Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСценарий "Праздник прощания с букварем" на татарском языке

Сценарий "Праздник прощания с букварем" на татарском языке

Скачать материал

Әлифба бәйрәме

Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһалау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

 

Музыка астында 1 нче сыйныф укучылары керә .

Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

1 Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

 

2. Бүген бездә зур тантана

 Моңсу да ул, ямьле дә

 Әлифбабыз китә бездән,

 Бу көн калыр хәтердә.

3. Бүген сезнең алда без

 Зур сынаулар үтәрбез.

 Үзебезнең осталыкны

 Сезгә дә күрсәтербез.

ҖЫР:

Укытучы: Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Безнең кораб сәяхәткә әзер.Корабка исем кирәк бит. Табышмакларны чишсәгез, исемен дә белерсез.

( су өстендә төнбоеклар, артына табышмаклар язылган, хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзиләр)

А :Охшаган ул ракетага, 

Ул басуда,баганада.

Аны белә һәрбер бала:

Алфавитны башлый ич...

 

Ә: Әни диеп телем ачылган

 Әни сөйгән, назлаган

 Кайсыбыз соң дәфтәренә

 Бу хәрефне язмаган.

И Бу хәреф ипидә бар ,

Бар ул ил һәм иректә .

Бу хәреф икелегә

Укымаска өйрәтә .

 Ф Ябалакның зур күзләре

 Ялтырый караңгыда.

Бер хәрефкә бик охшаган

 Туп – туры караганда .

(“Л” хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

(“Б” хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

Укытучы: Кем бу хәрефләрдән сүз төзи?

( укучылар Әлифба сүзен төзи.)

Укытучы: Менә безнең корабның исеме дә булды , кузгалдык юлга.

Музыка яңгырый.

Укытучы:    Хәрефләр иле утравына килеп җиттек.  Сезгә хәрефләр турында сөйләргә туры килер. Менә сезгә табышмак.

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп- төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала, Бу рәт ни дип атала? (Алфавит)

Кем кайсы хәрефне

Бигрәк ошатты.

Я, әйтеп бирегез

Ачмыйча китапны.

Укучылар яраткан хәрефләре турында шигырьләр сөйлиләр.

Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.

Музыка уйный.

Укучы:  Дуслык утравына килеп җиттек. Сезне бит Әлифба дус-тату булырга да өйрәтте.

1.           Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

 

2. Кызларны ул зур ярдәмче,

 Булышчы булсын диде.

 Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

3.      Ә малайларга әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

Музыка уйный.

Укытучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. “Тапкырлар” диеп атала.

Укытучы:

Кем зирәк, кем тапкыр икән?

Сынап карыйк әйдәгез!

Сез җавапларны табыгыз.

Без табышмак әйтәбез.

1.Әлифбадан икенче өйрәнгән хәрефегез нинди?

2.Иң ахырдан нинди хәреф өйрәндегез?

3.Нинди хәрефләр аваз белдерми?

4.Нинди хәрефнең баш хәрефе юк?

5. Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап)

6.Мәктәптә һәр көн нәрсәдән башлана? (звонок)

7. Иң көтеп алган вакыт мәктәптә? (тәнәфес)

8.Сумка тотып керәсең. Белем төяп чыгасың. (мәктәп)

Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.

Укытучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. “Укучы” диеп атала.

Укытучы: Әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

·                     Укырга

·                     Язарга

·                     Санарга

·                     Дус,тату булырга

·                     Җырларга

·                     Биергә

·                     Туган илне сөяргә

Ә нәрсә өйрәтте сезне? ӘЛИФБА

ҖЫР: Укучылар маршы

Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.

Укучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. “Туган тел” диеп атала.

 Нигә безгә куанмаска

Без бит инде зур үстек

Әлифбаны тәмамлап

Туган телгә күчтек.

 

Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

 

Укытучы. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Җыр: Туган тел

Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.

Укучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. Белем иле диеп язылган.

Укытучы: Белем иленә килеп тә җиттегез. Юлны уңышлы узар өчен сезгә нәрсә ярдәм итте?

Укучылар: ӘЛИФБА.

Укытучы: Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

1.           Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә күренә.

 

2.Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз

 Олы бәйрәмең өчен.

 Тагын да күп белер өчен

 Беркем кызганмас көчен.

 

3.Өйрәттең укырга син,

Кадерлем-Әлифбам.

Инде китәрсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

 

5 . Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

 

 

      Әлифба

Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

“5” ле белән дус булыгыз,

“3” ле эләктермәгез!

 

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.

 

Җыр: Әлифба

Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Сезнең дә аларга әйтер сүзегез бардыр

Әти-әниләр котлый.

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик.

Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Укучы: Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

5” кә укырга.

Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбаданбашлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

(Бүләкләр тапшыру)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий "Праздник прощания с букварем" на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инструктор по туризму

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 934 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.10.2016 684
    • DOCX 68 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Амирова Гузэль Наибовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Амирова Гузэль Наибовна
    Амирова Гузэль Наибовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8018
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 206 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 442 человека

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 335 человек

Мини-курс

Инновационные технологии в краеведческой и географической работе со школьниками: применение туристических приемов для эффективного обучения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Библиотечная трансформация: от классики до современности с акцентом на эффективное общение и организацию событий

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Создание и продвижение сайтов для достижения максимальных результатов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 15 регионов