Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Математика / Конспекты / Задачи
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Математика

Задачи

библиотека
материалов





Наҗия Гыймадиева






Имтиханнар өчен
сочинениеләр












Казан
“Яңалиф” нәшрият йорты

2003

ББК 81.2 Тат-9

Г 92


Гыймадиева Н.С.Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган югары категорияле укытучысы


Мөхәррире Рузилә Галләмова

Бизәлеш рәссамы Людмила Гаврильчук


Китап «Экс-Пресс» полиграфия-нәшрият үзәге белән берлектә нәшер ителә


Г 92


Гыймадиева Н.С.

Имтиханнар өчен сочинениеләр. − Казан: Яңалиф, 2003. − 136 б.


ISBN 5-94352-009-0




Гимадиева Назия Саляховна

Экзаменационные сочинения (на татарском языке)





Җыентык урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфында укучыларга әдәбияттан имтиханнарга өзсрләнү өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә урта мәктәп курсы буенча Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган ("Мәгариф” журналы, №4, 2002) темаларның бер өлеше чагылыш таба. Сочинениеләрнең төрле узенчәлекләре исәпкә алынып бирелә. Эшне җиңеләйтү максатыннан темалар әдәби әсәрнең язылу чорына карап урнаштырыла. IV бүлектә бүгенге көндә актив кулланылышта йөртелгән сочинение төрләре дә тәкьдим ителә. Сочинение язу өчен кайбер киңәшләр һәм орфографиянең кыен очракларына караган кагыйдәләр укучыга язма эшне уңышлы башкарып чыгарырга ярдәм итәр.

Әлеге хезмәт − мәктәп, педучилище укучылары һәм абитуриентлар өчен дә ярдәмлек.





© “Яңалиф” нәшрият йорты, 2003

© "Экс-Пресс" полиграфия-нәшрият үзәге, 2003

Эчтәлек

СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР 5

I бүлек.
Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты буенча язма эшләр 8

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе 8

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы 9

Борынгы әдәбиятта матурлык темасы 11

Мөхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр 13

Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры 14

Татар әдәбиятында дастан жанры 16

Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге 18

Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы 19

Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы 21

II бүлек.
XIX йөз һәм XX йөз башы (1917 елга кадәр) әдәбияты буенча язма эшләр 22

К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев 22

К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге 24

3. Һадиның "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе 25

З. Бигиевнең "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә" романында Муса образы 26

Риза Фәхретдинов иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы 28

Акмулла − чичән шагыйрь 29

Г. Исхакый әсәрләрендә милләтебезгә янаган куркынычларның сурәтләнүе
("Ике йөз елдан соң инкыйраз" һәм "Зөләйха" әсәрләре буенча) 31

Гаяз Исхакый һәм милләт язмышы 33

Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе 35

Ф. Әмирхан − хикәя жанрына нигез салучы олпат язучы 36

М. Гафури поэзиясенең "чорның күзе һәм колагы"на әверелүе 37

Г. Камал − тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле 39

Рус белән тормыш кичердек сайрашып... (Г. Тукай) 41

III бүлек.
XX йөз (1917 елдан соң) әдәбияты буенча язма эшләр 43

Татар әдәбиятында поэма жанры 43

Киләчәге бар милләт без,
Шәхесләргә бай милләт без.
Г. Саттар-Мулилле 45

Киң даланың ирек сөюче кызы
(Г. Ибраһимовның "Казакъ кызы" романы буенча) 46

Сез... "кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә..."
К. Тинчурин
(К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы буенча) 48

Салих Сәйдәшев − милли музыкага нигез салучы 49

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.
Г. Тукай 50

Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр.
Р. Фәйзуллин 51

Туган телем − иркә гөлем 53

И. Газиның "Онытылмас еллар" трилогиясенә рецензия 55

Табигать һәм кеше 56

М. Әмирнең "Агыйдел" повестена рецензия 58

М. Мәһдиев − җанлы характерлар тудыру остасы 59

Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә аналар һәм балалар проблемасының бирелеше 61

Колыма хикәяләре − И. Салаховның җан авазы 64

Ф. Латыйфиның "Хыянәт" романына рецензия 65

Хәзерге татар поэзиясендә хатын-кыз шагыйрәләребезнең авазы 67

Җир йөзе шундый киң, күңелле һәм якты.
М. Җәлил 69

IV бүлек.
Миниатюр сочинение үрнәкләре 70

Сочинение-реклама. Ф. Яруллинның "Яралы язмышлар" китабы 70

Сочинение-реклама. "Татар халык әкиятләре" китабы 71

Сочинение-чыгыш. Язучыга һәйкәл (Ф. Әмирханга һәйкәл кую вакытында сөйләнгән нотык) 71

Сочинение-экскурсия. Болгар номерларында Г. Тукай музей-бүлмәсе ачылу уңаеннан үткәрелгән экскурсия вакытында сөйләнгән чыгыш 72

ОРФОГРАФИЯНЕҢ КАЙБЕР КЫЕН ОЧРАКЛАРЫ 73

СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР

Сочинение язу кечкенә генә булса да, фәнни эш башкару белән бер. Сочинениедә укучы әдәби әсәрне, тәнкыйди материалны үзләштерү дәрәҗәсен һәм аны анализлау сәләтен, грамоталылыгын, тел чараларыннан файдалана белүен күрсәтә.

Үзләренең жанр төрлелеге ягыннан сочинениеләрне берничәгә бүлеп карарга мөмкин. Әкият язу, фантастик хикәя иҗат итү, картина буенча эш, караган спектакль һәм кинофильм турында фикереңне язу, үз тормышыңнан берәр эпизодны сөйләү, тәрҗемәи хәлең, яраткан йорт хайваннарың, дустыңның характерлы сыйфатларын тасвирлау, ел фасыллары турындагы язма эшләр укучыларга кече сыйныфлардан ук тәкъдим ителә. Бу эшләр укучыда мөстәкыйльлек тәрбиялиләр, сөйләм һәм язма тел күнекмәләрен булдырырга ярдәм итәләр, һәм, ниһаять, укучыны югары сыйныфларда биреләчәк язма имтиханнарга хәзерлиләр. Ә инде югары сыйныфларда имтиханнар өчен сочинение темалары үзләренең катлаулы булуы, әдәби материалга нигезләнүе, әдәби тел чараларының байлыгы белән аерылып тора. Тәкъдим ителгән темалар укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, нәтиҗәләр ясый белүен, фикерен эзлекле һәм төгәл бирүгә ирешүен таләп итә.

Язу эшенә керешү җитди хәзерлек сорый. Кайбер җитешсезлекләрне дә истән чыгармаска кирәк. Сочинение язганда иң беренче җитешсезлек теманы ачуда күренә. Шуның өчен теманы дөрес һәм төгәл итеп күз алдына китерергә, нәрсә таләп ителгәнне ачык аңларга тырышырга кирәк. Мәсәлән, "С.Хәким үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы" (Н. Нәҗми) дигән теманы ачу С. Хәкимнең биографиясен һәм иҗат юлын сөйләп чыгу белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бу темада С. Хәким иҗатының бөеклеге, анда күтәрелгән темаларның әһәмияте, шагыйрьнең шигъри осталыгы, үзенчәлекләре, татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы турында уйланырга кирәк. Фикерләр исә шагыйрь иҗатыннан мисаллар белән дәлилләнергә тиеш. Күп сочинениеләрдә менә шундый дәлилләр җитми. Фикерләрне санап чыгу юлы белән генә теманы ачып булмый. Бары тик әдәби әсәрне анализлау юлы белән генә билгеле бер нәтиҗәгә килеп була.

Кайбер укучылар, артык мавыгып китеп, әсәрнең эчтәлеген сөйлиләр. Шуның белән тема ачылган дип уйлап, ялгышалар. Мәсәлән, "Муса Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы" темасын язганда, укучы повестьның эчтәлеген сөйләү белән мавыга. Кереш өлештә үк мәгърифәтчелек юнәлешенә аңлатма бирү төшеп кала, М. Акъегетнең биографиясе, аның карашлары да искә алынмый. Шул рәвешчә, тема ачылмый кала.

Сочинениеләрнең кайберләрендә тел-стиль чараларына игътибар ителми. Шуны онытмаска кирәк: теләсә нинди әдәби әсәр әле ул әдәби, нәфис сөйләм үрнәге дә. Шуңа күрә тел-сурәтләү чаралары, лирик чигенешләр, хис-тойгылар укучының әдәбият һәм тел белеменнән ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын да күрсәтә.

Язма эштә логик эзлеклелекне саклау да зарур. Бер фикердән икенче фикергә эзлекле, бәйләнешле күчә белү дә мөһим фактор. Мәсәлән, "Казан ханлыгы чорында иҗат иткән язучыларның әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр" темасын язганда, шул чор әдип һәм шагыйрьләр әсәрләрен чор белән бәйләп, тарихи эзлеклелектә күрсәтергә, аларның бер-берләренә йогынтыларын, уртаклыкларын искәртергә һәм әдәбиятның үсеш этапларын ачыкларга, һәрбер язучының әдәбиятка нинди яңалык алып кергәнлекләрен ассызыкларга тырышырга кирәк. Йомгаклаганда исә үз фикереңне ярты юлда калдырмыйча, кыска һәм аңлаешлы итеп нәтиҗә ясап кую таләп ителә.

Укучы өчен иң кирәклесе әдәби әсәрне тирәнтен белү. Әсәрнең эчтәлеген, аның геройларын, тарихи җирлеген белми торып, сочинение язып булмый. Шулай ук бу әсәргә яки язучы иҗатына караган тәнкыйть материалы белән танышу да зур ярдәм икәнен онытырга ярамый.

Югарыда әйтелгәннәргә йомгак ясап, сочинение язучыга таләпләрне аерып алырга мөмкин. Болар:

программага кергән әдәби әсәрләрне һәм тәнкыйть материалларын яхшы белү. Шулай ук язучының үзенчәлекле якларын, биографиясен, әдәби юнәлешен, язу методын һәм стилен белү, иҗатының әдәби процесста тоткан урынын күзаллау;

− әдәбият теориясе белән азмы-күпме хәбәрдар булып, әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен билгели алу, әсәргә анализ ясау юлларын өйрәнү;

− фикерләрне логик эзлеклелектә, әдәби тел чараларын уңышлы файдаланып бирергә тырышу;

− теманы ачарга ярдәм итә торган эпиграф сайлап алу (мәҗбүри түгел).

Шуны онытмаска кирәк: сочинение темалары укучыга яхшы таныш, ягъни программага кергән әсәрләр буенча бирелә. Шулай булгач, программа материалын үзләштергән укучы алда күрсәтелгән таләпләрне үтәгәндә, сочинениене уңышлы яза алачак.

Укучыларның сочинениеләрендә очрый торган кайбер типик хаталар һәм җитешсезлекләргә тукталып үтү дә урынлы булыр. Болар: эчтәлекне коры сөйләп чыгу белән мавыгу, әдәби анализ булмау; әдәбият теориясенең элементар билгеләрен белмәү яки бутау (мәсәлән, жанр, әдәби метод, стиль, сюжет, композиция, портрет, пейзаж һ.б.); теманы төгәл күз алдына китерә алмау яки ялгыш аңлау; лирик геройны шагыйрьнең үз шәхесе белән тәңгәлләштерү; язу стилен дөрес сайламау: артык күтәренке пафос белән сөйләү, кирәкмәгән лирик чигенешләр ясау; чагыштырма анализ таләп ителгәндә, ике якны санап чыгу белән генә чикләнү, чагыштырма анализ һәм нәтиҗәләр ясап бармау; темада күрсәтелгән проблема ачылмый калу.

Сочинение язарга керешү теманы уйлап сайлаудан башлана. Моның өчен түбәндәге сорауларга җавапларны күз алдында тоту зарур:

  • теманы ачу өчен материалны белү дәрәҗәң нинди?

  • бу тема сине кайсы ягы белән үзенә тарта?

  • темада күтәрелгән мәсьәләләрне төгәл күз алдына китерәсеңме?

  • моңа охшаш темаларга сочинение язганың бармы?

  • бирелгән вакытка сыя алырсыңмы?

Әгәр ирекле тема сайласаң онытма: бу тема җиңел түгел. Ул синнән үз стилең булуны һәм әзме-күпме язучылык осталыгына ия булуыңны таләп итә.

Тема сайлаганнан соң тынычланырга тырышырга, сайланган тема өчен материалны, белемеңне күздән кичерергә кирәк. Әгәр тема бер әдәби әсәргә анализны эченә алса, әдәби әсәрдә алынган чорны, аның төп геройларын, вакыйгаларны, эпизодларны, аерым детальләрне, бу турыдагы тәнкыйди материалларны искә төшерергә тырышырга кирәк һәм фикерләрне бергә туплаганнан соң гына яза башлау уңышлы булыр. Сочинение язу өчен план төзелсә, эшнең күп өлеше башкарылган дип санарга мөмкин. Гадәттә сочинение өчен план өч өлештән тора: I кереш, II төп өлеш, III йомгаклау.

Һәрбер бүлек кечкенә өлешләргә бүленә. Уйлап төзелгән план булачак сочинениенең кыскача конспектын хәтерләтә.

Сочинениене башлап китү иң кыены дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Күпчелек сочинение темалары өчен чорга характеристика бирүдән башлап китү уңышлырак. Мәсәлән, "Дәрдмәнд лирикасында фәлсәфи уйланулар", яки "Һ. Такташның "Киләчәккә хатлар" поэмасында "чуар чор" кешеләре" темаларына язганда, әлбәттә, чорга характеристика бирүдән башлау дөрес булыр. Билгеле, шагыйрьләрнең биографияләреннән аерым эпизодлар белән башлап китү дә максатка ярашлы. Ләкин чор һәм биографик материал белән артык мавыгып китеп, төп теманы онытырга ярамас. Чөнки без тарихи вакыйгага түгел, әдәби әсәргә карата сочинение язабыз.

Кайбер темаларны язганда, турыдан-туры әдәбият терминнарына аңлатма бирүдән башлап китү уңышлы. Мәсәлән, "Татар әдәбиятында поэма жанры", "Татар әдәбиятында детектив жанры" темалары "поэма" һәм "детектив" терминнарына аңлатма бирүне таләп итә. Бу эшне башкарганнан соң гына әдәбиятта әлеге жанрның барлыкка килү тарихына һәм әдәби әсәрләргә тукталу, аларның үзенчәлекләрен ачу башлана. Билгеле инде, монда конкрет мисалларсыз булмый. Берәр әсәргә тулырак тукталу һәм фикерләрне йомгаклап кую сочинениене уңышлы итәр.

Язучының биографиясенә тукталып башлау да үзен аклый торган алым. Мәсәлән, "К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган", "Татар театр сәнгатен үстерүдә К. Тинчуринның роле", "Акмулла чичән шагыйрь" дигән темаларны ачуда язучы һәм шагыйрьләрнең биографияләре ярдәм итәр.

Кайбер темалар чагыштыру юлы белән ачылалар. "Татар язучылары әсәрләрендә шәхес культы чоры чагылышы", "Хәзерге татар драматургиясендә жанр байлыгы, форма төрлелеге" темаларын ачканда берничә язучының әсәре чагыштырыла, анализлана. Ә "Ф. Әмирхан әсәрләрендә тәрбия, әхлак һәм дин мәсьәләләре" темасында язучының үз әсәрләре бер-берсе белән чагыштырып тикшерелә.

"Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе", "Г. Бәширов әсәрләрендә туган як образы", "М. Мәһдиев җанлы характерлар тудыру остасы" шикелле темаларны ачу турыдан-туры бу әсәрләрнең яки язучыларның татар әдәбиятына алып килгән яңалыкларын күрсәтүдән башлана.

Сочинениене үзеңнең кичерешләрең белән бәйләп башлап китү дә уңышлы алым. Бу очракта: "Минем иң яраткан шагыйрем...", "Мин күптән түгел генә язучының ... әсәрен укып чыктым", "Шулай бервакыт..." җөмләләре белән башлап җибәрү теге яки бу авторга карашыгызны тирәнрәк ачып сала. "Минем тормышымда матур әдәбият", "Мин сезгә яраткан язучым турында язарга телим", "А. Алишның балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәте" темаларын шушы нигездә башлау отышлырак булыр кебек.

Ниһаять, бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя биреп башларга да мөмкин. Бу очракта әдәби әсәрнең бүгенге көндәге әһәмиятенә басым ясала. Сочинениеләрне "Бүгенге көндә аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр көн тәртибендә тора. Бу уңайдан Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыят"ен күрсәтергә була" яки "Катнаш никахлар мәсьәләсе бүген дә күп кешеләрне борчый. Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" повесте шул проблемаларны чагылдыруы белән әһәмиятле" кебек җөмләләр белән башлап китәргә мөмкин.

Сочинениенең төп өлешен язганда, теманы истән чыгарырга ярамый. Тема сочинениенең барлык өлешләрендә ачылса да, төп анализ, төп фикерләр, әсәрдәге мисаллар, дәлилләр төп өлештә бирелә. Бу өлештә теманы ачу өчен кирәк булган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышырга кирәк. Бер әсәр белән икенче әсәрне, геройларны чагыштыру сочинениене җанландыра, кызыклырак итә.

Шулай ук кайбер әдәби әсәрләрне сәнгатьнең башка төрләре (рәсем, музыка, кино, театр һ.б.) белән чагыштыру да уңышлы алым. Мәсәлән, Т. Миңнуллин иҗатына багышланган сочинениедә ни өчен театрның эшчәнлегенә тукталмаска? Ләкин бу бәйләнешләр теманы ачу өчен булганда гына максатка ярашлы икәнен онытмаска кирәк.

Сочинениеләрдә цитаталарны куллану да отышлы. Монда да чаманы югалтырга ярамый. Аларның теманы ачарга ярдәм итә торганнарын гына сайлап алырга тырышырга кирәк. Сайланган цитата фикерне тулыландыру өчен хезмәт итәргә тиеш. Тыныш билгеләрен дөрес куюны да онытырга ярамый. Әгәр цитата шигырь юллары белән белдерелсә, шигырь юллары куштырнакларсыз яңа юлдан языла. Проза белән булса, куштырнаклар эченә алынып, шул ук юлдан языла.

Сочинениене тәмам иткәннән соң аны тагын бер кат тикшереп чыгарга һәм:

  • сочинениедә логик эзлеклелек сакланганмы, артык сүзләр, кабатлаулар юкмы, план нигезендә язылганмы, тагын нәрсәләр өстисе бар;

  • теләгән фикерләр әйтелеп беткәнме, тәнкыйди материал урынлы кулланылганмы;

  • стиль үзенчәлекләре сакланганмы, нәтиҗә дөрес ясалганмы;

  • грамоталылык ни дәрәҗәдә кебек сорауларга игътибарны юнәлтергә кирәк.

Барысын да тагын бер кат күздән кичергәннән соң гына сочинениене тәмамланган дип санарга мөмкин.

I бүлек.
Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты буенча язма эшләр

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе

Йосыф сюжеты дөнья культурасының уртак хәзинәсенә әверелгән.

Н. Хисамов

Кол Гали моннан сигез гасырлар элек яшәгән шагыйрь. Аның уй-хисләргә бай гуманистик рухлы әсәре халкыбыз белән бергә яшәгән, яши һәм яшәячәк. Бу - шагыйрь өчен иң зур бәхет.

"Йосыф китабы" гасырлар буе татар мәдрәсәләрендә уку китабы булып йөргән. Халык аның махсус көен чыгарган, ул көйнең вариантларын эшләгән, әсәр сюжетының фольклор төрдәшләрен барлыкка китергән, шуңа охшатып яңа әсәрләр: бәетләр, җырлар иҗат иткән.

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы халкыбызда тугрылык, сабырлык, әдәплелек, оптимизм кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм иткән. "Йосыф китабы" татар халкының яраткан китапларыннан булганга, андагы геройлар балаларга исем кушканда үрнәк саналган. Йосыф сюжеты дөнья культурасының уртак хәзинәсенә әверелгән. Яһүди һәм мөселман Көнчыгышында, христиан Көнбатышында аңа нигезләнеп йөздән артык әсәр язылган.

Кол Гали поэмасы Йосыф сюжетына язылган бердәнбер әсәр түгел, ә аның күпләгән версияләреннән берсе. Йосыф сюжеты бик күп авторлар өчен иҗтимагый-гуманистик яки мәхәббәт-әхлак темасын эшкәртүгә бәрәкәтле җирлек биргән. Фирдәүси, Кол Гали һәм Дүрбәк поэмаларында игътибар үзәгенә ата һәм угыл мөгамәләсе куелса, Шәйяд Хәмзә өчен ата-угыл һәм мәхәббәт темасы бертигез дәрәҗәдә. Җами мәхәббәтне төп тема итеп ала һәм шуңа бәйле рәвештә Зөләйха аның поэмасында үзәк фигураларның берсенә әйләнә. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ы сюжетның шигъри эшкәрмәләре тарихында мәгълүм этапны төгәлләп, яңа сәхифә ача.

XIII гасыр башы төрки шагыйре юнәлеш биргән бу этапның үзенчәлеге сюжет үзәгенә хөкемдар проблемасын күчерүдә һәм, Зөләйха образын камилләштереп, мәхәббәт сызыгын көчәйтүдә күренә. Шулай итеп Кол Гали поэмасының кыйммәте, барыннан да элек, аның үзәк проблемасында һәм аны халыкчан-демократик рухта хәл итүендә.

Хөкемдар һәм халык бәхете мәсьәләсе шагыйрьнең замандашлары тарафыннан да күтәрелә, әмма Кол Гали куелышының үзенчәлеге аның аңлы, максатчан халыкчанлыгында. Хөкемдар һәм халык бәхете проблемасын хәл итү өчен күпчелек төрки авторлар Йосыф сюжетын сайлап алган. Тагын шунысы бар: урта гасырдагы Шәрекътә Йосыф образы тарихи шәхес буларак кабул ителгән, аңа бәйле вакыйгалар исә документаль тарих итеп саналган. Шуңа күрә дә Йосыф образы әдәби күренеш буларак тарихи затлар образыннан камилрәк һәм кызыклырак килеп чыккан.

Ислам дине идеологиясе хөкем сөргән шартларда пәйгамбәрләр арасында үткен иҗтимагый-гуманистик һәм фәлсәфи-этик проблемаларны гәүдәләндерерлек башка персонаж булмаган. Йосыф иң кулай персонаж булып алга чыккан. Шунлыктан урта гасыр авторы Йосыф сюжеты ярдәмендә барлык катлам кешеләренә тәэсир итә алган. Автор үзенең поэмасы белән кешелекнең гүзәллек һәм рухи камиллеккә омтылышын туган халкы һәм бөтен урта гасыр төрки әдәбияты өчен дә уртак күренешкә әверелдергән. Шуңа күрә дә поэма дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе булып тора.

Әсәрнең кыйммәтле хәзинәгә әверелү сәбәпләрен күпләп күрсәтергә мөмкин. Шуларның берсе, алда әйтелгәнчә, ирекле хөкемдар проблемасы. Бу проблема барлык урта гасыр төрки әдәбиятының үзәгендә торган. Гадел хөкемдар турындагы хыял шул чор шагыйрьләрен дулкынландырган. Бу ихтыяҗ аларның алтын дәвер хакындагы хыялларында чагылган. Шагыйрь һәм философлар халыкның тигезлектә, татулыкта яши торган идеаль шәһәрен коруга чынлап торып ышанганнар. "Кыйссаи Йосыф"та шундый шәһәрнең чагылышы бар. Кол Гали үзенең каһарманыннан "Әмин" (ягъни, иминлек, рәхәтлек) исемле шәһәр төзетә. Йосыф үзенең якыннары һәм фикердәшләре белән шунда күчә.

Гадел хөкемдар мәсьәләсе Идел буе төрки поэзиясендә Мөхәммәдьярга чаклы барлык күренекле шагыйрьләр тарафыннан куелып килгән. "Кыйссаи Йосыф" поэмасы күп кенә төрки әдәбиятлары тарихында мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, Азәрбайҗан галимнәре аның азәрбайҗан теле һәм әдәбияты тарихында билгеле бер роль уйнаганлыгын әйтәләр. Төрек әдәбиятында "Кыйссаи Йосыф" турыдан-туры Шәйяд Хәмзәгә йогынты ясый. Ш. Хәмзә поэмасының сюжеты гына түгел, теле дә "Кыйссаи Йосыф"ныкына бик якын.

"Йосыф китабы" татар язма поэзиясе һәм халык иҗатына гына түгел, ә географик һәм мәдәни яктан татар халкына якын торган башка халыклар әдәбияты һәм фольклорына да йогынты ясаган. Күп халыклар үзләрендә әсәрнең төрле вариантларын булдырганнар. Анда күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр халыклар өчен уртак булган.

Поэма туганнар ызгышын дәлилле гаепләве, бердәмлекне яклавы белән халык күңеленә хуш килгән. Әсәрдәге бердәнбер мәхәббәт һәм ныклы, тугры гаилә идеясе, мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләсе дә халыкны дулкынландырган. Әсәр халыкның әхлагына, йолаларына туры килгән, олы тәрбияви вазифа башкарган. Шуңа күрә халык әсәр геройларын, аларның изге эшләрен мактаган, җырларына керткән.

Кол Гали тагын бер мөһим мәсьәләне күтәргән: ул тынычлык пафосы. Йосыф җитәкләгән ил берәүгә дә сугыш белән янамый, анда бернинди кан кою юк. Йосыфның басып алулары турындагы юллар да очрамый. Аның тирә-яктагы даны юмартлыгы, илендәге муллыгы хакында гына.

Кол Галидән соңгы шагыйрьләр үз әсәрләрендә "Кыйссаи Йосыф"тагы фикерләрне үстергәннәр. Шулай итеп, Йосыф сюжеты бөек әдипләрнең һәм шагыйрьләрнең кешелеккә әйтәсе сүзләрен аның йөрәгенә якын телдә әйтү чарасы булган.

Кол Гали аек акыл, ачык караш белән үз әсәрен мәңгелекнең гадел хөкеменә тапшырды. Шагыйрь укучыларыннан һәм тыңлаучыларыннан үзенә рәхмәт укуын өмет итеп калды. Поэманың "Хәтимә" өлешендәге шигырь юллары шул турыда сөйли.

Укыганнар, тыңлаганнар дога кылыр,

Бу зәгыйфь кол дога көтә, тәңре белер,

Дога белән күп гөнаһлы кичерелер,

Ярлыкауга алар лаек булыр имди...

Кол Гали әсәренең шифалы тәэсире бүгенге әдәбиятта да сизелә. "Кыйссаи Йосыф" − әдәбиятыбызның бәһасез хәзинәсе.

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы

Китап белән бергә йөри икән

Гореф-гадәт, акыл, тел, сөйләм.

Илгә күчте Йосыф-Зөләйхалар −

Синең кебек болай кем сөйгән?!

Х.Әюп

Борынгы татар әдәбиятының зур күләмле һәм иң популяр әсәрләреннән берсе − "Кыйссаи Йосыф" поэмасы. Кол Галинең бу әсәре − безгә билгеле булган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән мәхәббәт поэмаларының беренчесе.

Әсәрдә Йосыф белән Зөләйха арасындагы мәхәббәт маҗаралары, дөресрәге, Зөләйханың Йосыфка булган мәхәббәте тасвирлана. Шуңа күрә дә поэмадагы мәхәббәт сызыгы сюжетның мөһим бер буынын тәшкил итә. Халык юкка гына бу поэманы "Йосыф вә Зөләйха" дип атамаган.

Поэмада Кол Гали сюжетны төзүдә үзенең новаторлыгы белән хатын-кыз образын уңай яктыртуга юл ачып җибәрә. Ләкин ул Зөләйханы төрле сынаулар аша үткәрә, аның ялгышларын да күрсәтә, аларның нәтиҗәләрен ачык итеп күз алдына китереп бастыра. Авторның герое −тормышчан. Зөләйха үз хисләренә, мәхәббәтенә тугры булып гомер кичерә. Шушы сыйфатлар әсәр героена карата соклану хисләре уяталар. Борынгы заманның күп кенә әдәби әсәрләренә хас булганча, Зөләйха да − патша кызы. Менә шушы Мәгъриб (Төньяк-Көнбатыш Африка) патшасы Таймусның кызы Зөләйха төш күрә. Уянгач та төшендә күргән гүзәл сурәт тәэсиреннән айный алмый, ашау-эчүдән, йокыдан кала. Ата-анасы да аптырый. Бер елдан кыз шул сурәтне тагын күрә. Егет: "Син минеке, мин синеке, миннән бүтәнгә карама", − дип әйтергә өлгерә, кыз уянып китә. Хыялын яулаган затның юкка чыгуына тагын хәсрәтләнә. Акылдан язу чигенә җитә. Бер елдан соң өченче тапкыр шул ук егет төшенә керә. Зөләйха аңардан кемлеген, иле кайдалыгын сорый, җавап бирмичә юкка чыкмавын үтенә. Егет үзенен кем икәнлеген, ягъни Мисыр патшасы булуын әйтә, тик ашыкмаска, эшне сабырлык белән эшләргә куша. Инде акылдан язарлык хәлгә җиткән Зөләйха бу киңәшләргә колак та салмый. Кызының үтенече буенча, Таймус затлы бирнәләр белән Зөләйханы Мисырга озата.

Үз теләгенә ирешү өчен, Зөләйхага бик күп киртәләр аша үтәргә туры килә. Мәсәлән, Мисырга килгәч, аны Йосыф түгел, ә Кыйтфир атлы патша каршы ала. Моны белгәч, Зөләйха һуштан яза. Ләкин әле кыз үзенең ашыгуы турында уйламый.

Бервакыт базардан узганда, Зөләйха Йосыфны күреп ала һәм аны сатып алырга куша. Кыйтфир бу теләген үти: Йосыфны Зөләйхага тапшыра. Тик Зөләйха бу юлы да теләгенә ирешә алмый: Йосыф аңа карамый, хатынны үзенең хуҗасы итеп кенә кабул итә. Әмма Зөләйханың мәхәббәте көчәя генә бара. Йосыфны күрми торса, үзен кая куярга белми. Яхшылык белән җиңә алмагач, куркыту юлына баса: аны зинданга (төрмәгә) яптыра, аңа Мисыр хатыннарына үзенең гаепсез икәнлеген исбатларга туры килә. Шулай итеп, кызның ашыгуы язмыш сәгатен ким дигәндә унике елга кичектерә. Ясалган хаталар, фаҗигале борылыш һәм язмышның катлаулы оешуы кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр бәрабәренә бара.

Кол Гали Йосыфны гакыл, Зөләйханы хис гәүдәләнеше итеп тасвирлый. Бары тик хисләренә генә бирелеп эш иткәнгә, Зөләйха шактый гына хаталар җибәрә. Мәсәлән, ул Мисыр патшасының исемен дә сорамый, Йосыфның биргән киңәшләренә колак салмый...

Зөләйха үзенең чибәрлеге белән башкалардан аерылып тора. Моны Йосыф та искәртә.

Тулун ай тик балкыр иде аның йөзи,

Оҗмах ичрә хурелгъәйнә биңзәр имди.

(Тулган ай күк балкый иде аның йөзе,

Оҗмахтагы хур кызына охшый инде.)

Шагыйрь Зөләйханың Йосыфны күргәндә шатлануын тасвирласа, аны кояшка я айга тиңли. Шагыйрьчә, мәхәббәт кешенең тирә-юньгә, дөньяга мөнәсәбәтен матурлык хисе белән баета, табигатьне кеше күз алдында кешелекле итеп җанландыруга сәләтле. Кол Галинең Зөләйхасы шашкын гашыйк. Ул "Ләйлә белән Мәҗнүн" дастанындагы Мәҗнүнне хәтерләтә. Дастанда Мәҗнүннең каны тамганда Ләйлә исеме язылу хикәяләнсә, поэмада Зөләйха күз алдында йолдызлар "Йосыф" дип сөйләшәләр. Бу − Кол Галинең гүзәл ачышы. Чөнки йолдызларны сынландыру Кол Галидән соңгы күп шагыйрьләр иҗатында чагылыш таба.

Кол Галинең Зөләйхасы − матурлыкны сөя. Аның Йосыф өчен төзеткән сарае − шуның ачык мисалы. Сарайның бизәлеше һәркемне сокландырырлык. Зөләйха, аны төзеткәндә, сынлы сәнгатьнең Йосыф хисләренә тәэсир көчен күз алдында тотып эш иткән.

Әсәрдә Зөләйха образының әһәмияте зур. Максатына ирешү өчен тыелгысыз омтылыш һәм ихтыяр, үзенең хаклыгын үтемле һәм тапкыр итеп исбатлый белү (Мисыр хатыннарының Йосыфны күргәч бармакларын кисүе) көчле хатын-кыз характеры чагылышы булып торалар. Бердәнбер мәхәббәткә тугры калып кырык ел сабыр итә алуы һәм әхлакый сафлануы нәтиҗәсендә ул язмыш каршында яшьлеген ике тапкыр кичерү хокукы ала.

Кол Галинең Зөләйхасы гади халык кызын хәтерләтә. Ул, Йосыф кебек үк, ислам динең кабул итә. Бәхетсезлекләрен мәҗүсилектә күрә. Хәлдән тайган, бөкрәйгән карчык Йосыфның юлы өстендә кечкенә генә өйдә яши. Шунысы сокландыра: ул Йосыф белән күрешеп аңлашуга өметен сүндерми. Бервакыт ул Йосыфны туктата. Хатынның күргән газаплары, ачы тормыш сабагы аны басынкы иткән. Бу инде теге, балкып һәм ярсу дәрттән чәчрәп торган шашкын Зөләйха түгел. Йосыфка яшьлек мәхәббәтен аңлатканда теле телгә йокмаган, сөйләме дәрт, матурлыкка соклану, тормыш бизәкләре белән җем-җем иткән Зөләйха ачы чынбарлыкны аңлаган. Хәзер инде ул бары тик хакыйкатьне генә күрә.

Берсе калмый юкка чыкты мал һәм мөлкәт,

Юкка чыкмый ләкин гыйшык белән хәсрәт.

Шушы сүзләре белән автор Зөләйха образына фәлсәфи-гуманистик мәгънә салган.

Зөләйха образы бүгенге яшьләргә үрнәк булып тора. Ул − мәхәббәтенә тугры, акыллы, тормыш тәҗрибәсеннән нәтиҗә ясый алучы хатын-кыз. Шул ук вакытта ягымлы, нәфис тә. Зөләйха инсафлы, кечелекле, кайгыртучан килен булып күз алдына килә. Ул каенатасы Якубка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра, аңа үзен нәкъ туган җирендә, үзенең өендә кебек хис итәргә мөмкинлек бирә.

Йомгаклап әйткәндә, Зөләйха образы аша шагыйрь гуманизмның башлангычын, хатын-кызның горур һәм сабырлыгын, гүзәл һәм күркәм сыйфатларын гәүдәләндерде. Үз әсәре белән бөтен матурлыкның башлангычы булган хатын-кыз образына дан җырлады. Шуңа күрә дә безнең әби-бабаларыбыз арасында Зөләйханың Йосыфка булган көчле мәхәббәтен, аның мәхәббәтенә тугры булып калуын, саф булып кияүгә чыгуын белмәгән, бу поэманы тыңламаган яки укымаган кеше аз булгандыр.

Борынгы әдәбиятта матурлык темасы

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул чакта

башкаларны чакырганда

үзе яккан учакка.

Р. Харис

"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә матурлык төшенчәсенә: "Матурлык − барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә (күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәрләре һәм башкалар); матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек", дигән аңлатмалар бирелә. Тагын "матур" сүзен без соклануыбызны, горурлануыбызны белдергәндә кулланабыз. Бу сүз әдәбият сүзе белән янәшә килеп, "матур әдәбият" дигән төшенчәне ясый. Димәк, әдәбият кешедә матур хисләр тәрбияли, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирү өчен хезмәт итә.

Татар әдәбияты барлыкка килгән көненнән үк кешеләрнең рухын тәрбияләргә тырышкан. Төп максаты итеп кешеләрдә гүзәллек хисләре уятуны алган. Әдәби образлар аркылы кешеләрне матурлыкка чакырган. Шуңа күрә дә татар әдәбиятында борынгы заманнардан ук матурлык темасы үзәктә торган.

Әле язу барлыкка килгәнче үк, фольклор әсәрләрендә кешеләрнең матур сыйфатлары макталган. Татар халкының мәкальләре, табышмаклары, әкият-легендалары, җырлары үзәгендә күбрәк акыллы, уңган, булган, батыр, чибәр кешеләр торган. Гадәттә безнең халкыбыз матурлыкны батырлык белән янәшә куйган, "Батырлыкта − матурлык" дигән мәкаль дә иҗат иткән. Татар халык әкиятләрендә төп әдәби батыр егет чибәр кызны дошманнар кулыннан тартып алу өчен көрәшкән, җиңеп чыккан.

Борынгы шагыйрьләребез исә үз әсәрләрендә аерым геройларны бөтен яктан матур итеп күрсәтергә тырышканнар. Моның өчен телнең бөтен чараларыннан файдаланганнар. Шагыйрь үз әсәрендә халык телендә, сөйләмендә, мәкальләрендә һәм җырларында йөртелә торган бик күп сүз тезмәләрен, тәгъбирләрне, чагыштыруларны куллана. Мәсәлән, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы сурәтләү чараларын урынлы куллану, теленең гаҗәеп байлыгы белән бүгенге көн шагыйрь-язучылары өчен дә үрнәк булып тора. Поэмадагы "тулган ай тик нурлы йөзен сулдырасыз", "хәсрәт билә көйдерәсез", "күзләреннән гәүһәр кеби яшьләр акты", "яшь йиренә күзеннән кан аглар имди", "көйдерер хәсрәт уты", "бәгърен якар" шикелле бик күп тезмәләр иң борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр әдәби әсәрләрдән, халык җырларыннан төшмиләр.

Борынгы әдипләрнең берсе дә үзенең матурлык тудыруы турында турыдан-туры сүз алып бармый. Әсәрне укыганда, күңелдә соклану хисе уяна, ләззәтләнәсең. Шул ук Кол Гали кайбер строфаларын халык телендә файдаланыла торган сүз тезмәләре белән бизәгән. Алар билгеле урыннарда беркадәр үзгәртелеп яисә сүз тәртибен үзгәртеп биреләләр. Анда кешегә, туганыңа эндәшүнең гүзәл алымнары очрый. "Җаным, углым, бу җәфаны нидән булдың?", "Я, күз нуры!" Нә сәбәптән хәтерең тар?"

Халык телендә бик борынгы заманнардан килгән "Сабыр төбе − сары алтын" дигән мәкаль Кол Гали поэмасында поэтик рәвештә эшкәртелеп бирелә.

Сабыр берлә эшләгел ушы эшне,

Сабыр берлә эшләнер эшләр башы,

Морадына тиз йитәр сабыр кеше, −

Бу эш эчрә күрекле сабыр кылгыл имди.

Шулай итеп, борынгы әдәбиятта матурлык темасы беренче чиратта тел бизәлешләре белән тормышка ашырыла. Икенчедән, борынгы әдипләр әсәрләренең төзелешенә, сюжет-композициясенә игътибар иткәннәр. Мәсәлән, "Кыйссаи Йосыф"ның көйләп укуга җайлануы тыңлаучыларны хисләндергән, үзенә тарткан. Моңа ирешү өчен авторга әсәрен шигъри формада, ритм һәм рифманы оста саклаган хәлдә язарга кирәк булган. Кол Гали поэмасының дүртәр юлдан торган бөтен строфаларында да башта өч юл рифмалашып килә, ә соңгы юл "имди" сүзенә тәмамлана. Бу хәл Мәхмүт Кашгари сүзлегендәге җыр яки шигырьләрне,"Бәдәвам" китабында, "Нәүрүз бәете"ндәге рифмалашуларны хәтерләтә. Автор фикеренчә, матур әсәр халык иҗаты һәм аннан алда иҗат ителгән әсәрләргә тартым булырга тиеш. Халыкчанлык − борынгы әдәбиятның төп үзлеге.

Өченчедән, "Матурлык" темасы әдәби әсәр геройларының кичерешләрендә аеруча калку итеп бирелә. Борынгы шагыйрьләр иҗатында иң күп күтәрелгән тема − мәхәббәт темасы. Мәхәббәт кичерешсез була алмый. Борынгы әдәбиятта сурәтләнгән мәхәббәт каһарманнарының кичерешләре, бер-берсенә карашлары беркемне дә битараф калдырмый. Алар белән бары шатланасың, елыйсың, борчыласың. Кол Галинең Йосыф-Зөләйхасы, Сайядиның "Дастаны Бабахан"дагы Таһир-Зөһрәсе, Котбның "Фәрһад вә Ширин"е, С. Сарайның "Сөһәйл вә Гөлдерсен"е, үзләренең мәхәббәтләренә тугры булулары белән соклану тудыралар.

Борынгы шагыйрьләр халыкның гореф-гадәтләренә зур игътибар бирәләр. Алардагы төрле халыкларның үзара бәйләнешләре, аралашулары, туганнарына мөнәсәбәтләре, кунак каршылау, бер-берләренә ярдәм итү күренешләре кешеләрдә матурлык тойгылары тәрбиялиләр.

Борынгы шагыйрьләр хезмәт сөюне, кешеләргә шатлык китерү өчен тырышып эшләүне матурлык үрнәге итеп күрсәтәләр. Мәсәлән, Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасында гашыйкларның ялкынлы һәм самими мәхәббәтләре кешеләрнең бәхете өчен көрәшкә өнди. Сусызлыктан интеккән кешеләргә Фәрһад таулар ярып су китерә. Фәрһад белән Шириннең һәм, гомумән, кешеләрнең бәхетләренә киртә булып торган кара көчләр, табигать стихияләре кайнар мәхәббәт алдында баш ия, җиңелә.

