөньясы бик соң аңлый башлады. Сулый торган һавабыз, эчә торган суыбыз, туфракларыбыз көннөн – көн агулана. Чит илләрдән кергән ашамлыклар, үзебездә чыкканнарның кайберләре сыйфат сертификациясе үтмәгән. Сәламәтлек акчага сатылмаса да, авыруларны акчага сатып алабыз булып чыга бит.

Музыка астында Җир – Ана булып киенгән укучы керә.

Җир - Ана.

Мин елыйм, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Мин елыйм, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Мин елыйм, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу җир шары

Яшәр микән?

(Шул вакытта залга космик музыка тавышлары ишетелә һәм 2 чит ил планетасы кешесе килеп керә. Икесе дә махсус маска – киемнәрдән. Гәүдә һәм баш өлешләреннән антенналар чыгып тора. Аларның хәрәкәтләре әкрен, тавышлары өзек-өзек чыга. Кулларында орлыклар)

1 нче кеше. Җир кешеләре, исәнмесез!

А.б. Исәнмесез.

2 нче кеше. Без сезгә ерак планетадан очып килдек.

1 нче кеше. Без Альфа планетасында яшәүчеләр.

2 нче кеше. Сез, җир кешеләре! Җирне һәлакәткә алып баруыгызны сизәсезме?

1 нче кеше. Без сезнең өчен бик борчылып килдек.

А.б. Хөрмәтле кунакларыбыз! Сез Җир планетасының , җирдәге табигатьнең бетә баруын кайдан белдегез?

2 нче кеше. Кәҗәмөгез йолдызлыгында яшәүчеләр сезнең турыда хәбәр иттеләр.

А.б. Ә сезнең планета нинди соң?

1 нче кеше. Безнең планета бик чиста. Без аны саклап тотабыз, киләчәк буынга да чиста, бай килеш тапшырасыбыз килә.

2 нче кеше. Әгәр космостан күзәтсәң, планетабыз зәңгәрсу төстә.

1 нче кеше. Сезнең җир 150 еллар элек шундый чиста иде. Ләкин хәзер бик пычранды. Планетагызны саклагыз! Сезнең пычрак яшәвегез безнең өчен дә зыян. Шуның өчен без сезгә орлыклар алып килдек. Аны Җир - Анабызга тапшырабыз.

(Җир – Анага орлыклар тапшыра)

2 нче кеше. Без хәзер китәбез. Орлыкларны үстерегез, таратыгыз. Сау булыгыз, дуслар! Җирегезне саклагыз!

Җир – Ана. Безне шулай кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Ә хәзер мин китәм. Орлыкларны тизрәк үстерергә кирәк, тизрәк. (Җир Ана китә)

А.б. Күрәсезме укучылар! Безнең Җир шарыбызның пычрануы башка планеталарда да күренә икән. Безгә кичекмәстән эшкә керешергә кирђк.

Космик музыка ңадан шул сүзләрен кабатлап 2 кеше китә)

А.б. Ә хәзер без сезгә уйлану, фикер алышу өчен бер күренеш тәкъдим итәбез.

Музыка (Урман аланында күренеш. 3 кыз килеп керә)

1 нче кыз. Йөри-йөри күп җир үттек инде. Әйдәгез, бу матур аланга туктап ял итеп алыйк.

(кызлар кулларындагы чәчәкләрен уртага куеп утыралар)

2 нче кыз. Эх! Урман тулы матур – матур чәчәкләр, өзмичә түзеп булмый. Карагыз әле, кызлар, җыя торгач, чәчәкләребез бер өем булган.

3 нче кыз. Бу кадәрле чәчәкләрне өйдә бернинди дә вазага сыйдырып булмас инде. Әйдәгез, яртысын ташлыйк та калдырыйк.

1 нче кыз. Шулай шул, артык йөк итеп күтәреп йөрмик. Болай да арып беттек.

(Аланга бер малай керә. Кулында сындырылган агач ботагы. Ул агачлар сындыра, куакларга суккалый)

Малай. Оя таптым, кош оясы. Килегез йомыркаларын карыйбыз.

1 нче кыз. Кагылма ояга,.

Малай. Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди матур? Хәзер мин аларны алам (кулын ояга суза).

( Шул вакытта залда күк күкрәгән, куркыныч тавыш ишетелә һәм куаклар арасыннан Урман хуҗасы килеп чыга)

Урман хуҗасы. Кем әле анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме агачларны сындыргансыз! Күп итеп чәчәкләр җыйгансыз.

( Балалар бер – берсенә карашып, куркып калалар)

1 нче кыз. Исәнме, бабакай.

2 нче кыз.Син кайдан килеп чыктың?

3 нче кыз. Кем син?

