Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие по здоровью, начальные классы

Внеклассное мероприятие по здоровью, начальные классы

Скачать материал
библиотека
материалов

 

 Класстан тыш чара башлангыч сыйныфларына тәэмин ителә

Тема: Сәламәт тәндә сәламәт акыл

(уен-дәрес 2 класслар өчен).

Максат:

-                    балаларны чисталыкка, пөхтәлеккә, үз сәламәтлекләре  турында үзләре кайгыртуга омтылыш тәрбияләү,

-                    сәламәтлекнең нигезе чисталыкка бәйләнгәнлеген төшендерү.

Җиһазлау: К. Чуковскийның “Юындыр” шигыреннән өзек, магнитафон, “Антошка” җыры, сабын, теш  щёткасы, теш пастасы, сөлге, мунчала, тарак, көзге, карта, кулъяулыклар, “Юындыр“ рәсеме.

 

Дәреснең барышы:

Исәнләшү:

-Исәнмесез, укучылар.

-Исәнмесез, саумысыз!

-Хәерле көн, балалар.

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Укытучы:

-                    Бүген без, балалар «Сәламәтлек иленә сәяхәт»  итәрбез. “Чисталык сәламәтлекнең нигезе ул”. Үзен чиста, пөхтә йөрткән кеше һәрвакыт сәламәт таза, шат күңелле була. Дәресебезнең кунагы безнең белән сәяхәткә чыга. Аның исемен хәзер әйтерсез. Беренче тукталыш “Шапшаклар станциясе”.

 

1нче укучы:

Качты юрган урыныннан,

Простыня очты шуннан,

Сикереп алды, китеп  барды

Мендәр дә бака сыман.

 

Укытучы:

-Бу өзек кайсы шигырьдән?

-Аны кем язган?

1нче укучы:

Шапшаклар” станциясендә К. Чуковский әсәре героена охшаган балалар яши. Алар чисталык һәм тәртип турында кайгыртмыйлар. Һәрвакыт юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Кызлар һәм малайларның өс һәм аяк киемнәре пычрак,өйләрендә тәртипсезлек, алар чиста кулъяулык йөртми, тырнакларын кисми икән.

Укытучы:

Бу станциядә яшәүчеләр бик еш авырый. Менә сезнең алда – аларның берсе.Без аңа кимчелекләрен бетерергә ярдәм итик. “Җанлы картина” дигән уен уйнала. Чәче, башы тузган, пычрак баш киеме, бөгәрләнеп беткән сәдәфләре төшкән костюм кигән бер малай чыга. Аның битендә кара таплары, куллары пычрак, тырнаклары киселмәгән, ботинка бавы сүтелгән. (Кесәсендә конфет кәгазьләре, чүп тутырылган).

Укытучы:

-Бу малайга нинди киңәшләр бирәсез?

Җаваплар:

1.     Һәр көн билгеле бер сәгатьтә торырга  һәм зарядка ясарга.

2.     Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.

3.     Тырнакларны атнага бер тапкыр кисеп торырга.

4.     Өс һәм аяк киемнәрен чиста йөртергә.

5.     Чәчне чиста матур йөртергә, көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә.

(Балалар янына  парикмахер керә. Ул үзенең һөнәре турында сөйли.)

Мин парикмахер-чәчтараш. Кайчы, шампунь һәм тарак минем төп коралым. Малайлар чәчләрен кыска йөртсеннәр, ә кызлар үреп, карап торсыннар.

 

3нче укучы:

Шапшаклар станциясе”ндәге балалар, әйберләрен саклап тотмыйлар. Аларның сумкалары, китап-дәфтәрләре бик пычрак, ләкин бездә андый кызлар һәм малайлар юк! Чөнки без сәламәт булырга телибез. Кагыйдәләрне еш үтибез.

-Чисталык-сәламәтлекнең нигезе!

-Мәктәпкә чиста һәм пөхтә киенеп йөр!