Борынгы шагыйрьләр кешеләрне бер-берсенә карата явызлык кылмаска чакырганнар. Икенче төрле әйткәндә, кеше һәрвакыт кешелекле булырга тиеш. Бу тема аеруча Хисам Кятибның "Дастаны Җөм-җөмә" әсәрендә күренә. "Җөмҗөмә Солтан" поэмасы композициясе, мораль категорияләргә мөнәсәбәте, җәһәннәм газабын сурәтләве һәм ул газапның сәбәпләрен аңлатуы, ниһаять, ахырдан Җөмҗөмәнең, яңадан терелеп, яхшылык юлына басуын күрсәтүе белән гыйбрәтле. Шушы вакыйгалар белән автор явызлыкның җәзасыз калмавы турында әйтергә тели. Бу фикере авторның гуманистик карашта торуы турында сөйли.

Борынгы шагыйрьләр үз әсәрләрендә кешеләргә хас матур сыйфатларны мөмкин кадәр югарырак күтәрергә тырышканнар. Сәйф Сарайның "Гөлстан" әсәрендә күп кенә мәсьәләләр күтәрелә. Әсәр үзе сигез бүлеккә бүленә. Беренче бүлектә − патшаларның тормышы, икенчесендә − фәкыйрьләрнең әхлагы, өченчесендә − канәгать калуның, дүртенчесендә тыныч торуның файдалары турында хикәяләр һәм шигырьләр бирелә. Бишенче бүлеге − мәхәббәт һәм егетлек, алтынчысы − тазалык, көчлелек һәм зәгыйфьлек, җиденчесе − тәрбиянең тәэсире, сигезенчесе юлдашлык-иптәшлек мөнәсәбәтләренә багышланган. Болар барысы да урта гасыр гуманизмы идеяләреннән чыгып хәл ителгәннәр. Бу идеяләр − кешеләрдә матурлык тәрбияләүгә юнәлтелгән иделәр.

Борынгы татар әдәбиятында матурлыкның бирелеше турында бик күп сөйләп булыр иде. һәр әсәр − матурлык үрнәге. Шуны әйтәсе килә: борынгы шагыйрьләр үз иҗатларын кешене тәрбияләүгә, кешелеклелеккә багышлаганнар. Аларның әсәрләрендә күтәрелгән патриотизм, туганлык − бүгенге көн өчен дә үрнәк. Шагыйрьләр үз геройларының исемнәрен дә бик уйлап сайлаганнар. Мәсәлән, XIII йөздә иҗат ителгән "Хан кызы Алтынчәч" поэмасындагы Алтынчәч һәм Каракүз исемнәрен халык кабул итте һәм ул исемнәрне еш очратырга мөмкин. Бүгенге көндә Ләйлә, Зөһрә, Таһир исемнәренең таралуы да борынгы әдәбиятка барып тоташа.

Борынгы татар әдәбиятында күтәрелгән матурлык темасы бүгенге әдәбиятның да үзәгендә тора. Әдәбиятыбыз борынгылар мирас итеп калдырган идеяләрне тормышка ашыра бара, үзенең төп вазифасын, ягъни кешеләрдә матурлык хисләре тәрбияләүне армый-талмый дәвам итә.

Мөхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр

"Нәһҗел-фәрадис" әсәре Мәхмүд гали Болгари тарафыннан 1358 елда языла. Бу турыда Ш. Мәрҗани әйтеп үтә. Нәһҗел-фәрадис оҗмахка юл дигән мәгънәне аңлата. Әсәрнең эчтәлеге шул исем белән аталуына тулысынча җавап бирә. Автор тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер хәдисе китерелә. Ул хәдистә, әгәр берәү пәйгамбәрнең кырык данә хәдисен икенчеләргә өйрәтсә, ул кеше галимнәрдән санала, ә үлгәч дин юлында корбан булучылар рәтендә була диелә, димәк, аңа оҗмахка юл ачыла.

М. Болгари да шушы хәдискә нигезләнә. Ул үзенең китабын дүрт бүлеккә (бабка) бүлә. Үз чиратында баблар 10 бүлекчәгә бүленә. Автор үзенең 40 бүлектән торган әсәрен укучыларга җиткерә һәм үзенә оҗмахка юл ача.

Үз заманының дини укымышлы галиме буларак, М. Болгари әсәрендө Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның якыннарына зур урын бирә. Әсәрнең ике зур бүлеге аларга багышланган.

Нәһҗел-фәрадис" җир кешеләрен дә онытмый. Ул аларга да оҗмахка юлны күрсәтергә омтыла. Авторның төп фикере кешеләрне Алла һәм пәйгамбәр тыйган эшләрдән, гамәлләрдән саклау. Моның өчен М. Болгари мисал итеп алган хәдисенә аңлатма биреп китә һәм шул фикерне хикәяләре белән раслый. Әсәрнең өч һәм дүртенче баблары аеруча истә калырлык итеп эшләнгән. Бу бүлекләрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көн өчен дә актуаль. Автор җир кешесенә туры юлны күрсәтә: яхшы әхлак нормаларына ия булырга, ата-анага хөрмәт белән карарга, аларга хезмәт итәргә, хәләл, дөрес юл белән табылган мал белән яшәргә, сабыр булырга куша. Шул ук вакытта кешене ямьсезли торган сыйфатларны да санап китә. Болар: урынсызга кеше үтерү, зина кылу, аракы эчү, тәкәбберлек, ялган һәм гайбәт сөйләү, масаю, ачу тоту, көнчелек, малга табыну һ.б. шуның ишеләр.

"Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә гыйлем һәм галимлек югары күтәрелеп мактала. Бу темага җыентыкта берничә хикәя багышланган. "Табиб", "Хатәм әсам", "Шәех һәм казый" хикәяләрендә гыйлемнең, һөнәрнең кирәклегенә басым ясала, гыйлемнең мал җыю өчен генә файдаланырга тиеш булмавы турында әйтелә.

Хикәяләрнең кайберләре турыдан-туры суфилык, дөньядан ваз кичү идеяләре белән сугарылган. Бу хәл Алтын Урда чорында Идел буенда суфилыкның шактый таралган булуын күрсәтә.

Җыентыктагы хикәяләрнең бер төркеме кешеләрнең әхлагын, морален уңай якка таба тәрбия итүне күздә тоталар. Мәсәлән, "Ата һәм бала мәхәббәте" хикәясендә автор ата-ананың бала өстендә хакы, баланың ата-ананы хөрмәт итәргә тиешлеге турында яза.

Автор тарафыннан кешенең юмартлыгы мактала. Бу мәсьәлә мөселман кешесенең зәкят бирү фарызлыгына бәйләп аңлатыла. Бары тик юмартларга гына оҗмахка юл ачылыр дигән фикер үткәрелә. Сараннар оҗмахтан ерак, тәмугка якын булырлар, ди автор "Шәйхе Ибне Гыймран һәм казый" хикәясендә.

Хикәяләрнең икенче бер төркеме төрле начарлык, җәбер-золымнар, исереклек кебек бозык сыйфатларга каршы куелган. "Сәгыйть бине Җабир" хикәясендә Хәҗҗаҗ исемле хәлифә үзенең явызлыгы һәм гаепсез кешене үтертүе сәбәпле, коточкыч газапларга дучар ителә. Авторның ялган сөйләүчеләрне дә күп газаплар көтүен күрсәткән хикәяләре бар. Аракы эчүнең кешегә бары тик кайгы гына китерүе дә берничә хикәядә сөйләнә. "Салих мөәзин", "Бәрсыйса һәм хәмер" хикәяләрендә алынган геройлар аракы эчү аркасында һәлак булалар. "Көнчелек һәм хирыслык" хикәясендә көнчелекнең кешегә зур бәлаләр китерүе, ә "Гадел көтүче кол"да гаделлек аркасында колның азатлыкка ирешүе, "Сизгер кол"да хуҗага туры хезмәт итүченең зур дәрәҗәгә ирешүе турында сөйләнә.

Мәхмүд Болгариның бу әсәре ханнарга, дәүләт идарәчеләренә багышланмаган, ул гади халыкны күз алдында тота. XIII йөздә яшәгән Болгар галиме тарафыннан зур түземлелек белән һәм күп чыганакларда файдаланып язылган бу китапта әхлакый мәсьәләләр образлы сөйләм һәм шул вакытның әдәби теле аша чишелә. Хикәяләренең теле аңлаешлы булуы белән халык арасында киң тарала. Җыентыкның төрле вариантлары табылуы шул турыда сөйләүче факт.

Шулай итеп, XIII йөздә яшәп, Алтын Урданың Сарай шәһәрендә иҗат иткән галим "Нәһҗел-фәрадис" әсәре белән кешеләрне тәрбияләргә тели, тәрбиянең төрле юлларын күрсәтә. М. Болгари китабында күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый.

Алтын Урда чоры татар әдәбиятының Яңарыш чоры

Татарларның Алтын Урда дәүләте

бөтен дөнья тарихында тирән

эз калдырган дәүләт.

М.Ш. Шәймиев

Татар халкы олы, бай тарихка ия булган халык. Бу тарих үз эченә халыкның яшәү рәвешен генә түгел, аның рухи үсешен дә, аңы формалашуын да ала. "Алтын Урда, дип яза әдәбият галиме Х. Миңнегулов, халкыбыз тарихының ике гасырлык гадәти тарихы гына түгел, ә татарны татар иткән тиңдәшсез бер чор да ул". Алтын Урдадагы халыкның күпчелеге татар булуын шул чорның күпсанлы язма истәлекләре, әдәби ядкәрләре сөйли. XIV йөздә Идел-Урал буйларында яшәгән һәм иҗат иткән Котб, Хисам Кятиб, Габделмәҗид әсәрләре безнең бүгенге телебезнең башлангычы булып торалар. Алтын Урдада яшәп иҗат иткән шагыйрьләр безнең әдәбиятыбызга нигез салганнар дип әйтсәк, ялгышмабыз. Бу чор язма мәдәнияте үзенең үсеше, идея-эстетик байлыгы, поэтик дәрәҗәсе белән үз чорының алдынгы әдәбиятлары югарылыгында торган. Ә инде XIV йөздә ул төрки дөньяның әйдәп баручы үзәгенә әверелә.

Тарихта шунысы билгеле: зур табигый байлыкка һәм икътисади үсешкә ия булган дәүләттә мәдәният тә алга китә. Гаять зур мәйдандагы табигый байлыкларны биләү, сәүдә юлларын үз кулында тоту, күп кенә чит илләр һәм халыклар белән тыгыз бәйләнештә яшәү Алтын Урданың мәдәни үсеше өчен дә уңай шартлар тудыра. Халыкның этник яктан бер төрле һәм якын булуы да үз ролен уйнамый калмый.

Алтын Урда ханнары үз илендәге осталарга, галимнәргә, руханиларга, укымышлы кешеләргә зур хөрмәт белән караганнар. Мәсәлән, дәүләт белән Бәркә хан идарә иткәндә, илдә әдипләр һәм галимнәр саны аеруча күбәеп китә. Тагын шунысы мөһим: Алтын Урдага мөселман илләреннән генә түгел, ә Кытай, Һиндстан, Византия, Италия һәм башка илләрдән дә укымышлыларның килүе билгеле. Шулай итеп, Алтын Урдада шул дәвер дөнья казанышларын үзенә туплаган фән, мәдәният барлыкка килә. Дәүләттә рухи байлык артканнан-арта. Ә рухи байлыкның төп өлешен әдәбият тәшкил итә.

Әдәбиятның үсеше күп факторларга бәйле булган. Шуның беренчесе итеп телне күрсәтергә кирәк. Алтын Урда чорында төрки-татар теленең гарәп, фарсы, рус, латин һәм кайбер башка телләр белән мөнәсәбәтләрен яктырткан сүзлекләр төзелә. Дәүләтнең үзендә, дәүләт теле татар теленнән тыш башка телләр дә иркен кулланылган. Аеруча гарәп, фарсы телләрен белү дәрәҗә саналган.

Алтын Урдада, телләр кебек, диннәр дә төрле була. Илдә тулы дин иреге, вөҗдан иреге хөкем сөрә. Тел иреге, дин иреге җәмгыятьтә мәдәни үсешкә уңай йогынты ясый, әдәбият үсешенә дә уңай шартлар тудыра. Чыннан да, бу дәвер әдәбияты шактый үсешкә ирешкән. Ләкин күбесе төрле тарихи вакыйгалар аркасында юкка чыккан. Исәннәренең дә тик бер өлеше генә туган ватаннарында сакланып калган, кайберләре чит илләргә барып чыккан. Англия, Төркия, Голландия, Франция, Германия, Ватикан, Мисыр китапханәләрендә Алтын Урданың язма әдәби ядкәрләре саклануы билгеле. Бүгенге көндә без Котбның "Хөсрәү вә Ширин" (1342), Харәзминең "Мәхәббәтнамә" (1353), Сәйф Сарайның "Гөлстан бит-төрки" (1391) һәм "Сөһәйл вә Гөлдерсен" (1394) әсәрләрен тулы килеш укый алабыз. Шулай ук "Җөмҗөмә солтан" (1369) поэмасы да китап сөючеләргә билгеле бер дәрәҗәдә таныш. Галимнәребез Рабгузыйның "Кыйссаи-әнбия"сен (1310) Мәхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис"ын (1358) һәм Алтын Урда чорының кайбер башка язма истәлекләрен укучыга җиткерү өчен армый-талмый эшлиләр.

Профессор Р. Ганиева Алтын Урда чорын татар әдәбиятының Яңарыш чоры дип билгеләп үтә. Бу чорның аеруча күренекле әсәре итеп Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасын күрсәтә. Профессор фикеренчә, бу ядкәр "Алтын Урда чорындагы Яңарыш әдәбияты җәүһәрләренең иң күренеклесе. Яшәү фәлсәфәсен гәүдәләндерү ягыннан да, сәнгатьлелек күзлегеннән караганда да, "Хөсрәү вә Ширин" поэмасында көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең кайберләре бүген дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаган" (Мәгариф, 1997. 3, 27 б.).

Урта гасыр әдәбияты Шәрекъ әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә торган. Гарәп-фарсы әдәбиятына хас булган шигырь төзелеше, жанрлар системасы татар әдәбиятында да чагылыш тапкан. Алтын Урда әдәбиятының үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, җәмгыять һәм табигать белән бәйләнешләре. Ул, гадәттә, мөселман, Аллага ышанучы зат. Әмма авторлар, иң беренче чиратта, аның диненә түгел, ә әхлакый йөзенә, холкына игътибар итәләр. Алтын Урда әдипләре белемлелек, әдәплелек, итагатьлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, киң күңеллелек кебек сыйфатларны алга чыгаралар. Мәсәлән, "Җөмҗөмә Солтан" әсәрендә кешенең саран булуы аның башка сыйфатларын юкка чыгара, дигән фикер әйтелә. Хисам Кятиб исә:

Һәр кем ирсә нә иксә ургай аны,

ягъни: "Ни чәчсәң - шуны урырсың", ди.

Тәрбияви максатны күздә тотып, Рабгузый, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб кебек әдипләр теге дөнья күренешләрен тасвирлауга да игътибар юнәлтәләр. Алар фикеренчә, җәннәткә, тәмугка эләгү синең дөньядагы тормышыңа, яшәү рәвешеңә, эш гамәлләреңә бәйле. Яхшылыгың да, яманлыгың да иртәме-соңмы үзеңә кайтачак. Шуңа күрә авторлар үз укучыларын игелекле булырга, ярдәмчеллеккә чакыралар.

Алтын Урда шагыйрьләре кешене төрле юллар белән зурларга омтылганнар, аны түбәнсетүгә кискен каршы чыкканнар. "Гөлстан бит-төрки"дә мондый юллар бар:

Әйә, ук аткучы, яхшы сагышлап элек, аннан ат:

Белерсәң, ук качан ядән чыгар булса, йәнө килмәс.

Шулай итеп автор кешегә ук атканчы уйларга куша, бер аткан укның кире кайтмаячагын искәртә. Кешегә теләктәшлек, ярдәм кылырга чакыру, гомумән, Урта гасыр татар әдәбияты өчен хас:

Теләсәң игү атың мәңге калгай,

Аяктан төшкән элен тотгучы бул, −

дип яза Сәйф Сараи.

Алтын Урда әдипләренең кешегә мөнәсәбәте аеруча хатын-кыз образларын бирүдә ачык күренә. Котбның Ширине − гүзәл, акыллы, укымышлы һәм кыю зат. Ул гадел, олы мәхәббәткә ия. Тәхеткә килгәч, илдә гаделлек, иминлек, тәртип урнаштыра. Монда авторның бәхетле тормышны гадел хөкемдарга бәйләп каравы да күренә. Ширин − шундый илхан. Ул − халык турында кайгыртучы ил башы. Хатын-кызның гүзәл сыйфатларга ия булуын Йосыф Баласагунлы әсәрләрендә дә очратабыз.

Урта гасыр әдәбияты билгеле сюжетлар белән эш итүне өстен күрә. Бу күренеш Алтын Урда чоры әдәбияты өчен дә хас. Әмма шуңа да карамастан, бу төр әсәрләр игътибарны җәлеп итәләр, чөнки авторлар билгеле материалны үзләренчә эшкәртәләр, өстәмә фактлар, шигъри детальләр белән баеталар. Мондый әсәрләргә Хисам Кятибның "Кисекбаш"ын, С. Сараиның "Хөсрәү вә Ширин"ен алырга була.

Алтын Урда әдипләре − реаль тормыш, чынбарлык материалы белән эш итәргә омтылганнар. Котб, мәсәлән, Алтын Урда ханы Тенибәккә багышлап мәдхия яза, Хәрәзмидә Мөхәммәд хуҗа исемле хөкемдар мактала, Әхмәд Үргәнҗинең бер шигырендә Аксак Тимернең явызлыклары фаш ителә, Бәркә Фәкыйһ әсәре автобиографик белешмәләргә бай булуы белән сыйфатлана.

Фән һәм матур әдәбиятның үзара тыгыз бәйләнешен без Алтын Урда чоры язма әдәбиятында да ачык күрәбез. Әмма алар арасында кискен чик юк, алар үзара керешеп китәләр. Мәсәлән, "Нәһҗел-фәрадис" китабын гыйльми һәм эстетик башлангычларның кушылмасы дип атарга мөмкин. Бу чор әсәрләрендә әдәби чаралар ярдәмендә үз дәверенең казанышлары, дөнья турында күзаллаулар чагылыш таба. Мәсәлән, Котб, С. Сараи әсәрләрендә галәм төзелеше, тән һәм җан берлеге, дәүләт идарәсе хакында кызыклы фикерләр бар.

Алтын Урда язма әдәбияты өчен жанрлар төзеклеге, шигъри формаларның һәм чараларның гаҗәеп байлыгы хас. Авторлар сүзләрнең күпмәгънәлелегеннән, сөйләмдәге фонетик һәм синтаксик мөмкинлекләрдән оста файдаланалар. Хикмәтле сүз әйтү традициясе уңышлы дәвам иттерелә.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Алтын Урда әдәбияты үзенең үсеше, идея-эстетик байлыгы, поэтик байлыгы белән югары дәрәҗәдә торган XIV йөздә ул төрки дөньяның әйдәп баручы үзәгенә әверелгән. Аның традицияләре бүгенге әдәбиятның эстетик үсешендә дәвам итә.

Татар әдәбиятында дастан жанры

Суларында балык,

Урманында киек

Җырын саклап калган

Халык җаны бөек.

Г. Афзал

Дастан атамасы фольклор әсәрләрендә очрый. Алар аерым шагыйрьләр һәм башкаручылар тарафыннан буыннан-буынга тапшырып киленгән. Халыкның авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнгәнгә күрә, дастан фольклорның зур бер төре.

Дастан фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул "тарих", "хикәя," "үткән эшләр хикәясе" мәгънәсендә йөри. Дастан гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язган әсәр. Аларны лиро-эпик характердагы әдәби әсәрләр рәтенә кертәләр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Н. Исәнбәт дастанга түбәндәге мәгънәне бирә: "Дастан бездә эпос дигән мәгънәне дә, поэма дигән мәгънәне дә үз эченә ала. Шуның белән бергә, халык иҗаты өчен хас булган эпик поэма дигән мәгънәне аңлатуы белән дә бу атама сүз үз урынында әйтелгән була. Ул русчадан былина мәгънәсен дә үз эченә ала."

Дастаннарны әйтүче, сөйләүчеләр төрле халыкта төрлечә манасчы, акын, ашуг, чичән, җырау, дастанчы һәм башка исемнәр белән аталып йөртелгәннәр. Дастаннар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Шулай да алар югары гуманистик идеяләрне, аларның сәнгатьчә матурлыгын хәзерге көннәргәчә саклап килгән жанр булып калалар. Алар бүгенге көндә дә язучы, шагыйрь, драматургларга яңа әдәби әсәрләр тудыруга нигез булып торалар. К. Галинең "Кыйссаи Йосыф", М. Җәлилнең "Алтынчәч", Н Исәнбәтнең "Идегәй", "Түләк һәм Сусылу" әсәрләре шундыйлардан.

Татар дастаннарын, гадәттә, өч төркемгә бүлеп йөртәләр. Болар: тарихи дастаннар, алыплар (батырлар) турында хикәятләр, мәхәббәт дастаннары.

Бер генә халыкның да әдәбияты халык тормышыннан аерым яшәми. Ул халыкның яшәү һәм этник тарихын чагылдыра. Шуңа күрә халык әдәбиятында, мәдәниятендә патриотизм (ватандарлык), гуманизм (кешелеклелек) сыйфатлары буш җирлектә барлыкка килмәгән дип әйтә алабыз. Татар әдәбияты тарихында язма дастаннарның XII гасырдан бирле килгән традициясе билгеле. "Кыйссаи Мәрьям", "Кыйссаи Йосыф", "Чыңгызнамә", "Искәндәрнамә" безгә килеп җиткән иң борынгы дастаннардан санала. Соңгырак гасырларда булып үткән тарихи үзгәрешләр нәтиҗәсендә яңа дастаннар барлыкка килгән. Аеруча XIV гасырда, Алтын Урда дәүләтендә ислам дине тамыр җәю чорында каһарманлык сюжетына корылган дастаннар арта. Татарларның Аксак Тимер һәм Мәскәү хөкүмәтләре белән көрәш дәверендә туган "Идегәй", "Чура батыр" дастаннары телдән-телгә күчеп, кулъязма китапларга да килеп кергәннәр, халык хәтерендә дә сакланганнар.

Дастан каһармансыз булмый. Халык телендә аларны батыр дип йөртәләр. Зур батырларны зур вакыйгалар тудыра. Зур вакыйгаларда халык ягыннан торып көрәшкән, шул юлда гадәттән тыш эшләр күрсәткән кеше халык каршында батыр, каһарман булып санала. Менә шундый зур батырларның тууы, үсүе, гадәттән тыш батырлыклары һәм кискен көрәшләрдә корбан булуы турында халыкта төрле хәбәрләр, төрле җырлар, легендалар, дастаннар таралган. Шуларның берсе "Идегәй" дастаны. Ул героик эпос рәтенә керә. Ә героик эпосның төп темаларыннан берсе булып илне, халыкны илбасарлардан саклау темасы санала. Героика темасы әкиятләрдә дә очрый. Ләкин дастаннар әкиятләрдән аерылып торалар. Биредә батырлык дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Әкиятләр уйдырмага нигезләнгән. Ә дастаннар бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләргә вәгъдә итәләр, чыганакларга таяналар. Татар дастаннарының вариантлары күп төрки халыкларда сакланган. Н. Исәнбәт "Идегәй" дастанының татарларда 18, башка халыкларда 34 варианты барлыгын әйтеп үтә.

Н. Исәнбәт "Идегәй" дастынының барлыкка килүенә XIV йөзнең ахырында һәм XV йөзнең башында Алтын Урда дәүләтендәге эчке зур чуалышлар, Идегәй баш күтәрүе дип билгеле булган халык кузгалышлары сәбәп булган дип аңлата. Дастанның нигезендә халыкның хөрлек һәм иминлек, бәхетле һәм тату тормышы хакындагы идеаллары ята.

Әсәрнең төп герое Идегәй 1419 елда Алтын Урдада сарай аристократиясенә каршы сугышта үтерелгән бик билгеле, тарихи бер кеше. Аның сугышчан даны, батырлыгы халыкка билгеле булган. Халык аны легендар шәхес дәрәҗәсенә күтәргән. Аның турындагы төрле легендалар үзе исән вакытта ук халык авызыннан сөйләнгән. Ә замандашы Ибне Гарәпша аның турында: "Ул бодай төсле куе коңгырт чәчле, гәүдәсе белән нык, баһадир, мәһабәт бөек күренешле, юмарт һәм гүзәл, елмаючан, үткен һәм җитез фикерле, галим һәм Фазыйлларны сөюче, ярлыларга һәм яхшы кешеләргә якын булучы, алар белән йомшак тел һәм нечкә ишарәләре белән уен-көлке сөйләүче иде", дип язып калдырган. Бу характеристика үзе генә дә дастан иҗат итүне сорап тора кебек.

Идегәй турында дастанның үзеннән дә шактый мәгълүматлар алып була. "Идегәй" Котлы Кыя би углы. Котлы Кыя үзе Туктамыш ханның ау кошларын караучы була. Аксак Тимер белән бәйләнешкә кергән өчен Туктамыш хан аның башын чаптырган, нәселен бетерергә тырышкан. Бу карарны ишеткәч, аның нәселен калдыру өчен, Котлы Кыяның якын кешесе Җантимер бишектәге Идегәйне үз баласы Кобогыл белән алыштыра. Идегәй Кобогыл исемендә үсеп, хан сараенда түрә була. Ул бала чагында ук көчле булуы, ярдәмчеллеге, зирәклеге, тапкырлыгы белән башкалардан аерылып тора. Шушы сыйфатлары Туктамышны үзенә җәлеп итә, һәм ул аны сараенда калдыра.

"Идегәй" дастанының сюжеты төрле интригаларны, очрашуларны, сугыш күренешләрен, гыйбрәтле вакыйгаларны эченә алуы белән кызыклы. Аерым өлешләре тәрбия үрнәге дә булып тора. Мәсәлән, ата белән бала, ана белән бала диалоглары бүгенге көндә дә урынлы яңгырый. Дастан төрле әдәби сурәтләү чараларына, халык телендә йөргән мәкаль-әйтемнәргә бик бай. Теле шул вакыттагы халык теле. Идел-Йортны ярату, туган җирне сөю дастанның буеннан-буена сузылган. Шуңа күрә дә "Идегәй" инде биш гасырдан артык татар халкы " белән бергә яши. Бу урында галим Илбарис Надировның бәяләмәсен әйтеп үтәсе килә: "Идегәй" дастаны фольклор мирасыбызның биниһая гүзәл йөзек кашы. Ул халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр."

Йомгаклап әйткәндә, дастаннар халыкның үткәнен тирәнрәк белергә, аның рухи матурлыгын тоярга ярдәм итәләр.

Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге

Бу тереклек кулдин китәр, кайра (кабат) килмәс,

Гомрең заигъ кичәр, сәңа әсигъ (файда) кыйлмас.

М. Колый

Мәүла Колый XVII йөз ахырларында яшәгән һәм иҗат иткән Болгар шагыйре. Шагыйрьнең иҗаты шактый каршылыклы. Аның шигырьләрендә суфичылык идеяләре күзгә бәрелә. Үзе дә иҗатын шул суфичылыкның җимеше дип атый.

Суфичылык мивәләре пешеп җитмеш,

Мән андыйн берин-б татсам ирди, −

дип яза шагыйрь. Бу фикерләр, әлбәттә, җир гыйшкы, җирдәге кешеләргә булган гыйшык түгел. Бу − Аллага гашыйк булу. Димәк, суфичылык матди дөньядан ваз кичеп, рухи дөнья белән генә яшәүне мактый. Аның барлык яхшылык һәм яманлык турындагы фикерләре дә Алла белән бәйләнештә килә. Суфичылык − шагыйрь иҗатының иң мөһим үзенчәлеге.

Ләкин шагыйрь җирдә, кешеләр арасында яши. Шулай булгач, ул үзе яшәгән тирәлектән азат була алмый. Барлык кешеләрне борчыган мәсьәләләр аңа да кагылып үтә. Халыкның теләк һәм тойгыларыннан читкә китә алмый ул. XVII гасыр халыкның стихияле баш күтәрүләре белән билгеле. Бу тема шагыйрь иҗатында ниндидер рәхәтлек, тынычлык бирә торган дөнья яки тормыш эзләү формасында килеп чыга. Суфи шагыйрь буларак, ул ахирәт тормышын идеаллаштыра.

Бакма дөнья йөзенә, куҗа торыр бу дөнья,

Сәүдасының сүде юк, зобанидыр бу дөнья.

Мәүла Колый үз әсәрләрен "хикмәт" дип атый. Аның йөздән артык хикмәте бар. Шигырьләренең күпчелеге авторның үз-үзенә мөрәҗәгате белән тәмамлана.

Мәүла Колыйның тагын бер үзенчәлеге бар. Аның герое, еш кына дөнья белән мавыгып, Алланы хәтереннән чыгара. Менә шул вакытта инде герой җир кешесенә әйләнә, реаль чынбарлыкка кайта. Иҗатына гарипләр, мохтаҗлар, игенчеләр, гыйлем кешеләр килеп керә. Шулай итеп, дөньявилыкка багышлап язылган шигырьләр авторның икенче үзенчәлеген тәшкил итәләр. Шагыйрь кешелек яшәешенең күп кенә якларына туктала. Аның игътибар үзәгендә игенчелек, гаилә кору, гыйлем туплау, карендәшлек, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кебек мәсьәләләр тора. "Хикмәт"ләрдә аеруча игенчелеккә зур бәя бирелә.

Иген иккел, рәхмәт өмет итәр булсаң, −

дип ул игенчелекнең дөньякүләм әһәмияте барлыгы, бу хезмәтнең барлык җан ияләрен туйдыруы, игенченең кул-аягы туфрак булса да, йөзе ак булуы, бер кабарлык иген үстергән кешегә бер колны азат итү савабы булачагы турында яза.

Мәүла Колый шигырьләрендә гыйлемгә һәм галимнәргә мәхәббәт, наданнарга нәфрәт тә бик ачык.

Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ,

Шәкертләр тулып торган айга яңлигъ,

Мөэминнәр күк йөзендә йолдыз яңлигъ,

Наданлар коңгыз-кортка охшар булгай.

Шагыйрь тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын мактый, бала тәрбияләүне ата-ана өчен зарури эш дип саный. Ата-ананы хөрмәтләү, аларга ярдәм итү − һәр баланың изге бурычы. Әгәр дә киресе икән, суфи шагыйрь фикеренчә, бу − Аллага каршы килү. Бу турыда ул кисәтә, кат-кат әйтә.

Ата-ана сүзе кабул булмаз тимәң,

Алгышы һәм каргышы килмәз тимәң.

Мәүла Колый шигырьләренең тагын бер үзенчәлеге − теле. Шагыйрь татар телен (ул вакытта төрки тел дип йөртелгән) шигырь сөйләргә җайлаштырган. Аның шигырьләре халык бәетләре стилендә язылган һәм шуңа күрә алар гади укучының күңеленә үтеп керерлек көчкә ия. Шигырьләр сурәтләү чараларына бик бай. Аларда матур-матур чагыштырулар, гиперболалар, сынландырулар, метафоралар күп очрый. Шагыйрь күңел тынычсызлыгын дулкын, диңгез белән тиңләргә ярата. Бер шигырендә ул галимнәрне йолдызга, наданнарны кортка тиңли. Надан суфилар турында ул:

Күңеле туймаз, бу галәмне йотар ирде,

ди.

Мәүла Колый − борынгы чор татар әдәбиятының көчле лирик шагыйре. Аның иҗаты − үзенә кадәрге төрки-татар әдәбиятындагы казанышларның кабат торгызылуы һәм дәвамы. Шагыйрь иҗаты аңардан соң килгән шагыйрьләр иҗатына тирән йогынты ясый. Мәүла Колыйда кулланылган тезмәләр, әдәби чаралар бүгенге шагыйрьләр иҗатында да актив кулланылышта. Аның халыкка аңлаешлы тел белән язылган, кешеләрдә булырга тиешле әхлакый сыйфатларны мактаган шигырьләре бүген дә актуаль яңгырый.

Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы

Мәгълүм булганча, урта гасыр дөньяви Шәрекъ әдәбиятларында мәхәббәт темасы − төрле яклап өйрәнелгән, үзләштерелгән темаларның берсе. Нигездә ул кеше хисен тасвирлаган, гадәти җир балаларының шәхси-интим мөнәсәбәтләрен җырлау аша кеше дигән хикмәтле затның бәхеткә хокукын яклаган чын гуманистик юнәлеш иде. Мисалга Фирдәүси, Кол Гали, Низами, Хәйям, Хафиз, Фөзули иҗатларын, Ләйлә-Мәҗнүн, Фәрһад-Ширин, Таһир-Зөһрәләр хакындагы җыр-дастаннарны күрсәтергә мөмкин. Әмма соңрак, мөселман илләрендә социаль-иҗтимагый торгынлык урнашып, иҗтимагый-әдәби фикердә дә регресс башланып, төп игътибар мәхәббәткә түгел, дини-әхлакый үгет-нәсыйхәтләргә бирелә башлый.

Г. Кандалый татар әдәбиятына үзенең мәхәббәт темасы белән анда килеп чыккан бушлык, традиция өзелүдән туган тәҗрибәсезлек хөкем сөргән заманда килеп керде һәм бер гомер эчендә сирәк очрый торган зур казанышларга иреште. Татар шигыренең рухи башлангычын тоеп, укып, җанын иң башта үзенә кадәрле булган бөекләрнең шигыре белән балкытып, үз заманының бөтен каршылыкларын һәм татар кызларының матурлыгын ачып бирә алган икән бу Габделҗаббар дигән олуг зат.

Саба җиле, исәр булсаң,

Парау атлыгъ нәфис җайга,

Сәламемне тикергәйсен

Сәхибҗамал абыстайга! −

дип яза ул "Сәхибҗамал" әсәрендә − бөек мәхәббәт поэмасында. "Саба җиле" сурәте безне әллә кая, еракларга, Йосыфны сагынып, таң җиленә эндәшүче Якуб пәйгамбәр иленә, данлы Алтын Урда шигъриятенә юнәлтә. Шигырьдә бу чордан тиңсез сарайлар, ком чүлләре, далалар һәм кылган, әрем исе ... шулар белән хәтергә килгән Таһир-Зөһрәләр, Мәҗнүн-Ләйлә, матурлык һәм иң гүзәл хис − Сөю турында хыял калган.

Г. Кандалыйның "Шәфгый", "Фәхри", "Сәхибҗамал" поэмаларында кайнар сөю хисе кешеләрнең җанын-тәнен биләп алган табигый олы бер тойгы буларак тасвирлана; сөйгән ярың белән уртак мәхәббәткә корылган гаиләдә тигез һәм бәхетле гомер итү омтылышы идеал рәвешендә җырлана. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрь әдәби традицияләргә дә таяна, Фәрһад-Ширин кебек образларны мисалга ала, еш кына үзен дә шуларга охшата.

Бер үк вакытта Кандалый, традицияләр кысасында гына калмыйча, новатор буларак эш итә: ягъни ул классик поэзиянең романтик геройларын үрнәк итеп алса да, аларны кабатламый, ниндидер хыялый дөньяны, патша кызларын, билгесез географик урыннарны, гадәттән тыш хәлләрне сурәтләми, ә реаль тормышның үзеннән алып, гади татар авылы кызларын, хезмәт иясе крестьян кызларын тасвирлый. Бу − аның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы.

Кандалый − беренче чиратта мәхәббәт җырчысы. Шагыйрьнең аңындагы мәхәббәткә карата зур игътибарлы мөнәсәбәте аның конкрет әсәрләренә кабатланмас сыйфат − мәхәббәт лирикасында чын әдәби шедеврлар тудыру мөмкинлеген бирде. Сөйгәнен ул иң матур, иң ягымлы сүзләр белән мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый алуда искитәрлек хис юмартлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән − җыр, җырдан исә төгәл бер симфония оештыру югарылыгына ирешә:

Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм,

Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!

Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,

Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!..

Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,

Тыңласана, кич ходайчөн, бер сүзем

Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,

Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!

Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем,

Фәхри, айгыл, ничек итеп гүзәлем?!

Матур сүзләрне өсте-өстенә өеп хис "ябылдыру"да, гашыйкның сөйгән ярына булган ихлас омтылышын җыр югарылыгында гәүдәләндерүдә шагыйрь Сәхибҗамалга мөрәҗәгатендә аерата виртуозлык күрсәтә. Элек ул мактауны сылу кыз сыйфатының үз күңеле аша ничек кичүен тасвирлаудан башлый, аны шундый хәлгә төшергән күркәмнең сыйфатларына күчә.

Йөзең нур хури гыйльмандан,

Сүзең хуб хури вилдандай,

Үзең сылу йәш угъландан

Матур кыйлмыш ушал алла!..

Мондый юлларны яза алган шагыйрьнең мәхәббәте никадәр ихлас, сөю куәсе нихәтле көчле икәнлегенә шикләнеп булмас сыман.

Кандалыйның иң күп язганы − кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы. Күпчелек очракта ул тышкы матурлык. Шагыйрь сөйгәнен, мәсәлән, болай тасвирлый:

Тулган ай дик йөзең матур икәндер,

Ике битең кояш дик нур икәндер,

Кашың кара, сызылган күз өстендә,

Яңа ай дик һавада − күк йөзендә.

Татар крестьян кызы, тиңсез биеклеккә күтәрелеп, алдында сәҗдә итәрлек, табынырлык гүзәл зат буларак сурәтләнә.

Кандалыйның лирик герое тышкы матурлык белән мавыкса да, сөйгәне белән рухи якынлык, тиңлек эзли. Кызның эчке дөньясы, уйлары нинди? Шагыйрь аны шушы яктан да танып белергә тели, шуңа омтыла:

Күреп ирдем сәнең гөй йөзләреңне,

Ишеттем бал-шикәр дик сүзләреңне.

Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,

Белалмадым вәләкин уйларыңны!..

Г. Кандалый фикеренчә, хатын-кыз да, ирләр кебек үк, мәхәббәттә тигез хокукка, шәхси бәхеткә лаек. Шулай ук Кандалый мәхәббәт һәм тормыш кору мәсьәләсендә кыз үзе дә, язмышка буйсынып кына тормыйча, актив булырга тиеш, дигән фикерне эзлекле рәвештә алга сөрә.

Кандалый үз иҗатында турыдан-туры сыйнфый социаль һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәрмәсә дә, аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. "Кара кол тик" шигырендә, "Сәхибҗамал" поэмасында һ.б. әсәрләрендә гүзәл кызның ачы язмышы ышандырырлык итеп тасвирлана. Беренчедән, күпчелек крестьян хатын-кызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның киемнәре начар, ямалып беткән. Икенчедән, алар, "камыл эчендә лапырдап, юеш балчыкка чапырдап", урак урып, көлтә җыеп, авыр хезмәт белән интегәләр. Аларның сәламәтлеге какшый, аяк-куллары яргалана, кышкы салкыннарда туңып-өшеп бит-борыннары шешеп, тавышлары карлыгып бетә.

Эш эшләп унике аең,

Гомер буең, кышын-йәен,

Сызып бетеп йөрәк маең,

Каның да калмый кашыкка...

Кыскасы, гади татар крестьян кызларының гүзәллеген җырлау, бигрәк тә хатын-кызларның авыр язмышын реаль планда тасвирлаган әсәрләр татар язма поэзиясендә Кандалыйга кадәр юк дәрәҗәсендә иде.

Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы

И намуслым, изге кыл һәр кешегә

Ул һич кылмас мәкер синең ишегә.

Мөхәммәдьяр

Инде менә биш гасыр буена татар халкы үзенең олы йөрәкле бер шагыйре белән горурлана. Бу шагыйрь Казан ханлыгы шагыйре Мөхәммәдьяр. Шагыйрь сурәте безнең күңелләрдә. Ул менә якты таңнарда Сөембикә манарасы янына баскан да, Иделгә карап, үзенең әсәрләренең үлмәячәге турында безгә дәшә кебек.

Искә алырлар бу сөекле гидайны,

Дога белән сөендерерләр аны.

Җил күк исеп кичсә вакыт яз, көзләр,

Җирдә ядкәр булып калыр бу сүзләр.

Әйе, шагыйрьнең иҗат мирасы үлемсез бер ядкәр булып халыкка кире кайта һәм киләчәктә яшәячәгенә тагын да киңрәк юл ала.

Мөхәммәдьярның безнең көннәргә килеп җиткән әсәрләре күп түгел. Безгә шагыйрьнең "Төхфәи Мәрдан" ("Егетләргә бүләк"), "Нуры содур" ("Күңелләр нуры") дигән ике поэмасы һәм "Нәсихәт" исемле бер шигыре билгеле.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында без аның әсәрләре буенча гына беләбез. "Төхфәи Мәрдан" Казан шәһәрендә 1540 елның гыйнварында тәмамланган. Шагыйрь анда атасын Мәхмүд Хаҗи дип атый. "Нуры содур"ның тәмамлану көне 1541 елның 12 маена туры килә. Биредә ул атасына карата "догачи" сыйфатын да өсти. Димәк, Мөхәммәдьяр зур рухани гаиләсеннән була. Шагыйрь үзенең хан каберлегендә сакчы, догачы булып торуын да искәртеп үтә. Билгеле, шагыйрь тормышы җиңел булмаган.

Ман бегин эш адмигә төшмәгән

Ман тиггән утка кеше пешмәгән, −

дип яза шагыйрь, ягъни минем шөгылем башкаларга төшмәсен, һәм мин янган утка башка кеше пешмәсен.

Поэмаларында шагыйрьнең лирик герое җәмгыятьнең социаль шартлары белән килешә алмый. Аңа каршы ялган ялалар ягалар, ләкин ул халыкның чын дөреслекне аера аласына ышана.

Сүзләмәкдә сән йөземни ак кыйл,

Сүзләремни ил күңлигә йомшак кыйл.

