86439
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокКлассному руководителюКонспектыКонспект урока для 2 класса по теме«Ашамлыклар» темасын кабатлау»

Конспект урока для 2 класса по теме«Ашамлыклар» темасын кабатлау»

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Тема: “Ашамлыклар” темасын кабатлау

2 сыйныф


Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты: “Ашамлыклар” темасы буенча өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту,системага салу; сөйләмдә кулланна белүгә ирешү эшчәнлекне планлаштыру һәм аны тормышка ашыру юлларын эзләү,табу,нәтиҗә ясау;

Фикер сәләтен үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен,дәлилли һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү,сүзлек запасын баету. Мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү.

Тәрбияви максат : ризыкка хөрмәт тәрбияләү; дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проекторы, интерактив такта, презентация,биремле карточкалар, “кибет” уенына әзерләгән уенчыклар, документкамера, дәреслек.


Дәрес планы:

1. Оештыру өлеше.

-Исәнләшү

- Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эше тикшерү

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

- ребус чишү

- дәреснең темасын атау

-дәреснең максатын билгеләү.

4. Белемнәрне актуальләштерү (контроль дәрескә әзерлек максатыннан).

- фонзарядка

- “кайнар бәрәңге” уены

- хәрефләр арасыннан сүзләр эзләү

5. Физминутка

6. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

- дәреслектәге күнегүне эшләү

- интерактив тактада эшләү (“кар йомарламы” уены).

7. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

- кибет уены.

8. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

9. Өй эше бирү.

10. Рефлексия.



1.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Рәхмәт, минем дә хәлләрем яхшы. Бүген безнең дәрестә кунаклар да бар.Әйдәгез әле алар белән дә исәнләшик.

2. Өй эше тикшерү.

Укучылар, сезгә өй эше итеп үзеңнең яраткан ризыгыңның рәсемен төшереп килергә бирелгән иде, ә бәлки кемдер әнисе ярдәмендә яраткан ризыгын пешереп тә килгәндер. Әйдәгез өй эшен тикшерик. (Укучылар яраткан ризыклары турында сөйлиләр ,билге кую).

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укучылар, тактадагы ребусны чишеп,бүгенге дәресебезнең темасын искә төшерик әле.

(Укучылар җавабы: ашамлыклар)Дөрес, укучылар.Бүген дәрестә без алган белемнәребезне кабатларбыз, ныгытырбыз.

4. Белемнәрне актуальләштерү.

Фонзарядка.

-Укучылар бүгенге фонзарядкага менә нинди сүзләр:

Ә- әни, шикәр,чәй (укытучы артыннан кабатлау,

А- ала, сата, ашамлыклар 1-рәт кабатлый

Ү- күп, күмәч,түли 2-рәт кабатлый

К- катык, икмәк,кирәк

О-йомырка, тоз, он 3-рәт, кызлар, малайлар.)

Кайнар бәрәңге” уены .

(фонзарядка сүзләрен укытучы татарча, укучылар русча һәм киресенчә әйтәләр)

Хәрефләр арасыннан сүзләр эзләү.

- Укучылар тактага бик күп хәрефләр язган, шуларның эченә сүзләр яшергән әйдәгез табып карыйк әле! Сүзләрне табу, чыгып язу (укытучы әйткән төрле төсләр белән).

А П Р Е Н У М А Й И В П Л Ң Э Җ

Л П О Л Н У Ш Җ Ч Я Р М А И Т Р

М О С Ү Һ Т И Е Н Ң С Т О З К Ш

А С Ө Т П Ч К Т Б Ю Җ Ч Ә Г М Җ

Н Ө Т Ә В Ф Ә Т Р Н К А В С Ч Ә Й

К С У Г А Н Р И Т Җ Б Ю Х Ң Л К С

5. Физминутка

-Күрсәтегез, балалар, 
- Ничек ботка ашыйлар?

- Ничек сөтне эчәләр?

- Ничек аш пешерәләр?

- Ничек ипи кисәләр?

- Ничек тоз сибәләр? 

- Ничек йомырка чистарталар?

- Ничек чәй эчәләр?

- Ничек камыр басалар?

6. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Дәреслектәге күнегүне эшләү:

- Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз, дәреслектәге 8нче күнегүне (122нче бит) эшлибез. Анан соң такта янында тикшерәбез.

Документкамера аша интерактив тактага чыгару.

Кар йомарламы” уены уйнау.

- Җөмләләр төзегәндә без сүзләргә кушымчалар ялгыйбыз. Калын сүзләргә нинди кушымча? Нечкә сүзләргә нинди кушымча? Белемебезне ныгытыр өчен уен уйнап алыйк. Тактада сүзләр:

КАЯ? КАЙДАН? КАЙДА?