Укытучы:

                    -Игътибар! Сез сигналны ишетәсезме? Безнең сәяхәт дәвам итә. “Киләсе тукталыш “Ялкаулар” шәһәре.   “Шапшаклар” станциясе” һәм “Ялкаулар” шәһәре бер-берсенә якын урнашкан. Шуңа күрә аларда яшәүчеләр арасында уртаклык бар. Балалар, сез ничек уйлыйсыз,алар нинди сыйфатлары белән бер-берсенә охшаган?

Җаваплар:

-Ялкау балалар, шапшак була. Алар эш сөйми. Дәресне игътибар белән тыңламыйлар. Китап укымыйлар. Дәфтәрләренә чиста һәм пөхтә итеп язмыйлар. Әти-әниләренә ярдәм итмиләр. Ялкау малай турында җыр тыңлап китәрсез. (Магнитафонда “Антошка” җыры яңгырый.) (“Ике шапшак” исемле хикәя сәхнәләштерелә.)

Автор:

-Урам буйлапЛәйлә атлый. Тирә-юньдәгеләр аңа гаҗәпләнеп карыйлар, чөнки кызның күлмәгендә төрле җепләр асылынып тора, чәченә мендәр йоны , кәгазь кисәкләре ябышкан, бит куллары, аяклары пычрак. Пөхтә итеп киенгән бер бабай бу хәлне күреп бик гаҗәпләнә.

Бабай:

- Син кайда шул  кадәр пычрандың?

Ләйлә: (үзен күздән кичереп)

-Мин ... ни ... чөнки ...

Бабай:

-         Син кайда булдың ?

Ләйлә:

-         Вәсимәләргә кергән идем.

Бабай:

    - Син аларда күлмәгең белән тузан сөртттеңме?

Ләйлә:

-         Юк, без аның белән качышлы уйнадык.Өстәл астына гына кердек. Башка берни дә эшләмәдек.

Бабай:

-          Һмм! (тамак кырып куя)

Автор:

Ләйлә тизрәк киемнәрен какты, чәчен тарап куйды. Аңа бабайның күзенә күренү оят иде.

Укытучы:

-         Балалар тагын кемгә оят булырга тиеш?

Җаваплар:  

Әйе, Вәсимәгә дә оят булырга тиеш? Чөнки ул (Ләйлә)аларның җыештырылмаган өйләрендә кунакта була. Һәм өстен башын пычратып чыга.

Укытучы:

 Ялкау булмас өчен: без сәламәтлек иленең башкаласы булган  “Чисталык” һәм “Тәртип” илләренә китәбез. Монда урамнар һәм бакчалар да чиста. Кешеләр пөхтә итеп киенеп йөриләр. Алар көн саен юына, үзләрен чыныктыра, шуңа күрә авырмый. Сәламәт булырга нәрсә ярдәм иткәнен табышмаклардан эзләп табарсыз.

1.     Үзе йомшак, күбеккә күмә.

Хуш исле. Я кем белә? (сабын)

2.     Аркасында сөлге .

Сөягендә мыегы.

Мыегы белән чистарта.

Ак майканы агарта. (теш щёткасы)

3.     Он түгел үзе ак.

Авызыңа кереп бак? (теш порошогы)

4.     Битне, кулны, муенны корыта

Үзе дә чисталыкны ярата. (сөлге)

5.     Айкала да чайкала

Күмелә ул күбеккә

Онытылып тора өйдә

Кирәк була мунчада. (мунчала)

Балалар янына теш табибы керә.  Тешләрне ничек сакларга? (балалар белән әңгәмә үткәрә)

Укытучы:

Кәндәлек режимны үтәргә кирәк. Бүген сөйләгәннәрне онытмагыз,

Һәрвакыт чиста, пөхтә йөрегез,

Сәламәт булып үсәрсез.

Безнең девиз: Чисталык – сәламәтлекнең нигезе ул.