Шагыйрьнең шундый ягымлы, җылы, мәрхәмәтле шигъри юлларыннан соң кешегә мәхәббәте ни дәрәҗәдә булуы күренә.

"Төхфәи Мәрдан" тирән кешелеклелек рухы белән сугарылган. Ул гадәти бер сюжетлы әсәр түгел, берничә хикәяттән тора. Арада лирик чигенүләр, уйланулар, авторның дөньяга карашы, кешегә мөнәсәбәте, җәмгыять һәм аны савыктыру, гадел, идеаль дәүләтләр төзү турындагы фикерләре бар. Бу фикерләр чылбыры төрле сюжетлы хикәятләрне үзара тоташтыра, бербөтен әсәр ясый. Аларда төп фигура − Кеше. Автор фикеренчә, Кеше тумыштан саф, асылы белән кадер-хөрмәткә лаек, данлыклы, зирәк акыллы, чибәр. Аның лирик геройлары шушы сыйфатларга ия.

Шагыйрь кешенең вазифасын бик киң планда күз алдына китерә. Иң беренче, кеше − кешелекле булсын, башкаларны бәхетле итү өчен тырышсын.

Әгәр син икәнсең игелекле,

Кешеләрдән кызганма игелекне.

Туйдыр икмәккә кешене, данлы зат,

Бакый калыр бу җиһанда яхшы ат.

Егылганда кулын тот бер моңлының,

Ул тәкый тоткай кулың бер көн синең.

Мөхәммәдьярның лирик герое хатын-кызны олылый, аларны ирләр белән тигез күрергә кирәклеген әйтә.

Мөхәммәдьяр кешеләрне бизи торган күркәм сыйфатларның аларда тагын да киңрәк, тулырак булуларын тели. Анда олыларга хөрмәт, кечеләргә ихтирамлы булырга кирәклеге һәм башкалар әйтелә. Шул ук вакытта ул мин-минлеккә, мактанчыклыкка, алдашуга һәртөрле явызлыкка каршы кискен көрәш тә таләп итә.

Сән йахшылык кыл, йахшылыкта бар мәза,

Кем йаманлык кылса − ул табкай җәза.

Бу фикерләр "Төхфәи Мәрдан"да җанлы образлар аша үткәрелә. Аның геройлары явызлыкка − яхшылык, әдәпсезлеккә − әдәплелек, әхлаксызлыкка әхлаклылык белән җавап бирәләр һәм бәхеткә ирешәләр.

Шагыйрь, җәмгыятьне начар, әхлаксызлык, кешене изә-кимсетә, җәберли торган шартлардан арындырып, аны рәхәт, матур, мул тормыш белән яшәү урыны итеп күрергә тели. Ул моңа ирешү юлын да тәкъдим итә. Бу − ил белән гадел идарә итү. Шулай булганда, ил бөлгенлектән чыга, чәчәк ата, явызлык, фәкыйрьлек бетә, барысы да тигез, мул тормышта рәхәт яши башлый. "Нуры содур" поэмасы шундый гаделлек нигезенә корылган идеаль дәүләтләр турындагы идеяне алга сөрә. Борынгы Иран шаһы Ану-Ширван шундый гадел идарәче, шуңа аның иле дә бәхетле.

Мөхәммәдьяр "Нуры содур"да аерым бүлек биреп, телне кешенең яшәешендә, аралашуда, дөньяны танып-белүдә, дәүләт белән халыкның беррдәм булуында гаҗәеп бер тылсымлы көч, чара, күренеш итеп карый.

Мөхәммәдьяр әсәрләрендә үзеннән алда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатларын яхшы белүен күрсәтә. Аның геройлары төрле илләрдә булалар, дөньяның акыллы шәхесләрен беләләр. Уңай персонажлар акыллылык, тыйнаклык, әдәплелек һәм гүзәллекнең бөтен төсмерләре белән бизәлгән. Әсәрләренең теле халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнгән, урыны белән мәкальләр, канатлы сүзләр еш кулланыла.

"Нәсихәт" шигыре − авторның үз халкына туры юл күрсәтүе, кешелекле, изге күңелле, чын ир булып яшәргә өндәве.

Кешечә бул, булма җәберләүче зат,

Кешечә кыл бар эшеңне, чын ир-ат.

Шагыйрь Мөхәммәдьяр үз чорының иң күренекле шагыйре була. Ул татар поэзиясен төрки әдәбиятлар арасында алдынгылар рәтенә куя, үзенең гуманлык, гаделлек, идеаль дәүләтләр хакындагы фәлсәфи карашлары белән дөнья әдәбияты югарылыгына күтәрелә. Шагыйрьнең лирик герое әнә шул кичерешләр белән яна. Лирик герой кичерешләрендә Мөхәммәдьярның үлемсез фикерләре чагыла. Бу фикерләр Мөхәммәдьярның халык бәхете, илнең бөтенлеге, дәүләт мөстәкыйльлеге өчен көчен аямаган, утларга кергән, зинданнарда газап күргән кеше булуы турында сөйли. Шагыйрь бөтен гомере, иҗаты буенча кешене зурлаган, аның дөньяны үзгәртә алырлык бөек көченә ышанган, кешелекне кайгырткан, һәр әсәрендә гуманизм идеяләрен күтәргән. Шуңа күрә дә шагыйрь Мөхәммәдьяр гасырлар дәвамында халыкның күңелендә яшәгән, аның әсәрләре буыннан-буынга тапшырыла килгән.

II бүлек.
XIX йөз һәм XX йөз башы (1917 елга кадәр) әдәбияты буенча язма эшләр

К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев

Иҗатының нинди тармагы юк:

Җәгърәфия дисәң... тәрбия.

Татарның ул Ломоносовы, дип,

Чит милләтләр хәтта баш ия!

Э. Шарифуллина

К. Насыйри татар халкы өчен үз чорының бөек улы була. Барлык күренешләрне шәкертләргә кадими законнар белән аңлаткан заманда тормышка дөньяви күзлектән чыгып бәя бирү зур кыюлык сорый торган күренеш. Моның өчен аңа башта үз-үзе белән көрәшергә, аннан соң ул чорда һәр адым саен очрый торган киртәләрне җиңеп барырга туры килә. Ул, ата-бабаларын тугыз буынга кадәр санап чыгарып, атасы Габденнасыйр турында: "...Гәрчә указный мулла булмаса да, тирә-якта Насыйр мулла дип мәшһүр иде... Язуга бик оста иде. Хәзер дә 25 ләп үз кулыннан чыккан китаплары бар", дип язып калдырган.

Әтисеннән алган башлангыч һәм мәдрәсәдә укыган 15 ел белем генә аңа дөньяви фәннәргә нигез салу өчен җитеп бетми, әлбәттә, Академик-тюрколог Н. Дмитриев К. Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессиядә аның фән дөньясында тоткан урыны турында: "Безнең Ломоносов һәм кайбер вакытларда аның белән чагыштырып йөртелә торган тыйнак Каюм Насыйри, гениаль Леонардо да Винчи һәм аның белән чагыштырылмый торган Каюм Насыйри өчесе дә бер яктан охшашлар: алар барысы да энциклопедистлар булганнар. Алар үзләренең кыска гына гомерләре дәвамында тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә һәм сәнгатьләргә дә нигез салып калдырырга ашыкканнар", дип сөйләгән була.

Әйе, 1825 елның 14 февралендә элеккеге Казан губернасының Зөя өязе Югары Шырдан авылында дөньяга килгән К. Насыйри, үз чоры өчен укымышлылыгы ягыннан иң югары баскычка күтәрелеп, татарлар арасында иң беренчеләрдән булып энциклопедик галим дәрәҗәсенә ирешә.

К. Насыйри татар балаларына рус теле укытуны да беренче башлап җибәрүче кеше була.

Галимнең балалар укытуда дәрес һәм тәрбия алымнарын бүгенге көндә халык педагогикасы дип атыйлар.

Укытучылык хезмәтен калдырып, фән һәм язучылык эшенә күчкәч, аның хәле тагын да кыенлаша. Гыйльми һәм әдәби хезмәтләре басылып чыга башлагач, дошманнары арта. Шул ук вакытта укучы яшьләр, тюркологлар галимнең хезмәтләрен хуплыйлар. Ул Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең әгъзасы итеп сайлана. Фән хезмәткәре итеп таныла.

Каюм Насыйри дәреслекләр язуга керешә. Ул русча өйрәнүче татарларны һәм татарча өйрәнүчеләрне күздә тотып язылган дәреслек була. Аннан соң табигать күренешләрен тасвирлаган "Буш вакыт" дигән җыентыгы берничә тапкыр басыла. Чирек гасыр дәвамында еллык өстәл календаре чыгаруы да мактауга лаек. Ул "Таң йолдызы" исемле газета да чыгарырга хыяллана, ләкин патша хөкүмәте рөхсәт итми.

Татар халкын төрле фән нигезләре белән иң беренче таныштыручы кеше дә К. Насыйри була. Аның тарафыннан математика, география, ботаника буенча дәреслекләр төзеп чыгарыла.

К. Насыйри тел белемен үстерүгә искиткеч зур өлеш керткән галим. Ул сүзлекләр төзи. Математика, география, табигать фәннәре буенча татарча терминнар сүзлеге безгә олуг галим калдырган мирас. Татар теленең беренче фәнни грамматикасы да аның хезмәте.

К. Насыйриның әдәби иҗат эшчәнлеге дә күпкырлы. Анын күпсанлы тәрҗемәләре, үз язмалары, фольклор материаллары әдәбиятыбызның кыйммәтле хәзинәләре. Халкыбызның гореф-гадәтләре, этнографиясе, тарихы да галим игътибарыннан читтә калмаган. Әдип һәм галимнең медицина, музыка, җыр сәнгате буенча әйткән фикерләре дә татар тарихын өйрәнүчеләрдә зур кызыксыну уята.

Профессор Н.К. Дмитриев әйткәнчә "үз халкының һәм үз чорының улы булган" К. Насыйрины халкыбыз бүген дә олылый. Аның туган ягында һәм башкалабыз Казанда музейлар эшли. Мәгариф алдынгыларына бөек педагог исемендәге премияләр бирелә, шагыйрь һәм язучыларыбыз аңа багышлап яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәләр.

КНасыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге

Санап кына бетерерлек түгел

Каюм бабабызның хезмәтен.

Без белгәне − диңгездән бер тамчы,

Бер тамчының меңдер хезмәте.

Э. Шәрифуллина

Күренекле галим, укытучы-педагог һәм әдип К. Насыйри татар мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйный. Ул бөтен гомере буе үз халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән, милләте өчен тырышуны үзенең яшәү кыйбласы иткән галим. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә.

Үз милләте өчен янып-көйгән К. Насыйри гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, гыйльми өйрәнү һәм халкына җиткерү белән шөгыльләнә. Ул халык авыз иҗаты белән яшьтән үк кызыксына, аны җыя, фәнни эшкәртеп, рус һәм татар телләрендә бастырып чыгара. Үзенең календарь һәм сүзлекләрендә, дәреслек һәм башка төр хезмәтләрендә фольклор әсәрләренә шактый күп урын бирә. К. Насыйри кайбер хатларын да халык әдәбияты стилендә яза. 1864 елда агасы Габделхәйгә Мәскәүгә язган хатында кайбер фикерләре халыктан кергән афоризмнар стилендә бирелгән. "Газеталарда язалар: быел һәркайда начар иген, моны язган Каюм диген. Июльнең унөче, бик караңгы булды киче. 64 нче ел, скушно быел. Әнә мең дә сигез, юк дөньяда тигез. Менә сиңа тарих".

К. Насыйри татар халык иҗатының күп жанрларын өйрәнеп, шуларны бастырып чыгару буенча зур эш алып бара. Петербург галимнәреннән халык иҗаты материалларын җыю турында киңәшләр ала. Нәтиҗәдә "Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары" дип аталган бер хезмәте 1880 елда Петербургта рус телендә дә басылып чыга. Рус галимнәре бу әсәрне хуплап каршы алалар. Шул хезмәткә язган сүз башында Петербург университеты профессоры Григорьев К. Насыйри эшчәнлегенә югары бәя бирә.

1880 елдан башлап К. Насыйри татар халык авыз иҗатының төп жанрларыннан булган җырлар, мәкаль, әйтем һәм бәетләрне бастырып чыгару эшенә керешә. Аларны күпсанлы җыентыкларына туплап, татар һәм рус телләрендә бастырып чыгара. "Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият" (1884), "Поверья и обряды казанских татар" (1880), "Образцы народной литературы казанских татар" (1886), "Сказки казанских татар" һәм башка китапларында күпләгән халык җәүһәрләре тупланган.

К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыеп кына калмый, ә аларны төрләргә һәм жанрларга аерып бирә, аларга хас аерым үзенчәлекләрне күрсәтә. Татар халкының искиткеч акыллы, тапкыр булуына соклана. Ул мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, читләтеп әйтелгән сүзләр, җырлар, бәетләр, такмаклар, әкиятләр, халык тәҗрибәләре (сынамышлар) жанрларын аерып алып өйрәнә. Аларның төрле вариантларын язып ала. Халык шагыйре Г. Тукай иҗат иткән "Шүрәле" поэмасы да К. Насыйри язып алган вариант нигезендә иҗат ителгән.

К. Насыйри татар фольклорын, бигрәк тә әкият һәм җырларны, алардагы аерым сурәтләрне башка халыкларның авыз иҗаты белән дә чагыштырып тикшерә. Шулай ук әкияттәге мифологик геройларны (су иясе, су анасы, юха елан, убыр, албасты, өрәк, җен, шүрәле) тикшергәндә дә чагыштыру алымына мөрәҗәгать итә.

Аның сынамышлары да кызыклы. Аларда халыкның еллар буена килгән күзәтүләре, тормыш тәҗрибәсе, мифологик күзаллаулары ачык чагыла.

К. Насыйри халыктагы фольклор әсәрләрен туплап, халыкның үзенә кабат җиткерде. Моның белән ул халыкның рухи хәтере бай һәм озак яшәячәген тагын бер кат раслады. Ул татар фольклористика фәненә нигез салучыларның берсе, һәм галим туплаган халык җәүһәрләре әдәбиятны, телебезне үстерүдә бетмәс-төкәнмәс чыганак булып кала бирә.

К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенә үзе исән вакытта ук югары бәя бирәләр. Мәсәлән, профессор Катанов рус матбугаты битләрендә болай дип язып чыга: "Бу көнгә хәтле Казан татарларының халык иҗаты памятникларын җыючылардан берәү дә бу хәтле күп җырлар һәм мәкальләр тапшырганы юк иде. Безнең җыючыбыз тарафыннан китерелгән табышмаклар аның халкының искиткеч акыллы икәнен исбат итәләр".

Каюм бабайның рухи коесы искиткеч тирән. Ул бүген дә татар халкының рухи сагында. Аның хезмәтләре сәнгать эшлеклеләрен яңадан яңа иҗат биеклекләренә күтәрә. Күптән түгел шагыйрә Э. Шәрифуллина "Каюм коесы" исемле поэма иҗат итте. Шагыйрә:

Гореф-гадәт, йола-кануннарның

Туган төбәктәге төрләрен

Теркәп куйган, туар яшь буыннар

Төшенерлек итеп серләрен, −

дип, К. Насыйриның хезмәтләре күп буыннарга барып җитәр дигән фикерне әйтә.

3. Һадиның "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе

Закир Һади − XX йөз башларында әдәбият мәйданына чыккан язучыларның берсе. Аның үз чорының тормыш картиналарын чагылдырган әсәрләре татар реалистик әдәбияты үсешендә күренекле урын алып торалар. Язучының хикәяләре авыл тормышын, авылның төрле катлау крестьяннары көнкүрешен сурәтләүгә багышланган. Ул вакыттагы татар халкының наданлыгы, һөнәрсезлеге, караңгылыкта, ярлылыкта яшәве З. Һадины борчый. Җәмгыятьтә килеп чыккан тормыш фаҗигаләре аңарда кызгану уята, хатын-кызга начар караш, яшь буынны тәрбияләүгә игътибарсызлык язучының йөрәген әрнетә, ачыну тудыра. Автор шул зарарлы күренешләрне әдәби образларда гәүдәләндереп, халык массалары тәрбиясенә уңай йогынты ясауны, әхлак төзәтүне бурыч итеп куя. Кешенең рухи яктан азат булырга тиешлеге дә игътибар үзәгендә тора. Рухи азатлык дигәндә, З. Һади мәдрәсәләрдә уку-укыту тәртипләрен, аларның программаларын үзгәртүне, хатын-кызларга ирек бирүне, бөтен халыкны белемле итүне күз алдында тота.

З. Һади карашларында бөек мәгърифәтче К. Насыйри идеяләренә таяна. Яшьләрнең җәмгыятькә файдалы булулары өчен уку кирәклеген әйтә. Укырга-язарга өйрәнүнең кыз балалар өчен дә һава шикелле үк кирәк булуын яклый. Әсәрләрендә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе төп проблема булып тора. Бу әсәрләрдән уку һәм тәрбия кешене рухи азатлыкка чыгара дигән фикер аңлашыла.

Язучының 1908 елда иҗат ителгән "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе бөтен тулылыгы белән күтәрелә. Әсәрдә иске мәдрәсә тормышы тәнкыйть ителә. Ф. Әмирхан "Әльислах" газетасында басылган рецензиясендә повестька югары бәя бирә һәм аны “Чын татар тормышыннан алынып язылган әсәр...", − дип атый.

Чыннан да, автор әсәрендә алган темасын тулы яктырта. Баш героеның гормыш юлын үз чоры өчен характерлы шартларга куеп сурәтли. XX йөз башындагы татар авылы күренеше тормышны тирәнрәк аңларга, күз алдына китерергә ярдәм итә. "Авылның йорт-җирләре төрлечәдер: бер йорт зур булса, аның янында башкасы кечектер, бер өй биек булса, башкасы тәбәнәктер. Бәгъзеләре дә тәмам җир астындадыр". Димәк, әсәрнең төп герое Җиһанша туып-үскән авылда төрле катлам кешеләр яши. Аларның культура дәрәҗәләре бертөрлерәк. "Муллалары күп, мөдәррисләре, ишан-хәзрәтләре, зур мәдрәсәләре булса да, халкы бик надандыр: бер-ике яза белүче, өч-дүрт исемене язып куючы; болардан башкалары: каз эзе, куян эзе төшерүчеләр, бармак белән хисап итүчеләр, таяк киртәләүчеләрдер". Шушы күренешләрне күз алдына китереп бастырганнан соң, күңелдә сорау туа: муллалары, мөдәррисләре, ишан хәзрәтләре булган авылда халык ни өчен шулкадәр надан? З. Һади "Җиһанша хәзрәт" повесте белән шул сорауга җавап бирергә тырыша. Аның әйтергә теләгән фикере: иске типтагы мәдрәсәләр, бары тик байлык, тәмле ашап, рәхәт чигеп яшәргә генә хыялланучы Җиһанша ише ишаннар кешене рухи яктан гарип итәләр.

Әсәрнең төп герое Җиһанша образы шактый тулы эшләнгән. Повестьта аның бала вакытыннан ук ничек тәрбияләнүе һәм нинди юллар белән халыкны талаучы сорыкортка әйләнүе күрсәтелә. Җиһаншаны әтисе кечкенәдән үк: "Минем улым мулла булыр, яшел чапан киеп йөрер, ул ишектән килеп кергәндә, халык аягүрә торып каршы алыр, кунак итәр", − дип тәрбияли. Җиһаншаның авылдагы укытучысы Фатыйма остабикә дә шул ук фикерләрне кабатлый. Беркем дә аны чын кеше булырга, ярдәм итәргә, ата-ананы, олыларны олыларга өйрәтми. Шундый тәрбия нәтиҗәсендә Җиһанша хәзрәт үзсүзле, тискәре холыклы, үзен генә сөюче булып үсә. Юлына каршы төшкән кешеләрнең кайсын юмалап, куркытып үзенә карата, ә кайсыларын бөтенләй юлыннан алып ташлый. Халыкның караңгылыгыннан файдаланып, төрле ялганнар белән кешеләрне үзенә буйсындыра. З. Һади Җиһаншаның наданлыгын үткен ирония белән сурәтли. Җиһанша барлык фәнни казанышларга каршы тора. Кояш һәм ай тотылуның сәбәпләрен аңлатучыларга ышанмаска, газета-журналлар укымаска куша. Электр лампочкасын май яндырудан килеп чыккан яктылык дип аңлата. Үзе яратмаган, дошман күргән кешеләргә берәр төрле зарар килсә, я алар авырып китсә: "Минем бәддогам төште, шуның аркасында булды", − ди.

Шулай итеп, автор гадәттән тыш холыксыз, надан, тар карашлы Җиһанша ишанны кешенең рухи яктан үсешен буып торучы буларак күрсәтә.

З. Һади кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсен күтәрүне Фәхрелбәнат һәм алдынгы карашлы Хәсән мулла образларына йөкли.

Фәхрелбәнат − ачык карашлы, үз иреген сакларга теләүче кыз. Ул уңай фикер йөртә белә, хатын-кызларга курчак итеп кенә караган Җиһаншага да каршы чыга, аның ялган төшеннән көлеп җавап бирә. Фәхрелбәнат образы аша З. Һади хатын-кызларны укыту, аларга белем, шәхси ирек бирү мәсьәләсен куя, аларның да ирләр шикелле үк аңлы кешеләр булып үсүләрен яклый.

Автор үзенең әсәрендә рухи азатлык турындагы фикерләрен алдынгы карашлы, укымышлы Хәсән мулла образы аркылы белдерә. Хәсән, башта Җиһанша хәзрәт мәдрәсәсендә укып, андагы караңгы якларны үз күзе белән күреп уздырганнан соң, шәһәр мәдрәсәсенә бара, яңача белем ала, рус культурасы белән таныша. Авылына кайтып, яңача укыта башлый. Балалар укыту өстенә, Хәсән үзе оештырган китапханә аркылы халык арасында агарту эшләре алып бара: халыкка китаплар, газеталар укый, сорауларына җаваплар бирә. Ул башта халыкның аңын тәрбияләргә тырыша. "Фикерләре үзгәргәч, эшкә килгәндә, эшләүчеләр дә булыр... Шуның өчен дә халыкка фикер бирмәк өчен хезмәттән хисап ителер", − дигән карашта тора. Шуның өчен дә ул халыкны укыту, агарту эшләренә комачаулык итүче "надан муллаларны, икейөзле суфиларны, ялганчы ишаннарны" урыны туры килгән саен тәнкыйтьли. Хәсән бала тәрбияләүгә зур игътибар бирә. "Бала анадан туар инсан булып, әгәр инсан тәрбиясе бирелмәс исә, калыр хайван булып", − ди ул.

З. Һади "Җиһанша хәзрәт" әсәре белән кеше рухын наданлыктан, изелүдән, мыскыллаудан, төрлечә басып торулардан азат итәргә кирәклеген күрсәтте. Бу фикерләрне ул реаль тормыш вакыйгалары аша җанлы, тасвирлы, тапкыр һәм үткен, шул ук вакытта киң күпчелеккә аңлаешлы тел белән әйтеп бирә алды. Язучы феодализм калдыкларына, ишанлык фанатизмына, рухани изүгә, наданлык, культурасызлыкка каршы көрәште һәм татар халкын белемле, һөнәрле, рухи яктан азат итәргә омтылды. "Җиһанша хәзрәт" повесте − шуның ачык мисалы.

З. Бигиевнең "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә" романында Муса образы

Заһир Бигиевнең беренче әсәре − "Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә" романы − 1887 елда Казанда басылып чыга. Әсәрнең исеме үк аның төп темасын, эчтәлеген билгели. Әсәр исеме "өлүф" сүзе белән башлана. Гарәп телендә бу сүз "мең" санының күплеген белдерә. Димәк, әсәрдә акча өчен, аңа хуҗа булу өчен көрәш турында сүз булачак. Романның сюжеты нигезендә меңнәргә хуҗа булу өчен көрәшүчеләр күрсәтелә. Беренче карашка романда сүз Хәдичә һәм Зөләйхаларның гүзәллекләре, мәхәббәт тарихлары турында бара кебек, ләкин әсәр белән тирәнрәк таныша төшкәч, акчаның җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларның чын йөзен билгеләүдә тоткан урыны турында баруы ачыклана.

Роман төп геройларның берсе булган Зөләйха исемле кызның серле үлеме белән башланып китә. Бу хәл күпләрне тетрәндерә һәм алдагы вакыйгалар үтерүчене эзләү барышында ачыла бара. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет "10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә", тикшерү барышында Мусаның үтерүче түгел икәнлеге ачыла. Кем соң ул Муса Салихов?

Муса − Казанның яшь байларыннан берсе. Казанның мосафирханәсендә эшләүче авызыннан автор аның портретын: "Нечкә адәм, озын буйлы, ак йөзле, кечек сары сакаллы", − дип әйттерә. Башта Муса Петербургта университетта укый, аны тәмамлый. Яше 25-26 ларда, өйләнмәгән. "Муса әфәнде Нигъмәтулла абзасы белән бергә сәүдә кылып, бер үк өйдә тора иде".

М.Салихов − укымышлы, төсе-кыяфәте белән дә килешле, күңеле дә йомшак, беренче карашка вәгъдәсенә дә тугрылыклы, кешеләргә дә игътибарлы. Ләкин болар беренче карашка гына. Мусаның чын йөзе акча мәсьәләсендә ачыла.

Бервакыт Муса сәүдә эшләре белән Петербургка бара һәм гостиницада (кунакханәдә) Зөләйха исемле кызны очрата. Зөләйха аңа үзенең сөйкемлелеге, укымышлы булуы белән ошый. Беренче очрашуда ук Муса Зөләйханы аталарыннан үзенә бирүләрен сорый. Ләкин кызның әтисе беренче күргән кешегә кызын бирергә риза булмый. Мусаның Зөләйхага булган "мәхәббәте" шуның белән тәмамлана дип тә әйтә алабыз. Озак та үтми, Казанга кайтып сәүдә итә башлагач, Кырым кызына "үлеп гашыйк булган" Муса икенче бер матурны "ярата". Бу матур йөз мең сум бирнәсе булган Әхмәди бай кызы Хәдичә. Зөләйха, иң элекке вәгъдәләшүләргә ышанып, үзенең беренче мәхәббәте янына Казанга килә. Алар очрашалар. Туган җирен, бердәнбер анасын ташлап килгән бу яшь кызны Муса авыр шартларда калдыра. "Максатым, ди ул Зөләйхага, Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу". Шулай итеп, Муса каршында акча вәгъдәдән күп көчлерәк булып чыга, аның вәгъдәсендә тормаучы, акчага иң саф хисләрне дә, иң гүзәл кешеләрне дә сатарга сәләтле кеше икәнлеге аңлашыла. Егетнең Зөләйхага әйткән сүзләре аның тотрыксыз табигатьле, байлыкка кызыгучы шәхес икәнлеген күрсәтеп торалар. Минемчә, Муса Хәдичәне дә яратмый. Әгәр артыграк бирсәләр, ул башка кызга да өйләнергә әзер. Тыштан бөтен яктан килгән егетнең эче кара икәнлеге күренә. Зөләйханың саф мәхәббәтен акчага алмаштырып, ул кешелексез, түбән җанлы акча колы булуын күрсәтә.

Романны укыганда, Мусаның тагын кайбер сыйфатлары ачыла. Ул кеше белән чын-чынлап дуслаша алмый. Үзе дус дип йөргән Габденнасыйрның юлына аркылы төшүе шул турыда сөйли.

Муса, минемчә, куркак җанлы кеше. Мәсәлән, тикшерүче Шубин Мусадан Зөләйханы белү-белмәве турында сораша. Аның бу соравына Муса:
Юк! Юк! Белми идем! дип җавап бирә.

Муса Салиховта бертөрле дә җәмәгать эшләре белән кызыксыну да, җәмгыятькә нинди дә булса файда эшләргә омтылу да юк, ул тик үзе өчен генә яшәүче, үз интересы белән генә торучы. Аны милләт язмышы да, халык мәнфәгатьләре дә кызыксындырмый. Мусаның Габденнасыйр белән көрәштә җиңеп чыгуы да аның турылыклы, уңай характерлы кеше булуына түгел, бәлки көндәшенә караганда баерак, күбрәк акчага ия булуына нигезләнгән.

Муса Зөләйха үлемендә юридик (хокукый) яктан гаепле түгел. Шулай дип, аны төрмәдән дә чыгаралар. Ләкин, минемчә, Зөләйха үлемендә төп гаеп Мусада. Аның әхлакый гаебе зур. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә: Муса үзенең эшләгән эшләре өчен үкенми, аны вөҗданы газапламый. Автор әсәрне түбәндәгечә тәмамлавы белән Мусаның "акча колы" булуын тагын бер кат раслый кебек. "...Язылган вакыйгалардан соң бер ай үткәч, Хәдичә туташ тәмам сәламәтләнеп җиткәч, Казанда Әхмәди байның өендә никах мәҗлесе уздырылды; кичерелгән кайгы-хәсрәтләрдән соң туй шатлыгы күренде..."

Әсәрне укып чыккач, күңелдә борчулы хисләр калды. Безнең тормышта да кеше кайгысына (хәтта үлеменә дә) битараф кешеләр аз түгел бит. Бар нәрсәне, кешенең иң изге хисләрен дә акчага алмаштырырга әзер кешеләр дә очрый. Муса образы аша З. Бигиев безне шундый адымнардан сак булырга чакыра кебек.

Риза Фәхретдинов иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы

Киләчәк буын яшьләребез өчен авыру килеш көн-төн сәгатьләр үткәреп язып утырдым, өметләнәм: хезмәтем сынык күңелләргә шифа һәм якты нур булыр.

Р. Фәхретдинов

Риза Фәхретдинов татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галиме һәм дин белгече. Бу шәхес үзенең хезмәтләрендә мәгърифәткә, тарихка һәм педагогикага карата тирән мәгънәле фикерләрен язды. Ул безнең алда талантлы язучы һәм журналист буларак гәүдәләнә. Шулай ук аның хезмәтләрендә халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихы, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышы һәм иҗаты, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихы, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләре тирән чагылыш таба.

XIX йөз татар әдәбияты һәм мәдәнияте иҗтимагый фикер үсешендә борылыш чоры булып тора. Бу чорда Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, Х. Фәезханов, К. Насыйри кебек фикер ияләре, халкыбызны гомумкешелек мәдәнияте белән таныштыру өчен бөтен гомерләрен багышлаган мәгърифәтчеләр яшәгән. Алар һәртөрле эзәрлекләүләргә карамастан халыкка тугрылыклы булып калганнар. XIX гасыр азагында остазларының гаять авыр, әмма мактаулы, күркәм эшен дәвам иттереп, Ризаэтдин Фәхретдин мәйданга килә (1859-1936).

Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш шәкерт Ризаэтдин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә. Шәкерт елларында ук ул Ш. Мәрҗани йогынтысында була. Галимнең фәлсәфи карашлары алдынгы фикерләре яшь шәкертнең иҗади фикер йөртә башлавына зур этәргеч ясый. Мәшһүр галим белән беренче очрашып, танышып сөйләшү яшь шәкертнең күңелендә гомергә җуелмаслык тирән эз калдыра. Соңыннан ул бу очрашуны искә төшереп, Ш. Мәрҗанинең өендә гаять бай этнографик коллекциясе һәм китапханәсе булуы турында яза. Мәрҗани үлгәч, янгын чыгып, бу кыйммәтле рухи хәзинәләрнең берсе дә калмыйча һәлак булуын ачынып искә ала.

Мәдрәсәнең өлкән сыйныфында укыганда ук Ризаэтдин башлангыч сыйныф балаларын укыта. Дөньяви фәннәр укытуы, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә, бу һөнәргә гомере буена тугрылыклы булып кала. Аның бу эшендә Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире көчле сизелә. Укыту белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза, татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала. Мәдрәсәне тәмамлап эшли башлагач, аның берничә китабы басылып чыга (1887-1888). Болар гарәп теле грамматикасы, хокук фәне буенча кулланма, тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган китаплар була.

1887 елда Р. Фәхретдинов имамлыкка имтихан бирә һәм бу вазифаны намус белән башкара. Ә инде 1891 елда, Диния нәзарәтенә эшкә билгеләнгәч, фән белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ул Диния нәзарәте архивындагы материалларны өйрәнә, аларның күчермәләрен ала. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә. "Сәлимә" һәм "Әсма" повестьларын яза. Шул ук вакытта "Асяр" исемле био-библиографик күп томлы хезмәтен матбугатта бастыра башлый. 15 кисәктән торган "Асяр"да борынгы Болгар чорыннан алып XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык тарихи шәхес турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Бу хезмәтне язганда, Р. Фәхретдинов гаять күп кулъязма чыганакларны өйрәнә. Болардан тыш тәрбия, уку-укыту һәм Коръәнгә багышланган бик күп китапларын яза һәм бастыра.

Инде 60 лап китабы булган галим мөгаллимлек эшен ташламый. Оренбургта "Хөсәения" мәдрәсәсен дә җитәкли. "Шура" журналының мөхәррире дә була. Әлеге журнал битләрендә фәлсәфә һәм тарих, әдәбият һәм тел белеме, география һәм педагогикага караган бик күп мәсьәләләр яктыртыла.

"Мәшһүр ирләр", "Мәшһүр хатыннар" исемендәге 20 ләп китабында 180 ләп шәхеснең тормышы тасвирлана.

Р. Фәхретдиновның тирән кызыксынган һәм җитди шөгыльләнгән мәсьәләләре, өлкәләре чиксез күп. Аларның күбесе турында автор мәкаләләр, китаплар яза. Ул гыйлем һәм мәгърифәт өйрәнүне шул чорның җәмгыять тормышында хөкем сөргән барлык явызлыклардан котылуда бердәнбер юл дип саный.

Галим туган теленнән тыш гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләрен бик яхшы белгән, рус һәм чит ил галимнәре белән таныш булган, иҗади хезмәттәшлек алып барган.

Р. Фәхретдинов − үзенең бөтен гомерен халкының тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнүгә багышлый. Күпкырлы әдәби һәм фәнни мирас калдыра. Аның хезмәтләренең күбесе кулъязма хәлендә, өйрәнүне көтеп, архивларда, китапханәләрдә ята. Олуг галимнең хезмәтләре кешелек дөньясы өчен әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия. Бу хезмәтләр − бөртекләп җыелган җәүһәрләр. Алар безгә киләчәгебезне билгеләүдә хәлиткеч роль уйнарлар иде.

Акмулла − чичән шагыйрь

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән.

М. Акмулла

Һәр заманның үз җырчысы була. Мең еллык тарихы булган, Кол Гали, Сәйф Сарай, Котб, Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Утыз Имәни, Г. Кандалый исемнәре белән балкыган татар поэзиясе XIX йөз уртасында башланган мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылып китте. Шулвакыт шигърият мәйданына Мифтахетдин Акмулла кебек гуманист, мәгърифәтче демократ шагыйрь килеп чыкты. Ул үзенең килүе белән шигъриятнең яңа бер этабын башлап җибәрде. Шул ук вакытта Акмулла бер татар әдәбияты тарихында гына түгел, бәлки тугандаш төрки халыкларның, мәсәлән, казакъ һәм башкорт әдәбиятларында да үз урынын тапкан олы шагыйрь, күренекле фикер иясе иде.

Башкортстанның гүзәл Дим елгасы буенда туган шагыйрьнең балачагы Туксанбай авылында үтә. Малайга ятимлек газапларын да татырга туры килә. Олы шагыйрь булгач та балалык елларын ачынып искә ала ул. Җәберләнгән, кимсетелгән кешеләргә мәрхәмәтле караш шушы авыр елларда тәрбияләнә. Булачак шагыйрь Башкортстандагы төрле мәдрәсәләрдә татар, башкорт һәм казах малайлары белән бергә яшәп, чыгышлары буенча татар һәм башкорт булган төрле хәлфәләрдән дәресләр тыңлый. Киләчәктә зур шагыйрь булып китүендә шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән сабаклар алуы да эзсез калмагандыр. Троицкидагы Зәйнулла Рәсүлевләр мәдрәсәсендә ул киң сахралардан укырга килүче казакъ яшьләре белән дә якыннан аралаша башлаган, телләрен өйрәнгән.

Яшүсмер егет, өйдәге кагылуларга түзә алмыйча, үз бәхетен читтә эзләп, дөнья гизәргә чыгып китә. Укымышлы кешеләр белән аралашу, җәй көннәрендә казакъ җәйләүләренә чыгып, җирле халык белән танышу, балаларын укыту аның иҗатына уңай йогынты ясый, яшь шагыйрьнең каләмен чарлый төшә. Шагыйрь үзенең әсәрләрен катнаш телдә − татар һәм казах телләрендә язган, башкорт теле элементларын да керткән. Шул ук вакытта аның күп кенә шигырьләре саф татарча да язылган. Өч халыкның телендә шигъри телдә сөйләшүен тел белүгә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Монда сәбәп тирәндәрәк ята: үзе аралашкан, яшәгән төбәкләрдәге халыкларның барысын да якын иткән шагыйрь аларга аңлаешлы булган җирле сөйләштә мөрәҗәгать итәргә омтылган. Һәр халыкка үз телендә эндәшүне шагыйрь мәгърифәтчелек идеяләрен уңышлы үткәрүдә файдалануны да күз алдында тоткандыр. Шагыйрь әсәрләреннән күренгәнчә, Мифтахетдин ул чорда татар дөньясында колач җәйгән иҗтимагый хәрәкәтне бик җентекләп күзәтеп барган, Г. Курсави, Ш. Мәрҗаниләрнең эшчәнлегенә югары бәя биргән. Аны ул Тимер Казык йолдыз белән тиңли, үзе дә һәр әсәрендә дип әйтерлек мәгърифәтчеләр күтәреп чыккан идеяләрне пропагандалый башлый. Иң элек ул халык массаларын мәгърифәткә, белемгә өнди, кешеләрнең авыр, караңгы тормышта яшәүләрен наданлыкта күрә, Акмулла белем, һөнәр төшенчәләрен гакыл, әхлак, әдәп һәм, гомумән, кешелеклелек төшенчәләре белән тыгыз бәйләнештә карый, соңгыларына өстенлек тә бирә.

Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен,

Эчтә тулып җатмасын сасык эрен.

Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын, −

Булмаса, файда бирмәс коры телем!

М. Акмулла чичән шагыйрь. Чичән зирәк акыл һәм хикмәт иясе, тапкыр һәм туры сүзле дигән мәгънәләрне аңлата. Чичәннәргә хас булган хикмәтле сүз, кинаяле, табышмаклы метафорик сөйләү, хәтердә җиңел калырлык кыска үлчәм, афористик тезмәләр Акмулланың төп сыйфатлары. Үзенең чичәнлеге, "халыкка хак сөйләүче пакь мулла" булуы аны күп бәлаләргә дә дучар итә. Яла ягып, Троицк төрмәсенә яптыралар. Әмма монда да шагыйрь атаклы шигъри хатларын халыкка ирештерә.

Саф алтынны нәҗескә буяу илән

Нәҗес китәр, алтыннан заты китмәс!..

Зиндан тормышы аның әсәрләрендә тирән эз калдырган.

Минем кебек булыр микән бәхетсез,

Егет башым әсир булды вакытсыз;

Аһ, орыб, аш эчбәй, кан йотамыз;

Шагыйрь үз-үзен тәнкыйтьли, ким күрсәтә:

Бар микән бу дөньяда миндәй яман?

Һичбер эшем бармады алга табан;


Үземнең ноксаныма икърарым бар...

Әмма бу − Урта гасырлардан ук килүче әдәби алым гына. Чынлыкта Акмулла әсәрләреннән көчле рухлы, белемле, эзләнүчән табигатьле, үзенең инсани дәрәҗәсен, поэтик талантын тиешенчә бәяли белгән автор күзаллана: "Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар", "Сезләр-дә ярма булса, бездә тоз бар − Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар", "Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар".

Акмулланың төрмә циклы XIX йөз татар поэзиясенең иң югары казанышларыннан саналырга хаклы. Шагыйрь күңелен янаулар да, яла ягулар, җәберләүләр дә сындыра алмый, чичән "сандугачтай телле шоңкар" булып кала бирә. Тормыштагы социаль тигезсезлекләр борчый аны, аларны ул күңеле белән тоя һәм шигырьләрендә фаш итә.

Җиһанда тугрылык белән хаклык

Һаман шулай изелерме, тапалырмы?

Ватылгач таш йөрәклек, аксөяклек,

Фәкыйрь халыклар да бер шатланырмы? −

дип яза Акмулла һәм "шул адаштырган тарихтан" чыгарга өнди.

Җирдә кешеләр арасында гаделлек урнаштыруга ирешүне шагыйрь, чын мәгърифәтчеләргә хас булганча, бары рухи чистарынуга ирешү аша гына күрә. Рухлары, күңелләре бозык кешеләрдән җир өстендә яшәү хокукын да тартып алырга әзер ул. Бер шигырендә:

Бозыкка җир өстеннән асты артык, -

дип яза.

Чичән шагыйрьне ил, халык язмышы да уйландыра. Ул үз халкын белемле, мәдәниятле итеп күрергә тели. Аның фикеренчә, безнең халык беркемнән дә ким түгел.

Хәл килсә, төрле фәнне күргән яхшы.

Кямилларнең рәтенә кергән яхшы.

Урысча укып кына түгел − белмәк

Хәл килсә, французча белгән яхшы.

Акмулла халкына кисәтү дә ясый кебек: аныңча, халык тарихта үз урынын белергә, үзе турында яхшы ат (исем) калдырырга тиеш.

Йорты Болгар улса улсын,

Йортны болгар улмасын.

М. Акмулла үзе исән вакытта ук халыкның ихтирамын тоеп яши. Аны үткен телле, гадел, чичән шагыйрь буларак беләләр. Ул өч халыкның яраткан шагыйренә әверелә. Кушаматны да аңа халык үзе бирә. Бу турыда ул: "...Акмулла дип исем алдым. Бу исем бүләк булмыш тугърылыкка", дип яза.

