МБМГБУ
«Шөгер гомумустерелешле балалар
бакчасы «Тургай» «ЛМР» МБ ТР
Зурлар төркеме балалары өчен
“Ярминкә” темасына
музыкаль
эшчәнлек
Музыка җитәкчесе: Әхмәтова М. К.
Яшь төркеме:
зурлар
Үткәрү формасы:
тематик, гомумиләштерүче.
Максат.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус халык мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре белән
таныштыру. Халык бәйрәме ярминкә турында тамаша формалаштыру.
Бурычлар:
Тәрбия
бирүче
- халык мәдәниятенә
уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;
- балаларда бер-береңә
ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
Укыту:
- ярминкә бәйрәме
турында
белем бирү;
- көнкүреш
әйберләренең исемнәре белән таныштыру, сүзлекне баету;
Үстерү:
- сөйләмнең эстетик
һәм эмоциональ ягын үстерү;
- музыка
эшчәнлегенең төрле төрләрендә ритм хисен, үз хәрәкәтләрен сөйләм белән
килештерә белүне дәвам итү;
- уеннар, хәрәкәтләр
аша координацияне, реакция
тизлеген үстерү;
- уенда иҗади
күренешләр һәм яшьтәшләре белән аралашу белән кызыксынуны үстеру;
Җиһазлар:
Б.М. Кустодиевның «Ярминкә» картиналарын күрсәтү ИКТ - презентация; «Рус халык
музыка уен кораллары» ИКТ –музыкаль-дидактик уены; музыкаль үзәк, баян.
компьютер(ноутбук);
Музыкаль залны
бизәү: өстәлләрдә («киштәләрдә») - самавыр,
баранка, матрешкалар, музыкаль уенчыклар;
Кулланыла торган
технологияләр:
-мәгълүмати-коммуникатив,
- иҗади сәләтләрне
формалаштыру технологиясе,
--сәламәтлек
саклау,
-эзләү-танып-белү,
- музыкаль йогынты
технологиясе;
Мәгариф өлкәләре
(интеграция): «Танып-белү үсеше», «Сөйләм үсеше»,
«Социаль – коммуникатив үсеш», «Социаль – шәхси
усеш»;
Методлар һәм
алымнар: уен күнегүләре, күрсәтмә, ишетү,
кызыксындыру алымнары, контроль методы, үз-үзеңне тикшерү, сүзләр.
Сүзлек эше:
сүзләрнең мәгънәсен аңлату-ярминкә, фольклор, киштәлек.
Репертуар:
Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр:р. н.м. «Ах вы, сени
мои, сени»; «Марш»; «Рус халык
көйләре”
ИКТ-уен «Рус халык музыка кораллары»;
Бармак уены: «Матрешка»;
Сулыш гимнастикасы: «Самовар» (по
Б. Толкачеву);
Жырлы-уен
«Самовар»;
Рус халык уены «Итек киеп бие»;
Залда ярымтүгәрәк өстәлләр, арткы фонда
куелган. Өстәлләрдә-милли рус көнкүреше, рус милли костюмы элементлары,
декоратив-гамәли иҗат предметлары, яулыклар, савыт – саба.
Рус
костюмында музыка җитәкчесе
балаларны, музыкага каршы ала.
Музыка җитәкчесе:
Исәнмесез балалар! (балалар исәнләшә). Минем исемем -Мәдинә Кадеровна.
Мин-музыка җитәкчесе һәм мин сезнең кебек күңелле һәм яхшы балалар белән эшлим.
Барлык музыка җитәкчеләре дә җыр белән исәнләшәләр. Әйдәгез, бергәләп килгән
кунаклар белән дә, барыбыз бергә хәрәкәтләр аша исәнләшик.