  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

 Класстан тыш чара башлангыч сыйныфларына тәэмин ителә

Тема: Сәламәт тәндә сәламәт акыл

 (уен-дәрес 2 класслар өчен).

Максат:

-                    балаларны чисталыкка, пөхтәлеккә, үз сәламәтлекләре  турында үзләре кайгыртуга омтылыш тәрбияләү,

-                    сәламәтлекнең нигезе чисталыкка бәйләнгәнлеген төшендерү.

Җиһазлау: К. Чуковскийның “Юындыр” шигыреннән өзек, магнитафон, “Антошка” җыры, сабын, теш  щёткасы, теш пастасы, сөлге, мунчала, тарак, көзге, карта, кулъяулыклар, “Юындыр“ рәсеме.

 

Дәреснең барышы:

Исәнләшү:

-Исәнмесез, укучылар.

-Исәнмесез, саумысыз!

-Хәерле көн, балалар.

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Укытучы:

-                    Бүген без, балалар «Сәламәтлек иленә сәяхәт»  итәрбез. “Чисталык сәламәтлекнең нигезе ул”. Үзен чиста, пөхтә йөрткән кеше һәрвакыт сәламәт таза, шат күңелле була. Дәресебезнең кунагы безнең белән сәяхәткә чыга. Аның исемен хәзер әйтерсез. Беренче тукталыш “Шапшаклар станциясе”.

 

1нче укучы:

Качты юрган урыныннан,

Простыня очты шуннан,

Сикереп алды, китеп  барды

Мендәр дә бака сыман.

 

Укытучы:

-Бу өзек кайсы шигырьдән?

-Аны кем язган?

1нче укучы:

“Шапшаклар” станциясендә К. Чуковский әсәре героена охшаган балалар яши. Алар чисталык һәм тәртип турында кайгыртмыйлар. Һәрвакыт юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Кызлар һәм малайларның өс һәм аяк киемнәре пычрак,өйләрендә тәртипсезлек, алар чиста кулъяулык йөртми, тырнакларын кисми икән.

Укытучы:

Бу станциядә яшәүчеләр бик еш авырый. Менә сезнең алда – аларның берсе.Без аңа кимчелекләрен бетерергә ярдәм итик. “Җанлы картина” дигән уен уйнала. Чәче, башы тузган, пычрак баш киеме, бөгәрләнеп беткән сәдәфләре төшкән костюм кигән бер малай чыга. Аның битендә кара таплары, куллары пычрак, тырнаклары киселмәгән, ботинка бавы сүтелгән. (Кесәсендә конфет кәгазьләре, чүп тутырылган).

Укытучы:

-Бу малайга нинди киңәшләр бирәсез?

Җаваплар:

1.     Һәр көн билгеле бер сәгатьтә торырга  һәм зарядка ясарга.

2.     Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.

3.     Тырнакларны атнага бер тапкыр кисеп торырга.

4.     Өс һәм аяк киемнәрен чиста йөртергә.

5.     Чәчне чиста матур йөртергә, көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә.

(Балалар янына  парикмахер керә. Ул үзенең һөнәре турында сөйли.)

Мин парикмахер-чәчтараш. Кайчы, шампунь һәм тарак минем төп коралым. Малайлар чәчләрен кыска йөртсеннәр, ә кызлар үреп, карап торсыннар.

 

3нче укучы:

“Шапшаклар станциясе”ндәге балалар, әйберләрен саклап тотмыйлар. Аларның сумкалары, китап-дәфтәрләре бик пычрак, ләкин бездә андый кызлар һәм малайлар юк! Чөнки без сәламәт булырга телибез. Кагыйдәләрне еш үтибез.

-Чисталык-сәламәтлекнең нигезе!

-Мәктәпкә чиста һәм пөхтә киенеп йөр!