Акмулла кабызып калдырган мәгърифәт учагы сүнмәде, сүрелмәде. Аның иҗаты татар әдәбиятының алдагы үсешенә көчле йогынты ясады. М. Гафури, Н. Думави, Г. Тукайлар беренче шигъри тәҗрибәләрен остазларына ияреп ясадылар. Шагыйрьнең хикмәтле сүз әйтү, афористик фикерләү казанышлары Дәрдмәнд тарафыннан уңышлы дәвам иттерелде. Ш. Бабичның тәнкыйди, сатирик рухлы язмаларында Акмуллага аваздаш яклар бар. Акмулла исеме яңалык өчен көрәш символына әверелде. "Дөньяда зар булган моңлы җан Акмулла"ның шигъри авазы бүген дә яңгырый.

Тукай Акмулланың күп кенә шигырьләрен яттан белгән. Аның “Шиһаб хәзрәт", "Театр" кебек әсәрләренә үз элгәресенең тәэсире ачык сизелеп тора.

Имеш, Акмулла бик күп әйберләрне үзе ясый торган булган. Эш кораллары йөртү өчен өч өлешле арбасы да булган. Өч бүлекле арба М. Әгъләмов поэмасында шагыйрь һәм заман, инсан һәм җәмгыять, вакыт һәм хәтер хакында фәлсәфи уйланулар өчен поэтик сурәт булып хезмәт иткән:

Гомере сәфәр. Соңгы сәфәре дә

Кереп калган бәет, җырларга.

Ерак киткән арбасының даны,

Ә үзенең даны елларга...


...Тик бер гасыр үткән. Ишетелә

Келтер-келтер һаман барганы.

Теләр идем һәрбер чордашыма

Өч бүлекле шундый арбаны.


Башланмаган яңа гасыр әнә

Киләчәккә дәшеп торганда,

Йөзләп шагыйрь чыккан өч урынлы

Шул арбага яулык болгарга!

Акмулла бер шигырендә "Галим булса, милләт өчен зарлы булсын!" дип яза. Ул, шагыйрь буларак, аның алга китүе, асыл уллары өчен янып-көеп, куанып яшәде. Шуңа күрә дә Акмулланың олы шәхесе, халыкчан рухлы шигырьләре бүгенге укучылар өчен дә үз һәм якын.

Акмулла исеме яңалык өчен көрәш символына әверелде. "Дөньяда зар булган моңлы җан Акмулла"ның шигъри авазы бүген дә яңгырый.

Г. Исхакый әсәрләрендә милләтебезгә янаган куркынычларның сурәтләнүе
("Ике йөз елдан соң инкыйраз" һәм "Зөләйха" әсәрләре буенча)

Кичән көнләри уйга калдырган кем,

Вә безә "инкыйраз"ы аңдыран кем?

Г. Тукай

XX йөз башы җәмгыять тормышында бик күп үзгәрешләр тудыра. Бу үзгәрешләр татар әдәбиятында да чагылыш тапмый калмый: анда милли рух көчәеп китә. Әдипләр татар халкының хәле, язмышы турында ныклабрак уйлана башлыйлар. Бу хәрәкәтне башлап җибәрүчеләрнең берсе Г. Исхакый була, дисәк, ялгышмабыз. Ул үзенең иҗат эшчәнлеген XIX гасыр ахырында күтәрелгән мәгърифәтчел карашларны яктыртудан башлый. Билгеле, бу чорда әле Г. Исхакыйны күбрәк гаилә, мәхәббәт белән бәйле әхлакый мәсьәләләр кызыксындыра. Ләкин гасыр башында инде әдипнең замандаш язучыларыннан аерыла баруы күзәтелә. Татар укытучылар мәктәбендә уку − Исхакыйның дөньяга карашын үзгәртә, дөнья әдәбияты тәҗрибәсенә ешрак мөрәҗәгать итүгә этәрә. Язучының аң, белем һәм дөньяга караш ягыннан нинди югарылыкка күтәрелгәнен 1902 елда язылып бетеп, 1904 елда дөнья күргән "Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле атаклы фантастик-публицистик повестеннан күрергә мөмкин.

"Ике йөз елдан соң инкыйраз" − дөньяга чыгу белән үк киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән әсәр. Автор аны "хыялый роман" дип атый һәм: "...без яшерен гәзитләр нәшер итә башладык һәм мәкаләләремезне халыкны агарту өчен, һәркайсыбыз үзе фикерли алганча, милли хәятыбызны үзгәртү, яхшырту темасына багышлый идек. Бу темаларны бер төплерәк әдәби формага салырга теләп, мин "Ике йөз елдан соң инкыйраз" исемендә әсәремне яздым", − дип белдерә. Димәк, бу әсәрен Г. Исхакый йокымсыраган хәлдә яшәгән милләттәшләрен чаң сугып сискәндерү, айныту һәм үзләренең милли хәлләренә аеграк карату максаты белән язган. Татарның милләт буларак инкыйраз (бетү, югалу) юлына басуын искәртү белән бергә, әдип әсәрендә мондый аяныч хәлгә төшүнең сәбәпләре һәм аннан чыгу юллары турында да уйлана. Повестька язган кереш сүзендә автор милләтнең үсешен тоткарлый, артка өстери һәм ахыр чиктә бетүгә китерә торган биш сәбәпне санап уза. Аларның беренчесе − тормыш тоткасы иске фикерле руханиларда, ишаннарда булуы; икенчесе − мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуы һәм булганнарында да укытыла торган фәннәрнең тормышка яраксызлыгы; өченчесе − милләткә хезмәт итүчеләрнең бик ярлы сыйныфтан чыгып, көчләрен күбрәк тамак туйдыруга сарыф итүләре; дүртенчесе − рус мәктәпләрендә укуга каршы булуы; бишенчесе − эшләгән эшләренең нәтиҗәсезлеге, эшне башлап та ахырына җиткерә белмәү. Повестьта әлеге биш сәбәпкә бәйле рәвештә татар тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр күтәрелә. Автор аларны дәлилләп тә бирә. Халыкны фаҗигадән, бетүдән коткару хакында уйлаганда Г. Исхакый күбрәк аның аң-белем ягына игътибар итә, бу өлкәдә бик җитди кимчелекләр булуын күрсәтә. Аны аеруча мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укытуның торышы борчый, шуңа күрә ул мәгариф системасын яңартырга кирәклегенә басым ясый. Яшьләргә төпле аң-белем бирүдә иң ышанычлы юл итеп урыс мәктәпләрендә укуны күрсәтә.

Инкыйразга дучар ителгән дип уйланылган татарны саклап калуда һәм яшәтүдә Г. Исхакый милли әдәбиятка зур өметләр баглый. Шулай ук әдәбият белән бергә сәнгатьнең башка төрләренә дә зур урын бирә. Аны татарда музыканың миллилеген югалта һәм халык арасында әһәмияте бетә баруы, рәсем сәнгатенең торышы, юкка чыгу мөмкинлеге борчый.

Милләтне инкыйраздан коткару һәм үстерү турында сүз алып барганда, автор хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирүгә аеруча игътибар итә. Чөнки ул милләтнең рухын, телен саклаучы, киләчәктә ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбияләүдә үзләре тәрбияле, белемле, укымышлы хатын-кызларның роле зур булырга тиеш, дигән карашта тора. Әгәр ана кеше тәрбияле булса, ул баласын да дөрес тәрбияләргә тырышачак, ди автор. Тормышыбызда фәхишәлекнең арта баруы, шуның белән бәйле рәвештә төрле авырулар таралуы да хатын-кызларыбызга тәрбия җитмәүнең нәтиҗәсе дип бәяләнә.

Милли фаҗига сәбәпләрен үтә куе буяулар ярдәмендә күрсәтергә алынган әдип әсәренә шушы милләтнең соңгы кешесе итеп бирелгән Җәгъфәр образын кертә. Бу образ символик мәгънәгә ия. Анда автор конкрет шәхесне түгел, бәлки милләт язмышын чагылдыра. Җәгъфәрнең ташлар астында калып һәлак булуы аерым бер кешенен генә түгел, тулы бер милләтнең юкка чыгуын аңлата.

"Инкыйраз"да Г. Исхакый халык бетүнең бары тик рухи-әхлакый сәбәпләренә генә туктала. Бу фаҗигале хәлнең тарих буенча билгеле социаль-идеологик сәбәпләре, аерым алганда, милли изү, көчләп христианлаштыру кебекләре телгә алынмый. Әлеге мәсьәләләргә автор "Зөләйха" (1911) трагедиясендә туктала. Бу әсәр татарларны көчләп чукындыруга каршы ачы нәфрәт белдергән халык трагедиясе. Драматург биредә тарихта булган реаль вакыйгаларны бер җепкә тезеп-бирә, ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер үк вакытта рухи батырлыгын күз алдына бастыра. Чукындыру объекты итеп татар анасы Зөләйха алынуы да очраклы түгел. Пьесада Зөләйха образына киң идея-фәлсәфи мәгънә йөкләнә, ул милләт анасы итеп карала. Нәтиҗәдә бу татар анасын чукындыру бөтен милләтне чукындыру мәгънәсен ала. Бу инде тагын шул ук инкыйраз дигән сүз.

Татар милләте язмышы мәсьәләсен шактый киң планда һәм кискен куюлары белән "Инкыйраз" һәм "Зөләйха" Г. Исхакыйның үз иҗаты өчен дә, ул вакыттагы татар әдәбияты өчен дә алга таба юл күрсәтүче программ характерындагы әсәрләргә әверелде. Бу әсәрләре белән язучы бүгенге көн кешеләрен кисәтә, милләт язмышы өчен көрәшергә чакыра, аңа нинди куркынычлар янавын ачык күрсәтә. Г. Исхакый әсәрләре бетүгә йөз тоткан татарны милләт буларак саклап калуга һәм үстерүгә хезмәт итә. Чөнки "Ике йөз елдан соң инкыйраз”да һәм "Зөләйха"да күтәрелгән проблемалар хәзер яңадан калка. Кайчандыр Г. Исхакый әйткән фикерләр бүгенге милли хәрәкәткә ныклап килеп тоташа. Бүгенге көндә дә милләтләр мәсьәләсе хәл ителгән дип әйтеп булмый. Чечня, Карабах, Югославия шуның ачык мисаллары.

Гаяз Исхакый һәм милләт язмышы

Менә без дә бар, без дә эшлибез,

безнең дә милли тормышка,

халык булып яшәргә хакыбыз бар.

Г. Исхакый

Г. Исхакый XX йөз башы әдәбиятының төп фигураларыннан һәм әйдәп баручыларыннан берсе булды. Бу олы әдип, XIX гасырның ахырында әдәбиятка килеп, зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган. Аның бу эшчәнлегенә Г. Ибраһимов, Й. Акчура һәм Г. Тукайлар зур бәя бирделәр. "Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәт илә вә иң бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализмны кертүче иде", дип язды Г. Ибраһимов. Г. Тукай исә Г. Исхакыйны юксынып "Мөхәрриргә" шигырен яза.

Кайт әле монда,

Ватанга, Кайт әле, саргайтмәле, −

ди ул.

Биш яшеннән үк укырга-язарга өйрәнеп, гомеренең соңгы сулышына кадәр үзенең бетмәс-төкәнмәс әсәрләре белән, үзе үк нәшер иткән "Хөррият", "Таң", "Таң йолдызы", "Ил", "Маяк" газеталары белән Г. Исхакый илебезнең төрле почмакларында да, чит илләрдә дә милләтенә хөрлек, азатлык даулады. Патша охранасының өзлексез эзәрлекләвен дә, төрмәләрдән төрмәләргә ябылу газабын да, сөргеннәрдә интегүләрне дә күп күрергә туры килде Исхакыйга. Ләкин язучының рухы нык. "Минем күңелем төшми, дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы-кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр белән бизәлгәнгә кадәр... язам", − ди ул 1912 елда Төркиядән кайтып, Петербургта качып йөргән чагында. Г. Исхакый, чынлап та, яза. Аның рухын сындырырлык көч табылмый. Ул − зур әдәби мирас калдырган әдип. Әдәбият дөньясына аның жиде романы, уналты драма әсәре, унҗидедән артык повесть һәм хикәясе билгеле. Бүгенге көндә барлык зыялы кешеләрне милләтебезнең язмышы борчый. Бу мәсьәлә Г. Исхакыйга 100 ел элек үк тынгылык бирмәгән. 1902 елда язган "Ике йөз елдан соң инкыйраз" исемле әсәрендә 24 яшьлек Гаяз халкыбыз язмышы турында уйлана. Анда ул халыкның тормышына анализ ясый һәм бик күңелсез нәтиҗәгә килә: тормышыбыз, яшәү рәвешебез болай барса, халкыбыз ике йөз елдан соң юкка чыгачак! Автор бу нәтиҗә белән башкаларны да таныштырырга тели, уйланырга, дөрес юллар эзләргә куша. Әсәренең нинди максат белән язылуын аңлатып, язучы болай ди: "...мәкаләләребезне халыкны агарту өчен, һәркайсыбыз үзе фикерли алганча, милли хәятыбызны үзгәртү, яхшырту темасына багышлый идек. Болар арасында һәммәбезне борчыган мәктәп, мәдрәсәләремезне җәдитчә фәннәр укытылачак хәлгә китерү һ.б. бар иде. Бу темаларны бер төплерәк әдәби формага салырга теләп, мин "Инкыйраз"ны яздым".

Ләкин зур ниятләр белән язылган бу әсәрнең дөньяга чыгуы шактый катлаулы төс ала. Цензура әсәрнең өчтән ике өлешен кисеп ташлый, калган өлешләрен дә шактый үзгәртә. Шулай да әсәр укучыларның игътибарын җәлеп итә. Автор бу турыда: "Китап берничә айда күз яшьләре белән укылды", дип яза. Г. Исхакый әсәрен тулысынча бастыру турында хыяллана, ләкин насыйп булмый. Жандармнар аның өендә тентү ясаганда төп нөсхәсен алып китәләр һәм ул югала, кайбер өзекләре генә кала.

"Ике йөз елдан соң инкыйраз" эчтәлеге буенча да, формасы белән дә татар әдәбияты өчен яңа иде. Әдәбиятчы һәм тарихчы Г. Гобәйдуллин бу әсәрне "иҗтимагый-хыялый роман" дип атый.

Г. Исхакый романында татарны милли фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклауга игътибар юнәлтелә. Автор татарның фаҗигасен биш сәбәп белән бәйләп аңлата. Боларга ул иске карашлы муллаларның тормыш белән идарә итүләрен, мәктәп-мәдрәсәләрнең азлыгы һәм тормышка яраксызлыгын, зыялыларның ярлылыгын, рус мәктәпләрендә укуга каршы булуны һәм эшне ахырына кадәр җиткерә алмауны кертә. Әлеге сәбәпләрне автор мисаллар белән дәлилләп бирә, халыкны бу фаҗигадән коткару хакында уйлана. Исхакыйны аеруча мәктәп-мәдрәсәләрдә укытуның торышы борчый. Татарларның тарихи язмышы турында уйлаганда, автор аларның үткәне белән бүгенгесен чагыштырып карый. Ә бит үткәндә татар халкы һәркемгә үрнәк халык булган. Аның уенча, татарлардагы тискәре сыйфатлар монгол-татарлар йогынтысы белән бәйләнгән. Автор татарны саклап калуда милли әдәбиятка ьшаныч белән карый. Тәрҗемә әсәрләренең аз булуына игътибар итә. Язучыны хатын-кыз язмышы да нык борчый, "Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучы хатыннар, һәммә милләтнең телен саклаучылар идеге (икәнлеге) һәркемгә мәгълүм", ди ул "Инкыйраз"да әдәбият белән бергә сәнгатьнең башка төрләренә дә зур урын бирелә. Аны музыканың миллилеге югалуы да борчый. Ишан-муллаларның рәсем сәнгатенә кире карашта булулары бу төрнең юкка чыгуына китерүен искәртә әдип.

Әсәрне укыгач, татар милләтенең бетә баруына китерүче сәбәпләрнең бик күплеген күрәбез. Галим Җ. Вәлиди бу турыда: "Татарларның өстенә мең төрле бәлаләрне берьюлы китереп аудара. Йогышлы авырулар, фәкыйрьлек, фәхеш, банкротлык, руслашу. Тагын әллә ниләр..." Кайбер урыннарда автор арттырып та җибәрә кебек, ул фантастик фаразларга да мөрәҗәгать итә. Милли фаҗига сәбәпләрен калку рәвештә күрсәтергә алынган әдип милләтнең иң соңгы кешесе итеп бирелгән Җәгъфәр образын да романтик-хыялый планда сурәтли. Әлеге символик образ аркылы автор бер шәхесне генә түгел, бәлки милләт язмышын чагылдыра.

Бу әсәрне укыгач, мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: Г. Исхакый киләчәкне шулкадәр дөрес итеп ничек күрә алды икән? Ул бит безнең барыбызны да кисәтә. Милләтебезне саклап калу юлларын ачып бирә. Бүгенге көндәге үзгәрешләр булмаса, халык үзенең телен дә, мәдәниятен дә онытыр иде. Онытып бара иде инде. Татар кешесе үзенең милләтен яшерер дәрәҗәгә килеп җиткән иде. Дин турында әйткән дә юк. Халкыбызның ике буыны җимерелгән мәчетләр өстендә динсез итеп тәрбияләнде. Милләтебезнең асыл ирләре "халык дошманы"на әйләнде.

"Инкыйраз"да күтәрелгән проблемалар Г. Исхакыйның башка әсәрләрендә дә үткәрелә бара. "Теләнче кыз", "Кәләпүшче кыз" романында хатын-кызлар бәхетле һәм тигез хокуклы булырга тиеш дигән фикер үткәрелсә, "Зөләйха" трагедиясендә халыкның үз рухына тугры булып калырга тиешлеге, бер халыкның икенче халыкны көчләп үзенә буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юклыгы турында әйтелә. Ә инде “Җан Баевич" комедиясе үз милләтебез эчендә дә Миңлебай шикелле кешеләр барлыгын хәбәр итә кебек. Мондый кешеләр милләткә зыян гына китерәләр. Үзенең "Сөннәтче бабай" хикәясе белән милләтебезнең йөзек кашы булырлык кешеләре барлыгын да онытмый. Бу − халкыбызның гореф-гадәтләренә тугры булган Корбанколый образы.

Г. Исхакыйның шактый күп әсәрләрен укып чыктым. Миңа аның “Ул әле өйләнмәгән иде" повесте ошады. Бу әсәрне укыгач, милләтебезне Шәмси кебек кешеләр дә юкка чыгара икән, дигән фикергә килдем. Шәмси күпме генә хыялланса да, аның балалары рус булып үсәчәк.

"Көз" повесте исә мине, ахыры әйбәт бетмәсә дә, мәхәббәт хисенең матур бирелеше белән сокландырды.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Г. Исхакый − милләтебезнең олы сакчысы. Аның үзенең шәхси тормышы ук шуны күрсәтеп тора. Эмиграциягә кадәр үк 8 томлык әсәрләре булган әдип Ватаныннан еракта да теленә, иленә, халкына, диненә әз генә дә хыянәт итмәгән. Милләт язмышы − Г. Исхакыйның яшәү принцибы. Ф. Әмирханның дөрес бәяләвенчә, ул һаман да "сүнә белми торган ялкын" булып калды.

Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе

Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә,

Өченчедән, ул халык бетә.

Г. Исхакый

Г. Исхакый үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйланып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли. Язучы милләтебезнең руслашып юкка чыгу ихтималының зур булуын күреп борчыла, сәбәбен күбесенчә катнаш никахларда күрә. Әлеге мәсьәләгә битараф кала алмыйча, "Ул икеләнә иде" (1914) һәм "Ул әле өйләнмәгән иде" (1916) повестьларын яза.

Катнаш никахлар проблемасы Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Язучы проблеманы аек акыл белән һәм мөмкин кадәр объектив булырга тырышып яктырта. Автор шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә күтәрә. Ул ике милләт вәкиле корган гаиләдә килеп туган каршылыклы сорауларга җавап эзли сыман. Шушы сорау әсәрне укучыга да күчә. Җавапны вакыйгаларның барышыннан, геройларның кичерешләреннән эзли башлыйсың. Хикәяләү исә бик табигый рәвештә алып барыла. Г. Исхакыйның психологик анализ остасы булуы укучыга әсәрне тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Повестьтагы вакыйгалар шәһәр җирлегендә бара. Авылда барса, автор күтәргән проблемага җирлек табылмас та иде. Шәһәр иҗтимагый-рухи яктан авылдан шактый аерыла. Биредә кеше төрле халыклар, милләтләр, башка төрле яшәү тәртипләре белән очраша, заман йогынтысын ныграк сизә. Шәһәрдә шәхси бәхет, гаилә бәхете кебек мәсьәләләр кайчак авылдагыдан аерымлырак хәл ителә.

Әсәрнең үзәк герое авылдан килеп шактый белем алган егет Шәмсетдин. Авылдан шәһәргә килеп мәдрәсәдә уку Шәмси тормышында һәм аның дөньяга карашларында шактый үзгәрешләр тудыра. Ул яшәешнең төрле өлкәләрендә рус йогынтысын тоя башлый. Хәзер геройның күңелендә авылдан килә торган милли-дини рух белән рус шәһәре, тормышы, мәдәнияте тудырган уй-хисләр очраша. Шәһәр кичәге авыл егетен рухи яктан уятып җибәрә һәм аның күңелен яулый кебек. Ул театрларга йөри, шул ук вакытта авылын сагына. Шәһәрдәге таш өйләрдә тору аны табигатьнең кадерен белергә өйрәтә.

Шәһәр тормышы үзенекен эшли. Театрда Шәмси Анна исемле рус кызы белән таныша. Яшьләрнең театр сәнгатенә карашлары туры килә. Алар еш очраша башлыйлар. Очрашулар ике арада мәхәббәт уты кабынуга китерәләр. Баштарак яшьләргә тышкы тәэсирләрнең көче зур була, соңрак бу тәэсирләр эчке дөньяларындагы каршылыклы уй-тойгылар белән күмелә бара. Шәһәрчә яшәү символына әверелгән Анна белән танышу моңа кадәр гадәти авыл егете булган Шәмси өчен гаилә кору мәсьәләсе бермә-бер катлаулана. Бер яктан авыл мохитенең, икенче яктан шәһәр тормышының йогынтысы геройның уй-омтылышларында икеләнү тудыра. Ул хәзер кәләшенең татар кызы булуын, әмма Аннага охшаган булуын тели башлый. "Анна кебек дуст була белә торган, Анна кебек үз хисабын йөртми торган, Анна кебек гомерендә бер каты сүз сөйләми торган, Анна кебек тормышның һәр борылышыннан тәм ала вә тәм татыта белә торган бер татар кызына өйләнергә кирәк". Әлбәттә, герой андый кызны таба алмый.

Әсәрдә Анна Васильевна хатын-кызларга хас бөтен сыйфатларны да туплаган ханым буларак сурәтләнә. Ул уңган булуы өстенә, белемле һәм акыллы, сабыр да. Анна Шәмсинең бөтен җитешсезлекләрен кичерә, гафу итә, искиткеч сабырлык белән тормышын җайлый, Шәмсине үз балалары янына кайтару өчен тырыша һәм теләгенә ирешә дә. (Бу уңайдан Г. Исхакый аны башка хатын-кызларга да үрнәк итеп куя кебек.) Шул ук вакытта Анна үзенең инануларына да хыянәт итми: муенында "эре генә, гәрәбә сыман кара нәрсә" тагып йөри, балаларын чиркәүгә дә алып бара.

Шәмсигә Аннаның аңардан баласы булачагын ишетү аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә. Аның "бөтен әгъзаларыннан суыклы-әчеле бер агым” үтә, ул "кисәктән башына сугылган кеше кебек иләс-миләс" булып кала. Аңына килгәч, Шәмси икеләнә башлый. Ул бит татар кызына өйләнеп, татар балалары үстерергә тиеш. Икенче яктан, туачак Васяның яки Яшаның балалык хакын аяк астына салып таптау да мөмкин түгел. Тормыш үзенекен итә. Аннаның йомшак мөнәсәбәте аркасында Шәмси тынычлана, балага да карашын үзгәртә. Бервакыт Аннаның балаларын чиркәүгә алып барып чукындыруын күргәч, Шәмси, аларны ташлап, авылына кайтып китә. Тик озакламый кире әйләнеп килә. Ул үзенең Аннадан һәм балаларыннан башка яши алмавын аңлый. Шәмси үзен балаларны кайчан да булса Истанбулга илтеп мөселман тәрбиясе бирү турындагы хыял белән юата.

Язучы Анна белән Шәмсинең мәхәббәтен бик матур итеп сурәтли. Алар табигать гүзәллегенә хозурланалар, М. Горький, А. Чехов, Л. Толстой китапларын укыйлар. Шушы юллар белән автор геройларына тормышның матурлыгын, мәхәббәтнең бөеклеген тою өчен шартлар тудыра. Ләкин чынбарлыктан китү мөмкин түгел. Мәхәббәт тә бар, никах та бар, гаилә нык булырмы? Соңгысы бик үк ышандырмый. Әсәрдә башка милли мохиткә эләгүнең татар кешесен үзеннән-үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруы һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәге күрсәтелә. Автор фикеренчә, мондый гаиләләр бәхетле була алмыйлар. Г. Исхакый кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп карый. Минемчә, Шәмси гомере буе икеләнеп яшәр, Анна исә үз диненә бервакытта да хыянәт итмәс, моны ул Шәмсигә белдермәскә тырышыр. Ике арага алдау керсә, гаилә нык була алмас.

Кыскасы, Г. Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде" повесте белән кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга чакыра.

Ф. Әмирхан хикәя жанрына нигез салучы олпат язучы

Милләткә һәм халыкка хезмәт итүнең юллары байтак. Киләчәктә татар әдәбиятының күренекле әдибе булачак Ф. Әмирхан халыкка хезмәт итүне әдәбиятта күрә, кулына каләм ала. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендәге әдәби кичәләр, түгәрәкләр, кулъязма газета-журналлар, шәкертләр куйган спектакльләрдәге рольләр, Көнчыгыш әдәбиятын өйрәнү, мәгърифәтче язучыларның әсәрләрен уку, рус әдәбияты белән таныша башлау барысы бергә Фатыйхны әдәбиятка якынайта. Билгеле инде, әтисенең алдынгы фикерле мулла булуы да эзсез калмагандыр.

Ф. Әмирханның беренче хикәясе "Гарәфә кич төшемдә” 1907 елда языла һәм басылып та чыга. Әсәрнең сюжеты катлаулы түгел. Яңача фикер йөртә башлаган шәкерт, гарәфә кич йокыга яткач, татар мәдәниятенең киләчәген төшендә күрә. Татар зыялыларына күрсәткән хөрмәткә шәкерт бик сөенә. Ләкин чынында татар зыялыларының хәле шәптән түгел. Җәмгыятьне үзгәртеп кормыйча, хәл үзгәрмәячәк. Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә генә мәдәният чәчәк атачак, дигән фикергә китерә бу хикәя. Ә җәмгыятьне бары тик мәгърифәтле, аңлы кешеләр генә үзгәртә алачак. Язучының бу хикәясе авторның мәгърифәтчеләр фикерен яклавын күрсәтә.

"Бәйрәмнәр" хикәясендә сәүдәгәр Вәли "Беренче театр"дагы Хәмзә байга охшаган. Ул да яшьләрнең яңача киенүләрен, яңача фикер йөртүләрен, театрга йөрүләрен яратмый. Аның кирелеге аркасында улы Габделгалләм надан һәм томана булып калган. Бу хикәядә Ф. Әмирханның сатирик язучы буларак таланты ачыла. Чөнки хикәядә Вәлинең комизмы шул дәрәҗәгә җиткерелә: улының театр һәм концертларга баруына караганда, фәхешханәгә йөрүен артыграк күрә. Язучы ачы ирония белән болай ди: "Ул әдәбият кичәсендә вакыт уздырмады, атасының сүзен тотты".

Хикәядән хикәягә, әсәрдән әсәргә Ф. Әмирханның сатирасы үткенәя, көчәя бара. "Фәтхулла хәзрәт" повесте (1910) иң яхшы сатирик әсәрләрнең берсе, тәнкыйди реализмның гүзәл үрнәге.

Ф. Әмирханның сатира уклары юнәлтелгән хикәяләре шактый. “Хәзрәт үгетләргә килде" хикәясендә язучы Фәтхулла хәзрәтнең сыңары булган тагын бер типны иманы нык булмаган Дамелланы көлкегә калдыра.

"Сәмигулла абзый" (1916) хикәясендә Ф. Әмирхан иске тип татар сәүдә буржуазиясенең булдыксызлыгына басым ясый. Чәй-шикәр белән әвәрә килеп, үзенең төп эшләрен дә онытып җибәрә башлаган Сәмигулла образында татар буржуа-мещан дөньясындагы вакчыллык, мәгънәсезлек һәм бушлык оста күрсәтелгән.

Габделбасыйр гыйшкы" (1914) хикәясе әллә ни зур проблемалар да күтәрми кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Чынлыкта исә, автор бу әсәре белән тормышка хәзерлексез кешеләр хәзерләп чыгара торган татар мәдрәсәләрен тәнкыйтьли. Әсәр укыр өчен кызыклы. Xикәядә бер Габделбасыйрның фаҗигасе генә күрсәтелмичә, бәлки дөньяны үзгәртү түгел, хәтта аңа җайлашырга да сәләтсез булып, реаль чынбарлыктан курыккан төркемнәрнең трагикомедиясе гәүдәләнгән. Ф. Әмирханның психологизм остасы икәнен дә күрсәтә. Габделбасыйрга охшашлы типлар "Милләт тәрәкъкый иттерү" (1908) хикәясендә дә очрый. Алдынгы мәдрәсәнең "...иң яңа фикерле шәкерт"е Хөсәен милләтне алга җибәрү уе белән җәмгыять оештыра. Барлыгы алты шәкерт керә бу җәмгыятькә. Ләкин бу шәкертләрнең эшләре нотык, шигырь сөйләүдән узмый. Аларның һәркайсы үзен иң акыллы дип уйлый һәм "акыллы" фикерләре белән милләтне алга җибәрерүләренә ышана

"Танымаганлыктан таныштык" хикәясендәге фабрикант улы Гайса исә үзен иң алдынгы итеп күрсәтергә тырыша. Ләкин ул да шул Габделбасыйр , Хөсәеннәрдән ерак китмәгән. Тыштан гына ялтырый. Ул да − надан, тупас, зәвыксыз, бозык адәм. Милләт аңардан бер файда да күрмәячәк.

Санап кителгән хикәяләренә тукталып, нәтиҗә ясарга мөмкин Ф. Әмирхан − татар әдәбиятында сатирик хикәя жанрын тудыручы әдип. Аның хикәяләре җыйнак, үткен теллелеге белән аерылып тора. Аларда татар дөньясын борчыган мәсьәләләр күтәрелә, татар милләтенең караңгылыкта торуы сәбәпләре ачыклана. Хикәяләренең геройлары исә − буржуа-мещаннар, сәүдәгәрләр, шәкертләр, дин әһелләре. Ф. Әмирхан үзе яхшы белгән катлам вәкилләрен, үз даирәсен әдәбият мәйданына алып керә һәм сатира утына тота. Әдип милләтнең киләчәген студент татар егетләрендә, зыялы, милләт җанлы кешеләрдә күрә, киләчәкнең якты, матур булуына бөтен күңеле белән ышана.

Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кызларның аянычлы язмышы темасы игътибар үзәгендә тора. "Татар кызы" исемле публицистик нәсере белән әдип бу теманы калку итеп куя. Монда шәхеснең (бу очракта хатын-кызның) иҗтимагый тирәлеккә сәбәпле бәйләнеше публицистик планда яктыртыла, ләкин әле конкрет шәхес күрсәтелми. "Рәхәт көн" (1910), "Кадерле минутлар" хикәяләре, "Хәят" повестенда исә татар кызы исеме һәм характеры булган конкрет шәхес рәвешендә хәрәкәт итә. Ләкин бу кызларның барысын да киләчәктә бер язмыш көтә. Алар җанлы курчаклар.

Ф. Әмирхан татар әдәбиятында балалар өчен язылган хикәяләргә дә нигез салучы. "Нәҗип" һәм "Корбан" хикәяләрендә балалардагы самимилек, эчкерсезлек, кичерешләрнең сафлыгы һәркемне сокландыра. Хикәяләрнең тәрбияви әһәмияте дә зур.

Шулай итеп, Ф. Әмирхан, татар әдәбиятына нигез салучы әдип буларак, үзеннән соңгы язучыларга хикәя жанрының гүзәл үрнәкләрен бирде. Бу жанрның гаҗәеп байлыгын күрсәтте, сүз сәнгатенең матурлыгын ачты, образларның камил үрнәген тәкъдим итте. Аның һәрбер хикәясе матурлык, җыйнаклык, камиллек үрнәге.

М. Гафури поэзиясенең "чорның күзе һәм колагы"на әверелүе

Син шулай коллыкта йөрсәң,

Дөнья киң булмас сиңа,

Барча эшләрдән элек

Баш бул, туган, үз иркеңә.

М. Гафури

Туган халкы өчен җан атып, аның һәр сулышын тоеп яшәгән, иҗат иткән шагыйрьләр күп татар халкында. Аларны халыкның моң-зарлары да, хәерчелеге дә, наданлыгы да, сугыш афәтләре дә борчый, уйланырга мәҗбүр итә. Шундый шагыйрьләрнең берсе − татар һәм башкорт әдәбиятларының гражданлык идеалын югары күтәреп килгән әдипләрнең күренеклесе − М. Гафури (1881- 1934).

Гомер һәм иҗат юлында нинди генә кыенлыклар кичермәсен, Гафури үз кыйбласын халыкка ышанып, тарихка карап билгеләргә омтыла. Шунысы өчен дә әдәбият галиме И. Нуруллин аны "үз халкының күзе, колагы булган шагыйрь" дип атый. Хәер, бу турыда М. Гафури “Үзем һәм халкым" шигырендә ачык әйтеп китә.

Бер адым алга басам да

Әйләнәм мин артыма:

Кайда басканнар икән дип

Күз саламын халкыма.

Шагыйрьнең иҗади тәҗрибәләре 1902 елдан башлана. Шушы елны бөек мәгърифәтче К. Насыйри вафат була. Гафури Насыйрича халыкчан мәгърифәтчелек идеяләренә юнәлеш тотарга омтыла, үзен бөек шәхеснең эшен дәвам иттерүче итеп тоя. Аның башлангыч поэзиясендә дидактизм − үгет-нәсыйхәт өстенлек итә.

1904 − 1906 елларда инде шагыйрь иҗатында фәнни-техник прогресска өмет уты кабына. "Себер тимер юлы" поэмасында тимер юлга дан җырлана, мондый зур эшне Россия генә башкара алганлыгына, Россиянең бүтән халыкларны да цивилизациягә этәрүенә басым ясый:

Боларны юлга салу нинди авыр,

Русиядән башканың килмәс кулдан!

Шагыйрьне илдә барган бер генә вакыйга да битараф калдырмый. Беренче рус революциясенә ул "Шатлык шигыре"н багышлый, җаны-тәне белән азатлык көннәре килүенә шатлана.

Алынды авырлыклар кулымыздан,

Манигъ юк бара торган юлыбызда;

Хөррият заманнары каплап алды

Алдан, арттан һәм уң илә сулыбыздан.

Әмма шуның белән бергә тиз арада Гафури азатлык өчен көрәшнең рәхимсезлеген дә аңлый. Аның шигырьләрендә гаять тиз үсеп барган вакыйгалар турында уйланулар активлаша, әдәбиятка карашында үзгәрешләр туа, иҗат тәҗрибәсе һәм осталыгы арта. Гафури поэзиясендә азатлык темасы һәм образы формалаша. Иҗатындагы кояш, нур, яктылык төшенчәләре Азатлык (хөррият) образының аерылмас сыйфат-синонимнарына әвереләләр. Хәзер инде шагыйрь социаль чынбарлыкны объектив рәвештә күрсәтүгә игътибар бирә башлый. Шагыйрь үзе күргән, ишеткәннәренә анализ ясый, халыкның авыр тормышы сәбәпләрен эзли. "Базарга чыктым" шигыре шул турыда. Шагыйрь базарда хәерче, сәләмә киемле кешеләрне, хәер сораучы балаларны күрә, һәр урында эшсез тилмереп йөрүчеләр очрый. Шул ук вакытта шәһәрнең зур урамы кәеф-сафа коручы байлар белән тулган. Шагыйрь социаль тигезсезлекнең халыкны ни хәлгә төшерүен аңлый башлый.

Реакция еллары М. Гафури иҗатында көз картиналары, кайгы-хәсрәт авазлары, төшенкелек элементлары белән аерылып тора. Мәсәлән, 1910 елда язылган "Харап булган бакча" шигырендә шагыйрь кайчандыр гөрләп торган бакчаның хәрабә хәленә килүен сурәтләп бирә дә болай ди:

Ни дисең соң? Дөнья бит бу! Эшләре алмаш була,

Гөл барында сандугач, гөл бетсә карга баш була.

Әмма М. Гафури бервакытта да тоташ пессимизмга бирелми. Чөнки ул йөрәге белән халыкка береккән шагыйрь. Халыкка исә пессимизм ят нәрсә. Ярлыларның хәленә ачынып, аларга бөтен йөрәк җылысын биргән, аларга азатлык бирергә хыялланган шагыйрь төшенкелеккә бирелә алмый иде. Гафури да, Тукай шикелле үк, тарихи язмышны үзенең халкы, туган иле белән бергә кичерәчәген, бары тик үзенең кайгы-хәсрәте белән генә яшәргә теләмәвен белдерде.

Иҗат жанрының мөмкинлекләрен киңәйтә барып, ул хикәяләр дә язды. Боларда да тормыш төбенә ташланган гади кешенең, хокуксыз хатын-кызларның аяныч хәле тасвир ителә. Әдипнең "Ярлылар, яки өйдәш хатын" (1911) кебек хикәяләрендә фәкыйрь кешенең явыз чынбарлыктан өстенлеге, вөҗданы һәр очракта алгы планга куела.

Реакция елларында М. Гафури мәсәл жанрында да байтак әсәрләр яза. Татар әдәбиятында шигъри мәсәл жанры туу М. Гафури исеме белән тыгыз бәйләнгән. Шагыйрь тарафыннан мәсәлгә иҗтимагый һәм әхлакый әһәмиятле, актуаль эчтәлек салына.

Яңа революцион күтәрелеш елларында халыкның яңадан җанлана, аякка баса башлавы М. Гафурида да рухи күтәренкелек уятты. “Үзем һәм халкым" (1912), "Мин кайда?" (1912) шигырьләрендә дә халыктан аерылуның шагыйрь өчен хәвефле юл икәнлеген әйтә, үз юлын ачыктан-ачык белдереп:

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп була −

Мин шулар янында булам, алар белән килешеп була,

дип яза.

Үз халкының күзе, колагы һәм вөҗданы булган шагыйрь киләчәккә өмет белән карый, дуслык, мәхәббәт, туганлык өчен көрәшергә чакыра. "Булма мэюсь! Бул хәзер һәр көн хәят сугышында син", − ди шагыйрь "Хәят юлында" исемле шигырендә.

Әмма башланып киткән бөтендөнья сугышы шагыйрьнең фикерләрен чуалтып ташлый: кешеләр бер-берсен үтерә, корал алып сугыша башладылар. Фаҗиганең сәбәбен башта шагыйрь кешеләрнең үзләреннән, әхлак бозылудан күрә. Ләкин соңрак аның бу фикерләре үзгәрә. Ул сугышның бөтен авырлыгы, бөтен дәһшәте хезмәт кешеләре җилкәсенә төшүен күрә. Шул күзәтү һәм уйланулар нәтиҗәсендә “Юктырсың ла, Алла!.." (1915) шигыре языла. Бу шигыре белән автор сугышның социаль сәбәпләрен эзләүгә адым ясый. Алга таба язылган шигырьләреннән исә сугышның капитал хуҗалар өчен табыш чыганагы булуы аңлашыла. Шагыйрь җырлаган газап һәм ләгънәт тойгыларында миллионлаган хезмәт ияләренең кичерешләре чагыла. Шул ук вакытта автор тарих язмышы, аны һәлакәттән коткару халыкның үз кулында дигән хакыйкатьне аңлауга ирешә.

М. Гафури моннан соң күп кенә шигырьләре белән бергә, халыкны канга батырган хөкүмәтне гаепләп "Бер нәүхә" (1916), "Көч" (1916) кебек шигырьләрен язып, Февраль революциясен каршы ала, "җилфердәп килгән Кызыл байракка" карап чын күңелдән куана. Февраль чоры поэзиясендә шагыйрьнең караңгылык һәм яктылык көрәше, аның мәгънәсе тагын да ачылып китә. Халык һәм Азатлык образлары белән аерылмас бердәмлекне җырлаган лирик герой мәйданга килә. "Кызыл байрак" (1917), "Бетсен империализм сугышы!", "Икмәк" шигырьләре белән халык азатлыгын буарга теләүчеләргә каршы чыга.

Шагыйрь Социалистик революциягә зур өметләр баглый һәм аны көтеп, теләп каршы ала. Бу чорда да ул халкына тугры калуын шигырьләрендә раслый. Ләкин революция көткәннең барысын да биреп бетерә алмый. Шуңа күрә 1918 − 1919 елларда аның лирикасында мәхәббәттә, шәрабта онытылу шикелле мотивлар күренә башлый, мәхәббәт романтикасы куера. Әмма шунысы әһәмиятле: ул тиз арада заман рухын тоеп ала. Изүчеләрне тәнкыйтьләп, ирония һәм сарказм белән көлүгә нигезләнгән шигырьләрен яза.

М. Гафуриның гражданнар сугышы лирикасында революцион патриотизм һәм героизм романтикасы зур урын ала. 1919 елда революционер М. Вахитов истәлегенә багышлап "Нур" дигән шигырь язып, халык азатлыгы өчен көрәшкән кешеләргә дан җырлый.