Музыкаль-
хәрәкәтле исәнләшү “Сәләм”
Музыка җитәкчесе:
Бүген бездә күңелле, күтәренке кәеф булачак! Чөнки без бүген сезнең белән
бәйрәмгә барабыз. Балалар, сез бәйрәмнәр яратасызмы? (баларның җаваплары). Мин
дә яратам. Күрегез әле,сезгә минем күлмәгем ошыймы? (баларның җаваплары) Ә сез
беләсезме, бу нинди халык киеме? (баларның җаваплары) . Бу сарафан, рус халкы
киеме. Мин бәйрәмгә - күңелле ярминкәгә барырга җыенам, һәм сезне дә шул бәйрәм
белән таныштырасым килә. Барабызмы бәйрәмгә?Сез әзерме? (балаларның җаваплары).
Әзер булсагыз, без юлга чыгабыз! Матур итеп түгәрәк буенча төрле музыкага туры
китереп хәрәкәтләр ясарбыз. Мин сезгә әйтеп торам, сез тиешле хәрәкәтләр ясап
барырсыз.
Музыкага балалар тиешле хәрәкәтләр ясыйлар:
атлап бару, аяк очында җиңел йөгерү, тыпырдаулы йөреш.
Музыка җитәкчесе:Менә
без килеп тә җиттек Ярминкәгә. Ярминкәнең нәрсә икәнен кем белә? (балаларның җаваплары).
Балалар, мин сезне рус халкының бәйрәме “Ярминкә” белән таныштырып китәсем
килә. Әйдәгез, тылсымлы экранга күз салыйк әле балалар.
Экранда “Ярминкә” презентациясе.
Музыка җитәкчесе:
Ярминкә ул – рус фольлор бәйрәмнәренең берсе. Ярминкәдә-барысы да сатыла һәм
сатып алына торган базар ул. Элек-электән Русьтә халык ярминкәләре үткәрелгән.
Барысы да, бәйрәмгә җыелган кебек җыелганнар.Егетләр, кызлар, сәүдәгәрләр,
олысы һәм кечесе. Мәзәкләр, курчак әкиятләре, биюлэр, ярминкәдә ниләр генә күрмәссең
һәм ишетмәссең. Биредә барысы да бар: кош-корт һәм йорт хайваннары, үз куллары
белән ясаган әйберләр-савыт-саба, уенчыклар, тукымалар, кием-салымнар. Рус
халкы бик талантлы. Шулай ук ярминкәдә халык күңел ача: әйлән-бәйлән уйный,
җырлар җырлый, уеннар уйнаганнар. Киштәләрдә товарлар куелган,ә киштә артында
сатучы тора. Сатучының киштәсендә нинди сату әйберләре бар?
Музыка җитәкчесе:
Әйдәгез әле без дә, ярминкә киштәләренә күз салыйк. Нәрсәләр бар икән? Менә беренче
киштә, нинди уенчык бу балалар? (балаларның җаваплары). Бу матрешка-бизәкле
агач курчаклар, аның эчендә кечкенә күләмле курчаклар урнашкан. Курчаклар саны-гадәттә
өч һәм аннан да күбрәк була. Саныйбызмы?
“Матёршка”бармак уены уйнатыла.
Күпме агач
курчаклар(кул чабалар)
Түгәрәк, алсу
битләр.(битләрен күрсәтәләр)
Кулларында кәрзин
бар. (куллары белән йозак ясыйлар)
Кәрзинендә җиләк
бар. (бармаклар белән “йөзек” ясыйлар)
Беренчесе-Алия (бармакларын
саныйлар)
Икенчесе-Талия.
Өченчесе-Зилия
Дүртенчесе- Камилә
Рамилә- бишенчесе-
Бишәү була барысы.(
йодрыкларын бер ачалар һәм йомалар)
Музыка җитәкчесе:
Ә хәзер киләсе киштәгә узабыз. Карагыз әле, балалар? Нәрсә соң бу? Сез
беләсезме? Сезгә танышмы?
(балаларның
җаваплары) бу самавар дип атала. Элек-электэн самовар һәр өйнең турендә ямь
биреп
торган. Самовар рус һәм татар халкында да кулланыла.Балалар, сез ничек
уйлыйсыз:
« самавырны ни
өчен «самовар»
- дип атыйлар?( Балаларның җаваплары ) .Самовар ул, кайнар
су әзерләү җайланмасы була.