Кибет

Өй

Сатучы

Әни

Кыз

Малай

3 рәткә 3 сорау.

Интерактив тактада эшләү.

7. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Уен “Кибеттә”.

- Укучылар, әйдәгез дәресне йомгаклап кибеттән үзебезгә кирәк әйберләрне сатып алабыз. Кем сатучы була? Кем бүген кибеткә бара?

а) - Исәнмесез.

- Исәнмесез.

- Сездә ипи бармы?

- Бар.

- Ничә сум тора?

- 10 сум 10 тиен тора.

- Менә сезгә 10 сум 10 тиен акча.

- Рәхмәт, тагы килегез.

- Сау булыгыз.

ә) –Исәнмесез.

-Исәнмесез.

- Сездә шикәр бармы?

- Бар.

- Ничә сум тора?

- Утыз сум тора.

- Менә сезгә утыз сум акча.

- Рәхмәт, тагы килегез.

-Сау булыгыз.

б) –Исәнмесез.

-Исәнмесез.

-Сездә чәй бармы?

- Бар.

- Ничә сум тора?

- Унбиш сум биш тиен тора.

- Менә сезгә унбиш сум биш тиен акча.

- Рәхмәт, тагы килегез.

- Сау булыгыз.

8. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

9. Өй эше бирү.

Карточкаларда тест биремнәрен эшләп килергә (контроль тестка әзерләнү максатыннан).

10. Рефлексия.

Дәрескә йомгак ясау, нәтиҗә ясау, билгеләр кую.




































Өй эше.

1 вариант

1.Найди правильный перевод:

Яйцо

Шулпа, токмачлы аш, йомырка, ботка.

2.Найди лишнее слово:

Сөт, ит, кесәл, сок, чәй, компот.

3.Найди ошибки.

Минем өчпочмагым

Синең бәлешем

Аның чәкчәге

4. Найди правильное предложение:

Мин яратам котлет белән бәрәңге.

Пешекче апалар тәмле пешерәләр.

Без көндез иртәнге аш ашыйбыз.

5.Подбери окончания – лар, -ләр,-нар,-нәр.

Пешекче...

Кашык...

Апа...


2 вариант


1.Найди правильный перевод:

Хворост

Пылау, катык, кош теле, кәбестә ашы.

2.Найди лишнее слово:

Ипи, кыстыбый, катык, чәкчәк, ит, пылау.

3.Найди ошибки.

Синең гөбәдияң

Минем коймагым

Аның пирогың

4. Найди правильное предложение:

Пешекче апалар пешерәләр токмачлы аш.

Без көндез көндезге аш ашыйбыз.

Кыстыбый пешерә минем әнием .

5.Подбери окончания – лар, -ләр,-нар,-нәр.

Ашханә...

Чәнечке...

Пычак...




Краткое описание документа:
Тема: “Ашамлыклар” темасын кабатлау 2 сыйныф   Дәрес максатлары: Белем бирү максаты: “Ашамлыклар” темасы буенча өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту,системага салу; сөйләмдә кулланна белүгә ирешү эшчәнлекне планлаштыру һәм аны тормышка ашыру юлларын эзләү,табу,нәтиҗә ясау;  Фикер сәләтен үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен,дәлилли һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү,сүзлек запасын баету. Мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү. Тәрбияви максат : ризыкка хөрмәт тәрбияләү; дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Дәрес тибы: ЛГКК Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проекторы, интерактив такта, презентация,биремле карточкалар, “кибет” уенына әзерләгән уенчыклар, документкамера, дәреслек.   Дәрес планы: 1. Оештыру өлеше. -Исәнләшү - Уңай психологик халәт тудыру. 2. Өй эше тикшерү 3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. - ребус чишү - дәреснең темасын атау -дәреснең максатын билгеләү. 4. Белемнәрне актуальләштерү (контроль дәрескә әзерлек максатыннан). - фонзарядка - “кайнар бәрәңге” уены - хәрефләр арасыннан сүзләр эзләү 5. Физминутка 6. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. - дәреслектәге күнегүне эшләү - интерактив тактада эшләү (“кар йомарламы” уены). 7. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. - кибет уены. 8. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү. 9. Өй эше бирү. 10. Рефлексия.    
Общая информация

Номер материала: 120375060308

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая компетентность педагога»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Современный переговорный процесс в практике образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Целеполагание как основа современного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Экзаменационный стресс как частая проблема педагогов и учащихся и пути ее решения»
Курс профессиональной переподготовки «Методическое сопровождение педагогического процесса в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Курс повышения квалификации «Инструменты и методы воспитания российской гражданской идентичности согласно ФГОС»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.