Социалистик революция җиңгәч тә М. Гафури гади кеше язмышын күрсәтүгә зур игътибар бирә. Аның "Эшче" (1920) поэмасы зур иҗтимагый эчтәлекле сюжетка корылган шигъри әсәр. Аңарда халык авыз иҗаты традицияләре белән бәйләнеш тә бар, ләкин поэма герое бәхеткә ирешә алмый. Бу поэма аша автор революциянең халыкка алып килгән газапларны күрсәтергә омтыла. Димәк, эшче элек тә бәхетсез, хәзер дә шул ук хәлдә.

М. Гафури халкы белән бергә булып, аның киләчәге турында кайгыртып, үткәнен күрсәтеп иҗат иткән шагыйрь һәм язучы иде. Аның геройлары һәрвакыт халык арасыннан чыккан кешеләр. Тукай әйткәнчә, аның күзе күпне күрде, колагы күпне ишетте.

ГКамал тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле

Г. Камал иҗаты татар
драматургиясендә тәнкыйди реализмның,
бәхәссез, зур казанышы булып тора.

И. Нуруллин

Г. Камал күренекле драматург. Аның иҗатын күз алдына китерсәк, күпкырлылыкка очрарбыз. Ул талантлы комедия остасы да, шагыйрь дә, карикатурист һәм журналист та, артист һәм режиссер да. Татар театрының профессиональ театр буларак тууы да Г. Камал исеме белән бәйле. Юкка гына Г. Тукай аны "татар Островские" дип атамаган.

Г. Камалның драматург буларак иҗаты XIX йөз ахырында башлана. Әдәбиятка ул XIX гасыр мәгърифәтчелеге идеяләрен үзләштергән килеш аяк баса. Аның беренче пьесалары идея-тематик яктан да, сәнгать ягыннан да узган гасыр әдәбият кысасыннан әллә ни аерылмый.

Иҗатының яңа баскычка күтәрелүе 1905 елгы революция белән бәйле. Иҗтимагый-сәяси һәм эстетик карашларның революцион-демократик эчтәлек алуы, рус классик драматургиясен тырышып өйрәнү нәтиҗәсендә әдип җәмгыятьнең асылын тирәнрәк төшенә бара. Драмматург татар буржуаз җәмгыятенең эчке табигатен ачып бирү өчен комедия жанрын сайлый. Шушы жанр аны татар драматургиясендә тәнкыйди реализм методына нигез салучы итеп таныта.

1905 елгы революциядән соң Г. Камал әдәбиятның бурычын әхлак төзәтү белән генә чикләп кала алмый. Ул кешенең бәхете яки бәхетсезлеге җәмгыятькә бәйле икәненә төшенә. Бу мәсьәләне иҗтимагый тәртипләргә бәйләп карый башлау әдәбиятта яңа принципларга (карашларга) нигезләнүне таләп итә иде. Бу карашларның нигезләре рус драматургиясендә инде формалашкан була. Драматург Гоголь һәм Островскийларның әсәрләрен тәрҗемә итә. Алар арасында “Ревизор", "Гроза", "Гаепсездән гаеплеләр", "Тормыш төбендә" кебекләре дә бар. Бу чорда язылган рецензия, мәкаләләрендә ул Гоголь һәм Островский әсәрләрендә чынбарлыкка туры килми торган типларның булмавын искәртә.

Әдәби-эстетик карашларында үзгәреш, тормыш тәҗрибәсенең һәм осталыгының арта баруы нәтиҗәсендә ул реализм һәм халыкчанлык юнәлешенә алга зур адым ясый. Мисал өчен "Бәхетсез егет" драмасының 1907 елгы вариантын алырга мөмкин. Өченче пәрдәдә Закир үз-үзенә "Кем гаепле?" дигән сорау куя. Биредә инде ул Гайнине дә, ата-анасын да гаепләми. Әлбәттә, бу сорауга Закир җавап бирә алмый. Аның каравы, әсәр үзе бу сорауга җавап булып тора. Закирның тормыш төбенә тәгәрәвенә Кәрим Җәмилә гаиләсе генә түгел, бәлки аннан тыштагы дөньяның да бер почмагы килеп керә; димәк, Закир җәмгыять корбаны.

Г. Камалның тәнкыйди иҗат методы белән эшләве бөтен тулылыгы белән комедия жанрында ачыла. Аның 1908 елда язылган "Беренче театр" исемле комедиясе тормыш материалыннан алынып языла, һәм ул гаять зур уңышка да ирешә. Әсәрнең төп герое Хәмзә бай халык көче белән тудырылган һәм хәрәкәткә китерелгән театрны туктатырга тели, ләкин моңа ирешә алмый. Г. Камал драматургия чаралары ярдәмендә искенең искелеген һәм мәгънәсезлеген тагын да үстеребрәк, конфликтның комедиячел табигатен тагын да үткенәйтебрәк күрсәтүгә ирешә.

Иске тәртипләргә ябышып яткан татар сәүдә буржуазиясеннән ачы көлү Г. Камалның "Бүләк өчен" комедиясенең нигезендә ята. Бу комедиядә акчага-байлыкка корылган мәхәббәт, гаилә төзү, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре сәнгатьчә оста тасвирлана. Бай хатыны Хәмидә үзенең укымышлы улы Габдуллаҗанга Хисами байның ямьсез, карт кызын алып бирмәкче була. Байлык аның күзен томалый. Монда баланың бәхете турында уйлауның әсәре дә юк.

1911 елда Г. Камал "Безнең шәһәрнең серләре" дигән 5 пәрдәлек комедиясе белән иске тормыш тәртипләрен саклап калырга тырышкан буржуаз-мещан катлавын тагын бер мәртәбә ут астына ала. Безнең шәһәрнең серләре нидән гыйбарәт, шәһәр халкы нәрсә белән яши, шәһәрнең могтәбәр кешеләрен нәрсәләр борчый? Автор менә шушы сорауларга җавап эзли. Җавап табыла. Шәһәр җәмәгатьчелеге алдында абруйлы саналган кешеләрнең гади халыкта эшләре юк. Алар бары тик үз мәнфәгатьләре турында гына кайгырталар. Нәтиҗәдә автор бу кешеләрнең чын йөзләрен ача: болар кадимчеләр, бозык адәмнәр, җәнҗалчылар, исерекләр...

"Беренче театр" комедиясендә Хәмзәләрнең "иҗтимагый” эшчәнлеге, ә "Бүләк өчен"дә шәхси тормышлары күрсәтелсә, "Банкрот” комедиясендә (1911) инде без аларның төп эшләре табыш артыннан куганда теләсә нинди әшәкелеккә дә сәләтле булганлыклары белән танышабыз. Г. Камал монда үзенең герое Сираҗетдинны гаять җитез, үткен һәм үтә хәйләкәр итеп сурәтли. Сираҗетдин төрле афералар ярдәмендә 108 мең акча үзләштерә. Аңа алдашуда өстен чыгуга тирәлек, шул заманның иҗтимагый строе мөмкинлек бирә. Сираҗетдин Туктагаевның "банкротлыгы" һәм акылдан язып, яңадан терелүе күпләрне көлке кыяфәттә күрсәтә, күпләрнең чын йөзен фаш итә. Ләкин шулай да Сираҗетдин комедиячел персонаж булып кала. Табышка "гашыйк" булу чире аның кешелек сыйфатларын бетерә. Акча өчен ул бәдрәфтә ятарга да, җүләр булырга да риза. Кыскасы, Сираҗетдин образында заманның төп законы үтә зур табышка омтылу законы чагыла.

Шулай итеп, Г. Камал татар драматургиясендә тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле буларак билгеле. Ул тормышның эчендә кайный, эзлекле рәвештә реализм принципларын үзләштерә. Үзенең әсәрләрендә автор татар феодаль-буржуаз җәмгыятенең асылыннан ачы көлә. Шуның белән ул татар драматургиясендә тәнкыйди реализмга нигез салучы булып тора. Әдәбиятның яшәп килгән тәртипләренең түзеп тора алмаслык булуын күрсәтә, шул тәртипләргә каршы көрәшкә рухландырырга тиешлеген әйтә, ә моңа чынбарлыкның асылын бары тик сәнгатьчә ачып бирү юлы белән генә ирешергә мөмкинлеген үз әсәрләре белән исбат итә.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып... (Г. Тукай)

Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук.

Г. Тукай

1913 елда Романовлар династиясенә 300 ел тулу уңае белән Г. Тукай "Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре" дигән шигырен яза. Бу шигырь, әлбәттә, үзеннән-үзе генә тумаган. Тукай халык арасында яши, һәр халыкның нинди шартларда көн итүен күреп-белеп тора. Бәйрәм итәрлек берни дә күрми ул, шулай да өмет чаткысы бар. Бәлки халык тормышына ниндидер үзгәреш килер. Автор бигрәк тә татар халкы турында кайгырта. Шигырьдә, билгеле инде, Тукайга хас сатира да чагылыш таба. Юбилей көнәрендә халык күктән "бәхет" төшүен көтә.

Дип аны: ул падишаһ һәм тәхетедер.

Дип: шушында без татарның бәхтедер,

Дип: гарип башларга энҗеләр төшәр,

Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр.

Ләкин күктән дә, патшадан да берни төшми. Тормыш үзгәрешсез кала бирә. Шулчак Г. Тукай татар халкының тарихтагы урынын күрсәтергә омтыла. Тарихта татар халкы башка халыклар белән беррәттән торып сугышкан, илне саклаган. Шагыйрь аның "...аттан артык" эшләвен дә искәртеп үтә һәм фикерен йомгаклап: "Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук" ди. Ләкин инде бу шигырен язганда, Г. Тукай үз халкына чын азатлык килмәячәгенә ышанган. Ул инде азатлыкны самодержавие, аның башында торучы Романовлар буып торуын да яхшы аңлый. Бу шигырь халыкның бөеклегенә дан җырлаучы шигырь.

Тарихка күзәтү ясасак, рус һәм татар халыклары арасында уртак мизгелләр дә, коточкыч җинаятьләр дә күп булган. Идел буенда күтәрелгән, кабынып киткән крестьян чуалышларында татарлар рус крестьяннары белән бер сафта торып көрәшкәннәр. Европага "тәрәзә ачкан" Петербург шәһәрен төзүдә аз татар катнашканмы? 1812 елдагы рус-француз сугышында катнашу өчен Казанда батальон төзелә. Тарихның нинди генә чорын алсак та, татар халкы "уртак Ватанда" уртак язмышка ия. Безнең халкыбыз гомер-гомергә барлык халыклар белән дә дус яшәргә омтылган. Р. Фәйзуллин сүзләре белән әйткәндә, "Сугыш башламаганнар минем телдә".

Тарих тәгәрмәче шулай әйләнгән ки, рус кешесе дәүләттәге җитәкчелекне торган саен күбрәк ала барган, рус теле идарә теленә әйләнгән. Башка халыклар алдына бу телне өйрәнү зарурлыгы килеп баскан. Ә тел өйрәнү үзеннән-үзе халыкларның бер-берсе белән ныграк аралашуларына китергән. Халык аны-моны уйлап тормаган: телен дә өйрәнгән, һөнәрен дә үзләштергән, Әлмәндәр карт белән Евстегний (Т. Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" драмасы) кебек бер-берсенә кунакка да йөргән.

Чын мәгънәсендә зыялы, үз Ватаннарының мәгърифәте өчен янып яшәгән кешеләр бер-берсенә явызлык кылмаганнар, төрле милләттән булсалар да, аралашып яшәгәннәр, табыш-эзләнүләре белән уртаклашканнар. Мәсәлән, XIX гасырда Казанда университет ачыла. Бу исә татарның алдынгы фикерле галимнәрен дә үзенә тарта, фән белән шөгыльләнүгә китерә. Хәлфиннәр, Х. Фәезханов, Ш. Мәрҗани, М. Мәхмүдов, К. Насыйрилар татар халкының тарихын, әдәби мирасын фольклорын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү эшен фәнни рәвештә башлап җибәрәләр. Университетта эшләүче рус галимнәре аларга төрле яклы ярдәм күрсәтәләр: эшкә тиешле юнәлеш бирәләр, тәрҗемә итеп рус телендә бастырып чыгаралар. Бу чорда бигрәк тә профессор Н.Ф. Катанов, В. Григорьев, П.А. Поляков, В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зерновларның зур ярдәмен һәм теләктәшлеген тоеп эшлиләр безнең галимнәр. Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйри "Археология, тарих һәм этнография" җәмгыятендә әгъза булып торалар.

Алга таба да безнең күп кенә мәгърифәтче галимнәр, шагыйрь һәм язучылар милләтне күтәрүдәге ярдәмне рус әдипләреннән көткәннәр, күпләр аларны остазлары итеп санаганнар. Мәсәлән, Г. Тукай үзенең остазлары итеп Л. Толстой, А. Пушкин, М. Лермонтов, Кольцов, Жуковскийларны атый. Бу турыда үзенең шигырьләрендә кат-кат искәртә. "Моктабислектә Жуковский зур остазым минем", "Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам", "Пушкин, Лермонтов, Тукай өч йолдыз ул" дигән юлларны очратып була шагыйрь иҗатында. Тукай иҗатындагы демократик карашлар формалашуның юл башы да "Пушкин илә Лермонтов"ларга барып тоташа. Мәсәлән, 1907 елда Пушкиннан тәрҗемә ителгән "Мәхбүс" шигырендә ирек сөючән кеше язмышы өчен борчылу темасы яктыртыла. "Безнең милләт тә, дип яза Г. Тукай 1906 елда "Хиссияте миллия" дигән мәкаләсендә, башка милләтләр кебек хамисез (яклаучысыз), мәлҗәэсез (йорт-җирсез), фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңларга вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ". Тукай бу әдипләрнең иҗатларын өйрәнде. Пушкин, Лермонтовларга кояшлар итеп карап, үзен шулардай нур алучы айга тиңләштерде; ул боларның гади сурәтләү алымнарын күзәтеп, шигъри осталыгын камилләштерде.

Хөзрәти Пушкин вә Лермонтов

әгәр булса кояш,

Ай кебек нурны алардан икътибас

иткән бу баш.

"Кыйтга", 1913

"Тарихи бергәлек"не бер Г. Тукай иҗаты белән генә чикләү дөрес булмас иде. Бу бергәлек башка мәдәни өлкәләрдә дә зур чагылыш таба.

XX гасыр башында татарларда театр барлыкка килә. Ә рус театры инде бер гасырга якын эшли. Билгеле, үрнәк алу өчен рус театры хезмәт итә. Татар драматургиясе дә әле зур үсеш алмаган, драматурглар да бармак белән генә санарлык. Театрны барлыкка китерүчеләр рус театры үрнәгендә эшли башлыйлар. Мәсәлән, Г. Камал драма әсәрләре язу белән бергә татар драматургиясен тәрҗемә хисабына баету буенча шактый күп эшли. Аның тик 1914-1915 еллар арасында гына да дистәдән артык тәрҗемә әсәре басылып чыга. Ул Островскийның "Гроза"сын, Гогольнең "Ревизор"ын, Горькийның "Тормыш төбендә"сен тәрҗемә итә. Шуңа күрә дә Г. Тукай аны "татарның Островские" дип атый.

Крылов, Островский һәм Гоголь шикелле талантлы язучылар һәм сатириклар Г. Камал алдында зур авторитет булып торалар. Бу исә Г. Камалның драматургиясендә генә түгел, бәлки публицистик һәм әдәби тәнкыйть хезмәтләрендә дә ачык күренә. "Крылов бабайның баснялары һәрвакыт, һәркемнең кыланышын тәмсил итеп күрсәтер өчен кыямәткә кадәр ярарлык бер көзге дисәк, ялган түгелдер" дип яза ул үзенең "Тәмсилләр" мәкаләсендә. (Г. Камал. Әсәрләр. 2 нче том, 1951 ел, 183 б.). Театр әсәрләре буенча рецензияләр язганда һәм аларның сәнгатьчә эшләнешләрен үлчәгәндә дә Г. Камал классик рус әдәбиятын үрнәк итеп ала. Мәсәлән, Н.В. Гоголь комедияләрен истә тотып, аларның югары сәнгатьчә эшләнешенә сокланып, шул реалистик әсәрләрне үзенең язганнарына таяныч итеп куя. "Гогольнең язган комедиясеннән "Ревизор" илә "Женитьба" нам комедияләре әдәбият вә театр галәмендә һәмишә онытылмыйдыр, боларның онытылмаулары һәрбер кыяфәт иясенең килешмәгән җирләреннән көлә белеп көлгәнлеге өчендер",дип яза Г. Камал.

Татар халкы бервакытта да башка милләтләрне хурлау, кимсетү белән шөгыльләнмәгән. Мондый мисалларны тарих та, әдәбият та белми. Татар халкы һәрвакыт кемгәдер юл куйган, ярдәм иткән, авырлыгын үз җилкәсенә салырга тырышкан һәм уртак Ватаны өчен барын да эшләргә әзер һәм эшли дә: күкрәге белән амбразураны да каплый, горур рәвештә гильотинага да баса, радиация дулкынына да керә, дөнья күрмәгән ачышлар да ясый. Боларны "татарныкы" дигән чикләүләр эченә алмый гына эшли ул.

Тагын Тукайга кайтып:

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?

Без туган бер җепкә теркәлеп,

дип әйтәсе килә.

III бүлек.
XX йөз (1917 елдан соң) әдәбияты буенча язма эшләр

Татар әдәбиятында поэма жанры

Татар поэзиясе үзе поэма жанрының иң борынгы традицияләренә барып тоташа. Бу жанр бүгенге көнгәчә яңа төсмерләр белән баетыла һәм үсүен дәвам итә.

Поэма − зур күләмле шигъри әсәр. Шигырьдә сүз нигездә нинди дә булса бер эш яки күренеш турында барса, поэмада исә шагыйрьнең хисләре, уйлары күпкә катлаулырак була. Поэмада прозаның хикәяләү алымнары, сюжет-композиция төзелеше, лирик чигенешләр, кисәкләр белән бергә үрелеп, аралашып килә. Әгәр поэмада хис-кичерешләр өстенлек итсә, аны лирик поэма диләр. Мәсәлән, С. Хәкимнең "Шагыйрьнең балачагы", Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" шундыйлардан. Күпчелек поэмаларда вакыйгалы сюжет була. Алар лиро-эпик поэмалар дип йөртеләләр. Боларга мисал итеп М. Җәлилнең "Хат ташучы", Ф. Кәримнең "Үлем уены" поэмаларын китерергә мөмкин.

Әдәбиятыбызда поэма жанрының гүзәл классик үрнәкләре энҗе-мәрҗән кебек тезелеп киткән. Бүгенге көн шагыйрьләре дә поэмага бик еш мөрәҗәгать итәләр. Алар арасында иң күренекле шагыйрьләрдән Р. Фәйзуллин, Р. Әхмәтҗанов, Л. Шагыйрьҗан, Х. Әюп, Р. Харисларны күрсәтеп китәргә була. Поэма − шактый авыр, катлаулы жанр. Аны иҗат итү өчен киң колач һәм киң сулыш, фикер белән хисне берләштерү осталыгы, заман сулышын тоя һәм аңлый белү, мөстәкыйль һәм оригиналь фикер йөртү дә кирәк. Чөнки поэма − шигъри мизгел генә түгел. Хисле мизгел монда бары тик теге яки бу геройның психологиясен ачып бирүдә яисә авторның лирик чигенешләрендә үзара үрелеп кенә кулланылырга мөмкин.

Татар әдәбияты поэма жанрының гүзәл үрнәкләрен белә. Г. Кандалый, Һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим поэмаларын укып үскән буын бүген үзе поэмалар иҗат итә.

Күптән түгел мин телеэкраннан Харрас Әюпнең Хәлим Җәләлов укуында "Көй эзләү" дигән поэмасын тыңладым. Бу поэма мине үзенең сафлыгы, эчкерсезлеге белән җәлеп итте. Поэманы үзем дә укып чыктым һәм аның эчтәлегенә кыскача гына тукталып үтәсем килә.

Көйсез дөньяда көй эзләп җаны сызлаган кеше көннәрдән бер көнне кулына гармун алып, аның төймәләренә кагыла, онытылган көйләрне эзли башлый. Аны ата-бабалар көе, алар тоткан матур, изге гореф-гадәтләр сагындыра. Әтиләре җырлаган җырларны, алар көйләгән көйләрне тыңлап үскән бала башкаларның, читләрнең көен кабул итә алмый. "Кушылып китә алмыйм көйләренә", дип яза шагыйрь. Әнисенең догалары, ул укыган намазлары ерактан үзәкне өзгеч бер көй булып яңгырый аңа:

Көйләр итеп уйнап булса икән

Бүген әнкәм җанын!

Хәйран булып, аны урман-күлләр,

Таулар тыңлар иде;

Бер явызлык калмас иде җирдә,

Яулар тынар иде.

Иңәр иде рәхим-шәфкать бары

Кеше күңеленә.

Җир йөзендә шундый газиз бер көй

Җитми бүген менә...

Әйе, "бер көй җитми, бөтен дөньясына бердәнбер көй җитми дип өзгәләнә шагыйрь күңеле. Ә ул көйне, дөньяви аһәңне киләчәк өчен, кешелекнең бәхете өчен табу кирәк.

Харрас Әюпнең тагын бер поэмасы җәлеп итте мине. Ул "Биш вакыт намаз".

Әгузе биллаһи... Ниятләдем намаз...

Намазлыгым минем

язылмаган кәгазь...

Әсәр әнә шундый илаһи, укучы йөрәгенә үтеп керә алырлык сүзләр белән башланып китә. Поэма "Иртәнге намаз", "Өйлә намазы”, "Икенде намазы", "Ахшам намазы", "Ястү намазы" дигән бүлекләргә бүленгән. Монда сүз үзен мөселман дип санаган кешенең көнгә биш тапкыр намаз укырга, дин тотарга тиешлеге турында гына бармый. Аның мәгънәсе тирәндәрәк ята. Тыштан изгеләр битлеге киеп, яман эшләр кылучы бәндәләр азмыни соң бу дөньяда? Андыйлар турында шагыйрь болай ди:

Бисмилланы хәзер әйтми кемнәр генә!

Хак Тәгалә исемен битлек итеп киеп,

Гөнаһ эшләр кыла адәм тау-тау өеп...

Шагыйрь кызгана да белә. Ул кыйбласын югалткан буынны кызгана.

Безгә беркем намаз өйрәтмәде.

Шушы намазлыкка ятып елый

Гаҗиз бәндәләрнең йөрәкләре...

Шагыйрь фикеренчә, намаз өйрәтсәләр, бүгенге көндә бозыклык, үтереш, вөҗдансызлык азрак булыр иде.

Мине авторның тагын бер поэмасы дулкынландырды. Бу поэма "Суның да хәтере бар..." дип атала. Су хәтере кеше хәтереннән көчлерәк. Боргаланып аккан Казансу елгасы сулары үткәннең канлы көрәшләрен, су өстендә ап-ак шәүләсе чагылган адәм әүлиясе Кол Шәрифне", шулай ук "дарыга су салып качкан Шаһгалиләр"не хәтерли сыман.

Кеше түгел бит ул онытырга

Хәтере бар суның, хәтере бар.

Безнең ише хәтерсезләр өчен

Кире кайта-кайта әйтере бар, −

ди шагыйрь. Поэманы укыгач, шундый фикергә киләсең: хәтерен җуймаган, тарихын барлаган, телен, илен сатмаган халык кына үзен халык дип, милләт дип санарга хаклыдыр.

Бүгенге көндә язылган поэмаларга күз салсаң, шагыйрьләрнең күбесен бер үк мәсьәләләр борчыганын аңлыйсың. Болар: татар милләте язмышы, гадел булмаган сугышлар, тарихи үткәнебезне онытмау һ.б.

Мин тагын бер поэма турында язып китәргә телим. Исеме − “Каюм коесы", авторы Эльмира Шәрифуллина. Мине поэма үзенең тирәнлеге, фәннилеге, лирик геройның халкыбызның бөек шәхесе белән горурлануы сокландырды. Поэма бөек мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган. Автор олуг шәхеснең образын ачуга үзенчә якын килгән. Поэманың һәр бүлеге К. Насыйриның үзенеке булган һәм аның турында әйтелгән фикерләр белән башланып китә. Бу фикерләр һәр бүлекнең эпиграфы итеп алынган. Поэмасы белән автор бөек мәгърифәтченең халкыбызга калдырган хезмәтләре кое кебек тирән, кое суы кебек саф булуын, Каюм бабайның калдырган белеме чиксезлеген раслый.

Җиде юл чатында җитмеш һөнәр −

Әле уңга, әле сулга илтер.

Каюм бабагызның салган эзе

Мәгърифәткә − фәкать нурга илтер.

Татар әдәбияты поэмаларга бай. Шагыйрьләребез бу жанрга актив мөрәҗәгать итәләр. Темалары да төрлечә, проблемалары да актуаль...

Киләчәге бар милләт без,
Шәхесләргә бай милләт без.
Г. Саттар-Мулилле

Халык зур ул, көчле ул, дәртле
ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Г. Тукай

Безнең халкыбыз талантлы шәхесләргә бай. Кемнәр генә юк алар арасында?! Берлинга барып җитеп Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган Заһитов ише батырлар, татар профессиональ музыкасына нигез салган Сәйдәшев кебек композиторлар, үлмәс исем алып һәлак булган патриот-шагыйрь М. Җәлил, профессиональ рәсем сәнгатен башлап җибәрүче Б. Урманче, моң хәзинәсе булган И. Шакиров, дөньяны биюе белән таң калдырган Р. Нуриев һ.б. бик күпләр халкыбызның чын йөзен күрсәтәләр, горурлыгыбыз булып торалар. Әдәбият һәм сәнгатьнең, фән һәм мәдәниятнең, хезмәт һәм батырлыкның кайсы тармагын алсаң да, тарихта үз исемен алтын хәрефләр белән язып калдырган шәхесләребез күп безнең. Татар халкының күренекле шәхесләрен дөньяның төрле почмакларында очратырга мөмкин. "Татар" сүзе Ш. Мәрҗани, Й. Акчура, Ф. Кәрими, К. Насыйри, Р. Фәхретдин, Г. Камай, Х. Якупов, Г. Тукай, Г. Исхакый исемнәре белән күзаллана.

Мин бүген шушы үлмәс шәхесләрнең берсе турында сөйләргә телим. Ул Тукай шигыренә дәртле-җитез, тантаналы-горур "Бәйрәм бүген" көен, Һ. Такташ шигыренә искиткеч моңлы, тылсымлы аһәң тулы “Урман кызы" җырын иҗат иткән минем яраткан композиторым Җәүдәт ага Фәйзи (1910 1973).

С. Габәши, С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, М. Мозаффаров, А. Ключарев, Н. Җиһанов, Р. Яхиннар кебек гүзәл төркемгә кергән бу олуг иҗат остасының данлы исеме халкыбызның күңел түрендә лаеклы урын алды.

Ерак Оренбург каласына кайчандыр Чистай өязе, Шахмай авылыннан килеп утырган Фәйзиләр нәселеннән байтак укымышлы, мәһабәт затлар чыккан. Җәүдәтнең әтисе Фәйзи танылган мәгърифәтче, журналист, мөгаллим-остаз. Малай да әтисенә охшап үсә. Олы башлы, уйчан күзле малай шигырьләр яза, гармун-пианинода көйләр уйный. Сәләтле егетне хәтта Салих Сәйдәшев тә Оренбургта яшәгәндә күреп, тыңлап соклана һәм үзенең музыка мәктәбенә ала. Тора-бара С. Сәйдәшев Җәүдәт Фәйзинең иҗатташ дустына әверелә. Бу турыда Җ. Фәйзи үзенең истәлекләрендә бик җылы итеп язып чыга, шушы дуслык белән горурлана.

Җ. Фәйзи тормышта үз юлын табу өчен шактый эзләнә. Башта ул юрист юлын сайлый һәм Казанга килеп укый башлый. Ләкин егетне Казанның музыкаль дөньясы үзенә тарта. Аны аеруча музыкаль спектакльләр кызыктыра. Озакламый С. Сәйдәшев, Һ. Такташ, Г. Кутуй, М. Җәлил, Ә. Фәйзи, Т. Гыйззәтләр белән аралаша башлый. Тора-бара "музыка чире" аңа тәмам йога, һәм инде ул үзенең беренче иҗат җимешләрен туганнарына, дусларына уйнап күрсәтә башлый.

1932 елда Җ. Фәйзи "Урман кызы" романсын иҗат итә. Җыр тыңлаучыларга ошый, бу авторны канатландырып җибәрә. Ул тиз арада җыр өлкәсендә иң актив авторларның берсенә әверелә: бер-бер артлы җырлары сәхнәгә менә, радиодан яңгырый. "Шауласын, гөрләсен безнең җыр", "Комсомолка Гөлсара" җырлары тиз арада тарала.

Үз стилен, үз юнәлешен, нәкъ С. Сәйдәшев кебек, Җ. Фәйзи җыр-романс, музыкаль комедия һәм драмаларда таба. Үз-үзенә искиткеч таләпчән иҗатчы татар халык җырларын ныклап өйрәнә. Бу үзенчәлек аның музыкаль классикага әверелгән "Бу кырлар, бу үзәннәрдә" (С. Хәким), "Ямьле дә соң Сөн буе" (Р. Ишморат), "Каенсар" (З. Мансур), “Иделкәем" (Г. Кутуй), "Яз шатлыгы" (Г. Насрый) кебек җырларында аеруча ачык чагыла.

Җыр өлкәсендә бай тәҗрибә, зәвык туплап өлгергән композитор тора-бара үзен эрерәк жанрда сынап карарга ниятли, тик сугыш башланып китә. Фронтка бер-бер артлы иҗатташ дуслары китә. Композитор исә дошманны "Канга-кан", "Атым, чайка башыңны" кебек патриотик җырлары белән кыйный.

1941 елда Җәүдәт Фәйзи "Башмагым" музыкаль комедиясен иҗат итә. Либреттосын Т. Гыйззәт яза. Музыкаль комедия, сугыш чорында туып, караңгы Казанны, кешеләрнең кайгылы күңелләрен яктыртып җибәргәндәй була. "Башмагым" татар музыка сәнгатендә үзе бер чор. Ул күп кенә халыкларның сәхнәләрендә уйнала.

Композитор Әхмәт Фәйзи белән "Акчарлаклар" музыкаль комедиясен иҗат итә. Ул 1944 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела. Автор классик әсәрләргә дә музыка иҗат итә, "Идел буенда", "Хуҗа Насретдин", "Шәмсекамәр", "Тормыш җыры" кебек әсәрләргә музыка яза. "Акчарлаклар"дан "Кәккүк" әсемле Зәйтүнә ариясе, "Ташкыннар" драмасыннан Гайнавал җыры, "Алтын көз"дән Гариф җыры һәм бию көйләре әле дә халыкның яраткан җырлары булып торалар. Җ. Фәйзи 200дән артык җыр иҗат итә. Ул шигырьне җаны белән тоеп ала. Шуңа күрә дә аның иҗатташ дуслары талантлы шагыйрьләр.

М. Җәлил Җ. Фәйзинең шундый дусларының берсе булган. Алар икәүләп балалар өчен дә җырлар иҗат итәләр. Болар арасында М. Җәлилнең "Кызыма" җыры да бар. Композиторны С. Хәким шигырьләре дә үзенә тарта. Ике дус араларыннан вакытсыз киткән герой-шагыйрь М. Җәлилгә багышлап, "Торыгыз, Мусалар" исемле җыр иҗат итәләр. "Мулланур", "Кем уйлаган", "Оренбург шәле", "Мари кызы Улина", "Кытай дустыма", "Якты таң" кебек җырлар бу ике шәхеснең татар җыр сәнгатенә керткән олы казанышы булып тора. 1953 елда аларның "Бу кырлар, бу үзәннәрдә" җыры "Иң яхшы җыр" конкурсында җиңеп чыга.

Өлкән композитор яшь шагыйрьләр иҗатына да игътибарлы була. Ул И. Юзеев, Р. Фәйзуллин шигырьләренә дә җырлар яза. "Яшь наратлар", "Бу дөньяда", "Сагыш" кебек җырларын халык яратып кабул итә.

60 нчы елларда Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы языла. Роман Җ. Фәйзине дулкынландыра һәм ул бу әсәр буенча куелган телеспектакльгә музыка яза. Атаклы "Гөлшәһидә җыры" туа.

Җәүдәт Фәйзи татар әдәбиятын яратучы һәм белүче шәхес була. Ул − Һ. Такташ, М. Җәлил әсәрләрен яттан белә. Искиткеч зәвыклы, мавыгучан, сатира-юморга да оста кеше.

Композитор 63 яшендә дөньядан китә. Гомере кыска, ә кешеләргә калдырган рухи хәзинәсе искиткеч зур. Аның үзе җыйган, барлаган, өйрәнгән халык көйләре тупланган "Халык җәүһәрләре” исемле китабы бар. Композиторның үзен дә "җәүһәр" дип атыйсы килә. Мондый җәүһәрләре булган халыкның яшәве өметле, бай. Аның байлыгын менә шундый олы шәхесләре билгели.

Киң даланың ирек сөюче кызы
(Г. Ибраһимовның "Казакъ кызы" романы буенча)

Г. Ибраһимовтан җитди тормышны
җитди өйрәнергә мөмкин.

Ч. Айтматов

Галимҗан Ибраһимов кыйммәте беркайчан да югалмый торган бай, кадерле әдәби мирас, әдәби осталык үрнәкләре калдырган язучы, Аның иҗат алымнары, ул баетып калдырган әдәби тел әле хәзер дә, яңа заманда да үрнәк булып хезмәт итә. Әдипнең әсәрләре безнең заман кешесенә дә Туган илгә, туган туфракка тирән мәхәббәт тәрбияли, рухи ярлылыктан азат булырга, күңел хәзинәсен гуманистик кешелек сыйфатлары белән баетырга ярдәм итә. Үзенең әсәрләре белән Г. Ибраһимов әдәбиятлар, халыклар арасындагы дуслык һәм үзара тәэсир итешү идеясен алга сөрә, башка халыкларның яшәү рәвешен һәм әдәби мирасын тирәнтен өйрәнергә, үзләштерергә өнди. Өндәп кенә калмый, үзе бу эшнең башында тора. 1924 елда басылып чыккан "Казакъ кызы" романы белән олы әдип, беренче булып, гаилә һәм җәмгыять изүенә каршы баш күтәргән мөселман хатын-кыз образын иҗат итә. Әсәрдән күренгәнчә, автор тугандаш казакъ халкының социаль-экономик хәлен, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, гаилә һәм кабилә мөнәсәбәтләрен, халык иҗатын, телен яхшы белеп эш итә.

Г. Ибраһимов "Казакъ кызы" романында XIX йөз ахыры XX йөз башларындагы чорны тасвирлый. Әсәрдә шушы чор өчен характерлы булган феодаль кабиләләр арасындагы көрәш, күчмә халыклар тормышындагы үзенчәлекләр, хезмәт ияләренең авыр-газаплы тормышы, социаль тигезсезлекләр, аларның сыйнфый каршылыкларга әверелә баруы мәсьәләләре яктыртыла.

Романның "Казакъ кызы" дип исемләнүе аның эчтәлегенә, ягъни казакъ халкы тормышына багышлануына, гасырлар буе өстенлек иткән иске йолаларга хатын-кызны калым исәбенә сату йоласына каршы юнәлтелүенә, казакъ кызы Карлыгачның төп герой итеп сурәтләнүенә бәйле.

Карлыгач романның үзәк герое. Аңа яшь ярым булганда, Сарсымбай үз кызын шактый күп мал хисабына кара-айгырларның ай ярымлык ир баласы Калтайга ярәшә. Кыз өчен кара-айгырлар 100 баш терлек, 400 алтын, ике сандык асыл зат калым түлиләр. Бу күренеш көнчыгыш халыклары тормышында өстенлек иткән гадәтләрнең иң киң таралганы.

Карлыгач бай кызы. Автор аны киң даланың бер чибәре итеп бирә. "Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде". Менә шундый Ходай биргән гүзәллеккә ия булган кыз иреккә омтыла. Мул тормышта, дала киңлекләрендә уйнап-көлеп, әти-әнисенә иркәләнеп үскән кыз җәмгыятьтә урнашкан тәртипләр белән килешә алмый. Әти-әниләре ярәшкән Калтай да ошамый аңа. Ул дала бөркете булырлык Арысланбайга гашыйк. Аның омтылышлары табигый булып әнә шул егеткә булган мәхәббәтендә чагыла да. Карлыгач-Сылу казакъ гадәте буенча байлыкка сатылган бик күп кызларның гыйбрәтле хәлен көн саен диярлек күреп тора. Кыз үзенең киләчәге хакында уйлана. Аның фикере ачык: ничек кенә булса да, Арысланбай белән кавышу, матур тормыш кору. Әгәр инде Калтай белән яшәргә мәҗбүр итә калсалар, үлүең артык. Кызның: "Әгәр көчләсәгез, гәүдәмне Алтын Күлдән эзләп алырсыз!" дигән сүзләре яшәп килүче иске гореф-гадәтләргә протест булып яңгырый. Бу сүзләрне бары тик көчле рухлы, корыч ихтыярлы кеше генә әйтә ала. Карлыгач-Сылуны әнисенең "ак сөтемне бәхилләмим" дигән сүзләре дә туктата алмый. Ул үз күңеле сөйгән кешене артыграк күрә, беркөнне кыз Арысланбай белән качып китә. Иркен дала шартларында үз ихтыяры белән яшәргә күнеккән Карлыгач-Сылу үзе шикелле меңләгән казакъ кызлары кебек газапланырга теләми. Г. Ибраһимов кызның качып китү мизгелен аеруча тылсымлы итеп сурәтли. Кызга табигать тә теләктәшлек итә. Карлыгач сөйгән егете янына барганда "болыт чыккан, ай капланган иде". Ә гашыйклар кавышкач, "болытлар таралды, якты ай, ерак һавадагы даланы көмеш нуры белән сәламләп, күңелләргә серле бер тынычлык бирә иде. Дала кызының бу адымы гади котылу гына түгел, бәлки казакъ далаларында гасырлар буе дәвам иткән иске традицияләрне таптап алга узуы иде. Кош читлектә яши алмаган кебек, Карлыгач та (исеме дә ирекле кошныкы) яратмаган кеше белән гомерен бәйли алмый.

Карлыгач-Сылуның качып китүе йортларның үзара талашуына китерә. Бу исә сайлау алды көннәрендә дошманнарга отыш вәгъдә итә. Ләкин Биремҗан әкәнең акылы бу мәсьәләдә зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә: калымны кире кайтарып бирү юлы белән гауга бастырыла. (Бүгенге сәясәтчеләргә дә өйрәнү өчен гыйбрәтләр бар монда.)

Романда Карлыгачның мәхәббәт хисләре тәэсирендә үз бәхете өчен көрәшкә омтылуы иҗтимагый төс ала. Яшәп килүче җәмгыять, хатын-кызга караш үзгәрергә тиеш, дигән фикер ачыклана.

Шулай итеп, Г. Ибраһимов Карлыгач-Сылу образында мөселман хатын-кызларының азатлык, хөрлек, хокуклары өчен көрәш үрнәген бирде. Аның (Карлыгачның) ире артыннан Себергә китәргә карар кылуы да игътибарга лаек. Бу адымы белән Карлыгач-Сылу ирләре артыннан Себергә киткән декабрист хатыннарын хәтерләтә. Татар әдәбиятында Г. Ибраһимовка кадәр мөселман хатын-кызының мондый кыю образын биргән әсәр юк иде әле. Автор талантының бер ягын искәртмичә мөмкин тугел: әдип хатын-кыз азатлыгы проблемасын социаль һәм милли азатлык мәсьәләсенә китереп бәйли.

"Казакъ кызы" романы татар прозасының гүзәл үрнәкләреннән берсе булып калу белән бергә, төрки язучыларга да юл күрсәтте. Күренекле төрекмән язучысы Бирде Кербабаев болай дип язды: "Минем беренче әсәрләрем төрекмән хатын-кызларының азатлыгы темасына багышландылар".

Мин Карлыгач-Сылу образын мөселман дөньясына үтеп кергән беренче азатлык, хөрлек карлыгачы итеп күз алдыма китерәм.

Сез... "кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә..."
К. Тинчурин
(К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы буенча)

Әле генә театрдан кайттым. К. Тинчурин исемендәге театрда К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен карап тетрәндем. Бу спектакельне мин беренче генә карамыйм. Берничә тапкыр күрдем инде мин аны, Г. Камал исемендәге театрда да караганым булды. Караган саен, әсәрне укыган саен, К. Тинчуринның бөек драматург икәнлегенә ныграк ышанам, артистларның уйнауларына соклануым артканнан-арта.

К. Тинчурин − татар драматургиясен жанр ягыннан үзгәртеп коручы драматург. Аның һәр драмасы халкыбыз күңеленә үзенең халыкчанлыгы, музыкальлеге белән кереп урнашты. Аның геройлары тормыштан алынган, шул ук вакытта романтик геройлар.

Бүген караган "Сүнгән йолдызлар" спектаклендә мине Надир образы тетрәтте. Минемчә, бу образ автор тарафыннан аеруча яратып һәм тулы итеп эшләнгән.

Драма иң алгы планга бәхет мәсьәләсен куя. Беренче карашка ул мәхәббәт өчпочмагын күрсәтә кебек. Әсәрнең эченәрәк керсәң, әсәр мәхәббәт турында гына түгел икәнлеге аңлашыла. Драмада ике яшь бер-берсен өзелеп сөя. Сәрвәр дә, Исмәгыйль дә − ярлы кеше балалары, ятимнәр. Икесе дә чибәрләр, уңганнар. Сәрвәрнең әбисе Гөлнур әби яшьләрнең тормыш коруларына каршы түгел. Аның казлары күп, Сәрвәр "Сандык малын" да җитәрлек әзерләгән. Көзгә туй итәргә җыеналар яшьләр. Яшьләр бертөрле уйлый, язмыш икенче төрле хәл итә.

