Программа эчтәлеге: тема буенча сүзлекне үстерүне дәвам итү, кисмә хәрефләрне тану, алардан сүзләр
ясау, авазларга характеристика бирү,
капшау юлы белән хәрефне
тану, бирелгән авазга сүзләр
уйлау, схемага таянып сүзләр уйлау, сүзләргә иҗек-аваз
анализы ясау, грамматик яктан дөрес
итеп җөмләләр төзү һәм
аларның схемаларын ясау, предметларның классификациясен кабатлау, кисмә рәсемнәрдән
бөтенне җыю һәм
хикәя төзеп
сөйләү,
бәйләнешле
сөйләмне
камилләштерү, кыш турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту, уйлау-фикерләү сәләтен, ишетү сәләтен үстерү,
игътибарлылык тәрбияләү, уеннарны башкарырга теләк тудыру, үзара уңай мөнәсәбәт булдыру.
Сүзлек өстендә эш:
Белмәмеш, хат, «серле капчык», капшау, схемалар;
алма, лимон, урман, курчак, гараж, диван, туп, шар, жираф, зал, суган, эт,
агач, чәй, чәчәк,
хат, барабан, пычак һ.б.
Мәрхәмәтле, ярдәмчел, ягымлы, миһербанлы, тәүфыйклы,
акыллы, тәрбияле, тәртипле, тырыш, дус, тату; ява, эри, каплады,
йоклый һ.б.
Җиһазлар: кыңгырау.
Күрсәтмә материал: Белмәмеш курчак, хат, хәрефләр, серле капчык, «Кышкы урман» рәсеме.
Таратма материал: фишкалар, полоскалар, хәрефләр кассалары, предметлы рәсемнәр, дидактик уеннар: «Сүз уйла», «Нәрсә
артык?», «Җөмлә
төзе», «Ел вакытлары».
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
1) Кышкы табигатьтәге
үзгәрешләр күзәтелде;
2) Күзәтүләр
буенча әңгәмә үткәрелде;
3) Кышка хас билгеләр
өйрәтелде;
4) Рәсемнәр буенча хикәя төзеп
сөйләргә өйрәтелде;
5) Бирелгән сүз
ярдәмендә грамматик яктан дөрес итеп җөмлә
төзергә өйрәтелде;
6) Предметның
классификациясе кабатланды;
7) Сүзләргә иҗек
– аваз анализы ясау күнекмәләре
ныгытылды;
8) Кышкы сынамышлар өйрәтелде;
9) Схема буенча сүзләр төзергә өйрәтелде.
Шәхси эшләнгән эш:
1.
Һәр бала аерым схема буенча сүз төзи;
2.
Бирелгән сүзне
кертеп җөмлә
төзи һәм
аның схемасын төзи;
3.
«Нәрсә
артык?» уенын аерым карточка белән
башкара;
4.
Бирелгән сүзгә иҗек
- аваз анализы ясый;
5.
Кисмә рәсемне
бөтен итеп җыя һәм
шуның буенча хикәя төзи.
Шөгыльнең структурасы һәм кулланган методик алымнар.
I.
Оештыру моменты.
1) Психологик уңай халәт тудыру «Үз-үзеңне мактау»
2) Кешеләргә
хас уңай сыйфатларны санап чыгарга
II. Хат китерелә.
III. Биремнәр.
1) «Хәрефләрне таны һәм
сүз яса» уены;
2) «Серле капчык уены» (капшау юлы белән хәрефләрне тану);
3) «Сүз уйла» уены (схема буенча сүз уйлау);
4) Иҗек- аваз анализ ясау (бирелгән сүзгә);
5) «Җмлә
төзе» уены» (бирелгән сүзне
кертеп);
6) «Нәрсә
артык?» уены (предметларның
классификациясен кабатлау);
Ял минуты: Самолет кабызу, «Л» авазын чыгару.
7) Кышкы сынамышларны әйтеп
чыгу;
8) «Ел фасыллары» уены (кисмә
рәсемнәрне җыю
үәм хикәя төзү);
9) Транспортны кабызу «Др» авазлары чыгарып йөрү;
10) «Кышкы урман» рәсеме
буенча хикәя төзү;
11) Белмәмеш белән очрашу.
IV. Йомгаклау.
Шөгыльдә балаларны оештыру :
- 1-6 нчы биремнәрне
өстәл
артында утырып башкаралар;
- Ял минутында төркем
буйлап йөриләр;
- 7-8 нче биремнәрне
өстәл
артында утырып башкаралар;
- Ял минутында төркем
буйлап йөриләр;
- Рәсем буенча хикәя төзеп
сөйләгәндә
ярымтүгәрәк ясап басалар
Шөгыль барышы
I.
Оештыру моменты.
1) психологик уңай халәт тудыру «Үз-үзеңне мактау»
Мин әйбәт,
мин яхшы
Мин тырыш. Шөгыльдә
Авазларны дөрес әйтеп.
Тулы ¸авап бирермен.