« Самовар үзе
кайната“ – дигән сүз. Самовар эчендә торба урнашкан. Аңа кайнар күмер салынган
һәм чыра белән кабызганнар. Менә шулай ут итек ярдәмендә һава өрдергәннәр.
Әйдәгез әле
балалар без сезнең белән самоварлар булабыз.
Сулыш
алу гимнастикасы: “Самовар”
Музыка җитәкчесе:
Безнен самовар кайнады, уйнап алсак та була.
Җырлы –уеныбыз ул
“Самовар” дип атала. (аңлатып үтә)
Уен барышы:
Балалар түгәрәккә
басалар, уртага берсен “Самовар” итеп сайлыйлар. Сайланган бала түгәрәк
уртасына чыгып баса да күзләрен каплый. Түгәрәктә калган балалар җырлый:
Там, там тамчы там
Самоварны яратам.
Самовардан тәмле
итеп.
Чәй эчәргә яратам.
уртадагы бала
басып тора, җыр беткәч ул күзен каплый һәм музыка җитәкчесе : кем тәмле
итеп чәй эчәргә ярата?- дип сорый. Бер бала : -Мин яратам. –дип
җавп бирә. Уртадагы бала аның тавышын танып, кем икәнен әйтергә тиеш була.
Танымаса анарга берәр җаза бирелә.
Музыка җитәкчесе:Киләсе
киштәдә осталарның эше күренә. Төрле музыка кораллары куелган, сезгә болар
танышмы балалар? Нинди уен кораллары күрәсез?(балалар җавабы)
Мин сезне тылсымлы
экранга чакырам .
ИКТ-уен «Рус халык уен кораллары»
Музыка җитәкчесе:
Балалар уен коралларында уйнарга яратасызмы? (балалар җавабы) Алыгыз уен
коралларын хәзер без сезнен белән оркестрда уйныйбыз. Экранда уен кораллары
күрсэтеләчәк. Кемнең уен коралы күрсәтелә, шулар уйныйлар. Сез әзерме? (балалар
җавабы)
Балалар уен кораллары белән оркестр уйнатыла.
“Русский” оркестр.
Музыка җитәкчесе:
Уйныйбыз-уйныйбыз, уйнап бер дә туймыйбыз. Яратасызмы уйнарга? Балалар, рус
халкының уеннары бик күп, ә мин ин кызыклысын беләм. Ул- “Итек киеп бие”- дип
атала. Уйныйбызмы?( уен кагыйдәләрен анлата)
“Итек киеп бие” уены
(Балалар
рус халык көйләренә итекләрне әйләнә-тирәгә тапшыралар, музыкага туктала, ул
итек кия, түгәрәккә чыга, бию хәрәкәтләрен күрсәтә, ә балалар аларны
кабатлыйлар. 3-4 тапкыр үткәрелә)
Музыка җитәкчесе:
Кояш та баеды –
Безнең ярминкә
ябылды!
Янә безгә килегез!
Кунакларга шат
без!
Рефлексия:
Афәрин, балалар,
сез барыгыз да дус-тату, игътибарлы булдыгыз, матур җырлы- уеннар һәм биергә
тырыштыгыз. Әйтегез әле, сез кайда булдыгыз? (ярминкәдә). Сезгә ярминкә
ошадымы?Ә сез ярминкә турында кемгә сөйләр идегез?(балалар җаваплары) Ә
ярминкәдә барыннан да күбрәк нәрсә ошады? (балаларның җаваплары).
Ә хәзер төркемгә
барып ярминкә буенча, булган фикерләрегезне уйларыгызны рәсемнәр аша
җиткерерсез дип уйлыйм. Мин сезнен белән саубуллашам. Рәхмәт барыгызга да, мина
сезнен белән бик күнелле булды. Сезнен белән танышуыма бик шат.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.