Татарстан
Республикасының Апас муниципаль районы
“
Иске Йомралы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
гомуми
белем муниципаль бюджет учреждениесе
4 нче сыйныфлар
өчен туган телдән тестлар.
(Школа Росии)
Төзеде:
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Галимҗанова Гөлнара Рафаэль
кызы
2019
Тема:
Исем
1. Нинди сүз төркеме исем
дип атала?
А) Предметның билгесен белдерә;
Б) Предметның эшен белдерә;
Предметны белдерә.
2. Ялгызлык исеме дөрес
язылганмы?
А) “Идел” журналы;
Б) Идел журналы;
В) идел журналы.
3. Бу нинди исемнәр? Кошлар,
кеше, илгә.
А) кушма;
Б) тезмә;
В) тамыр;
Г) ясалма.
4. Кайсы җөмләдә тартым
кушымчаларына караган стилистик хата бар?
А) Алар китапханәгә киттеләр;
Б) Минем күлмәгем яңа;
В) Синеке әти килгән.
5. күп нокталар урынына
тартым кушымчаларының кайсын куяр идең?
Агач яфраклары әкрен
генә чайкалалар.
А) –ым;
Б) –ың;
В) –ы.
1. Исем нинди сорауларга
җавап бирә?
А) нинди? Кайсы?
Б) ничә? Күпме?
В) кем? Нәрсә?
2. Татар телендә ничә
килеш бар?
А) 7;
Б) 8;
В) 6.
3. Кайсы рәттәге
исемнәр чыгыш килешендә?
А) урманга, өйгә;
Б) киемне, китапны;
В)
дәфтәрнең; урындыкның;
Г) Бакчадан, мәктәптән.
4. Бу исем нәрсә белән
төрләнгән? Яулыгым.
А) килеш белән;
Б) тартым белән;
В) килеш һәм тартым белән.
5. Күп нокталар урынына
нинди кушымчалар куярга кирәк?
Баба… авыр гына сулап
куйды.
А) кечерәйтү кушымчасы;
Б) иркәләү кушымчасы.
1. Кайсы килешнең
кушымчасы юк?
А) урын –вакыт килеше;
Б) юнәлеш килеше;
В) баш килеш.
2. Бу сүз нәрсә белән
төрләнгән? Дәфтәрне.
А) тартым белән;
Б) килеш белән.
3. Кайсы рәттәге сүзләр
күплек санда килгән?
А) ипи, балык;
Б) урамнар, гөлләр;
В) Җиләккә, урманга.
4. Кайсы рәттәге
исемнәрдә иркәләү кушымчалары бар?
А) Әбекәй, абыкай, куянкай;
Б) кошчык, шәһәрчек.
5. Кушымча ялгау ысулы
белән ясалган исемне билгелә?
А) утын;
Б) такта;
В) төзүче.
Тема: Бәйлек.
1. Хаталы сүзне табыгыз.
Кебек саен
Таба төсле
Белен өчен
Шикелле кадер
Аша турында.
2. Дөрес тәрҗемәне
табыгыз. До праздника Сабантуя осталось несколько дней.
А) Сабантуй бәйрәме ике
атнадан соң була;
Б) Сабантуй бәйрәме берничә атна элек
булды;
В) Сабантуй бәйрәменә кадәр берничә атан
калды
Г) Сабантуй бәйрәменә бергә бардык.
3. Кирәкле бәйлекне
сайлап алыгыз.
Әлинә көн ..... бишле
ала.
А) шикелле; в) кадәр;
Б) саен; г)
белән.
Музейга әти.....
бардым .
А) башка; в)
бирле;
Б) белән; г)
чаклы.
Кичке аштан .... кино
карадык.
А) соң; в)
кадәр;
Б) таба; г)
буенча.
4. Бу җөмләдә кайсы
бәйлекне кулланып булмый?
Мәктәпкә Айдардан
...... кеше килмәде.
А) башка; в)
бүтән;
Б) тыш; г)
белән.
Сыйфат.
1.Сыйфатка туры килгән билгеләмәләрне күрсәт
а) Предметны белдерә
б)Предметның билгесен белдерә
в)Предметның эшен хәрәкәтен белдерә;
г)Төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә;
2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А) кем? Нәрсә?
Б)Нинди? Кайсы? Кайда?
В?Нишли? Нишләгән?
Г) Ничә? Ничәнче?Күпме?
3.Матур сыйфатының антонимын тап.
А)Чибәр;
Б)Күркәм;
В)Ямҗсез;
Г) Гүзәл;
4.Җылы сыйфатының синонимын тап.
А) Эссе;
Б) Суык;
В) Кызу;
Г)Салкын
Фигыль.
1)Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт
а) предметның билгесен белдерә;
б)предметны белдерә
в)предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;
г) предметның санын белдерә;
2)Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А) Кем? Нәрсә?
Б) Нишли? Нишләде?
В) Нинди? Кайсы?
Г) Ничә? Ничәнче?күпме?
3)Укы фигыленең юклык төре нинди кушымча ялганып ясала?
А) –ма;
Б) –мә;
В) –ми;
Г) –мый;
4. Җырладым фигыле нинди заманда?
А) хәзерге заман;
Б) үткән заман;
В)киләчәк заман;
5)Киләбез фигыле ничәнче затта?
А) 1 зат;
Б) 2 зат;
В) 3 зат;
Авазлар һәм хәрефләр.
1.
Татар
алфавитында ничә хәреф бар?
А)
39.
Б)
40.
В)
33.
2.
Артык
хәрефне табып астына сызыгыз:
Ә,
У, Ө, О, И, Й, Ы.
3.
Кайсы
сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?
А) Ялкын
Б) Кыш.
В) Яшь
4.
Бер
генә иҗектән торган сүзне табыгыз?
А) Кояш.
Б) Җәй.
В) Җәя.
5.
Нечкә
әйтелешне сүзне табыгыз:
А) Көзге.
Б) Каз.
В) Яңгыр.
6.
Кайсы
сүздә Ъ
(аеру билгесе) бар?
А)
ашъяулык.
Б)
Аръяк.
В)
Вәгъдә.
7.
Кайсы
сүздә Ь
(аеру билгесе) бар?
А) Ямьле.
Б) Көньяк. В) Сәгать.
Сүз.
1.
Тамыр
сүзне табыгыз:
А)
Элгеч.
Б)
Башлык.
В)
Күз.
2.
Тамырдаш
сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
А)
Килеш кушымчалары ярдәмендә.
Б)
Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә.
В)
Күплек кушымчалар ярдәмендә.
3.
Тамырдаш
сүзләрне табыгыз:
А)
Тозлы, тоз, тозлый.
Б)
Сүз, сүзне, сүзләр.
В)
Ташчы, ташчыга, ташчыдан.
4.Матур сүзенә антоним табыгыз:
А)
Тырыш.
Б)
Чибәр.
В)
Эшчән.
2.
Саран
сүзенә антоним табыгыз:
А)
Юмарт.
Б)
Шаян.
В)
Усал.
3.
Нинди
сүзләр сызыкча аша языла?
А)
Тезмә сүзләр.
Б)
Кушма сүзләр.
В)
Парлы сүзләр.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.