2) Җир йөзендә
кешеләр нинди булырга тиеш? ( дус, тату, ягымлы, миһербанлы, тырыш, ярдәмчел, тәүфыйклы, акыллы, тәрбияле, тәртипле)
II. Ишек шакыла. Почтальон хат алып керә. Хатның эчтәлеге:
«Кадерле балалар, мин өйдән берүзем чыгып киттем һәм адаштым. Өйгә
кире юлны таба алмыйм. Миңа төрле
сораулар, биремнәр биреп карадылар, мин бернәрсә
дә белмәдем. Зинһар
бу биремнәрне үтәп
миңа ярдәм итегезче.
Белмәмеш.
Логопед: Балалар ярдәм итәбезме? (ярдәм
итәбез)
1 нче бирем. Кисмә хәрефләрне таны һәм сүз
яса! уены. Килеп чыккан сүзләрдән
без Белмәмешнең кайда икәнен
белербез.
К - саңгырау тартык аваз;
Ы – калын сузык аваз;
Ш - саңгырау тартык аваз;
К - саңгырау тартык аваз;
Ы – калын сузык аваз;
У – калын сузык аваз;
Р - яңгырау тартык аваз;
М - яңгырау тартык аваз;
А – калын сузык аваз;
Н - яңгырау тартык аваз;
Д - яңгырау тартык аваз;
А – калын сузык аваз.
(Хәрефләр келәмгә бер-бер артлы куела)
- Нинди сүз килеп чыкты?
- Кышкы урманда.
- Димәк Белмәмеш «Кышкы урманда» икән балалар. Ә урманга барыр өчен безгә бирелгән
биремнәрне үтәргә кирәк. Үзебезне
белемле, тырыш балалар икәнебезне
күрсәтик.
2 нче бирем: «Серле капчык» уены.
Капшау юлы белән хәрефне танырга һәм бу аваз кергән сүзләр уйларга.
М-н: к – китап, курчак, кайчы, пычак һ.б.
3 нче бирем: «Сүз уйла!» уены. Схема буенча сүз уйларга.
М-н: (кара)
4 нче бирем: Бирелгән сүзгә иҗек-аваз
анализы ясарга. М-н: төлке. Төлке сүзе ике иҗектән тора, беренче иҗек - төл, икенче иҗек
– ке. Беренче аваз - т – ул саңгырау тартык аваз, икенче аваз - ө - ул нечкә сузык аваз, өченче аваз - л – ул яңгырау тартык аваз, дүртенче аваз – к – ул саңгырау тартык аваз, бишенче аваз – е -
ул нечкә сузык аваз. Хәрефләр куела һәм
укыла.
5 нче бирем: «Җөмлә
төзе!» уены
Бирелгән сүзне
кертеп җмлә
төзергә һәм
схемасын кисмә полоскалар ярдәмендә ясарга.
М-н: Күлмәк
сүзе. Минем туган көнемә
әнием зәңгәр түгәрәкле
бик матур күлмәк
бүләк
итте.
_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _
6 нчы бирем: «Нәрсә
артык?» уены. (предметларның
классификациясен кабатларга)
Ял минуты. Әйдәгез
самолетны кабызыйк һәм Белмәмешне эзләп кайтыйк. ( л-л-л авазы чыгарып төркем буйлап йөрү).
7 нче бирем: Сез нинди кышкы сынамышлар беләсез? Шуларны әйтеп чыгыгыз.
М-н: Кыш көне кар күп булса, уңыш уңар.
8 нче бирем: «Ел фасыллары» уены.
Рәсемне җый һәм
хикәя төзе,
бирелгән кисмә рәсемнәрдән
кышка һәм язга хас билгеләрне аерып алырга һәм бербөтен итеп рәсемне
җыярга. Бу рәсем буенча хикәя төзергә.
М-н: Салкын кыш җитте.
Көннәр
салкынайды. Бөтен җир өстен
ап-ак кар каплады. Агачлар ялангач. Кышлаучы кошлар үзләренә азык эзлиләр. Без аларга җимлек ясадык һэм аңа
җим салдык. Аю, бурсык үзләренең өннәрендә йоклый. Аю тырнак астындагы май бизләрен суырып йоклый. Куян ак тунын кигән. Кышкы табигать бик матур.
Илназ синең нинди ел
фасылы килеп чыкты. (Яз) Язга нинди билгеләр хас? Яз нинди була? Күңелле, ямьле, сулы, яңгырлы, ¸ылы, кояшлы һ.б.
(берничә бала хикәя сөйли).
Логопед: Балалар әйдәгез «буран»нарыбызны кабызыйк һәм урманга юл тотыйк (куллар белән мотор әйләнү хәрәкәтләре ясыйбыз һәм др-др-др авазларны чыгарып «Кышкы урман»
картинасы янына киләбез).
9 нчы бирем «Кышкы урман» картинасы буенча хикәя төзеп
сөйләргә (ике бала сөйли).
Балалар сөйләп
бетерүгә
Белмәмеш килеп чыга. Балалар сезгә зур рәхмәт мине коткардыгыз. Менә минем сезгә күчтәнечләрем бар. Рәхим
итеп алыгыз.
Йомгаклау. Белмәмеш, безнең балалар бүген бик тырыш булдылар. Һәр биремне төгәл
үтәделәр. Шул ук вакытта алар дус, тату, ярдәмчел дә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.