Урман хуҗасы. Мин – табигать сакчысы. Исемем – Урман хуҗасы. Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа. Ә сезне, тәртипсез балаларны мин хәзер, мин хәзер... таягымны селтәп җибәрәм дә, өегезне дә таба алмаслык итеп сихерлим. Аңладыгызмы?

Балалар. Бабакай. Зинһар кичерә күр безне. Без бүтән беркайчан да алай эшләмибез.

Малай. Гафу ит безне, урман хуҗасы.

Урман хуҗасы. Бер юлга гафу итәм һәм мин сезне чын табигать сөюче балалар белән таныштырасым килә. Алар табигатьнең чын дуслары.

(Бер төркем укучылар килеп керә)

  1. Без табигать сөючеләр түгәрәгенә йөрибез һәм аны саклау буенча бик күп эшләр башкарабыз.

2. Ел саен апрель, май айларында мәктәп һәм авыл территориясен җыештырабыз, агачлар утыртабыз, шимбә өмәләрендә катнашабыз, авылны чүп-чардан арындырабыз.

  1. Җәй буе мәктәп яны тәҗрибә участогында эшлибез, яшелчә, җиләк-җимеш һәм гөрләтеп чәчәкләр үстерәбез.

  2. Урман хуҗалыгына каен бөреләре җыюда, яшь агач үсентеләре үстерүдә булышабыз.

  3. Ел саен мәктәп территориясенә кошларга җимлекләр, сыерчык оялары ясап куябыз.

  4. Урманга, су буйларына, тауларга экскурсияләр оештырабыз, үсемлекләрне, табигатьне өйрәнәбез. Ә сезне, кечкенә дусларыбыз, үзебезнең янга түгәрәккә чакырабыз, без сезне күп нәрсәләргә өйрәтербез.

2 кыз. Рәхмәт сезгә, без өйрәнергә әзер.

Урман хуҗасы. Менә бик яхшы, балаларым. Бергәләп өйрәнегез, эшләгез. Ә мин урманнарымны әйләнеп, карап кайтыйм әле.

Балалар. Бабай, без дә синең белән барабыз, иярт әле безне.

Урман хуҗасы. Әйдәгез, әйдә, улларым-кызларым.

(Урман хуҗасы балалар белән чыгып китә)

  1. Буш вакытларыбызда күңелле итеп ял итәбез, табигать турында җырлар өйрәнәбез. Бүген сезгә бер җырыбызны бүләк итәбез.

( Җыр «Туган як»)

(шигырь сөйләүче балалар чыга)

  1. И күңелле җәй көнендә

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

2.Агачларны сындармагыз,

Кош оясын туздырмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз!


3. Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

4. Ә минем сезгә әти белән беренче тапкыр урманда булгач, нинди хисләр кичерүем турында җырлыйсым килә.

(Җыр «Барган идем»)

( Сәхнәгә югары класс кызлары чыга. Укучылар чыгышы )

  1. Безнең Тубэн Ушмы авылының табигате бик бай. Ә аның иң зур байлыгы чишмәләр тора.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән.

2.Сөекле шагыйребез Г.Тукайның бу шигъри юллары, балачагыбызның онытылмас бер хатирәләре булып, күңелебезнең иң кадерле бер почмагында саклана. Чишмәләр – кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр – елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр.




А.бөрмәтле кунакларыбыз, дусларыбыз! Без чишмә суларыбызны бирегә алып килдек, күргәзмә ясадык, хәзер сезгә дә тәкъдим итәбез.

ишмә көе яңгырый, кызлар кунакларны

Чишмә суы белән сыйлыйлар)

  1. Ага чишмә чылтыр-чылтыр...Халкым, җир куеныннан ургып чыккан чишмәләребезне зурлап көйләр, җырлар чыгарган. Аларны һәрвакыт карап, чистартып торган.

Рәхим итеп «Көмеш чишмә» җырын тыңлагыз.

( Залга «Су кызы» киеменнән бер кыз керә. Ул бик пычранган)

Су кызы. Уф... уф... үләм бугай.

А.б. Кем син, чибәр кыз? Нигә уфылдыйсый? Ни булды, сөйлә тизрәк?

Су кызы.

Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?

Мин сулыш бирдем, сусын бастым, сусыл иттем,

Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,

Назладым сезне, хушландырдым,

Агымсуларда суларыгызны агыздым.

... Инде хәзер, Су була торып,

Үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым.

Мин – су

Ишетәсезме?

Сукранып яшим,

Сулкылдап елыйм,

Сусадым чисталыкка –

Ничек чистарыныйм?

Мин – су, тончыгам,

Сулышым кысыла,

Сукыр булмасагыз, коткарыгыз! (Су кызы идәнгә егыла)

А.Б. Чынлап та, балалар, Су кызын коткарырга кирәк. Күрәсезме аңарга әллә нәрсәләр ябышып беткән.