Яшьләрнең киләчәге әкренләп караңгылана бара. Иң беренче Сәрвәр төш күрә. Аны Гөлнур әби бәхетсезлеккә юрый. Сәрвәрне Мәхдүм Надирның да яратуы беленә. Ул Сәрвәргә үзенең мәхәббәтен аңлата. Ләкин бөкре, ямьсез Надирны Исмәгыйль белән алыштырып буламы соң? Сәрвәрнең бу турыда ишетәсе дә килми, ләкин ул Надирны кызгана. Ул аны яшьләр уенына катнаштыруга да каршы түгел.

Надир образы тамашачыны аеруча дулкынландыра. Ул тамашачыга характерының ике ягы белән ачыла: беренчедән, укымышлы, киң, бай күңелле, чын күңеленнән ярата ала; икенчедән, үзенең гариплеген тою, шушы ярлы егетләрдән дә түбән хис итү аны дөньяга, хәтта Аллага да нәфрәт белән карарга этәрә. Үзен шундый "шайтан" кыяфәтендә яраткан өчен Аллага ләгънәт укый. Ләкин Надирның күңеле бай, сөйләме матур, образлы, эчке дөньясы мәхәббәт белән тулы. Ул Сәрвәргә матур-матур мәхәббәт хатлары яза. Җавап ала алмаячагын белсә дә яза. Мәхдүм барысын да аңлый: Сәрвәр аңа беркайчан да карамаячак. Ләкин аның күңеленең бер почмагында зәгыйфь кенә булса да өмет чаткысы сүнми. Бу чаткы сугыш башлану турындагы хәбәрдән соң көчәеп китә.

Сугыш башлануын ишеткәч, Надир шатлыгыннан сикерә, көлә: "Сугыш, әһә, сугыш!.. Мин сугышка бармыйм, мин калам. Мин зәгыйфь, мин бөкре. Мин гурбун..." Билгеле инде, ул бу сүзләре белән Исмәгыйльләрнең сутышка китүен, ә Сәрвәрнең авылда калачагын күз алдына китерә. Сугыш бит ул, анда ни булмас дисең? Сәрвәр бит Надир янында калачак. Бәлки әле Сәрвәрне үзенә каратырга да мөмкин булыр.

Кайгы бервакытта да ялгыз гына йөрми диләр. Сәрвәрнең Исмәгыйльне сугышка җибәрәсе килми. Сөйгәнен янында калдыру өчен ул барысын да эшләргә әзер. Эшли дә. Үз куллары белән сихерче карчыктан алган даруны Исмәгыйльнең колагына сала. Исмәгыйль үлә. Сугышта дошман кулыннан түгел, сөйгәне кулыннан үлә. Сәрвәр бу кайгыны күтәрә алмый, аның йолдызы сүнә, ул акылдан яза... Инде мәхәббәт өчпочмагы таркала. Сәрвәр Надирныкы гына. Надир Сәрвәрнең авыруын белсә дә, ташламый. Аның белән Исмәгыйльнең каберенә чәчәкләр куя. Аның моңлы җырларын тыңлый, Коръән укый. Сәрвәр Мәхдүмнең бердәнбер куанычы, аның өчен Сәрвәрнең терелмәве яхшырак, чөнки: "Ә бит терелсә, икенче төрле булуы мөмкин..." Сәрвәрнең үлеме Надирның да тормыштагы бөтен куанычын сүндерә. "Ахыргы, иң соңгы өметем дә сүнде. Тагын ялгыз". Сәрвәрнең үле гәүдәсе янында ул да үз-үзен үтерә. Менә шушында без Надирның көчле кеше булуын, Сәрвәрне чын йөрәктән яратуын күрәбез.

Драманы укып чыккач, спектаклен карагач, миңа Надир образы В. Гюгоның "Собор Парижской Богоматери" романындагы Квазимодо образын хәтерләтте. Бигрәк тә Надирның: "Чәчәкләр китердеңме?.. Ә миңа аларны китерүче булмас. Һич, һичкем китермәс. Мин ялгыз. Дөньяда да ялгыз, кабремдә дә ялгыз..." дигән монологы шундый ук гарип Квазимодо сүзләренә аваздаш:

...Горбун отверженный с проклятьем на челе,

Я никогда не буду счастлив на земле.

Минемчә, автор драмада (трагедиядә дисәк дөресрәк булыр) кешенең кыяфәтенә карап кына фикер йөртмәскә, аның эчке дөньясына да карарга чакыра. Драма бәхетсезлек белән тәмамлана. Надир аз булса да бәхетле мизгелләрдә яшәп кала. Мәхәббәтен югалту − яшәвенең |мәгънәсен юкка чыгара. Хәзер инде ул үзе дә җырлый алмый, Сәрвәрнең дә моңлы җырларын тыңлау насыйп түгел. Мондый яшәү аңа кирәк түгел...

"Сүнгән йолдызлар" − һәрбер кешенең бәхетле булырга хокукы барлыгын күрсәткән әсәр. Автор һәр кешегә йолдызлар бүлеп бирә. Сәрвәрнең төшендә ул йолдызлар сүнүнең сәбәбе сугышта дип әйтмәкче була. Бәлки шулайдыр да, чөнки сугышлар кешеләргә бервакытта да шатлык китерми. Бүген дә ул шулай.

К. Тинчуринның характерлар остасы булуы һәр әсәрендә күренә. Шулай булмаса, аның спектакльләреннән кешеләр елап яки көлеп чыга алмаслар иде.

Салих Сәйдәшев милли музыкага нигез салучы

Сәйдәш моңнары − халык моңнары.

Әнвәр Бакиров

Сәйдәш... Исеме җисеменә туры килә. Җырлары төсле үк җырлап тора. Чишмә челтерәүләрен хәтерләтә. Ул чишмә моң чишмәсе ул. Саф, чиста, җырлап ага торган чишмә. Шуңа күрә дә Салих Сәйдәшевнең исеме татар халкының рухи үсеш, мәдәнияте, тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелырга тиеш. Ул дөньяга татар милләтенең музыкаль җанын ачып бирде, татар музыкасын профессиональ сәнгать югарылыгына күтәрде. Шуңа да халкыбыз үзенең сөекле композиторы алдында баш ия, аны олылый, хөрмәтли.

Салих Сәйдәшев тиңдәшсез көчле талантка ия булган бөек композитор, милли профессиональ музыкабызга нигез салучы, оста музыкант, пианист һәм дирижер. Аның татар мәдәнияте үсешенә керткән өлеше гаҗәп зур. Бездә музыкаль драма жанры барлыкка килүе, татар музыкасының ил, дөнья күләмендә танылуы белән дә без аңа бурычлыбыз.

20 нче еллар аның асыл иҗатының иң бәрәкәтле, бай җимешле, уңышлы чоры: профессиональ музыканың яңа жанрлары барлыкка килә, татар музыкасы тарихында симфония туа. С. Сәйдәшев менә шушы музыкаль тормышның үзәгендә кайный, дәртләнеп, илһамланып иҗат итә, берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр тудыра. Аның талантлы, үзенчәлекле, халыкчан музыкасы бик еш радиотапшыруларда, концертларда, мәйданнарда халык күңелендә яңгырый.

С. Сәйдәшев үзенең иҗат эшчәнлеге дәверендә атаклы татар драматурглары Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, Г. Кутуй, Һ. Такташ һәм башкалар белән дуслыкта алтмыштан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә. Аның милли музыка үсешенә керткән иң зур өлеше музыкаль драма жанры тудыруы. "Зәңгәр шәл", "Наемщик", "Ил", "Кандыр буе", "Яшь йөрәкләр" һ.б. татар сәхнәсенең классик әсәрләре хәзинәсенә кертелделәр.

С. Сәйдәшев иҗат иткән җырлар безнең милли мәдәниятебезнең бәяләп бетергесез байлыгы. Тукайча әйткәндә, "һичкайчан тутыкмас җәүһәрләредер".

С. Сәйдөшевнең гаҗәеп һәм безнең музыкаль дөньяда тиңдәшсез "Шәрекъ биюе", артист Н. Сакаев истәлегенә багышланган, үзәкне өзгеч матәм музыкасы, гүзәл "Совет Армиясе маршы" бөек композитор иҗат иткән әсәрләрне санап чыгу да мөмкин түгел.

Сәйдәш моңнары! Халык моңнары кебек үк, халыкның үзе кебек үк үлемсез алар. Театр сәхнәләре, концерт заллары, эстрада мәйданнары Сәйдәш аһәңнәре белән сулый. Татар җаны Сәйдәш җырларына тартыла. Сәйдәшне Тукай белән чагыштырып, без: "Сәйдәш музыкада Тукай ул", дип юкка гына әйтмибез. Еллар үткән саен, вакыт шуны раслый. Хәсрәтле чакларда да, шатлыклы бәйрәмнәребездә дә безгә Сәйдәш кирәк! Чөнки:

Сәйдәшев ул күңел тургае,

Татар моңнарының Тукае.

М.Хөсәен

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.
Г. Тукай

Ләкин син бел: һәр сулышым,
барлык көчем
Синең өчен, Туган илем,
Синең өчен!

Р. Саттар

Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. XX гасырның 40 нчы елларында безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану белән сөйләрләр. Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелде.

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып:

"Без җиңәргә тиеш ничек тә!"

Р. Вәлиев

Менә шундый фикердә иде халкым бу фаҗигане ишеткәч тә. Җиңү сугыш кырында гына яуланмады, бәлки тылда да − мартен һәм домна мичләрендә, завод цехларында, гыйльми лабораторияләрдә, совхоз-колхоз кырларында да яуланды. Фронтларда солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр, олысы да, кечесе дә − һәркайсы, канын һәм тирен түгеп, батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылдылар. Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек Җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган һәм миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.

Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне,

Алды ялкын кыш һәм җәйләрне...

Туган якның данлы сабан туе

Канлы сабантуйга әйләнде.

Р. Вәлиев

Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу − гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29 ы − Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырыла. 1945 елның 20 маенда фашистлар өне Берлинны штурмлаганда каһарманлык күрсәтүче сугышчылар арасында татар егетләре дә күп була. Шулардай берсе Газый Заһитов үзенең сугышчан дуслары белән бергә дошманның өермәдәй уты астында Рейхстаг өстенә Кызыл байрак меңгереп кадый. Ләкин бу факт тарихта югалып кала. Рейхстагны штурмлаганда күрсәткән батырлыгы өчен Г.К. Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булса да, ул аны күрә алмый. Батырлык грузин егете М. Кантария һәм рус егете М. Егоровныкы булып исәпләнә һәм тарихка шулай кереп кала да. Чынлыкта исә, үзебезнең татар сугышчысы башкарган икән бу эшне. Тарих үзенең батырларын барыбер онытмый. Гаделлек тантана итә!

Шушы курку белмәс якташларыбыз арасында минем бабам да булган. Сугыш башланганда аңа әле 17 генә яшь. Якты хыяллар белән тулы тормыш. Яңа гына өлгергәнлек аттестаты алган япь-яшь чибәр егет була ул. Сугышның беренче көннәреннән үк Казанда халык ополчениесе дружинасы оеша. 17 яшьлек "бабам" шунда языла. Фронтка китеп дошманны тизрәк тар-мар итү турында хыяллана ул. Аның ике абыйсы сугышка китә. 1942 елның язында "бабама" да чират җитә. Ул сугышның иң каты учагы булган Сталинград фронтына эләгә.

1942 елның җәй һәм көз айларында дошманның төп көчләренең омтылышы Сталинградка юнәлгән була. "Совет дәүләтенең яшәү-яшәмәве шунда хәл ителде", дип сөйли иде бабам. Илебез язмышы хәл ителгән бу сугышларда бигрәк тә безнең республика вәкилләре, аеруча татар халкының ул һәм кызлары үзләрен аямыйча сугышалар, кыюлыклары белән аерылып торалар. Бабам шундый бер эпизодны сөйләде. Бер авыл янында бронебойщиклар взводы оборонада тора. Бу взводта минем бабам да була. 1942 елның августында бер биеклекне саклаган төркем төп көчләрдән аерылып кала. Бу төркемдә Казаннан ике солдат (берсе минем бабам) та була. Төркемдә кораллар аз: бары тик берничә мылтык һәм ягулык тутырылган шешәләр генә. Тиздән дошман танклары якынлашуы күренә. Алар шактый якынайгач, сержант Ефтифеев алдагы танкка ике мәртәбә ата, ләкин тидерә алмый. Минем бабам да бер танкны "үзенеке" дип саный, шартлаткыч шешәне тондыра танк яна башлый. Сугышчыларның үз-үзләренә ышанычлары арта. Тәмам әрсезләнеп борын төбенә килеп төртелгән берничә танкны башка сугышчылар, яндыргыч шешәләр ыргытып, сафтан чыгаралар. Дошман Кире чигенергә мәҗбүр була. Мондый истә калырлык эпизодлар күп була бабамның сугыш юлында. "Сугышның һәрбер көне бер гасырга тора иде", дип әйтә торган иде ул.

Бөек Җиңүнең 50 еллыгы көннәрендә без бабам белән Волгоград шәһәрендә булдык. Ул үзенең сугышчан дуслары белән очрашты. Бик аз калган иде инде алар. Хәзер инде бабам да юк.

Шәһәрдә йөргәндә, күп һәйкәлләр, каберләр күрдем. Мине бигрәк тә өч сугышчы күмелгән кабер дулкынландырды. Испан, рус һәм татар егете күмелгән анда. Сталинград сугышы өчен һәлак булганнар исемлегендә милләттәшләремнең күп булуы хәйран калдырды.

Милләттәшләрем һәм күпмилләтле ватандашларым хөрмәтенә Сталинградның (бабам һәрвакыт Сталинград дип сөйли иде) Мамай Курганында мәңгелек ут яна. Мәрмәр таштан куелган һәйкәлләр килүчеләргә эндәшә кебек:

Әйе, таш мин

Салкын,

Җансыз,

Хиссез...

Тик гади таш түгел,

Мин мәрмәр.

Таулар күкрәгеннән кубарылып,

Һәйкәл булдым батыр ирләргә.

Мин Шабай

Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр.
Р. Фәйзуллин

Бөек җыр ул Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.

Ф. Кәрим

1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте.

Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде. Бу, барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә күренде. Хәзер ул, конкретлашып, дошманнан сакланырга тиешле кадерле, газиз туган җир булып сурәтләнде.

Ант темасы, сугышның беренче айларында яңгырый башлап, 1942 1943 елларда тагын да табигыйрәк ачылды. Ф. Кәримнең "Ант” шигыре шуның матур үрнәге.

Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм,

Менә балам. Син әнкәсе аның

Балабызны тотып ант итәм,

дип язды шагыйрь.

Шигъри яктан көчле яңгыраган темаларның берсе дошманга каршы изге көрәшкә китүче кешенең саубуллашу вакытындагы хисләрен сурәтләү булды. Ш. Маннурның "Саубуллашу җыры", Г. Кутуйның "Озату җыры", Ә. Исхакның "Озату", К. Нәҗминең "Озату" шигырьләре бу вакыйганы дулкынландыргыч итеп сурәтли алдылар. Саубуллашканда, гадәттә, озатучы кыз сөйгән кешесенә, аның урынын алып, тылда нык эшләргә вәгъдә биреп кала һәм сөйгәненең җиңеп кайтуына ышана. Сөйгәне исә:

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, сөйгәннәр, −

Г. Кутуй

дип сугышка китә.

Шагыйрьләр көрәшче-җыр образын тудырдылар. Җыр утын корыч сөңге итеп күтәрү, юл сумкасына салынган каләм, пуля һәм җырның бил каешында бергә саклануы гаҗәп төгәл, җанлы образ тудыра; күз алдына дошманга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән Шагыйрь образы килеп баса. Шагыйрь − кулына корал тоткан көрәшче. Ул җырны да дошманга каршы баручы сафлар белән бергә атларга чакыра. Шагыйрь Ш. Мөдәрриснең "Башланды" шигырендә җыр илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса.

Эх, сөйлә, җыр, фронт хакыйкатен,

Көнебезнең чорга тиңлеген −

Йөз юл белән − эпос вакыйгасын,

Ун сүз белән − роман киңлеген.

Төрле фронтларда сугышып йөрүче һәм иҗат итүче шагыйрьләрне бер уртак сыйфат берләштерә: алар барысы да ялкынлы поэтик сүзнең бу бөек көрәштә халык өчен, гади сугышчы өчен кирәк икәнен аңлыйлар. Татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбияләнгән шагыйрьләр сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар. Солдат йөрәгендәге моң һәм сагышны да, шатлык һәм җорлыкны да, кеше хисләренең бөтен нечкәлекләрен дә тоя алдылар шагыйрьләр. Поэзиядә шагыйрь һәм солдат шулай берләште.

Фашистларның ерткычлыгын күргән шагыйрьнең ачу-нәфрәт тойгысы зур һәм тирән. Шуңа күрә дә аңа бала кадерле, чәчәкләр якын, җирдәге һәр тереклек изге. Лирик герой өчен изге булган нәрсәләр − калык өчен дә кадерле.

Ш. Маннурның "Балама" дигән шигырендә бала һәм чәчәк образлары янәшә алына.

Ерак юллар буйлап үткән чакта

Кошлар тавышын тыңлап барсам да,

Бөреләнеп, яңа чәчәк аткан

Яшь гөлләрне өзеп алсам да, −

Искә төшә кинәт бәгърем-балам,

Күз алдыма килә елмаеп.

Поэзиядә сурәтләнгән лирик герой һәм солдат образының күркәм кешелек сыйфатларының берсе − дуслык, иптәшлек тойгысы булды. Бу дуслык утлар-сулар кичкән, ерткыч дошманга каршы көрәштә чыныккан керсез солдат дуслыгы иде. Г. Хуҗиның "Минем дустым" шигырендә бу дуслыкның бөтен төсмерләре чагыла.

Сугыш чоры поэзия мәйданына бик күп шагыйрьләрне алып керде. Болар: Г. Кутуй, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, М. Садри, Н. Баян, Ә. Фәйзи, С. Баттал, А. Алиш, С. Хәким, Ә. Ерикәй, һ.б. бик күпләр. Бу шагыйрьләрнең күбесе сугыштан әйләнеп кайтмады, изге җиребез өчен гомерен бирде. Герой-шагыйрь Муса Җәлил бөтен дөнья халкының теленнән төшмәслек үлемсез җырларын калдырды. Ул Моабит төрмәсенең салкын камераларында, кулына богау кидергәч тә, фашизмга каршы көрәшүен туктатмады.

Шагыйрь вәхшиләрнең көннәре санаулы икәнен горур рәвештә җырлады. Бу җырлар М. Җәлилнең "Моабит дөфтәрләре"нә тупланып, шагыйрьнең җан документы булып туган иленә кайтты. Аның үлеме чыннан да, җыр булып яңгырады. Шагыйрьнең А. Алишка багышлап язган "Дуска" шигырендәге

Шушы үлем безгә

Мәңге сүнмәс яшәү китерер, −

дигән юллары пәйгамбәрләрчә тормышка ашты.

Ватан сугышы елларында М. Җәлил белән бергә яшерен оешмада иңгә-иң торып көрәшкән балалар язучысы Абдулла Алиш та батырларча һәлак булды. 1943 елда "Үзем турында җыр" шигырендә:

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын;

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер Ватанын, −

дип язган шагыйрь шигъри юлларына тугры калды.

Сугыш кырыннан кешелексезлекнең, вәхшилекнең дошманы булган Фатих Кәрим дә әйләнеп чыга алмады. Ул үзе теләгәнчә, "дошманга ялкын сибүче" шагыйрь булып калды. Аның окопларда язган шигырьләре батырлык, гуманизм үрнәгенә әверелделәр. Шагыйрьнең йөрәк ялкыны сугыш кырында сүнеп калмады.

Ләкин утыздан артык язучы: Г. Кутуй, Н. Баян, Р. Ильяс, әле яңа шигърияткә аяк басучы яшь шагыйрьләр Д. Фәтхи, М. Вәдүт, Х. Мөҗәй, Ә. Камал, М. Гаяз һәм башкалар сугыш кырларында ятып калдылар. Алар окоп стеналарына сөялгән хәлдә, кәгазьләрен котелок төпләренә, көрәк өсләренә куеп ялкынлы шигырьләр иҗат иттеләр, дошманны каләм көче белән дә, корал белән дә кыйнадылар. Барысы да бер максатны дошманны тизрәк тар-мар итүне күздә тоттылар. Үзләренең гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән бу каһарманнарның безгә кадерле исемнәре, әсәрләре калды. Бу әсәрләр аларның исемнәрен мәңгеләштерүче дәлилләр. Аларның исемнәре үлемсез.

Шагыйрь әйткәнчә, "алар үлемнәре белән үлемсезлек" яуладылар.

Туган телем иркә гөлем

Гомеремдә җыйдым гыйлем

Мөгаллимнәр бирде белем.

Күңелемә якын итеп

Алган сабак − туган телем.

Илдус Гыйләҗев

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

"Туган" сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: "Туган апа”, "Туган ил" һәм "Туган тел". Бу төшенчәләр өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә "изге" дигән сүз таныш түгел.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткәм-әнкәмне, Ходам!

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Бу турыда аксакал язучыбыз Г. Бәширов бик дөрес әйткән. Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә, чөнки гомере буе халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйган һәм өйрәнгән кеше. "Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − дип яза Г. Бәширов, − һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән". Никадәр мәгънәле сүзләр!

Минем туган телем − татар теле. Шагыйрь Н. Нәҗми аны "җырдай моңлы", Р. Фәйзуллин "тыйнак, басынкы, түзем", И. Гыйләҗев "тәмле, күркәм, өстен", ә Хәсән Туфан исә "күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас" дип атый.

Бүген татар теле җөмһүриятебездә дәүләт теле дип беркетелгән. Шуңа күрә аның кулланыш даирәсе дә киңәя. Ул инде хәзер − кешеләр арасында үзара аралашу коралы гына түгел, дәүләт эшләрендә дә тулы хокукка ия булган тел.

Тарихым истәлеге син,

Болгарым истәлеге,

Гасырлар аша үтелгән

Юлларым истәлеге, −

дип яза Х. Туфан. Чыннан да, тел тарихы ул − ил тарихы. Безнең туган телебез тарихның төрле авырлыкларына, җәзалау-кимсетелүләренә дучар булган. Ләкин:

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле, −

ди К. Нәҗми.

М. Җәлил, А. Алиш, Х. Мөҗәйләрнең татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчле булдылар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул

Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда

атылса да, асылса да,

җиңү рухын җуймаган ул.

Гильотина өсләрендә

Яшәү җырын җырлаган ул!

дип, татар теленә булган югары бәясен бирә.

Туган телебез көннән-көн камилләшә бара. Аны тагын да бизәү, кулланылышын арттыру өлкәсендә бик күп галимнәр, сәнгать әһелләре армый-талмый эшлиләр. Мин шундый кешеләрнең берсе турында гына әйтеп үтмәкче булам. Бу милләтебезнең тел осталарының әсәрләрен бөтен "дөньяга" үз телендә яңгыраткан Айрат Арсланов. Мин аның шигырь сөйләвен бик яратып тыңлыйм. Айрат Арсланов сөйләгәндә, Туган тел илаһи кодрәт ала, үзенең йөрәкләр, иманнар хәкиме икәнен тоя, һәр татарны үз кочагына алып өлгерә. Айрат Арсланов тарафыннан яңгыраган татар теле изелгәннәрне, башлары түбән иелгәннәрне турайта, горурландыра, бәгырьләреңне актарып елата. Язучы Ф. Баттал аның турында: "Шартына китереп сөйләүчесе генә табылсын, бу тел кәферлек тутыгы белән капланган иманыңны да чистарта, сафландыра торган тел!" дип яза һәм, А. Арслановны туган телнең баш сакчысы, бераз шаяртып та әйтсәк, генеральный сакчысы дип бәялибез", ди.

Туган тел турында фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен Татар телен.

И. Газиның "Онытылмас еллар" трилогиясенә рецензия

Минем кулымда И. Газиның "Онытылмас еллар" китабы. Китап өч кисәктән тора: "Малай чак", "Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт", "Канатланыр чак".

И. Гази үзенең бу әсәрен 30 нчы елларның ахырында ук яза башлаган, һәм әсәр язучыны әдәбиятка аяк баскан көненнән алып, гомеренең соңына кадәр үзенә тарта. 1933 елда ук ул: "Ятим балалар тормышыннан зуррак бер хикәя язар өчен дә материал әзерләдем. Вакыт җитсә, анысын да эшләргә тотыначакмын", дип яза. Китапның "Балконлы йорт" дигән аерым хикәяләре сугышка хәтле үк басылып чыга, аннары "Хәлимнең яшьлеге" дигән исем астында шул вакыттагы авылның кайбер социаль картиналарын чагылдырган бүлекләрен дә укырга мөмкин була. Ләкин трилогиянең беренче китабы 1946 елда гына дөнья күрә. II 1962 елда, ә III китап язучы үзе үлгәннән соң 1973 елда гына чыга.

Нәрсә турында соң китап? Барыннан да элек Кеше турында. Кеше һәм аның газаплары, Кеше һәм аның якты тормыш өчен алып барган көрәше. Китап илебез тарихы, татар халкының XX йөз эчендә үткән тарихын киң итеп, тулы итеп күз алдына китереп бастыра. Элек өч-дүрт елга сузылган һәлакәтле сугыш, аннары бер-бер артлы ике революция, аннары ачлык-җимереклек, тиф, интервенция. Бу вакыйгалардан теләсәң дә читтә кала алмас идең. Балалардан алып ак чәчле картларга хәтле кузгатты бу тормыш.

Әсәрнең беренче китабында вакыйгалар империалистик сугыш һәм Октябрь көннәрендә революцион үзәкләрдән читтә яткан Таулар авылы тирәсендә бара. Шушы Таулар авылында ун яшьлек Хәлимне беренче тапкыр очратабыз. Малайның тормышы башка авыл малайларныкыннан әллә ни аерылмый. Ул гел әтисе тирәсендә, шуңа ата каздан да курыкмый. Ә аның әтисе Галиулла, яшьлек елларыннан ук, тормышның ачысын-төчесен күп күрә: кулакларга ялланып урман кисә, печән чаба, төрле җирләргә барып таш чыгара, сал куа, шахтада да эшләп кайта. Егерме өч яшьтә өйләнә, ат сатып ала, урталар рәтенә баса, ләкин саулыгы какшый. Галиулла улына бәхет вәгъдә итә. Ләкин бу вәгъдәләр үтәлми кала. Галиуллада ярлы крестьянның фаҗигале тормышын төшенү дә, бу тормыштан котылырга теләү никадәр генә көчле булса да, аның теләге үтәлми. Ул үзенең сорауларына җавапны Якубтан сорый. "Үзең беләсең, ат кебек эшләдем мин! Менә бу куллар (ул ябык кулларын алга сузды) таш та ваттылар, күмер дә казыдылар, сука сабын да тоттылар. Шулай да ник адәм рәтле тормыш күрмәдем мин? Әйт!" ди ул Якубка. Галиулланың бу сүзләренә җавап әсәрнең бөтен эчтәлеге белән бирелә.

Әсәрдәге күп кенә вакыйгалар Хәлим тормышы белән янәшә бара. Хәлим шул тормыш эчендә кайный. Укучыга ул аеруча якын. Хәлим әтисез, аннан әнисез кала. Үз бакчасыннан үзен куып чыгаралар. Әнисе хәер сорашырга чыгарып җибәргәч, бу хурлыклы кәсепне булдыра алмыйча, кеше капкасы төбендә калтырап басып тору минутларын дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Ни генә үтми кечкенә Хәлимнең башыннан?! Идел буйларында гражданнар сугышы котырган көннәрдә, баржадан тоз чәлдереп тотылуы һәм баржа трюмнарында аунавы, аннан качуы, ачыгуы, өшүе, авылын, әтисен сагынып елаулары барысы да малай язмышына теләктәшлек уята, беркемне дә битараф калдырмый. Әтисе вәгъдә иткән бәхетне малай үзе эзли башлый. Ул белемгә, шәфкатьле кешеләр ягына тартыла. Түбәнлектән, сытылудан котылып кала малай. "Онытылмас еллар" китабының да бер җиңеше әнә шунда, дип яза Ф. Хөсни, кешене коткарып калуда".

Өч бүлектән торган бу китап Хәлим язмышын тасвирлау белән генә чикләнми. Ул икенче бер чагыштыргысыз зур язмышның халык язмышының, революцион бәрелешләр аша бирелешендә бер тема гына. Ә китапның үзәгендә иң тетрәткече олылар язмышы.

Бу китапта И. Гази чын художник буларак ачыла. Язучы әдәби образларны типлар дәрәҗәсенә күтәреп, оста итеп куя белә. Галиулла, Гафият, бер ярым Миңнулла, Шәрифҗан, Федюшкин, Мәгъсүмә тагын бик күпләр. Аларның һәрберсе үз тормышы, үз көрәше, үз өметләре, үз газаплары белән яшәүче, ләкин тарихи борылышта котылгысыз рәвештә барысы бергә кушылып, берсе икенчесенең иңбашын тоеп, берсе икенчесенә йогынты ясап баручы, көрәшүче җанлы кешеләр. Китапны укыганда, аларның һәрберсе белән сөйләшеп, серләшеп утыргандай буласың, теләктәшлек итәсең, горурланасың, борчыласың.

Китап − уку өчен җиңел, йөгерек тел белән язылган. Күләме ягыннан зур булса да, аны сизмисең дә. Ул күңелсез түгел, аны биттән биткә, бүлектән бүлеккә көчәя баручы кызыксыну белән укыйсың. Алай гына да түгел, әсәрдәге җитди вакыйгалар арасында, көрәш һәм күз яшьләре арасында, әле анда, әле монда, тормышның шаян шатлык чәчеп торучы елмаюлы күзләрен күрәсең. Әнә шуларның барысы бергә беренче битеннән үк укучыны әсир итә.

"Онытылмас еллар" трилогиясе халкыбызның, илебезнең данлы үткәнен сәнгатьчә чагылдыруда татар прозасының зур казанышы. 1969 елда язучыга бу әсәре өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

Табигать һәм кеше

Чаң кагам мин:
Бар халыклар!
Барлык теләк гадәтләрне
Буйсындырып бары акылга,
Кул бирегез бер-берегезгә
Җир хакына, яшәү хакына!

Ә. Баянов

Мин еш кына, аеруча җәйге каникул көннәрендә, авылга − дәү әтиләремә кайтам. Минемчә, безнең авылдай матур табигатьле авыл бер җирдә дә юктыр. Һади Такташ үзенең:

Бер җирдә юк андый ак каеннар,

Бер җирдә юк андый имәннәр,

Бер җирдә юк камыш сабаклары

Андагыдай шаулый торганнар, −

дигән шигъри юлларын безнең авылга багышлагандыр кебек тоела миңа.

Безнең авыл яныннан гына зур катнаш урман башлана. Ул урман кая хәтле сузыла торгандыр, мин анысын белмим, ахырына кадәр барып чыкканым юк. Дәү әтием аны Г. Тукайның Шүрәлесе яши торган Кырлай урманнарына барып чыга, ә ул урман тайгага тоташа дип сөйли

Мин еш булам анда. Дәү әтием безне, бала-чагаларны, атка утырта да урманга алып бара. Мәһабәт төз наратлар, зәңгәр сулы күлләр дә бар ул урманда. Табигатьнең мондый гүзәллеге тагын кайда шулкадәр сокландырыр монысы миңа ачык түгел. Хәер, бардыр, күптер әле гүзәл почмаклар. Чөнки безнең республикабызда урманнар барлык территориянең 16,4 процентын алып тора диләр. Бу сан кечкенә сан түгел.

Урман... Урман һәр ел фасылында үзенчә матур, үзенчә сөйкемле, үзенчә сихри, үзенчә серле. Ә җәйге урман миңа аеруча кадерле; килгән саен яңа ягы белән ачыла ул. Мин шуны аңлап алдым: урман үзенә килгән безнең шикелле кунакларның тын йөрүен, сак булуын ярата. "Үзең күр, үзең күренмичә йөри бел", дип әйтә кебек ул. Урман ул үз халкы белән генә чын урман. Ә урман халкы сак та, шүрләүчән дә. Безнең урманнарда 430 төрле кош-корт һәм хайваннар яши диләр. Шулай булгач, сине бөтен яктан күзәтеп торалар, үзеңне "кунак булсаң тыйнак булырга өндиләр.

Беренче карашка вак кына күренгән кырмыскалар да гаҗәп зур эш башкаралар икән бит. Аларны "урман санитарлары" дип юкка гына атамыйлардыр. "Алар көнгә 70 100 мең урман корткычларын юк итә", ди минем дәү әти. Ә ул белми әйтми. Безгә дәү әти урманның төрле урыннарында сукмак салмаска, бер сукмактан гына йөрергә тырышырга куша. Агач һәм куакларны сындыручыларны да яратмый ул.

Аларны үстерү җиңел түгел икән шул. Таптау нәтиҗәсендә төрле үләннәр, һәр өч агачның берсе корый икән. Бу безнең урманда гына. Ә дөнья масштабында?! Безнең планетада 3 миллиард ел эчендә 480 миллион төрдәге үсемлек һәм хайван юкка чыккан. Дөньяда һәр көнне бер төр хайван, атна саен бер төр үсемлек бөтенләй юк ителә. Кешегә көненә 360 литр, ә интенсив эшләгәндә 700 800 литр чамасы кислород кирәк. Җиңел машина мең километр юл үткәндә, кешегә бер ел чамасы суларлык кислород сарыф ителә. Болары статистика. Димәк, урманнар булмаса, тончыгып үләр идек.

Көлтә-көлтә чәчәк бәйләмнәре дә җыярга кушмый безнен дәү әти. "Карагыз, сокланыгыз һәм саклагыз!" ди. Умырзаяларны күпләп җыйганга, күп урыннарда аларның юкка чыгуларын әйтә. Умырзаялар тамырдан гына үрчиләр икән, ә чәчәк атканчы берничә ел вакыт кирәк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Боларның шулай булуына төп гаеп кешеләр дип әйтәсе килә. Чөнки урманда төрле максат белән йөргән кешеләрне очратасың. Берәүләр, ярамаса да, ауга чыгалар; берәүләр "әйбәтләп" ял итәләр, артларыннан тирән "эзләр", "истәлекләр" калдыралар: көлтә-көлтә чәчәк бәйләмнәрен җыеп ташлыйлар, агачларны сындыралар, учак ягалар. Гектарлаган урманнар да кеше аркасында яна. Без бер утыруда калдырып киткән чүп-чар өеме урманга никадәр зыян китерә. "Череп бетәр әле", диләр кайберәүләр. Бетми икән шул. Минем дәү әти аларга урманда ташланган кәгазьнең ике, калай банкаларның туксан, полиэтилен капчыкларның ике йөз, пыяланың мең елдан соң гына таркалып бетүе турында сөйли иде.

Ниләр генә юк безнең урманнарда?! Безгә урманга барганда елан чагудан сакланырга кушалар. Ниләр генә сөйләмиләр шул кара елан турында! Үзенә тимәсәң, чакмый икән ул. Аны үтерергә дә ярамый. Күп кенә бөҗәкләр, чебен-черкиләр аның тарафыннан юк ителә икән. Ә аның агуы кешеләрне дәвалаучы дару да. Хәер, табигатьтәге һәр җан иясенең кылган эшләре яхшылык яки яманлык кына булып бетми, бу ике сыйфат бергә йөрүчән. "Табигатьнең бер генә ягын яратырга мөмкин түгел, бербөтен итеп яратырга кирәк", ди минем дәү әти. Гаҗәп инде бу урман дигәнең. Менә гөмбәләрне генә алыйк. Гөмбәләрнең дә үз характерлары, үзлекләре бар икән. Минем дәү әтием кайсының нинди агачларны сөюен, елның кайсы вакытында нинди гөмбә чыгуын, ашкамы, тозларгамы кулай булуын биш бармагыдай белә. Без агулы дип йөргән чебен гөмбәсе пошилар һәм шулай ук кешеләр өчен дә (дөрес итеп кулланганда, әлбәттә) дару икән ләбаса!

Урман турында, шәһәрләрдән ерак булган урманнар турында бик күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Шәһәрләрдән ерак урманнар бәхетлерәк дип әйтер идем мин. Ә шәһәр яны урманнары... "Мескен урманнар...", дип әйтәсе килә алар турында.

Биектау районы урманнарыннан ерак түгел безнең бакчабыз бар. Анда баргач, мин еш кына урманга керәм. Чын мәгънәсендә чүп оясы бу урманнар! Янгыннан кибеп-корып барган агачлар да, тапталып беткән яшь үсентеләр, туздырылган кош оялары да бихисап! Әйтерсең лә моннан кеше түгел, ә ниндидер бульдозер үткән. Урманның бер өлешендә шәһәрдән алып килгән төзелеш калдыклары да өелеп-таралып ята. Кеше күрмәгәндә бушаткан да киткән бер "акыллы" шофер. Кеше күрмәгән, ә намусы борчымаган. Коточкыч гөнаһ эшләгән бу кеше. Аның бу гөнаһын кеше дә, Ходай да кичермәс.

Без яши торган шәһәрләр өчен урманнар, яшеллек аеруча кадерле булырга тиеш. Чөнки без көн-төн завод-фабрикалар, бихисап машиналар чыгарган һаваны сулыйбыз. Шушы һаваны чистарту эшен урманнар, агачлар башкаруын онытмаска иде.

Бервакыт мин, язучы Ринат Мөхәммәдиевнең сөйләвен ишетеп шаккаттым. Язучылар берлеге урнашкан бинаның бакчасында шәһәребездәге иң карт имәннәр үсүе, шул имәннәрне саклап калу өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләде ул. Язучы бу имәннәрнең шәһәр өчен кыйммәтен, әһәмиятен белә. Урманның ни икәне дә яхшы таныш аңа. Аның туган төбәге урман ягы шул.

Хәзерге вакытта табигате нык пычратылган төбәкләрнең саны арта бара. БДБ илләренең 103 шәһәре экологик яктан зарарлы зоналар исәбенә кертелүе турында яза газеталар. Күп кенә елга-күлләр, урманнар кешеләрнең битарафлыклары, предприятие җитәкчеләренең хуҗасызлыгы аркасында зыян күрә. Безнең авыл янындагы урман полосасын самолеттан ашлама(?) сиптерү нәтиҗәсендә корыттылар, зарарлы бөҗәкләрне, чүп үләннәрне бетерәләр, янәсе.

Кешеләрнең табигатькә карашы, битарафлыгы аңа зур зыян китерә. Экологик хәл көннән-көн кискенләшә. Шулар турында уйлыйсың да күңелгә шигъри юллар килә (кызганычка каршы авторын хәтерләмим):

Гүзәл җирем минем,

Зәңгәр күзле җирем.

Көзләремә карыйсың моң белән.

Суларыңның тәмен,

Чәчәкләрнең ямен

саклар кеше мәңге-мәңгегә! I

Амин! Сакласын иде кеше табигатьне, сакласын иде! Шауласыннар иде яшел урманнар!

М. Әмирнең "Агыйдел" повестена рецензия

Тирән дулкынлану белән М. Әмирнең "Агыйдел" повестен укып чыктым. Повесть миңа тарихи үткәнебезне аңларга, бәя бирергә, язучының әдәби осталыгын тагын да ачыграк күз алдына китерергә ярдәм итте.

М. Әмир безнең әдәбиятта инде күптән хөрмәтле урын яулаган, укучылар мәхәббәтен казанган әдипләрнең берсе. Язучы үзенең әсәрләрендә халкыбыз тормышының байтак якларын чагылдырды, гүзәл образлар тудырды.

Мин М. Әмирнең 1936 елда басылып чыккан "Агыйдел" повестена тукталып китмәкче булам. Әсәрдә 1927 1928 еллар авылы күрсәтелә. Повесть шул чор өчен мөһим булган авыл хуҗалыгын күмәкләштерү темасына багышланган.

Әсәрнең сюжеты катлаулы түгел. Җәйге каникулда авылга шәһәрдән Гаяз һәм Ильяс исемле ике егет кайта. Алар комсомоллар. Шуңа күрә колхозлашу процессыннан читтә кала алмыйлар: авылны яңа юлга күчерү өчен актив көрәш юлына басалар. Алар тирәсенә шәһәрдәге авыл хуҗалыгы техникумында укучы комсомолка Артыкбикә, авылның ярлы һәм урта хәлле крестьяннары Имәли, Күчәрбай, Тешсез Ибрай һәм башкалар тупланалар. Ә бу вакытта авылда җитәкчелек кулаклар кулында була. Авылның эре кулагы Низами кооператив эшчесе һәм комсомол члены. Комсомол ячейкасы секретаре Зоя Низаминың уң кулы.Авылда партия оешмасы да, партия членнары да юк, ә комсомол ячейкасының эше сүлпән ага. Ячейка үз эшен гади генә алып бара: кышын спектакльләр куялар, кичәләр ясыйлар, кино күрсәтәләр. Ячейка эшләгән булып күренә. Волость комсомол комитеты секретаре Рахманов та шул ук юлдан бара, Низамилар эшен куәтли.

Гаяз, Ильяс, Артыкбикәләр Низамилар алып барган эшләр белән килешмиләр, аларга каршы актив көрәш ачалар. Яңа тормышны яклаучы яшьләр арасында самими дуслык, авылны яңабаштан үзгәртеп корырга бөтен күңел белән тырышулары, тормыш һәм көрәш эченә ташланулары, яшьләр өчен характерлы булган көр күңеллелек әсәрдә ышандырырлык итеп бирелгән.