Укытучы:

                    -Игътибар! Сез сигналны ишетәсезме? Безнең сәяхәт дәвам итә. “Киләсе тукталыш “Ялкаулар” шәһәре.   “Шапшаклар” станциясе” һәм “Ялкаулар” шәһәре бер-берсенә якын урнашкан. Шуңа күрә аларда яшәүчеләр арасында уртаклык бар. Балалар, сез ничек уйлыйсыз,алар нинди сыйфатлары белән бер-берсенә охшаган?

Җаваплар:

-Ялкау балалар, шапшак була. Алар эш сөйми. Дәресне игътибар белән тыңламыйлар. Китап укымыйлар. Дәфтәрләренә чиста һәм пөхтә итеп язмыйлар. Әти-әниләренә ярдәм итмиләр. Ялкау малай турында җыр тыңлап китәрсез. (Магнитафонда “Антошка” җыры яңгырый.) (“Ике шапшак” исемле хикәя сәхнәләштерелә.)

Автор:

-Урам буйлапЛәйлә атлый. Тирә-юньдәгеләр аңа гаҗәпләнеп карыйлар, чөнки кызның күлмәгендә төрле җепләр асылынып тора, чәченә мендәр йоны , кәгазь кисәкләре ябышкан, бит куллары, аяклары пычрак. Пөхтә итеп киенгән бер бабай бу хәлне күреп бик гаҗәпләнә.

Бабай:

- Син кайда шул  кадәр пычрандың?

Ләйлә: (үзен күздән кичереп)

-Мин ... ни ... чөнки ...

Бабай:

-         Син кайда булдың ?

Ләйлә:

-         Вәсимәләргә кергән идем.

Бабай:

    - Син аларда күлмәгең белән тузан сөртттеңме?

Ләйлә:

-         Юк, без аның белән качышлы уйнадык.Өстәл астына гына кердек. Башка берни дә эшләмәдек.

Бабай:

-          Һмм! (тамак кырып куя)

Автор:

Ләйлә тизрәк киемнәрен какты, чәчен тарап куйды. Аңа бабайның күзенә күренү оят иде.

Укытучы:

-         Балалар тагын кемгә оят булырга тиеш?

Җаваплар:  

Әйе, Вәсимәгә дә оят булырга тиеш? Чөнки ул (Ләйлә)аларның җыештырылмаган өйләрендә кунакта була. Һәм өстен башын пычратып чыга.

Укытучы:

 Ялкау булмас өчен: без сәламәтлек иленең башкаласы булган  “Чисталык” һәм “Тәртип” илләренә китәбез. Монда урамнар һәм бакчалар да чиста. Кешеләр пөхтә итеп киенеп йөриләр. Алар көн саен юына, үзләрен чыныктыра, шуңа күрә авырмый. Сәламәт булырга нәрсә ярдәм иткәнен табышмаклардан эзләп табарсыз.

1.     Үзе йомшак, күбеккә күмә.

Хуш исле. Я кем белә? (сабын)

2.     Аркасында сөлге .

Сөягендә мыегы.

Мыегы белән чистарта.

Ак майканы агарта. (теш щёткасы)

3.     Он түгел үзе ак.

Авызыңа кереп бак? (теш порошогы)

4.     Битне, кулны, муенны корыта

Үзе дә чисталыкны ярата. (сөлге)

5.     Айкала да чайкала

Күмелә ул күбеккә

Онытылып тора өйдә

Кирәк була мунчада. (мунчала)

Балалар янына теш табибы керә.  Тешләрне ничек сакларга? (балалар белән әңгәмә үткәрә)

Укытучы:

Кәндәлек режимны үтәргә кирәк. Бүген сөйләгәннәрне онытмагыз,

Һәрвакыт чиста, пөхтә йөрегез,

Сәламәт булып үсәрсез.

Безнең девиз: Чисталык – сәламәтлекнең нигезе ул.

 

 

 

Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Актуальные проблемы обучения детей с нарушением слуха в образовательных организациях общего и среднего профессионального образования»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-дефектолога: специальная педагогика и психология»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.