Күңелле стартлар

Найдено 64 материала по теме

Конспект мероприятия для начальных классов «Күңелле стартлар»

    DOCX

Предпросмотр материала:

 

                                                  Күңелле стартлар.

              Максат:1.Балаларның  хәрәкәт  активлыгын  үстерү, камилләштерү;

                    2. Сәламәтлекләрен  ныгыту, физик  сыйфатларын  арттыру;

                3.Ихтыяр  көче,кыюлык, сабырлык  тәрбияләү.

     Үткәрү  урыны:спортзал.

     Инвентарь: обручлар,кечкенә  һәм  зур  туплар,скакалкалар, капка,скамейкалар,мата, свисток, кече  капкалар,  аркан,секундомер,спорт  киемнәре.

 

                                       Ярыш    барышы.

 1. Оештыру  моменты.

                  1.Жюри  составы  сайлау.

                  2. Командаларга бүленү,исем  сайлау.

                  3.Сәламләү.

                  4.Эмблемаларны  жюрига  тапшыру.

2.Ярыш  барышындагы  уеннар.

 

    Туп  белән  йөгерү.    Ике  команда  да  берәрле  колоннага  тезелә. Алар  каршысында  10 метр  ераклыкта  флажоклар  куелган. Команданың  1  нче  номерлы  уенчыларына   туп  бирелә. Сигнал  буенча,  тупны  сикертеп  йөгереп  баралар,  флажокларны  әйләнеп,  тупны  күтәреп  кире  кайталар. Тупны  икенче  уенчыга  тапшыралар. 2,3....  нче  уенчы  китә. Уенны  беренче  тәмамлаган  команда  җиңүче  була.

    Мишеньгә  туп  ату.  Мишень   каршына  барывп  берәрле  колоннага  тезеләләр. Командаларга  кечкенә  туплар  бирелә.  Башта  бер  команда  мишеньгә  туп  ата.  Ничәгә  тидерүгә  карап,  очколар  санап  барыла.  Аннары  икенче  команда   туп  ата. Ничәгә  тидерүгә  карап,  очколар  санап  барыла.  Аннары  икенче  команда  туп  ата. Кайсы  команда  күбрәк  очко  җыя,шул  җиңүче  була.

Обруч  белән  йөгерү. Ике  команда  да  берәрле  колоннага  тезелә. Командирлар  каршы  якта  билләренә  обруч  киеп  басалар. Сигнал  буенча  командирлар  үз  командалары  каршына  йөгереп  барып,   беренче  булып  басып  торган  уенчыны  обруч  эченә  алып,  кире  йөгереп  кайталар. Командир  кала,  обручны  киеп  кайткан  беренче  уенчы  командир  эшләгәннәрне  кабатлый. Аннан 2,3,4...  уенчылар  да  шулай  эшли.  Кайсы  команданы  тизрәк  ташып  бетерәләр,  шул  команда  җиңүче  була.

 Скакалка  белән  йөгерү. (кызлар) Һәр  командадан  да  бертигез  санда  кызлар  алына. Старт  сызыгы  каршына  берәрле  колоннага  тезеләләр. Беренче   уенчының   кулында  скакалка. Сигнал  буенча  беренче  уенчы  скакалка  белән  сикереп  йөгереп  китә,  флажокны  әйләнә,  аннан  скакалканы  кулына  тотып,йөгереп  кайта. Скакалканы  икенче  уенчыга  тапшыра,  икенче  уенчы  китә  һ.б.  Кайсы  команда  алданрак  бетерә,  шул  җиңүче  була.

Туплы  хоккей. Хоккей  таягы  белән  туп  йөртү.(малайлар). Һәр  командадан  да  бертигез  санда  малайлар  берәрле  колоннага  тезелеп,  старт  сызыгына  басалар. Беренче  уенчының  кулында  хоккей  таягы  таягы  һәм  бер  кечкенә  туп.   Сигнал  буенча   беренче  уенчы  таяк  белән  тупны  йөртеп  алып  китә.,  флажокны  әйләнеп  чыга  һәм  тагын  тупны йөгертеп  кайта. Икенче  уенчыга  тапшыра. Икенче  уенчы  китә, һ.б. Кайсы  команда  алданрак  бетерә,  шул  җиңә.

Капитаннар  ярышы.  Ике  команданың  да  командирлары  ярыша. Футбол  капкасына  5  тапкыр  тибүдә  кем  күбрәк  туп  кертә. Каршы  якның  командиры  капкада  тора,  тупны  кертмәскә  тырыша. Кайсы  командир  күбрәк  туп  тибеп  кертә,шул  команда  җиңә.

Аркан  тартышу.   Ике  команда  членнары  да  арканны  ике   ягына  тотыналар. Сигнал  буенча  һәр  ике  команда  арканны  үзенә  тарта  башлый. Каршы  якны  үз  ягына  тартып  чыгара  алган  команда  җиңүче  була.

Эстафета. 1. Мәтәлчек  ату.

                   2.Скамейкадан  йөгереп  үтү.

                   3.Кечкенә  капка  аркылы  үтү.

                   4.Мишеньгә  туп  ату.

                   5. Йөгереп  кайту,  финиш.

 Эстафета  тәртибе  аңлатыла. Сигнал  буенча  беренче  уенчылар  мәтәлчек  атып  чыгарга,  скамейкадан  йөгереп  үтәргә, кечкенә  капка  эченнән   үтәргә,  мишеньгә  туп  атарга, тупны  тотып  идәнгә  куярга, флажокны  әйләнеп  йөгереп  кире  кайтырга  тиеш. Эстафета   чираттагы  уенчыга  җилкәсенә  кул  белән  кагылып  тапшырыла. Икенче  уенчы  китә һ.б. Уенны  беренче  булып  тәмамлаган  команда  җиңүче  була.

III Йомгаклау.

     Җиңүче  команданы  билгеләү. Бүләкләү.

 

 

 

 

 

             

Краткое описание материала

"Описание материала:

Бу чара балаларның хәрәкәт активлыгын үстерә, камилләштерә Сәламәтлекләрен ныгыта, физик сыйфатларын арттыра, Ихтыяр көче,кыюлык, сабырлык тәрбияли.

Укучыларда дуслык, татулык сыйфатлары тәрбили. Физик уеннар сәламәтлек нигезе булуын төшендерә.

Укучыларны сәламәтлекне саклый белергә һәм аны ныгытырга, күбрәк спорт белән шөгыльләнергә, спорт уеннарын яратырга, алар белән даими кызыксынып торырга өйрәтә.

Физик уенарга мәхәббәт тәрбияли.

"Сәламәт кеше генә тормышта үз теләгән юлын таба ала һәм Туган илгә кирәкле гражданин була .

Конспект мероприятия для начальных классов «Күңелле стартлар»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Закирова Расима Гимазетдиновна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 10101
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 5
  • 10101
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Я учитель начальных классов. Работаю Асеевской муниципальной общеобразовательной школе.Стаж работы тридцать два года.Имею высшее образование,закончила Елабужский педагогический институт в 1982 году.Квалификационная категория-первая.Цель моей деятельности-воспитание самостоятельно мыслящей личности,способной адаптироваться к гармоничной,нравственно-совершенной,социально-активной и саморазвивавщейся личности.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Расима Гимазетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: