Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Поурочная разработка по татарскому языку на тему "Й хэрефе" (2 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Поурочная разработка по татарскому языку на тему "Й хэрефе" (2 класс)

библиотека
материалов



Тема: [й] авазының хәреф белән белдерелүе.

Максатлары:

Дидактик[й] авазының хәреф белән белдерелү очракларын күзәтеп нәтиҗә ясау;

Психологик[й] авазын хәрефләр белән дөрес билгелергә өйрәтү;

Тәрбияви – истә калдыру теләген уяту.

Дәрес барышы


1. Актуальләштерү.


1. Шигырь өстендә эш.

Йөгереп керде дә

Дус кызы Миләүшә,

Гөлгенәне мәктәпкә

Барырга эндәшә.

(Ә. Бикчантаева.)

- Ө, е, э хәрефләре кергән сүзләрне табыгыз, аларның эшен аңлатыгыз.

Мәсәлән, йөгереп, йө - ө хәрефе [ө] авазын белдерә;

ге – е хәрефе [ө] авазын белдерә

реп – е хәрефе [ө] авазын белдерә.


2. Уку мәсьәләсен кую.


18 нче биремне үтәү.

1. Рәсем буенча җөмләләргә сүзләр өстәп, җөмләләрне төзеп бетерәләр.

2. [й] авазы кергән сүзләрнең күп булуы ачыклана.

3. [й] авазы кергән сүзләрне күзәтеп нәтиҗә ясыйлар.

Нәтиҗә.

Й хәрефе сүз башында ө, о хәрефләре алдыннан языла.

(Нәтиҗәне төркемнәрдә,парларда, үз-үзләренә ныгыталар, 1-2 укучы сөйләп карый, мисаллар китерәләр.)

3. Уку мәсьәләсен чишү.


  1. 76 нчы күнегү. (Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр, тикшерү, үзбәя.)

йомран бәйлә сай

йөгән төймә туй

йөзек сайла тай

йөгерә сөйли май

йөзә сыйла өй





  1. 77 нче күнегү


-Белешмә өчен сүзләрне ничек кулланабыз? (Җөмләләргә мәгънәләрнре буенча туры китерәбез.) (Парларда киңәшләшеп эшлиләр; үзара тикшерү, үзбәя.)


3. 78 нче күнегү.


а) Берукучы, тактада аңлатып, беренче сүзгә фонетик анализ ясый;

[йозак]

Телдән авазларга характеристика бирелә.

5 хәреф, 5 аваз, 2 иҗек.

3 тартык:

[й] – парсыз яңгырау тартык;

[з] – парлы яңгырау тартык;

[к] – парлы саңгырау тартык.

2 сузык:

[о] – калын парлы сузык;

[а] – калын парлы сузык.

б) Калган ике сүзне парларда бер-берсенә аңлатып эшлиләр.

в) Төркемдә тикшерәләр, бәялиләр.


4. Модельләштерү.


[й] авазы, үзеннән соң килгән сузыкны ияртеп, я, ю, е хәрефләре белән тамгалана.

[hello_html_m31fb7673.gifhello_html_m740bedaa.gifhello_html_m2724433d.gifйа] [йу] [йы]

hello_html_7d65a54e.gifhello_html_m682cdf42.gifhello_html_7d65a54e.gifя ю е

[йә] [йү] [йэ]


5. Өйгә эш.


1. [й] авазының й хәрефе белән тамгалануы турында сөйләгез.

2. 79 нчы күнегү. Хәтердән язарга.


2


Автор
Дата добавления 21.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров434
Номер материала ДВ-085161
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх