Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалы"Саулык - зур байлык" башлангыч сыйныфлар өчен әңгәмә
  • Бәйрәм кичәсе "Каз өмәсе" 6-7 яшь
    • pdf
    • docx

Алгоритм одевания в разные времена года на татарском языке

Файл будет скачан в форматах:

  • jpg
  • pdf
454
10
18.12.2024

Материал разработан автором:

Разработок в маркетплейсе: 5
Покупателей: 43

Настоящая методическая разработка опубликована пользователем Миначева Эльвина Ильфаковна. Инфоурок является информационным посредником

Алгоритм одевания в разные времена года на татарском языке, формат А3. Для детей дошкольного возраста. Если ваши малыши никак не запомнят, как правильно одеваться вам нужно просто воспользоваться данной методической разработкой. Балалар өчен дөрес киенү тәртибе.

Краткое описание методической разработки

Алгоритм одевания в разные времена года на татарском языке, формат А3. Для детей дошкольного возраста. 

Если ваши малыши никак не запомнят, как правильно одеваться вам нужно просто воспользоваться данной методической разработкой.

Балалар өчен дөрес киенү тәртибе.

"Саулык - зур байлык" башлангыч сыйныфлар өчен әңгәмә

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Саулык – зур  байлык»

 

 

 

 

                                                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сәмигуллина Ләйсән Зиннур  кызы,

1 нчекатегорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014 нче ел

Тема: “Саулык – зур байлык”.

 

 

Максат: :  укучыларга  саулыкның матур гомер итү          

            өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия  

           бирү, сәламәтлекне саклау ысуллары белән

           таныштыру, укучыларда сәламәтлекне сакларга,     

           аның кадерен белергә өйрәтү, спортка уңай караш

           тәрбияләү.     

 

 

Җиһазлау: табышмаклар,мәкальләр, шигырьләр, крассворд,      сабын, теш пастасы, теш щёткасы, мунчала.

 

Төре: Әңгәмә

 

                              Дәрес барышы:

1.Уңай халәт булдыру

 

“Иң бай кеше кем?”дисезме,

Ул кеше-  мин белегез.

Мактана дип уйласагыз-

Килегез дә күрегез.

Йортыбыз бар. Әти аны

Салды үз кулы белән.

Өйрәтте ул, мин дә хәзер

Балта тотарга беләм.

Әти кебек әнием дә-

Байлыгы безнең өйнең.

Нинди генә хәлләрдә дә

Ул таба безнең көйне.

Әтием дә,  бабаем да-

Икесе дә исәннәр.

Алар белән яшәү рәхәт-

Ниләр генә дисәң дә.

Сеңлем дә бар, энем дә бар-

Алар да безнең байлык.

Ходам биргән тагын безгә

Иң зур байлык- ул саулык.

 

--Хөрмәтле укучылар, без бүген сезнең белән сәламәтлек турында,

сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында

сөйләшербез.

  Саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен барсын да сәламәтлек өчен эшләргә кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга?

 

 -- Укучылар, безгә бүген почтальон апагыз посылка калдырып китте, аның хаты да бар. Әйдәгез әле без аны укып китик. (хат укыла)

Кадерле укучылар! Без – “Чисталык сөючеләр” түгәрәгенә йөрүчеләр, сезгә үзебезнең дусларыбызны җибәрәбез, сез алар белән дуслашырсыз дип өметләнеп калабыз”.

(посылка эчендәге әйберләрне табышмаклар укып билгеләү, әлеге предметларны укучыларга күрсәтү).

  1. Бит-кулыңны юасың,

“Һай рәхәт!”- дип куясың.

 Чисталыкны ярата

 Хуш исләрен тарата.  (сабын)

 

  1. Эчтә ята ул посып,

Чыгарам аны кисып.

Щётка белән гомергә

Яшиләр бергә-бергә. (теш пастасы)

 

  1. Тешләре бар, ләкин аралы,

Нәрсә икән уйлап кара әле.

Иртән торсам шуны эзлимен

“Чәчләремне рәтлә тиз!”-димен.  (тарак)

 

  1. Тыгыз бәйләнгән кыллар

Гүя игезәк уллар.

Тешкә таба кертәсең,

Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы)

 

  1. Кирәкбулсамунчада

Минем исемем ….. (мунчала)

 

-- Димәк, укучылар, сабынны, теш пастасын,  теш щёткасын, мунчаланыүзегезнеңдусларыгызитсәгезаекфикерле, көркүңелле,  сәламәт, матурбулырсыз. Слайд№3

 

 

-- Укучылар, сәламәтбулуөчентагынниләрэшләргәкирәклеген без хәзеркечкенәгенә кроссворд чишепбелербез.

 

  1. Тәрәзә юк, ишек юк,

Керер-чыгар тишек юк.

Шулай да эче тулы халык. (кавын)

  1. Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш)
  2. Үзе шартлаткыч, үзе җимеш. (гранат)
  3. Алсу битле кыз үсте,

“Тып” итеп куактан сикереп төште. (алма)

  1. Кызыл төймәсен таккан,

Каршыма килеп баскан. (миләш).

  1. Җир астында алтын казык. (кишер).
  2. Кара гына, кечкенә генә бүрекле,

Үзе бөтен дөньяга күрекле.  (карлыган)

 

 

 

 

 

 

 

1.

к

а

в

ы

н

 

 

 

 

2.

г

ө

л

җ

и

м

е

ш

 

 

3.

г

р

а

н

а

т

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4.

а

л

м

а

 

 

 

 

 

 

 

5.

м

и

л

ә

ш

 

 

 

 

 

6.

к

и

ш

е

р

 

к

а

р

л

ы

г

а

н

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-- Әйе, укучылар, сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр. Слайд№4

-  Витаминнар  ни  өчен  кирәк? 

- Нинди  витаминнар  беләсез?

-  Әйе,  укучылар,  А,  В,  С,  Д   витаминнары  була.

А  витамины:  “  Әгәр  зур  үсим,  әйбәт  күрим,  тешләрем  нык  булсын  дисәгез,  сезгә  мин  кирәк!  Мин  кишердә,  сөттә,  йомыркада  күп”  -  ди.

В  витамины:  “  Әгәр  көчле  булам,  юк – барга  борчылмыйм,  сәбәпсез  еламыйм  дисәгез,  сезгә  мин  кирәк!  Мин  иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”- ди.

С витамины: “Әгәр еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп,”- ди.

 -Күргәнегезчә, үсү һәм сәламәт булу өчен организм күп төрле ризык таләп итә.Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәү кирәк

·         бер үк вакытта ашарга тырыш;

·         көнгә дүрт тапкыр бер үк сәгатьтә аша: иртән өйдә - беренче иртәнге аш. Мәктәптә- икенче иртәнге аш, мәктәптән соң – төшке аш, кич белән кичке аш;

·         коры-сары ашама. Аштан беркайчан да баш тартма: анда дөрес аш кайнатуга ярдәм итә торган матдәләр бар;

·         ашыкмыйча гына аша. Ризыкны яхшылап чәйнә;ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә: укыма, телевизор карама, бәхәсләшмә.

-- Сәламәт, матур, көчле, акыллы буласың килә икән хәрәкәтләнергә, йөгерегә кирәк. Ә сез, укучылар йөгерегә, велосипедта  йөрергә яратасызмы? Слайд№ 6,7,8

 

Физкультминутка

Алпан-тилпән киләм мин.

Атлап-атлапкиләм мин.

Берчүгәмдә, бер торам

Лап итәмдәутырам.

-- Хәзер, укучылар, мин сезгәкечкенәгенәшигырь укып китәм, ә сез сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тырышыгыз.

Иренмим мин беркайчан да,

Иртән торып басам да.

Физарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәне ачам да.