Автор геройларын төрле яктан ачып бирергә тырышкан, аларның характерлы үзенчәлекләрен күрсәтә алган. Гаяз тирән акыллы, көчле характерлы, үзен нык һәм тыныч тота белүче егет. Автор Гаязны "завод егете", эшче сыйныф вәкиле итеп ала һәм аңа зур политик бурыч йөкли: Гаяз, Ильяс белән бергә, авыл яшьләрен, ярлы-урта хәлле крестьяннарны кулакларга каршы көрәшкә тупларга тиеш. Гаязның бөтен эш-хәрәкәте шуңа юнәлгән. Ләкин ул көрәш чараларын төгәл күз алдына китерми. Кайвакыт бала-чагаларча эш итә. Аның сәке астына кереп сүз тыңлавы шундый күренеш. Тирәннән уйлап эш итмәү аркасында Гаяз кулаклар тарафыннан үтерелә.

Әсәрне укып чыккач, мин шундый фикергә килдем: повесть нигездә чорның хакимлек иткән карашын чагылдыра. М. Әмир дә тормыш күренешләрен, уй-фикерләрен коммунистик тәгълиматка туры китереп гәүдәләндергән. Автор хуҗалык итүнең башка юллары, ысуллары турында уйлану тыелганлыгын яхшы сизеп эш иткән. Шуңа күрәдер, М. Әмир үз әсәрендә тик сыйнфый көрәшне генә биреп калмый, монда искиткеч гүзәл табигать, яшьләр арасында уянган мәхәббәт хисләренә дә зур урын бирелә. Укучының күңелен менә шушы күренешләр ныграк тарта да. Авторның Агыйдел елгасын сурәтләве күңелдә соклану хисе тудыра. Шигъри күңелле язучы аны күз алдына бөтен матурлыгы белән китереп бастыра, гаҗәеп пейзаж остасы икәнен раслый. "Агыйдел!.. Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел... Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган. Җырларда аны, күбесенчә, яшь гомергә охшаталар. ...бер карыйсың яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә".

Повесть Ильяс исеменнән сөйләнә. Бу алым белән автор әсәрнең укучыга тәэсир көчен арттыра алган. Ильяс укучы күз алдына гади сөйләүче булып кына түгел, ә тирән кичерешләргә бай, мәхәббәт романтикасына бирелүчән егет булып килеп баса. Ул крестьян баласы. [Политик хәзерлек һәм характер ягыннан Гаязга караганда азрак хәзерлекле. Аны тирә-ягындагы бөтен нәрсә сокландыра: Агыйдел буеның матурлыгы да, җәйге иртә дә, салкынча һавада пыяла төсле тигез булып яткан су да. Су буенда Артыкбикәне күргәч, Ильяс бөтенләй сүзсез кала. Ул үз алдында матурлык алиһәсе басып торгандай хис итә. Матурлык, чиксез матурлык. Барлык Венераларга алмаштырмаслык җанлы матурлык..."

"Агыйдел" повестенда М. Әмир герой характерын бирү остасы буларак ачыла. Аның геройлары эштә, хәрәкәттә күренәләр, бер-берсенә охшамыйлар. Геройларның шәхси кичерешләргә бай итеп бирелүе повестьны уңышлы иткән тагын бер сыйфат дип әйтергә мөмкинлек бирә.

Тулаем алганда, повесть яшьлеккә хас хыял-омтылышларны, хис-кичерешләрне, укымышлы яшьләрнең иҗтимагый активлыгын, авыл халкына ярдәм итәргә тырышып йөрүләрен җәмгыять өчен бик кирәкле, беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган сыйфатларны тасвир итә. Әсәр ягымлы, җылы, лиризмга төреп язылган, теле матур.

Әсәрдә чорның, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең драматизмы да оста чагылдырылган; гыйбрәтле, сабак булырдай фикерләр дә күренеп китә. Яшьләрнең бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләре, халыкның ятимнәргә ярдәме, матурлыкка тартылуы бүгенге көндә дә гыйбрәт алырлык күренешләр.

Шулай итеп, М. Әмирнең "Агыйдел" повесте чорның драматизмын тоярга, күзалларга ярдәм итә. "Агыйдел"дә әдип 1927 еллардагы авыл тормышын, ягъни тоташ колхозлашу башланганчы булган хәлләрне бәян итә. Повесть белән танышкач, әдәбият, сәнгатькә, бөтен җәмгыятькә көчләп тагылган чор карашларын тирәнрәк аңлыйсың. Тагын шуны да әйтергә мөмкин: автор кулакларны байлыклары өчен гаепләми, ул аларны конкрет җинаять өчен кулга алдыра. Әсәрдә, гомумән, чыннан да бай дип әйтерлек зур мөлкәт ияләре күренми.

"Агыйдел" повесте бүген дә кеше күңелендә матурлык уятучы әсәр булып кала бирә.

ММәһдиев җанлы характерлар тудыру остасы

Кеше китә җыры кала.

ММәһдиев прозасы


Мең рәхмәт сезгә, ачлык көннәрендә миңа ризык биргән апалар җиңгиләр, Сез инде бу дөньядан киткән, ләкин чәче агарган берәү сезне гомере буе искә ала, рәхмәт укый...

М. Мәһдиев

М. Мәһдиевкә багышланган "Истәлекләр китабы"н актарып утырганда, мин "авыл пәйгамбәре" (Г. Ахунов) "авылның соңгы философларыннан берсе", "соңгы могиканы" (Т. Галиуллин), "остаз”, "зур галим", "олуг мөгаллим" дигән гыйбарәләр белән очраштым. Алар миндә әдипнең иҗатына карата кызыксыну уятты. Укый башладым... Укыйм, миңа − шәһәрдә үскән, җәй саен авылга кайтып йөргән малайга (кызга) да − нык тәэсир итте аның әсәрләре, аерыла алмыйм. Бирелгән бәяләрнең юкка түгел икәнлеген аңладым. Әсәрләрен укыган саен укыйсы килү теләге көннән-көн көчәя барды. Мин әдәбият галиме дә, әдәбият укытучысы да түгел. Шулай да М. Мәһдиев иҗатына, аның прозасына карата кайбер фикерләремне әйтә алам дип уйлыйм.

М. Мәһдиевнең "Кеше китә − җыры кала" дигән китабы бар. Чынлап та, язучы үзе китсә дә, безгә үзенең җырларын (китапларын) калдырып китте. Беркемгә дә охшамаган, үз йөзе булган, үз фикерен туры итеп әйтә белгән, татар әдәби теленең үрнәге итеп алырлык, халыкның җор, үткен, тапкыр акылын, холкын, тарихын күрсәткән әсәрләрен калдырып китте ул безгә.

Мөхәммәт Мәһдиев − канатлы балачагы, ашкынулы яшьлек еллары, сугыш һәм аннан соңгы кыен чорга туры килгән буын вәкиле. Ул прозага китаптан түгел, ә тормышның үзеннән, олы юл үтеп, зур тәҗрибә туплап килгән язучы. "Без − кырык беренче ел балалары", "Фронтовиклар", "Каз канатлары", "Кеше китә − җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Ут чәчәге", "Мәңгелек яз", "Ачы тәҗрибә" кебек повесть, романнары белән ул бүгенге әдәбиятыбызның үзенчәлекле остасы булып танылды.

М. Мәһдиев әсәрләренең тематикасы искиткеч киң булуы гаҗәпләндерә. Шулар арасында аерылып торганы − тормышның үзе, кеше язмышлары. Ә тормышы аның авыл белән, авылдашлары белән тыгыз бәйләнгән. Татар авылының язмышын, фаҗигале сөенечен аңардан да яхшы белгән, шул чаклы тирән тасвирлаган язучы юктыр хәзерге чорда. Язучының төп геройлары − аның туган төбәге кешеләре, вакыйгаларның урыны да Арча тирәсе авыллары, туган авылы − Гөберчәк.

Бу серле талантлы язучының повесть, романнарында укучыны беренче юлларыннан ук үзенә бөтереп алып кереп китә торган сюжет та, тирән һәм катлаулы конфликт та юк кебек. Чынлыкта исә аның әсәрләре күп тармаклы, күп сызыклы сюжетка корылганнар. Әдипнең һәр характеры үзе бер тәмамланган новелла булып тора. Бу әсәрләр ниндидер тылсым белән сине сихерләп ала да, ахырына кадәр җибәрмичә, шундагы вакыйгалар эчендә кайната, шундагы геройлар белән бер йөрәктән сулата.

М. Мәһдиевнең яратып иҗат иткән темасы − авыл темасы, дидек. Ләкин язучы авыл табигатенең гүзәллеген, андагы кешеләрнең эшчәнлеген генә күрсәтсә, беркемне дә гаҗәпләндерә алмас иде. Авторның әсәрләрен укыгач, теге яки бу дәүләтнең нинди булуы, җәмгыятьнең чын асылы − гуманлымы яисә кешелексезме, гаделме яисә золымлымы, демократикмы ул яисә түгелме − иң беренче чиратта авылга, крестьянга мөнәсәбәтендә ачылуын аңлыйсың. Октябрь революциясе, совет дәүләте "Җир − крестьяннарга!" дигән лозунгысын игълан итсә дә, бу идея тормышка ашмады. Җир-Ана без теләгәнчә үзгәрә, яшәрә алмады. Авыллар таркалды, кешеләр җир хезмәтеннән читләште, качты. Кеше җиргә хуҗа булса, бу бөек мөлкәтне ташлап качар идемени? Менә шулар борчый язучыны. Дөрес, авылны яшәтергә, яшәртергә омтылучы кешеләрне дә күрәбез. Мәсәлән, М. Мәһдиевнең 1975 елда чыккан "Каз канатлары" романында сурәтләнгән авыл да бик оптимист киләчәге белән истә калды. Булдыклы, экономик белемле яшь председатель Ленар зур терлекчелек комплексы төзи. Аның инициативасы белән үк вак-төяк авыллар бетерелә. Ләкин автор үзе җиргә кирәгеннән артык химикатлар кертүгә көенгән Галләметдин, атларга сан бетүгә кайгырган Шәйхулла, "бетермәгез авылны!" дип өзгәләнүче тел белгече Хәбибрахманнар ягында.

Язучы "Кеше китә җыры кала" (1978), "Исәнме, Кәшфи абый!" (1982), "Мәңгелек яз" (1982) кебек повесть, романнарында миһербанлы, энергияле аерым шәхес лидерларны сурәтләп, мондыйлар кешеләрне кузгатырлар, крестьян хезмәтенә кадер-хөрмәт, зурлау хисе уятырлар, авылга шулай гаделлек, бәхет килер, дип ышана кебек.

Уңган Кәшфи абыйның Тәвис исемле әрәмтамак, әхлаксыз малаен тасвирлап, М. Мәһдиев бүгенге авыл кешеләренә карата рәнҗүләрен дә сиздерергә тырыша шикелле. Әнә карагыз, ди сыман "Торналар төшкән җирдә" (1981) повестенда кинаягә оста әдип, сугышка хәтле безнең халык ничек рухи бай, әхлаклы булып күмәк яшәгән. Хәзерге авыл халкына нәрсә җитми. Ник шуларча матур яшәмәскә... Тора-бара автор башкачарак фикер йөртә башлый. "Бәхилләшү" повестенда инде ул авыл язмышының зур иҗтимагый төшенчәләргә бәйле булуын күрсәтә. Авылга, крестьян хезмәтенә кадер сизелерлек кимүенең төп сәбәбен автор тирәннән, шәхес культы, торгынлык заманнарыннан, җәмгыятьнең рухи-әхлак нигезләреннән эзләргә кирәклегенә басым ясый. М. Мәһдиев авылларыбыз фаҗигасендәге зур һәм иң беренче сәбәпне сталинизм дәверендәге законсызлыклардан, кешелексезлектән күрә. Бу мәсьәләдә автор белән бәхәсләшү урынсыз. Чөнки ул авылның, крестьянның, ятимлекнең бөтен авырлыгын үз башыннан кичергән. Хисле, хыялый рухлы җиде-сигез яшьлек малайның күз алдында әтисен укымышлы мулланы, укытучы, игенче Сөнгатулла Мәхдүмне зинданга алып китәләр. Бала ятимлекне тоеп, "халык дошманы" дигән кара мөһернең хурлыгын гомере буенча җилкәсендә күтәреп бара...

Зур талант иясе туган-үскән авылы Гөберчәкне үз әсәрләрендә легендага әйләндерде. "Ул үзен авыл җырчысы, авылның пәйгамбәре итеп танытты", дип яза язучының замандашы һәм каләмдәше Г. Ахунов. М. Мәһдиев, чыннан да, гомере буена авылны җырлаган, авылның бүгенге ямьсез хәлен түгел, киләчәк матурлыгын язып калдырган язучы. Әмма ул аларны бүгенге Гөберчәкнең гап-гади кешеләре аркылы, хезмәт кешеләре аркылы сурәтли. Аларның күңел матурлыгын, җаннарының гүзәллеген ача.

М. Мәһдиев әсәрләрен укыганда, образларның төрлелегенә, һәрберсенең үзенчәлегенә хәйран каласың. Бик күп алар: кайберләре синдә елмаю тудыра, кайберләре күздән яшьләр китерә. Ул геройлар белән бер очрашкан кеше, минемчә, аларны оныта алмый. Язучының "Без − кырык беренче ел балалары" әсәрендәге "натуралист Әркәшәсен", "шовинист Әлтәфиен", малайларны үз итеп, яратып, "ребятки" дип дәшүче Фәтхиевичне, хуш исле тәмәке өчен җанын бирергә әзер торучы география укытучысын, ата кара тараканның кан әйләнешен сорап, укучыларның теңкәсенә тигән биологны һәм Арча районының төрле авылларыннан җыелган, һәрберсенең аерылып торган үз киемнәре, гадәтләре, холык-фигыльләре булган сугыш чоры малайларын ничек яратмыйсың? "Фронтовиклар"дагы үзенең сугышчан дусларын сагынучы укытучы Рушад, балачагы ятимлектә үткән, нужаны да күп татыган Гата, югары белемле, нәзакәтле, гүзәл Нәркис, көмеш тавышлы Мостафа, әдәпле һәм ихлас Бәлкыйс шикелле геройлар синең якын дусларыңа, теләктәшләреңә әверелә. Саный китсәң, йөрәккә уелып калырлык андый герой-образларны бөтен әсәрләреннән дә табып була.

М. Мәһдиев үзе сурәтләгән геройларга үзе дә гашыйк. Менә шуңа күрә дә алар күңелгә сеңеп калалар, ышандыралар.

Язучы үз авыллары турында гына язмый. Аны олы дөнья проблемалары борчый, җир шары сулышы аның йөрәге аша уза. "Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган", ди әдип. Минем бу сүзләр белән килешәсем килми. Чыккан. Бу авылдан татар халкының Бөек язучысы, Г. Тукай бүләге лауреаты, юморга бай тел остасы, әдәбият галиме, педагог, остаз, Т. Галиуллин сүзләре белән әйткәндә, "авылның соңгы философларының берсе, соңгы могиканы" Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев чыккан. Ул татар прозасына өр-яңа нәрсә сагышлы юмор һәм моңлы лиризм алып килде. Ул безнең әдәбиятта шушы сагыш һәм моңы белән мәңге калачак.

Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә аналар һәм балалар проблемасының бирелеше

Оҗмах аналар табаны астында.

Коръән аяте


Ана − бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы − сакалы агарып бетсә дә бала − мәңге бурычлы бала!

Ә. Еники

Татар әдәбияты халкыбыз тарихын, аның күңелен, милли рухын өйрәнүнең дәреслеге итеп алырлык әсәрләр иҗат иткән әдипләргә бай. Шуларның берсе безнең аксакалыбыз, милли рухыбыз җырчысы Әмирхан Еники. Бу бөек әдипнең әсәрләрен дулкынланмыйча укучы кеше бармы икән? Юктыр! Моның төп сәбәбе, минемчә, язучының халык күңелен бик нечкә сизү сәләтенә, халык йөрәгенең иң түрендә яткан өмет-теләкләрен күрә алу мөмкинлегенә ия булуында.

Әйе, Ә. Еники гади, табигый күренешнең дә сәнгатьчә матурлыгын, тирән мәгънәсен сурәтләп күрсәтә. Шуның аркасында әсәр кеше күңелен тулысынча яулап ала: уйландыра, моңландыра, елата, җырлата, сагындыра...

Язучының әсәрләрендә миһербанлы, изге җанлы, олы, садә күңелле Ана образы әсәрдән әсәргә күчә бара. Бу тема башлап сугыш чоры әсәрләренә килеп керә. "Бала" хикәясендә беренче мәртәбә сугышка кергән Зариф солдат сугыш котырган урында анасыннан аерылып калган кызчыкка юлыга: сабыйның анасын эзләп китә, илтеп тапшыра. Шушы гади генә вакыйга, станциядән китәргә торучы эшелон янында кая бәрелеп, кая сугылырга белмәгән ананы күрү, аңа баласын исән-имин илтеп тапшыру яшь солдатны бөтенләй үзгәртә. "Ана һәм кыз" хикәясендә дә Рәхилә сөекле энесенең фронтта һәлак булуы турындагы шомлы хәбәрне авыру әнисеннән яшерә, аның өметен өзәргә теләми. "Бер генә сәгатькә" хикәясендәге солдат Гомәр, фронт аша узып барышлый, туган өенә кереп чыгарга мөмкинлек таба. Вакыт бик кыска − бер генә сәгать. Хикәядә очрашу шатлыгы белән аерылышу хәсрәте дә, ата-анага чиксез хөрмәт, ихтирам да бергә, берьюлы күрсәтелә. Язучы шушы вакыйганың якыннары күңеленә ничек тәэсир итүен, кешеләрнең аеруча киеренке хәлдә калуларын үтә төгәл һәм психологик планда сурәтли. Хикәяләрнең һәрберсендә үзәктә Ана образы, аның кичерешләре, аның бала күңелендәге урыны тора. Әйтеп үтелгән хикәяләр үзләре генә дә Ә. Еникинең кешелек, мәхәбәт, гүзәллек, миһербанлык дигән мәңгелек байлыкларга дан җырлаучы язучы булуы турында әйтә.

Ана образы язучының һәрбер әсәрендә диярлек лаеклы урында. Бу образ белән без Ә. Еникинең сугыштан соңгы әсәрләрендә дә еш очрашабыз. Автор сугыш чоры хикәяләрендә ана образын Ватан-ана белән тиңләштерсә, сугыштан соңгы әсәрләрендә башка вазифалар да өсти: ана гореф-гадәтләр, милләт язмышы сакчысы буларак килеп баса. Шул ук вакытта ул тәрбияче дә була.

Әдипнең 1964 елда язылган "Матурлык" хикәясенең сюжеты гади генә. Шәкертләр җәйге ялга кайтышлый Бәдретдиннәргә тукталып, чәй эчеп чыгалар. Гади генә күренеш аркылы әдип никадәр тирән хисләрне сөйләп, хикәяләп бирә. Матурлык дигәч тә, зиннәтле пулатлар да, чибәр туташлар да тасвирланмый монда. Киресенчә, соң чиккә җиткән ярлылык, шәкерт әнисенең рәхимсез чәчәк авыруыннан ямьсезләнеп калган йөзе сурәтләнә. Матурлык исә икенче нәрсәдә − ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, ягъни кешенең күңелендә булып чыга. Биредә рухи матурлык тышкы ямьсезлеккә контраст итеп куела. Шушы эчке гүзәллек, ягымлылык, олы җанлылык янында тышкы ямьсезлек тә ничектер эреп юкка чыккандай була, күңелдә тик матурлыкка соклану тойгысы гына утырып кала. Шушы тойгы күздән яшьләр китерә. "Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!" Чынлап та, балага яшәү биргән, дөньяга, тирә-юньдәгеләргә ихтирам һәм игътибар белән карарга өйрәткән, шагыйрь күңелле, моңлы бала тәрбияләп үстерә алган ана ямьсез була алмый.

60 нчы елларда Ә. Еникинең туган җир, аналар һәм балалар, алар аркасындагы мөнәсәбәтләр проблемаларын күтәрүнең реаль җирлеге дә була: ул елларда туган җирләреннән, ата-аналарыннан читләшүче балалар күбәя. Әхлаксыз вәхшилек, "телсез"лек тамыр җәя башлый. Газета-журналларда басылган "Ананы чиратка салдылар", "Ана күңеле балада", "Картлар йорты" шикелле мәкаләләр җанны тетрәтә. Йөрәк әрнеткеч күренешләр турында языла боларда.

Шундый язмаларның берсе Ә. Еники кулына да килеп керә. Һәм 1965 елда "Әйтелмәгән васыять" хикәясе языла. Ул кыска повесть. Сюжеты да гади. Акъәби далада тизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. "Карчыкның соңгы еллардагы гомере балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза иде. Ялгыз башын Юлкотлысында асраса да, күңеле белән ул гел балалары янында иде". Авырып киткән Акъәбине кызы Гөлбикә белән кияве калага алып килә. Карчык ике айдан артык авырып ята. Улы Суфиян да, кияүләре, марҗа килене дә әбигә игътибарлы, әмма ни хикмәттер, алар гел ашыгалар: әниләренең соңгы теләген васыятен тыңлап торырга вакыт таба алмыйлар. Акъәбине аңлаучы кеше юк: балалары инде бүтән, үзгәргән кешеләр. Алар өчен туган туфрак, изге туган җир дигән төшенчәләр онытылган. "...Ике сүзнең берендә "туган ил" дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?.." Балалары өчен борын-борыннан килгән гореф-гадәтләр, йолалар да ят. Алар инде туган авылларын да, анда гына ишеткән әкият-легендаларны да онытканнар. Акъәби халык алдында олы булу өчен кече күңелле булырга кирәклеген әйтмәкче була. "Һай, ярата безнең халык зур, укыган кешенең кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ә тәкәббердән кача, тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул". Акъәбинең балалары тәкәббер генә түгел, алар инде үз әниләрен "әни" буларак онытканнар. Алар алдында "ябык кына кортка ята". Бер генә баласы да әниләре янына еш кайтып йөри алмауларына үкенми. Берсе дә әниләрен үз өйләреннән соңгы юлга озатырга теләми. Мәшәкате күп булачак, янәсе. Ә олы улы, Суфиян әтисен алыштырасы кеше үз балаларына бер авыз сүз башкортча өйрәтмәгән, үзе дә марҗага өйләнгән. Аның телендә анага тиешле бер генә җылы сүз дә юк. Анасы аны юньләп аңлап та бетерми. Суфиян әнисенә солдатларына эндәшкән кебек эндәшә. Акъәбине борчыган нәрсә дә шул: буыннар алмашуы, аңлашуы бетә бара. Әби һәм оныклар бер-берсен аңламыйлар.

Акъәбинең кызы Гөлбикә нечкә күңелле, әнисен ярата, ихтирам итә. Авыру карчыкны туры үз өйләренә алып килә. Ләкин ул да әнисеннән читләшкән, аның белән ихлас күңелдән сөйләшеп утыру теләге күренми. Карчыкның тамагы тук, урыны чиста булгач, шул җитә. Рухи азык турында уйларга аның вакыты юк.

Автор Акъәбинең читтәге кече улы һәм өлкән кызы барлыгын әйтеп кенә үтә. Алар китеп югалганнар. Әниләре белән элемтә өзелгән. Туганнары белән дә аралашып яшәмиләр алар. Акъәбинең аларны ничек кенә күрәсе килсә дә, аларны чакыручы булмый. Бу сагыну газабын Акъәби үзе белән гүргә алып китә. Автор фикеренчә, алар да эшлексезләр түгел, үз эшләренә җан-тәннәре белән бирелгән намуслы хезмәт ияләре. Тик аларның да Суфиян һәм Гөлбикәдән аермалары юк. Әниләрен күптән онытканнар.

"Әйтелмәгән васыять" әсәренең бер үзенчәлеге бар: автор Акъәбинең балаларын гаепләми. Бу эшне ул өлешчә Шагыйрь образына тапшыра, бер өлешен укучының үзенә калдыра. Тагын әсәрдән бик күп символлар табарга мөмкин. "Дала буйлап кылганнар йөгерә", − дип башланып китә хикәя. Кылганнар безнең ата-бабаларыбызның ирекле үткәне. Шул кылганнар арасыннан таякка таянган Миңлебай карт килә. Әйтерсең лә ул безнең ерак бабаларыбыздан килгән илче, безне Акъәби васыяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы. Аның "Кайтыр, насыйп булса кайтыр... Ә син учагың карый тор, учагың... Учагыңда ут сүнмәсен", − дигән сүзләре − бүгенге яшьләргә булган васыяте. Милләтебезнең рухын, гореф-гадәтләрен, йола-тарихын онытмаска, сакларга куша кебек ул.

Әсәрнең ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта! Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Алар арасында сәнгать кенә түгел, гореф-гадәтләр, йолалар эченә кереп эрегән бәйрәм шатлыклары, һөнәри осталык үрнәкләре − кыскасы, яшәешне бизәп, тормышка ямь, җан кертеп, балкытып торучы көнкүреш җиһазлары да тупланган. Акъәби теле белән әйтеп калдыра алмаганнарын шушы әйберләре аша аңлата кебек.

Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар "Хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар".

Автор Акъәбинең мирасын ничек бүлүгә дә битараф түгел. Сандыктан чыккан чуклы камчы Геннадийга, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы Гөлбикәгә күчә. Власть символы һәм байлык символы руслашкан кулларга күчә. Шушы ике нәрсәдән баш тартмыйлар. Калган әйберләрне театрга тапшырырга булалар. Шулай итеп, Акъәбинең бөртекләп җыйган "байлыгы" таралып бетә. Чын башкорт, татар тагын буш кул белән кала. Автор, минемчә, үткәнне кадерләмәгән кеше бернәрсәсез байлыксыз, властьсыз һәм рухи бушлыкта калачак дип әйтергә тели.

"Әйтелмәгән васыять" милләт язмышы турындагы әсәр. Акъәби халык анасы. Аның васыяте халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, безнең телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы шуның сагында. Ул бу фикерләрне халыкка әдәбият аша җиткерергә омтылачак.

Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, "Әйтелмәгән васыять" нең әһәмияте чиксез зур. Ул буыннар бәйләнешенең, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.

Колыма хикәяләре И. Салаховның җан авазы

"Эчтәлеге белән гаять үзенчәлекле, документаль төгәллек белән язылган бу әсәр − Сталин чорының роман-хроникасы да, илебез халыкларының тирән фаҗигасе дә ул. Шуның белән бергә бик күп миллионнар арасыннан могҗиза белән генә исән калган Ибраһим ага Салаховның җан авазы да.

А. Гыйләжев

И. Салаховның "Колыма хикәяләре" − авторның йөз аклыгы булу белән бергә, татар халкының горурлыгы да, казанышы да. Автор үз әсәрен "Фаҗига-хроника" дип атый. Әсәр тарихи дөреслеге, чынлыгы белән шушы характердагы әсәрләр арасында аерым бер урын тота, чөнки язучы үзе күргәннәрне, үзе татыганнарны, үзе кичергәннәрне яза.

Әсәрдә шәхес культы чорында нахакка гаепләнеп, төрмә-каторга газапларын кичергән, халкыбызның, мәдәниятебезнең горурлыгы булырдай фидакарь затларның ачы һәм аяныч язмышы сурәтләнә. Роман ил халкының берьюлы капма-каршы ике тормыш белән яшәве турында да сөйли. Китапта бөтен бер буын кичергән зур масштабтагы фаҗига ята. Хикәяләр документаль нигезгә корылган, геройлары да һәркайсыбызга таныш яисә тарихыбызда тирән эз калдырган билгеле шәхесләр, Китап анда сурәтләнгән, искә алынган яки бик кыскача гына хәтерләп киткән персонажларга ихтирам уята. Адәм баласы чыдамастай шартларда интегеп, саулыкларын югалтып, кимсетелеп, айлар, еллар, дистә еллар үткәргән кешеләрнең иң зур күпчелеге Кеше булып калганнар. Бөек мәгънәсендә Кеше булып. Романдагы Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Мохтар Мутин, Гыйлем Камай, Гомәр Гали Галимҗан Нигъмәти, Сөббух Рафиков, Сәрвәр Әдһәмова һәм заманында мәйдан тоткан партия, совет, комсомол җитәкчеләренең язмышлары турында тетрәнмичә уку мөмкин түгел.

"Тагын бик күп, бик күп язмышлар, кыска-кыска гына эпизодларда күренеп китсәләр дә, хәтердә уелып калырлык дәрәҗәдә язылганнар. Төрле катлау, төрле милләт вәкилләре иң авыр елларда да, иң читен юлларда да горур башларын түбән имиләр, сатмыйлар, сатылмыйлар, хыянәткә бармыйлар, туганнарча бер-берсен олылап, бер-берсенә рух өстәп, чын патриотларча төрмә-каторга сиратын кичәләр. Әсәрнең һәр сәхифәсеннән, һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек бөркелеп тора", − дип яза А. Гыйләҗев әсәргә кереш сүзендә.

Автор үзе дә − шундый бер гвардиянең вәкиле. Хәрбиләр, башка милләт вәкилләре арасыннан чыккан асыл ирләр кичергән тән һәм җан-газаплары − беркемне дә битараф калдыра алмый. Нинди генә авыр, четерекле минутларда да идеалларына хыянәт итмичә, намусларын, сатмыйча, аяксыз-кулсыз калып имгәнсәләр дә, рухи сәламәтлекләрен саклый алулары чын күңелдән сокландыра. Тоткыннар арасында (автор аларны "мәхбүсләр" дип атый) төрле дин вәкилләре бар. Барысының да язмышлары бертөрле, "...бер поп тезләнгән дә, Гайсә пәйгамбәрнең тәрегә кадакланган сурәтенә карап, бертуктаусыз чукына, ял-чәчләре әле бер, әле икенче якка чайкала", ә икенче почмакта "...ап-ак сакаллы бер татар карты, тастымалын намазлык итеп җәеп утырган да, кулларын күкрәгенә кушырып, күзләрен йома төшеп − бу дөнья шау-шуыннан китеп − пышылдап кына дога укый, ара-тирә сәҗдәгә китә". Шунда ук карта да уйныйлар, сугышалар да, сату-алу да итәләр... Ләкин берсе дә кешелек дәрәҗәсен төшерми, дуслык та, бер-берсенә ярдәм итү дә бар монда.

Әсәрдә "барлык халыклар атасы" Сталин үзе күрсәтелми. Ләкин ул тиранлык иткән дәвер бөтен үзенчәлекләре белән тасвир ителгән. Бер деталь аеруча хәтергә сеңеп калган: хаксызга (нахакка) зинданга эләккәннәр колагына репродуктордан өзек-төтек булып җыр ишетелә. Бу җыр − "Нинди иркен минем туган илем!", ягъни "Широка страна моя родная!" Җыр еш яңгырый. "Кеше болай иркен сулый торган башка илләр әле җирдә юк..." Җырда − чиксез киңлек, олы хокуклар, гамәлдә − зиндан.

Төрмәләр көннән-көн тыгызлана, "тоткыннар белән шыгрым тулы камералар − ятарга түгел, басып торырга да урын җитми. Сасы ис бугазны буа..." Ә төрмәнең теге ягында, ягъни иректә, һәр җирдә әләк, шымчылык хөкем сөрә, үзенең иминлеген саклау бәрабәренә дус дусны, туган туганны сата. Якыннарына, хезмәттәшләренә хыянәт итүне чүпкә дә санамый башлаган икейөзле, ялагай бәндәләр берсен берсе батыра-батыра эш башына үрмәлиләр. Кешелек сыйфатларын югалткан, рәхим-шәфкать дигән төшенчәнең ни икәнен оныткан надзирательләр, Бикчәнтәевләр, Фазыллар нәкъ әнә шундыйлар арасыннан чыккан бит. Шулар булышлыгы белән Россия төрмәләре тулды, меңләгән кешеләр һәлак ителде, Колымага, тагын әллә кайларга озатылды, исән калганнарының да унар-егермешәр еллык гомерләре урланды, никадәрле даһи хезмәтләр язылмыйча, никадәрле бөек хыяллар гамәлгә ашмый калды. Кеше язмышын ничек кирәк шулай бордылар. Өч кешедән торган суд әгъзалары хөкем карарын укый тордылар, бер гаепсез тоткыннар кайсы яңадан төрмәләргә, кайсы "теге дөньяга" озатыла бардылар.

Әсәрдә укучының йөрәгенә тия торган күренешләр шактый күп. Мине аеруча тетрәткән урын "Ана тавышы" бүлеге булды. Бу бүлекне укыгач, кечкенә сабыеннан мәхрүм калган ананың тавышы, илереп елавы ишетелгәндәй булды. "Мишут-ка-а".

Язучы И. Салахов "Колыма хикәяләре" романы белән бер гаепсезгә, гөнаһсызга якты дөнья белән саубуллашканнарның соңгы сәламнәрен җиткерде. Фатиха-хроника − хаксызлык-кансызлык чоры корбаннарына һәйкәл, ваемсызлыкка, битарафлыкка бирелүдән саклашучы чаң авазы. Әсәрне "Җан авазы" дип бәяләп, А. Гыйләҗев бик күпне әйтте.

Гаҗәеп бәхетсез, матәмле, үкенечле, йөрәк өзгеч еллар турындагы бу әсәр халкыбыз тарафыннан йотлыгып кабул ителде. Халык аны ябырылып укыды һәм укый. "Тайгак кичү" дип аталган журнал варианты ук тиз арада күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Әсәр хакында А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Р. Мостафин һәм башка тәнкыйтьчеләр һәм журналистлар язып чыктылар. Китап кат-кат басылды, башка телләрдә дә дөнья күрде. Бу китабы өчен Ибраһим Салаховка Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелде. Халкыбызны җан авазы белән уяулыкка өндәүче әлеге роман меңләгән укучылар күңелендә үзенең лаеклы урынын тапты.

Ф. Латыйфиның "Хыянәт" романына рецензия

Кулымда Казан Кремле янында сугыш вакыйгаларын сурәтләгән зур булмаган китап. Бу − язучы Ф. Латыйфиның 1993 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан "Хыянәт" романы.

Китапның тышлыгы ук укучыга туган шәһәребез тарихына багышланган әсәр булуы турында сөйли. Тышлыкның беренче һәм соңгы битләрендә Казан һәм Казансу елгасы күрсәтелгән. Рәссам Д. Җәләлетдинов чорның үзенчәлекләрен дөрес тотып алган, романга кызыксыну уяту өчен барысын да эшләгән дигән тәэсир кала.

Әйткәнемчә, роман зур түгел. Ул 13 бүлектән тора. Бүлекләргә укучыны җәлеп итәрлек исемнәр куелган. Мәсәлән, "Серле тамга", “Пәри кызы", "Кол Шәриф" һәм тагын игътибарны үзенә юнәлтерлек бүлекләр бар. Шунысы кызыклы: автор һәр бүлектә тарихи вакыйгаларны аңларга ярдәм итүче гаять тирән мәгънәле эпиграфлар бирә барган. Алар романның тарихи җирлеген, милли үзенчәлеген тирәнәйтү белән бергә, яңа табыш булып, аерым геройларның сыйфатларын ачып бирүгә дә булышалар.

Роман, беренче битләреннән үк, укучыны Казан ханлыгында барган кызыклы һәм гыйбрәтле маҗаралар дөньясына алып кереп китә. Әсәр татар тарихының моңа кадәр яктыртылмаган гаять катлаулы дәверен чагылдыра. Романны укып чыккан кеше кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең сафлыгына, мәхәббәт һәм дуслыкның тирәнлегенә соклана; авторның хыянәтнең ачылыгын тасвирлаудагы осталыгы, вакыйгаларны ышандырырлык бирә алуы таң калдыра.

"Хыянәт" романы белән Ф. Латыйфи психологик һәм фактик материалларны дөрес һәм урынлы кулланып, тарих катламнарына тирәнгә үтеп керә алган. Язучы туган телебезнең нәфислеген тоеп эш иткән. Романдагы үзәк герой язмышында тулы бер тарихи чорның гәүдәләнүе әсәрнең кызыклы үзенчәлеге һәм әдәбиятыбызда яңалык кына түгел, ул авторның югары сәнгати осталыгы турында сөйли. Романдагы геройлар тормышы тарих катламының ике юнәлешендә сурәтләнә: өске катлам белән параллель рәвештә тарихның аскы катламыннан килә торган агым укучыны гел сискәндереп тора, тетрәндерә, алар язмышыннан өр-яңа мәгълүматлар өсти. Үзәк герой Сәетнең әнисе Прасковья язмышы беркемне дә битараф калдырмый. Аның әсирлек газаплары чиккән татар хатыны булуы ачыклана. Санька-Сәетнең сөйгәне белән кавышу өчен ислам диненә күчәргә, сөннәтләнергә риза булуы, төшендә Гөлйөзем белән кавышуы кебек хыялый буяуларга мул күренешләрне дә җанлы, тормышчан итеп кабул итәсең. Болары да авторның табышы, осталыгы.

Тарихи романнар, гадәттә, сугыш күренешләренең күплеге, зур вакыйгаларны сурәтләү белән аерылып тора. "Хыянәт"тә исә язучы мондый традициядән читләшеп, тарихи чорның дулкынлы күренешләрен геройлар тормышына күчерә. Сәетнең (Санька) катлаулы тормышына үзләренең киеренке мөнәсәбәтләре белән Кол Шәриф, шымчы Иван, агасы Василий һәм башка персонажлар тартыла. Алар арасында Кол Шәриф аеруча катлаулы шәхес. Шулай да автор аны тулы канлы каһарман буларак күз алдына бастыра алган. Романда Кол Шәриф шактый тулы эшләнгән образ.

Укучының хыялын уятып, әдәби геройны бер-ике штрих белән кыска гына эпизодта ачып бирә белүе язучы каләменең тасвир көчен күрсәтә. Шәһит би белән яшь егет Сәетнең янәшә ат өстендә килүе, Сәет-Саньканың әтисе Савелий Кузьмичның уйланулары, килеш-килбәте белән үк җан биздергеч шымчы Иванның кыска тасвирланган портреты дикъкатьне үзенә тартмыйча калмый.

Әсәрнең финалы − кала эчендә кайнаган "дәһшәтле ташкынны, таш манараны селкетер куәтне" дә язучы Сәет кичерешләренә сала. Казан халкының алда торган һөҗүмгә тоташ кузгалышы, соңгы сугышка ярсу әзерлеге көчле һәм тәэсирле күренеш булып күз алдына килә. Моны ике милләт кушылудан туган Сәеттән башка, аның хатыны Гөлйөзем белән улы Җәгъфәр турындагы уйлануларыннан башка күзаллап булмас иде. Яшь морзаларның бердәм яуга күтәрелүе, үзенең газиз улы Җәгъфәрнең дә шул егетләр сафына басуы ата кешене куандыра, аның эчке горурлыгын арттыра.

Казан сугышчыларының батырларча һәлакәте Василийны да тетрәндерә. "Дошманның йөзенә кан төкергән әсир Казан егете" аңар үзенең кардәше, энесенең малае Җәгъфәр булып тоела башлый. Әмма Җәгъфәр изге Кол Шәриф кулында дошманның агулы утыннан һәлак була, әтисе Сәет исә туганы Василий белән үчле алышта җан бирә. Ике туганның котылгысыз үлеме капма-каршы ике лагерьның газаплы тарихи фаҗигасе булып күңелгә керә.

Кыскасы, әсәр бер тында укып чыгарлык. Ул укучыны уйландыра, бүгенге дөньяга сак карарга, Камай морза ише хыянәтчеләрдән сакланырга куша кебек. Тарихи романнарның кыйммәте дә шунда бит: алар үткәннәрдән сабак алырга өнди, бүгенге чынбарлыкта охшаш хәлләрне сурәтләп күрсәтә, кисәтә. "Хыянәт" романы әнә шундыйлардан.

Хәзерге татар поэзиясендә хатын-кыз шагыйрәләребезнең авазы

Тыныч көннең нинди
кыйммәт булуын
Беләсеңме?
Ә мин, мин беләм.

К. Булатова

Татар халкы гомерләрен иҗатка багышлаган шагыйрьләр һәм шагыйрәләргә бик бай.

Шагыйрәләребезнең иҗаты татар поэзиясендә аеруча әһәмиятле урын ала, чөнки аларның әсәрләре күңелгә бик тирән үтеп керә. Шигырьләре "ташны да эретерлек" хикмәткә ия. Бүгенге көннең билгеле шагыйрәләре: Эльмира Шәрифуллина, Гөлшат Зәйнашева, Клара Булатова, Нәҗибә Сафина, Илсөяр Иксанова... һәм башка бик күпләр. Аларның шигырьләрендә киләчәк буын өчен борчылу да, ана белән бала арасындагы мәхәббәт тә, табигатькә булган соклану да, самими, эчкерсез ярату хисе дә чагыла..

Шулар арасыннан мине аеруча дулкынландырган шагыйрә − Гөлшат Зәйнашева. Г. Зәйнашева − җыр поэзиясенә гомерләрен җырга багышлаган Әхмәт Ерикәй, Мостафа Ногман кебек ир-егетләр арасына килеп кергән беренче карлыгач. Җырга һичкайчан хыянәт итмичә, гасырның авырлыгыннан курыкмыйча рәхәтләнеп иҗат итә ул.

Һәркем белә: җырчы тавышына ия булган кеше бәхетле, чөнки ул йөрәк түрендә сакланган серләрне, беркемнән дә яшермичә, җыры аша әйтеп бирә ала. Ә Гөлшат Зәйнашеваның күңел тойгылары тирән, йөрәк серләре күп, әйтәсе сүзләре дә чиксез. Шагыйрәнең җырларын тыңлаган кеше, дөньясын онытып, Туган ягында йөри, балачак мизгелләренә кабат кайта, хезмәт кешесе тудырган хәзинәләргә карап соклана, кош, чишмә тавышларын ишетеп моңлана. Шуңа күрә дә бу олуг шагыйрәнең җырлары олысын да, кечесен дә дулкынландыра: ул җырлар һәркемнең күңелендә гомер буе яши.

Гөлшат Зәйнашеваның композиторлар, музыкантлар, җырчылар белән аралашуы, композитор А. Ключарев белән иҗади дуслыгының җимеше − "Туган җирем − Татарстан" җыры.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.


Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем − Татарстан.