( Укучылар сөйли һәм Су кызын чүпләрдән чистарта )

  • Менә бу агу савыты,

  • Бусы күгәргән чиләк,

  • Чери башлаган агач кисәкләре,

  • Пластик шешәлђр,

  • Ватык пыяла,

  • Иске аяк киемнәре,

консерв калае…

Су кызы (җиңел сулап куя, торып баса). Рәхмәт сезгә! Мине пычрактан чистарттыгыз. Миңа хәл кереп китте.

А.б. Менә күрәсезме, дусларым, әле бөтен җирдә дә сулыкларыбыз чиста түгел. Сез, табигать сөюче дусларым, бу эшне үз өстегезгә алыгыз, чөнки су үлсә, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин бит.

(Урман хуҗасы килеп керә)

Урман хуҗасы. Кадерле дусларым! Менә минем сезгә бер соравым бар. Сез урманда, су буйларында үзегезне тоту кагыйдәләрен беләсезме? (Балалар җавабы) Бик зур рәхмәт. Барысын да беләсез икән.

А.б. Кадерле урман хуҗасы! Безнең укучыларыбыз, табигать сөючеләребез кулланылыш товарларыннан калган әйберләрне табигатькә ыргытмыйлар, алардан төрле бәйрәмнәр, кичәләр өчен костюмнар, бизәнү әйберләре, сувенирлар ясыйлар. Хәзер сезгә шуларны күрсәтеп үтәбез.

(Музыка астында төрле көнкүреш калдыкларыннан ясалган костюмнар кигән укучылар чыгалар)





Урман хуҗасы . Бик рәхмәт сезгә, балалар. Шулай саклагыз инде табигатьне! Мин дә күчтәнәч белән килдем.

Уздым калын урманны,

Болынны, үзәннәрне

Очраттым мин бар җирдә,

Дарулы үләннәрне.

Мин үзем белән ияртеп урманнан сезгә дару үләннәремне алып килдем. Килегез әле монда, балакайларым.

( Башларына чәчәк калфаклары кигән укучы кызлар чыгып тезеләләр)

Мәтрүшкә.

Мин мәтрүшкә, тыйнакмын

Зәңгәр чәчәк атамын.

Җанга, тәнгә, ләззәт биреп,

Хуш исләр таратамын.

Ромашка.

Сары төсле бал кебек

Ак чуклары кар кебек,

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар – эч белеп.

Гөлҗимеш.

Җимеш тә мин,

Гөл дә мин.

Витаминның оясы,

Барасы да җыясы.

Каен җиләге.

Бигрәк тәмле булса да,

Кызыктырып торса да,

Ашамадым, капмадым,

Әниемә сакладым.

Балан.

Суымны эч авырсаң:

Йөткерсәң, йә карлыксаң

Шәп дару юк моннан да

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.

Энҗе чәчәк.

Чәчәкләре ак кына,

Ап-ак кына, вак кына.

Үзен мактап сөйлиләр:

«Дөвалаучы ул», - диләр.

Гөлбадран.

Кинәт таеп егылсаң,

Аягың сыдырылса,

Миңа гына килегез,

Ярдәмем зур, белегез.


Тузганак.

«Өф!» - дип бер өргән идем,

Очты китте югалды,

Тик иң кирәк өлеше –

Тамыры безгә калды.

А.б. Хөрмәтле кунаклар! Сезгә күчтәнәчкә Тубэн Ушмы авылы урманнарында үскән дару үләннәребезне әзерләдек. Рәхим итеп алыгыз.

(Матур музыка астында барлык залда утыручы кунакларга кечкенә пакетларга салынган дару үләннәре тарату оештырыла)

А.Б. Дару үләннәре безгә матур бию дә алып килгәннәр.

2 нче класс кызлары бию башкаралар «Әй гөлләрем, гөлкәйләрем»

Җир-Ана (керә). Дусларым. Чит ил кунаклары калдырып киткән тылсымлы орлыкларыбыз шытып чыкты. Димәк, әле без табигатебезне саклап кала алабыз, димәк яшеллегебез бетмәячәк. Киләчәккә өмет бар!

А.б. Җылы сүзеңә бик зур рәхмәт, Җир – Ана! Бүгенге кичәбездән соң табигать сөючеләребез тагын да артыр, дип өметләнеп калабыз.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер.

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап

Таллар җырлап төшкә керәдер.

Шушы якта безнең хезмәт калсын

Мирас булып килер яшьләргә

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Шул туфракта калсын яшәргә!

(Кичә « Яратыгыз» җыры белән тәмамлана)

hello_html_m1e36c50d.jpghello_html_m2222a248.jpg

hello_html_m1cc7b759.jpg

hello_html_16e9fc6a.jpghello_html_10f8a15d.jpg


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-070886

Похожие материалы