 

1,2,3    1,2,3

Нык басып, атлап,

Кемнәр тели чыныгырга

Әйдәгез минем арттан.         Слайдлар№9,10

-- Ә сез, укучылар,иртән торгач физарядка ясыйсызмы?

     (фикерләр тыңланыла)

--Яхшы. Укучылар, ә сез сәламәтлек турында  мәкальләр беләсезме?

Мин сезгә башын әйтәм,  ә сез ахырын дәвам итәрсез.

 

Саулык –( зур байлык.)

 Байлык бер айлык, (саулык - гомерлек.)

 Байлыкның башы -  (тазалык.)

Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк.)

Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, (иң зур бәхет – саулык) Пакълек сөйгән (сау булыр.)

Саф һава – (тәнгә дәва.)

 Сәламәтлек – жәүһәр, (ләкин тиз югала).

Таза булсаң, таш та(ярып була.)

 

 

 

Йомгаклау

Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.

  1. Су белән дус бул!
  2. Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!
  3. Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат!
  4. Иртән физарядка ясарга онытма!
  5. Чынык!
  6. Күңелең саф, чиста булсын!

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Саулык - зур байлык" башлангыч сыйныфлар өчен әңгәмә"
Смотреть ещё 6 054 курса

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: “Саулык – зур байлык”.

 

 

Максат: :  укучыларга  саулыкның матур гомер итү          

            өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия  

           бирү, сәламәтлекне саклау ысуллары белән

           таныштыру, укучыларда сәламәтлекне сакларга,     

           аның кадерен белергә өйрәтү, спортка уңай караш

           тәрбияләү.     

 

 

Җиһазлау: табышмаклар,мәкальләр, шигырьләр, крассворд,      сабын, теш пастасы, теш щёткасы, мунчала.

 

Төре: Әңгәмә

 

                              Дәрес барышы:

1.Уңай халәт булдыру

 

“Иң бай кеше кем?”дисезме,

Ул кеше-  мин белегез.

Мактана дип уйласагыз-

Килегез дә күрегез.

Йортыбыз бар. Әти аны

Салды үз кулы белән.

Өйрәтте ул, мин дә хәзер

Балта тотарга беләм.

Әти кебек әнием дә-

Байлыгы безнең өйнең.

Нинди генә хәлләрдә дә

Ул таба безнең көйне.

Әтием дә,  бабаем да-

Икесе дә исәннәр.

Алар белән яшәү рәхәт-

Ниләр генә дисәң дә.

Сеңлем дә бар, энем дә бар-

Алар да безнең байлык.

Ходам биргән тагын безгә

Иң зур байлык- ул саулык.

 

--Хөрмәтле укучылар, без бүген сезнең белән сәламәтлек турында,

сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында

сөйләшербез.

  Саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен барсын да сәламәтлек өчен эшләргә кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга?

 

 -- Укучылар, безгә бүген почтальон апагыз посылка калдырып китте, аның хаты да бар. Әйдәгез әле без аны укып китик. (хат

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

7 365 361 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Скачать материал
    • 08.01.2015 656
    • DOCX 23.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Самигуллина Ляйсан Зиннуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Самигуллина Ляйсан Зиннуровна
    Самигуллина Ляйсан Зиннуровна

    учитель начальных классов

    • На сайте: 10 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 78587
    • Всего материалов: 37

    Об авторе

    я, Самигуллина Ляйсан Зиннуровна родилась 10 октября 1972 года в деревне Сардыган Балтасинского района РТ. 1980-1988 г. обучалась в школе. После 8-го класса в 1988 году поступила в Арское педагогическое училище и окончила в 1992 году. С 1997 года работаю в школе учителем начальных классов. Люблю свою профессию и детей.

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 355 153 материалы из нашего маркетплейса.

Мини-курс

Журналистика для школьников: практика и технологии

2 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Мини-курс

Этикет как искусство гармоничных отношений: путь к взаимопониманию и уважению

4 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Ангедония и прокрастинация: стратегии преодоления эмоционального выгорания

5 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
Смотреть ещё 6 054 курса