Кая гына китеп, кайларга бармадым,

Сагынып кайттым Иделем таңнарын, −

дигән сүзләрне тыңлаганда, Татарстаныбыз бөтен киңлеге, гүзәллеге белән күз алдына килеп баса. Бу җырның музыкасы да дәртле, халык күңелендә туган җиренә булган изге тойгыларын әйтеп бирерлек моңлы. Минемчә, аны республикабызның Гимны итеп кабул итсәк тә отар идек.

Күптән түгел мин Эльмира Шәрифуллина дигән шагыйрәнең "Гөлләр елы" дигән шигырь китабына юлыктым. Шигырьләрен укый башладым. Үзенә генә хас моң, сагыш бар иде аларда. Аннан соң кайда гына аның шигырьләрен күрсәм дә, игътибарсыз калдырмадым − укырга тырыштым. Берничә елдан соң мин аның шагыйрь генә түгел, ә проза әсәрләре язуын да белдем. Бу хәл аның үзенең тормыш иптәше Фаил Шәфигуллин истәлегенә багышланган "Мизгел" повестен һәм бала тәрбияләүгә бөтен көчен, күңел җылысын салган ана образын сурәтләүче "Җанлыдан җан яралгач" исемле повестьларын укып чыккач булды. Шагыйрәнең чын йөрәгеннән алып язылган бу повестьлар мине бик дулкынландырды. Ачы югалту, олы саф мәхәббәт темасы Эльмира апаның шигырьләрендә дә дәвам итә.

Мәхәббәтем − син ләззәтем,

Син минем сагыш-моңым.

Шагыйрә сөйгәненең мәңгегә китүенә ышана алмый.

Кавышасы иде бер мизгелгә,

Ялгызлыктан качар идем,

Суларда ага-ага.

Миңа Эльмира апа Шәрифуллина иҗатына багышланган бер кичәдә булырга туры килде. Бу кичәдә аның "Мизгел" повестеннан өзек тә укыдылар. Өзекне тыңлаганда, залда үксеп елап утырдылар. Бөтен ачы хәсрәтләрен, кайнар мәхәббәтен, сагышын, сагыну-саргаюларын, хөрмәтен − барысын да аңладык шушы кечкенә генә өзектән. Шапгыйрә йөрәге түзмәгән, "Мизгел" дигән шигырь дә язган.

Мизгелләр яши күңелдә,

Мизгелләр бирми тынгы.

Изге хатирәләр белән

Мөлдерәп күңел тулды, −

ди ул.

Шагыйрәне бүгенге көннең бик күп проблемалары борчый. Ана буларак, ул җирдәге балалар турында кайгырта. Авторның теләге: Җир йөзендә сугыш булмасын, балалар тыныч шартларда үссен. Бу темалар шагыйрәнең "Саласпилис" дигән шигырьләр циклында чагылыш таба.

Кырык өчтә монда кан эчкәннәр

Һәр сабыйдан, һәрбер баладан.

Җиде түгел, җиде меңен бергә

Каерып алып газиз анадан, −

дигән юлларны тетрәнмичә уку мөмкин түгел.

Укытучы буларак, шагыйрәне бала тәрбияләү, туган телебезнең торышы мәсьәләләре дә борчый. Хезмәттәшләренең авыр хезмәтенә баш иеп ул "Татар теле мөгаллиме" дигән шигырен яза.

Э. Шәрифуллинаның шигырьләре үзеннән-үзе моңлы көйгә салынып укыла. Композиторлар Риф Гатауллин, Рамил Курамшиннар аның сүзләрен көйгә салганнар. Шуның белән дә шагыйрә күпләргә матур үрнәк булып тора.

Хатын-кызлар иҗаты минем рухи дөньямны баета, бизи, сугара.

Аларның бүгенге поэзиядәге авазлары ераккарак ишетелә, кеше җанын кузгата, дулкынландыра, чакыра кебек. Мәсәлән, шигырьгә битараф булмаган кеше шагыйрә Илсөяр Иксанованың моң тулы шигырьләрен укыгач, тыныч кала алыр микән?

Үрти-үрти үрсәләнгән җаным,

Көзләр яңгыр сибә күңелгә.

Тәрәзәмә кунма, сары яфрак,

Болай да бит бәгырь өзелә...

Шагыйрә Нәҗибә Сафинаны тыңлаган кеше бүгенге көндә милләт язмышын үз язмышы итеп кабул итәр. Аның көрәш тулы тормышын аңлар.

Ләкин туган җирсез, туган телсез

Кеше булып яши алмадым...

Кеше булып яшәү − Язмышым!

Һаман эзлиләр шул ялгышын −

ди шагыйрә "Җайсыз" исемле шигырендә, көчле рухлы Кеше икәнлегенә басым ясап.

Хатын-кыз шагыйрәләребезне мин фикер иясе, хис чишмәсе, көрәш җырчысы буларак кабул итәм. Шигырьләреннән иман, дәрт, көрәш, җиңү рухы авазларын ишетәм. Аларның дөньяны кабул итүләре төрлечә булса да, максатлары, теләкләре бер. Бу турыда Лена Шагыйрьҗан болай ди:

Һәммә җисем сайланышта, үзгәрештә.

Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә.

Ул − хакыйкать! − Бүгенгеме, кичәгеме −

Аерма юк!

Гүзәл хатын-кызларыбыз шигырьләрен укыганда, сандугачны уч төбенә кундырып сайраткандай буласың, сусавыңны басасың. Аларның шигырьләре йолдыз белән тулы төнге күкне, җир җиләге исе кайнарлыгы белән аңкыган болынны хәтерләтә.

Шагыйрәләребезнең бердәм авазы шагыйрә Клара Булатова шигырендә яңгырый кебек.

Тормыш матур,

Аның матур торуын

Тели халык бөтен җир белән.

Тыныч көннең нинди кыйммәт булуын

Беләсеңме?

Ә мин, мин беләм!

Җир йөзе шундый киң, күңелле һәм якты.
М. Җәлил

М. Җәлил үзен батырларча тотып һәм дошманнарга нәфрәт саклап, җиңүче булып үлде. Аның турындагы истәлек гасырлар кичәр.

Николай Тихонов

Муса Җәлил. Бу легендар исемне миллионнар белә. Бик күпләр бу исем белән горурлана. Аның турында шактый китаплар язылган. Үз әсәрләре томнар булып дөньяга таралган.

М. Җәлил бернинди дә мифик герой түгел, ә гап-гади кеше. Шагыйрьнең кеше буларак батырлыгы гильотина пычагы астына кергәндә елмаю гына түгел, ул елмаюга каһарман гомере буе әзерләнгән. Без аны геройның унбиш-уналты яшендә язган беренче шигырьләреннән үк күрәбез.

Теләсәләр асарлар,

без үләрбез,

Ләкин һичбер вакытта да

булмабыз кол!

Мусаның да яшисе килгән бит. Бу якты дөньяда яшәүдән кем туйган? Гомере киселгәндә аңа әле 38 яшь кенә булган. Ир кеше бу яшьтә дөньяның, тормышның тәмен белеп, тоеп, татып яши. Намус, воҗданына тап төшермәс өчен шулардай ваз кичүне чын ирләрнең төп бурычы дип санаган кеше генә авырлык килгәндә бөгелеп төшми. Намус, вөҗдан турында сүз барганда, тормыш белән сатулашуның хыянәткә илтүен яхшы белә шагыйрь. Шуның өчен дә ул аягында нык басып тора, еламый, сыкранмый, сукранмый. М. Җәлилнең 1943 елда язылган Үлемгә исемле шигыре бар. Үзен нәрсә көткәнен белеп язылган шигырь. Шагыйрь үлемгә мөрәҗәгать итә.

Синең белән ләкин тартышудан

Һич бизмәде күңлем.

Батырам дигән саен, мин упкынның

Эченәрәк кердем.

М. Җәлил үлем көткәндә дә халкы, гаиләсе, Ватаны турында уйлый. Халкына биргән антына тугрылык аның һәр шигырендә чагыла.

Байрак итеп илгә турылыкны

Утны-суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

Фашист тоткынлыгында үлем җәзасы көтеп ятканда шагыйрь уйлана. Аны шагыйрьнең тоткынлыктагы урыны турындагы сораулар борчый. М. Җәлил шундый фикергә килә: илгә, җиргә афәт килгәндә, шагыйрьләр, кешелекнең намусы булып, сугыш кырына беренче булып чыгалар. Тоткынлыкта исә шагыйрь − көрәшче. Ул монда шигырь язу осталыгын гына күрсәтеп калмаска, ә үз иленең патриоты, чын дус икәнен дә исбатларга тиеш.

Шагыйрь туган ягын, дусларын сагына. Муса туып үскән Оренбург далалары, Тукайлы, Сәйдәшле Казан, гөрләп торган Мәскәү шәһәре, нәни кызчыгы Чулпан − шулардай аерылсаң, яшәүнең ни кызыгы бар? Тик канатлар киселгән, язмыш хөкеме чыгарылган.

М. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" − шагыйрьнең чын йөзе, батырлык үрнәге. Бу үлемсезлекнең төбендә халык рухы ята. Әгәр минем туган халкым шундый горур, батыр булмаса, Муса Җәлил кебек егетләр туар идеме икән? Халыкта шундый мәкаль бар: "Аттан ала да туа, кола да туа". Билгеле, хыянәтчеләр дә булган. Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен фашистка саткан хыянәтче җан булуын да беләбез. Андыйларны шагыйрь "Хаин" дип атый.

Юк сиңа кешечә көн итү,

Бикләдең син гомер юлыңны, −

дип, үз хөкемен чыгара. Җәлил дә исән кала алган булыр иде. Аның алдында ике юл тора: берсе фашистларга хезмәт итү бәрабәренә татлы, рәхәт тормыш, икенчесе − көрәш һәм газаплар, үлем. Шагыйрь икенчесен сайлый. "Дуска" дигән шигырендә ул:

Батырлык һәм илгә турылыкны

Шушы үлем белән белдерик, −

дигән катгый сүзен әйтә.

М. Җәлил, Германия суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителсә дә, аның башын кисүче җәллад немец милләтеннән булса да, халык белән фашизмны бутамый, немец халкына үч сакламыйча дөньядан китә. Фашизм богавы салынган немец халкына мөрәҗәгать итеп, әрнүле шигырен яза.

Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,

Кояш чыксын Алман җирендә.

Фашизм илебез халыкларын бер-берсенә каршы котырта, әсирлектәге солдатларны төрле милләтләргә аерып, легионнар төзергә маташа. Көчләп җыелган бу легионнардагы әсирләр Ватаннарына каршы сугышырга тиеш булалар. Ләкин фашизм идеологлары максатларына ирешә алмыйлар, аларның планнары җимерелә. Шагыйрьнең бу хәлгә дә җавабы әзер.

Бер ананың туган балалары −

Ташкын булып бергә кузгалдык,

Һичкайчан да, һичбер көч алдында

Җиңелмәс бу изге туганлык.

Шагыйрьне һәр адымда үлем сагалый. Аның һәрбер сүзе фашистларны котырта. Алар шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен өзгәләп атарга әзер. Җәлил боларны яхшы аңлый, һәртөрле ыгы-зыгы, ваклыкларны гаепләргә үзендә көч таба.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе,

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю −

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

"Моабит дәфтәрләре" шигырьләре − үлемнең шәфкатьсез кулыннан тартып алынган шигырьләр. "Шагыйре − үлемсез, шигырьләре − үлемсез", - дип язган иде С. Хәким.

М. Җәлил, аның көрәштәшләре, аларның иҗатлары, үлемнәре турында уйланганда, тормышның мәгънәсенә тирәнрәк төшенәсең.

IV бүлек.
Миниатюр сочинение үрнәкләре

Сочинение-реклама. Ф. Яруллинның "Яралы язмышлар" китабы

Фидакарь әдип Фәнис Яруллин исеме безгә яхшы билгеле. Ул лирик шигырьләр, җырлар, хикәя, повесть, романнар, драма һәм комедияләр авторы, ялкынлы тәнкыйтьче. Шул ук вакытта балалар язучысы да. Аның "Җилкәннәр җилдә сынала" повестен укып сокланмаган кеше юктыр.

Ф. Яруллин быел безгә тагын бер укып туймаслык китабын бүләк итте. Ул − бүгенге тормышыбызның тирән фаҗигасен күтәргән "Яралы язмышлар" китабы. Китап, исеменнән үк күренгәнчә, балалар язмышын, кеше язмышын алгы планга куя. Китапның геройлары − әле яңа туган, тууга ук ятимлеккә дучар ителгән сабыйлар. Әйе, дучар ителгән, чөнки сабыйлар йортында тәрбияләнүчеләрнең күбесенең әти-әниләре исәннәр.

Китаптагы вакыйгалар Казан шәһәренең бер яшьтән алып өч яшькә кадәр тәрбияләнүче сабыйлар йортында бара. Вакыйгалар шушы йортта башта җыештыручы, аннан тәрбияче булып эшләүче Миңсылу апа исеменнән бәян ителә. Китапны укыганда гөнаһсыз сабыйларның яшәү рәвешләрен, олыларның аларга төрлечә карашларын күреп йөрәк әрни, күздән яшь ага, йөрәк сыкрый. Әсәрдә (автор аны бәян-көндәлек дип тәкъдим итә) шаккатырлык хәлләр белән очрашасың: балалар ризыгына кул сузучы комсыз җаннарны күреп нәфрәтләнәсең, кайчандыр балаларын ташлап китеп, хәзер үкенүче аналарны күреп уйга каласың. Кайсы битен генә ачсаң да, китапның тышлыгына төшерелгән сабыйның мөлдерәп торган яшьле күзләре озатып йөри. Иң шаккатырганы шул: балалар бездә беркемгә дә кирәкми, хәтта дәүләткә дә. Шулай булмаса, аларны төрле илләргә уллыкка-кызлыкка алып китәрләр идеме икән?

Әсәрдә балаларның алдагы язмышлары да күрсәтелә. Автор Америкага алып кителгән балаларның тормышы белән таныштыра.

Бәян-көндәлек чынбарлыкка нигезләнеп язылган. Моның шулай икәнен китаптагы фотолар, балаларның, аларны уллыкка алган кешеләрнең хатлары раслый.

Китап калын тышлыкта, повесть 3 телдә бирелгән: татар, рус һәм инглиз телләрендә. Ул 2000 елда "Рухият" нәшриятында басылган. Тиражы 3000 данә, күп өлешен Америкага да соратып алганнар.

"Яралы язмышлар" кибетләрдә сирәк күренә. Әгәр бу китапка юлыксагыз, алмый калмагыз. Ул сезгә тормышны тирәнрәк аңларга, шәфкатьлерәк булырга ярдәм итәр.

Сочинение-реклама. "Татар халык әкиятләре" китабы

Ишеттегезме икән, күптән түгел Татарстан китап нәшрияты төсле рәсемнәр белән бизәлгән "Татар халык әкиятләре"нең яңа җыентыгын бастырып чыгарды. Китапка халкыбызның мәшһүр рәссамнары Х. Якупов, Л. Фәттахов, Б. Урманче, Б. Әлменов эшләре кергән. Җыентык кече һәм урта яшьләрдәге мәктәп балаларына адреслана. Текстлар зур шрифтлар белән басылган. Китапны кулга алуга, син әкият дөньясына кереп чумасың, әкият геройлары белән җир астына төшәсең, күккә менәсең...

Бу җыентыкны ала алмаган әти-әниләр үзләренең балаларын татар халкының гүзәл җәүһәрләреннән мәхрүм итәрләр. Балалар исә гаҗәеп тел байлыгын югалтырлар. Шуңа күрә бүген үк китап кибетенә ашыгыгыз.

Сочинение-чыгыш. Язучыга һәйкәл (Ф. Әмирханга һәйкәл кую вакытында сөйләнгән нотык)

Хөрмәтле дуслар, якташлар, әдәбият сөючеләр! Без бүген татар әдәбиятының аксакалы, олуг мөхәррире, боек язучысы, классик әдибенә куелган һәйкәл янына, ул һәйкәлне ачу тантанасына җыелдык. 1926 елда ФӘмирханны соңгы юлга озатуга багышланган мәтам митингысында драматург Фәтхи Бурнаш: "Хуш, безнең бөек язучыбыз Фатих Әмирхан!" − дип митингны яба. Бүген мин шул көнне искә төшереп, яраткан язучыбызның яңадан безнең арага кайтуына шатланып: "Исәнме, безнең бөек язучыбыз Фатих Әмирхан!" − дип әйтәм. Чөнки без бу көнне бик озак көттек. Язучының беркемне дә кабатламаган, татар әдәбиятына өр-яңа юнәлеш, өр-яңа геройлар алып килгән әсәрләрен кат-кат укый-укый көттек. Ниһаять, Казанның үзәгендә туып-үскән әдип − яңадан Казанда. Менә ул Яңа Бистәдәге Зариф мулла өеннән Мөхәммәдия мәдрәсәсенә кереп чыккан да, Казанның алдынгы яшьләренә үзенең "Әльислах"та чыгарылачак әсәрләре, мәкаләләре, замандаш язучы-шагыйрьләре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал, С. Рәмиев, Г. Сәгъдиләр турында сөйли. Әгәр бүген шушы мәһабәт таш һәйкәл телгә килсә, ул безгә халкыбызның югары гыйлем һәм культуралы итеп күрергә теләвен, бөтен гомерен шул эшкә багышлавы турында сөйләр иде. Хәер, сөйләр иде микән?

Бик тыйнак кеше булган диләр замандашлары. Ләкин без беләбез: үз заманында мещаннар, искелеккә ябышып яткан мәдрәсә тәртипләрен сатира уты белән көйдергән Ф. Әмирханның һәрбер әсәре мактауга лаек. Ул үзенең беренче әсәрләрендә үк феодализм калдыкларын, татар тормышындагы иске, консерватив тәртип һәм гадәтләрне фаш итеп, үтергеч тәнкыйть утына тотты. Әйтик, 1907 елда язылган "Гарәфә кич төшемдә" исемле беренче хикәясендә үк халыкның матур киләчәге турында хыялланган, шуңа ирешү юлларын эзләгән автор үзе кебек яшь бер егет − татар шәкертенең фантазиясендә туган киләчәкне тасвирлый. Алга киткән культура, бай традицияләргә ия булган әдәбият, фән һәм һәр өлкәдә мәшһүрлек дәрәҗәсенә ирешкән татар укымышлылары бар ул хыялый киләчәктә.

Һәйкәлнең авторлары бөек әдипне дөрес итеп күзаллаганнар. Һәйкәлдә язучының акыллылыгы, шул ук вакытта гадилеге, югары культуралылыгы, киләчәккә өмет белән каравы күзгә ташлана. Әдип җыелган халыкны Фәтхулла хәзрәтләр, Сәмигулла абзыйлар, Шәфигулла агайлар, Габделбасыйрлар булмаска, ә милләтебезнең дәрәҗәсен югары тотучы, тәрәккыятькә илтүче зыялылары булырга чакыра кебек.

Һәйкәл авторларына һәм шәһәр җитәкчеләренә зур рәхмәт.

Сочинение-экскурсия. Болгар номерларында Г. Тукай музей-бүлмәсе ачылу уңаеннан үткәрелгән экскурсия вакытында сөйләнгән чыгыш

Бүген, 26 апрельдә Казанда яки Уфадамы, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, әллә Ташкенттамы, Хельсинкида яисә Истанбулдамы, Австралиядә яки Америкадамы − милләттәшләребез, башка төрки милләт вәкилләре барыбыз өчен дә сөекле, кадерле булган бер исемне кабатлыйлар. Бер-берләрен Тукай көне белән тәбрик итәләр. Аның җырларын җырлыйлар, шигырьләрен сөйлиләр.

Г. Тукай поэзиясен, аның тормыш юлын өйрәнү, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән республикабызда күп эшләр башкарыла. Сез, хөрмәтле кунаклар, бүген менә шундый зур, изге эшләрнең чираттагысын үз күзләрегез белән күргән шаһиты булырсыз дип уйлыйм. Бүген бу йортта, ягъни "Болгар" номерларының 40 нчы бүлмәсендә, Г. Тукайның музей-бүлмәсе ачыла. Сезне бу бәйрәм белән котлыйбыз һәм тантанага чакырабыз.

1907 − 1913 елларда Г. Тукай яшәгән "Болгар" номерлары бүгенге Татарстан һәм Киров урамнары чатына урнашкан. Ерак түгел шагыйрь иҗатында зур урын алган Печән базары, Кабан күле, Болак, Ташаяк ярминкәсе, Шәрекъ клубы... Бераз гына Г. Тукай яшәгән заманнарны күздән кичерик.

"Болгар"ның Евангелистлар урамы ягындагы парадный ишегеннән керәбез (сез әле генә нәкъ шул ишектән кердегез). Ишек төбендә укалы картуз кигән швейцар (киемнәр музейга куелган) Закирга сәлам биреп, тимер баскычтан өченче катка күтәреләбез. Коридор буйлап сулга, ашханә залына (ресторанга) таба барып, өске ягы пыялалы ишеккә барып җитәбез. Ишекнең өстенә "40" дип язылган калай кадакланган. Ишек шакыйбыз, шакуга җавап юк. Димәк, хуҗа каядыр чыккан. Номер беркайчан да бикләнмәгән. Без дә эчкә үтик. Менә шушы бер генә тәрәзәле бүлмәдә яшәгән шагыйрь.

Бүлмә зур түгел, күп булса 8 − 10 кв. Метр булыр. Аның бердәнбер тәрәзәсе Кабан күленә карый. (Хәзер бу күренешне Г. Камал исемендәге театр бинасы каплап тора.) Тәрәзә янында − кечерәк кенә өстәл. Тәрәзә төбе, өстәл өсте, өстәл асты китап-журнал һәм төрле кәгазьләр белән тулган. Өстәлнең бер кырыенда яртылаш янган шәм тора. Гади генә ике урындык. Уң якта соры одеял ябылган тар гына тимер карават. Карават астында − кәрҗин-чемодаң. Кергәч тә ишекнең сул ягында элгеч. Анда кепка һәм шактый кыршылган пальто эленеп тора. Бөтен "байлык" менә шушы. Бүлмәдәге күренеш Тукайның нинди хәлдә яшәве турында сөйлидер, дип әйтәсе килә. Ләкин шагыйрьне "тормыш ваклыклары" артык борчымаган булса кирәк. Ул җаны-тәне белән иҗат эшенә чумган. Төрле җирләрдән, газета-журналлардан, шактый хезмәт хакы вәгъдә иткән чакырулар да килә шагыйрьгә. Ләкин аның Казаннан китәсе килми.

Шагыйрьнең өс-баш киеме дә әллә ни түгел. "Көннәрнең берендә, − дип яза Ф. Әмирхан, − идарәханәдәге кешеләрнең тәгаҗҗебенә каршы, Тукай ак яка, галстук, хәтта ак җиңнәр киеп килде. Ләкин ничек? Бичара ак җиңнәр кулының уң тарафына куелырга тиешле яклары белән сул якка вә сул тарафына куелырга тиешле яклары белән уң якка каратып куелганнар да соң дәрәҗәдә газап чигеп торалар. Ак яка Тукай муеныннан бер вершок зур муен өчен ясалган номер булганга, бер фатирчы кирәксенгән сымак тора. Галстук исә, бәйләнгән җиреннән качарга торган сымак, бер тарафка кыйшаеп тора иде.

Иптәшләр Тукайның бу кыяфәтеннән ихтыярсыз көлделәр. Тукай исә бик садә генә кыяфәттә:

Кеше сүзе белән йөргәч, шулай була ул менә, әйттем мин сезгә, − дип җаваплады."

Бәлки менә шушы эпизод аның бер эпиграммасында чагылыш тапкандыр.

Ул зыялылар, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата,

Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә ак яка.

Тукай, кием-салымга, барыннан да элек тормышның ыбыр-чыбырына аз игътибар итеп, рухи яшәеш белән яши. Аның үлемсез әсәрләре шушы номерда язылган. Шуңа да Тукай үзе исән чагында ук халкыбызга юл күрсәткән якты йолдыз булып кабынды, аның таянычына, иманына әверелде. "И туган тел, и матур тел! − дип телебез ачылган көннән алып гомеребезнең ахыргы минутларынача Тукай безнең белән. Ул безнең җаныбызда, кылган изге гамәл-эшләребездә. Халкыбызның онытылган тарихы кабат языла, үткәннәрнең изге мирасы халыкның үзенә кайта. Яңа буыннар белән киләчәккә барыр өчен Тукай яңадан кайта. Бу музей-бүлмә дә Тукай рухын саклаучы, яшьләрне яңа иҗат биеклекләренә рухландыручы илһам чыганагы булыр дип ышанабыз.

Килүегез, Тукайны яратуыгыз, олылавыгыз өчен зур рәхмәт.

ОРФОГРАФИЯНЕҢ КАЙБЕР КЫЕН ОЧРАКЛАРЫ

Татар телендә сузыклар үзара калынлыкта һәм нечкәлектә ярашалар. Бу − калын сүзләргә − калын, нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар ялгануга да китерә: урам − нар, урам − нар − ыбыз − да; гөл − не, гөл − ләр − гә.

Татар телендәге сүзләрдә ө, о хәрефләре 1 нче иҗектә генә языла, башка иҗекләрдә иренләшү процессы булса да, язылмый, ы, е хәрефләре килә. Ә кушма сүзләрне ике сүз итеп карарга кирәк: бербөтен (бер + бөтен), өчпочмак (өч + почмак).

Кайбер очракларда басымсыз сузыклар кыскаралар, әйтелмиләр, ләкин алар язуда белдереләләр. Болар: басымсыз [ы], [е] авазлары.

сеңел сеңелем [сеңлем] урын урының [урның]


Кайбер тартык авазлар янәшә килгәндә охшашланалар. Бу күренеш ассимиляция дип атала. Язганда кыен хәлдә калырга мөмкин, бигрәк тә кире ассимиляция булганда (арттан килгән аваз алдагы авазны охшашландырса).

М + б, н + г, з + с, н + м тартыклары бергә килгәндә охшашлану күзәтелә:

күренми [күремми] күрен + ми

беленми [белемми] белен + ми.

Мондый күренешләр аеруча кушма сүзләрдә очрый Дөрес язу өчен, кушма сүзләрне таркатып карарга кирәк.

унбиш [умбиш] − ун + биш төнбоек [төмбоек] − төн + боек

унбер [умбер] − ун + бер көнбагыш [көмбагыш] − көн + багыш

Бер тамырдан гына торган сүзләрда исә тамыр һәм кушымчаны аерып карау дөрес язарга ярдәм итәчәк:

тозсыз [тоссыс] − тоз + сыз көзсез [көссез] − көз + сез

Истә тотыгыз: татар телендо -сыс, -сез кушымчалары юк.

[н] + [г], [н] + [к], [н] + [къ], [н] + [гь] авазлары бергә килгәндә [ң] авазы ишетелә. Дөрес язу өчен бу сүзләрнең тамырларын дөрес билгеләргә кирәк. Сүз таркалмаса, ң хәрефе тамырда булса, анда ң үзе языла: тәңкә, мәңге, бәрәңге, чаңгы, диңгез, соңгы; тамырда ң булмаса, языла: борын + гы, иртән + ге, күтәрен + ке, төшен + ке, кабарын + кы.


Алынма сүзләрнең -ль, -ия, -ие гә беткәннәренә нечкә кушымчалар ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, артеле, учреждение-не, революция-се.

-ль, -ость кә беткәннәренә дә нечкә кушымчалар ялгана: ведомосте, гастрольгә;

власть, секретарь, календарь кебек сүзләр тартым белән төрләнгәндә, тартымның I һәм II зат күплек кушымчаларында беренче иҗек нечкә, икенчесе калын була:

власть властена секретарь секретарегыз

календарь календаребыз повесть повестенда.

− Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым ялганганда, бер л төшеп кала: метолы, кристалы.

Башка алынма сүзләргә кушымча сүзнең соңгы иҗегенә карап ялгана: калын булса − калын кушымча: директорны, транспортка, автобуста; нечкә булса − нечкә кушымча: төрекчә, инглизчә.

Искәрмә: рус алынмалары гадәттә калын кушымчалар ала: осетр-ны, медикамент-лар, режиссер-га.

Истә тотыгыз:

  • Татар телендә ц, щ, ё хәрефләре кергән сүзләр бөтенләй юк. Алар − алынмалар: щетка, цирк, самолет, шахтер, клеенка.

  • хәрефе белән сүз башланмый.

  • е, ю, я хәрефләре икешәр авазга билге булып йөриләр.

[йы] ерак, елак, ертык; [йә] егет, ефәке

Сүз уртасында ул [э] авазы булып әйтелә, е языла.

[йу] − юка, юан, тою, юртак, аю, оя; [иү] − юкә, юләр, юньле, төю, кию, юеш → ю

[йа] − якты, якын, яр, ява, яса, ялкын; [йә] − ямь, яшел, яшьлек, ияр, Илсөяр → я


я, ю хәрефләре сүз азагында да калын да, нечкә дә булып киләләр. Мәсәлән: дәрья, дөнья, әдәбият сүзләрендә ул калын авазны белдерә һәм сүзгә калын кушымчалар ялгана: дәръя-да, дөнъя-ны, әдәбият-ка.

Галия, армия, мәдәният сүзләрендә нечкә, димәк, нечкә кушымчалар ялгана: Галия-гә, армия-сен, мәдәният-е.

Сүз башындагы ю, я хәрефләренең нечкәлеген белдерү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык аваз хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе куела: яшь, ямьле, юньле, япъ-яшъ.

Кушма сүзнең икенчесе я, ю, е хәрефенә башланса, алар арасына аеру билгеләре ь, ъ куела. Беренче сүз нечкә сүз булса, ь (нечкәлек) билгесе, калын сүз булса, ъ ( калынлык) билгесе куела. Мисаллар: төньяк, берьеллык, күпьеллык, берьюлы, ашъяулык, аръяк, сулъяк, елъязма, алъяпкыч һ.б.


[п], [к], [къ] авазларына беткән сүзләргә яңгырау яки сузык аваздан башланган кушымчалар ялганса, алар яңгырау парлары белән алмашыналар, ягъни [п] − [б], [к] - [г], [къ] − [гь] күчеше барлыкка килә:

туп − тубы кип − кибә

так − тага күк − күге


Сүзгә -рак, -рәк кушымчалары ялганганда да кире ассимиляция була: көлеп + рәк − көлебрәк, ерак + ракераграк, сирәк + рәксирәгрәк. -рак, -рәк кушымчасы белән тамыр сүз арасында [е], [ы] авазлары ишетелә, әгәр тамырда е, ы хәрефләре булмаса, язылмый. Мәсәлән: [биегерәк] − биегрәк; [озынырак] − озынрак; [терерәк] − терерәк, әйтелеш белән язылыш арасында үзгәреш юк, чөнки тамыр − тере һ.б.


Кайбер [б], [г], [д], [н] авазларына беткән алынма сүзләр үзләренең саңгырау парлары белән белдерелә; ләкин бу хәл әйтелештә генә күзәтелә, язуда сакланмый: клуб − [клуп], флаг − [флак], завод − [завот], состав − [ состаф]. Бу сүзләрне дөрес язу өчен сүз ахырына сузык аваз кушымчалары куеп карарга кирәк: клубы, флагы, заводы, составы, теплоходы. Бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: клубка, флагтан, заводта, составта.


  • Татар теленең үз сүзләрендә ирен-теш [в] тартыгы юк, бары тик ирен-ирен [w] тартыгы гына бар. Ләкин язуда ике аваз да в хәрефе белән белдерелә: авыл − [авыл], вакыт − [wакыт], ава − [аwа]; алынма сүзләрдә ул ирен-теш тартыгы буларак кулланыла: вагон, автобус, вирус.


  • Татар телендә һәмзә [,] авазын белдерүче хәреф юк. Бу аваз гарәп теленнән кергән сүзләрдә күзәтелә. Язуда ул э хәрефе белән күрсәтелә: тәэсир, тәэмин, маэмай, мөэмин-мөселман.


  • Калын авазны белдерүче к [къ], г [гъ] хәрефләреннән соң калын сузыклар языла, яки ъ (калынлык билгесе) куела: кыйммәт, гадәт, гомер, катык, шагыйрь, тәнкыйть; тәкъдим, игътибар.


  • -ау, -әү − дифтонглар, кушык сузыклар. Дифтонгларга беткән сүзләргә сузык аваз кушымчалары ялганганда, у, ү хәрефләре в хәрефе белән алмашына. Мәсәлән: ауава, тау − тавы, сау сава, дәү дәва, түләү түләве, сөйләү сөйләве, яуява.


  • лык, -лек кушымчасы борын авазына беткән сүзләргә дә шул килеш ялгана: печәнлек, утынлык, урманлык, имәнлек.


  • нар, -нәр − күплекне белдерүче кушымчалар. Алар бары тик борын авазларына [м], [н], [ң] беткән сүзләргә генә ялганалар: урамнар, таңнар, сыннар. Бу күренеш чыгыш килеше кушымчасы ялганганда да күзәтелә: таңнан, саннан, комнан.


  • I затны белдергән боерык фигыль ясаганда -ыйм, -им, -ыйк, -ик кушымчалары ялгана. Шуны истә тотарга кирәк: нечкә кушымчаларны белдерә торган -ийм, -ийк кушымчалары татар телендә юк: эшлим (эшлийм түгел), эшлик (эшлийк түгел), барыйм, кайтыйм, укыйк, тотыйк, күрим, сөйлим, төзик, биик.

Әгәр фигыльнең тамырында й булса, ул тамырда үзгәрешсез кала, аңа кушымча ялгана.

төя [төйә] − төйим, төйик сөй − сөйим, сөйик.

той − тойыйм, тойыйк җый − җыйыйм, җыйыйк.


да, дә, та, тә өч төрле функцияне үти: урын-вакыт килешен белдерүче кушымча, җыючы теркәгеч һәм чикләүче кисәкчә. Урын-вакыт килешен белдергәндә ул − кушымча, ә кушымчалар кушылып язылалар. Бу очракта сүзгә кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? ничәдә? сорауларын куеп карарга мөмкин: әнидә, өстәлдә, күлдә, сәгать унда.

Кушымчаларны дөрес язуны тикшереп карауның берничә юлы бар: төшереп калдырып уку юлы белән тикшергәндә, мәгънәгә зыян килсә − бергә языла. Мәсәлән, Спектакль сәгать сигездә башлана.

Спектакль сәгать сигез ... башлана (җөмлә дөрес түгел).

Кушымча булганда басым соңгы иҗеккә төшә.

Урамда́ кар ява.

Аерым язылганда басым һәр сүзгә аерым төшә.

Урма́н да, кы́р да яшеллеккә күмелде.

Кисәкчә һәм теркәгеч булып килгәндә алар аерым язылалар.

а) төшереп калдырып укыганда, мәгънәгә зыян килми

Малайлар да, кызлар да шатланып биеделәр.

Малайлар, кызлар шатланып биеделәр.

Син дә чакырган җиргә бар.

Син чакырган җиргә бар.

б) һәм теркәгече белән алыштырып була.

Гали дә, Вәли дә җырларга яраталар.

Гали һәм Вәли җырларга яраталар.


Сүз төзелеше

Суз ясагыч кушымчалар кушылып язылалар: авылдаш, тимерче, ялкаулану, моңаю, белем.

Парлы сүзләр сызыкча аша язылалар: ара-тирә, тирә-юнь, ата-ана, каршы-яше, өч-дүрт, биектә-биектә, берсеннән-берсе.

Кушма сүзләр кушылып язылалар: суүсем, аягүрә, беркем, ташбака, яланбаш, яланөс, ашъяулык.

Тезмә сүзләр аерым язылалар: үги ана яфрагы, киек каз юлы, ярдәм итү, кура җиләге, риза булу.

Кыскартылма сүзләр берничә төрле язылалар: а) һәр сүзнең баш хәрефләре генә алынса, баш хәрефтән, өтерләрсез языла: КДУКазан дәүләт университеты, БМОБерләшкән милләтләр оешмасы, АЭС атом электр станциясе.

б) һәр сүзнең берәр иҗеге алына, кушылып языла: музфак (музыка факультеты), колхоз, юрфак.

в) беренче сүзнең бер өлеше + икенче сүз тулысынча алына: драмтүгәрәк, педучилище, авиопарк, автосалон.

г) беренче сүзнең бер өлеше + сүзләрнең баш хәрефләре: КамАЗ, БелАЗ.

Искәрмә: безнең эрага кадәр, һәм башкалар сүзләренең гадәттә беренче хәрефләре генә алына, алар кечкенә хәрефтән язылалар: б.э. к., һ.б.


  • һәр, һич, бер алмашлыклары сорау алмашлыклары белән кушылып языла: һәркем, һичнәрсә, һәрбер, беркем, бернинди, һичнинди.


  • 1. Кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән алдан килгәндә өч төрле язылалар.

а) артыклык дәрәҗәсен ясаучы кисәкчәләр: -өр, -чем, -ямь, -күм, -кып, -сап, -зәп сызыкча аша язылалар: ямь-яшел, кап-кара, зәп-зәңгәр, түм-түгәрәк, чем-кара.

б) иң, шыр, үтә, нәкъ, җете, дөм, тома кисәкчәләре аерым языла: үтә зур, җете кызыл, дөм сукыр, шыр тиле, нәкъ әйткәнчә, тома надан.

в) һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр белән кушылмый: һичкем, һичкайсы, әмма һич юк, һич дәшми.

2. Кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән соң килгәндә:

а) аерым языла: гына, генә, кына, кенә; ук, үк; да, дә, та, тә; ла, лә, лабаса, ләбаса; бит, ич, түгел: мин генә, баргач ук, килә лә, күрдем ләбаса, әйтте бит, җырлый ич, ак түгел.

б) кушылып языла: -мы, ме, -мыни, мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, че, сана, сәнә: күрәсеңме, белмәдеңмени, әйдәгәндер, килче, куйсана.

3. Кисәкчәләрнең өченче төре үзләре бәйләнгән сүздән алдан да, аннан соң да киләләр. Алар һәрвакыт аерым языла. Болар: әле, әллә, инде, хәтта, соң: кил әле, киттеләр әллә, керделәр инде, хәтта тыңламыйм да, килсә соң, белдеңме соң.


  • Иҗек. Иҗекләр сузык авазга нигезләнеп ясалалар: азык, элемтә, китап, аю, тояк, торт. Иҗекләр төзелешләре буенча ачык һәм ябык булалар. Сузыкка беткән иҗек − ачык (таба, кара), тартыкка беткән ябык ( тар-тык, кал-кан ). Татар телендә бер иҗек составында ике тартык янәшә килү очраклары да бар: йорт, ант, әйт, ялт. Юлдан-юлга күчергәндә бер юлда бер генә хәрефне калдыру яки күчерү кабул ителмәгән.


  • Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла. Ә газета, журнал, китап, кинофильм, спектакль, җыр, завод, фабрика, әдәби әсәр исемнәре баш хәрефтән языла һәм куш җәяләр эченә алына. Мәсәлән: "Чаян" журналы, А. Гыйләҗевнең "Ягез, бер дога!" әсәре, Ш. Хөсәеновның "Әни килде" спектакле, "Алга" кооперативы, ләкин Тукай бүләге лауреаты.


Фамилия ясаучы кушымчалар: -ов, -ев, -ин

а) -ова, -ов кушымчалары тартык авазга беткән исемнәргә ялганалар: КотдусКотдусов, СалихСалихов.

б) - ев, -ева кушымчалары и, ай, әй авазларына беткән исемнәргә ялгана: ЗәкиЗәкиев, ИбрайИбраев, ГәрәйГәрәев.

в) -ин, -ина кушымчалары а, ә, я гә беткән исемнәргә ялганалар: Гайфулла Гайфуллин, СафаСафин.

г) , -ый, -ский, -ская кушымчалары да фамилия ясауда катнашалар: С. Гыйззәтуллина-Волжская, Ш. Шамилский.

д) Кайбер фамилияләр кушымчасыз яки -лы, -ле, -лый, -ли, кушымчалары ярдәмендә дә ясалалар: М. Җәлил, Х. Туфан, Ф. Кәрим, Г. Иделле, С. Казанлы, Г. Кандалый, Г. Утыз-Имәни, Ш. Мәрҗани.


Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: сарысаргылт, яшеляшькелт.


Саннарның дөрес язылышы

1. Гарәп цифрлары тәртип саны кушымчасыннан бераз аерыбрак языла: 6 нчы сыйныф, 12 нче трамвай.

2. Рим цифрларыннан соң кушымчалар язылмый: I том, XXI гасыр, V сыйныф.

3. Вакыт чиген күрсәткән саннар сызык аша языла: Г. Тукай 1886 − 1913 елларда яшәгән.

4. Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе саннар белән түбәндәгечә күрсәтелә: 13 − унөченче параграф; V бүлек − бишенче бүлек; 16 нчы бүлек − уналтынчы бүлек.

5. Саннар баш хәреф зурлыгында языла.

6. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар сүз белән языла.

7. Чама саны кушымчалары -лап, -ләп, -лаган, -ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, меңләгән.

8. 11 дән алып 19 белән беткәнче саннар − кушма саннар, алар кушылып язылалар: унбер, унике... уналты... унтугыз; егерме бердән башланган саннар − кушма саннар, аерым язылалар: егерме тугыз, утыз өч, алтмыш сигез, йөз унике, мең биш йөз.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Вычисление логарифма называется логарифмированием. Числа b345e1dc09f20fdefdea469f09167892.png чаще всего вещественные, но существует также теория комплексных логарифмов[⇨].

Логарифмы обладают уникальными свойствами, которые определили их широкое использование для существенного упрощения трудоёмких вычислений[3]. При переходе «в мир логарифмов» умножение заменяется на значительно более простое сложение, деление — на вычитание, а возведение в степень и извлечение корняпреобразуются соответственно в умножение и деление на показатель степени. Лаплас говорил, что изобретение логарифмов, «сократив труд астронома, удвоило его жизнь»[4].

Автор
Дата добавления 10.06.2015
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров2639
Номер материала 303562
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх