Предпросмотр материала:
Ипи кадере
Кукмара муниципаль районы Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Бәшәрова Язилә Зиннур кызы
Кабара да кабара,
Аның саен агара,
Мич эчендә кызара,
Тәмле исләр чыгара.
Мичтән алгач мактыйлар,
Уңган, диләр, ах, диләр;
Ул барында һәркемнең
Күңелләре шат, диләр.
Кисәләр дә: аһ, диләр,
Мактыйлар да мактыйлар.
Ул булганда, мул булганда,
Тормышлар гөрләп бара –
Нәрсә ул, әйтеп кара?
ИКМӘК
Ипи, икмәк, ипекәй –
Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.
Ипинең үткән
юлына карасак...
Кырга игенче килде.
Ашламалар бирә-бирә
Җирне шәпләп сөрә-сөрә,
Мамык кебек иттерде.
Җирне мамык итәр өчен
Ул бик күп тырышты.
Аннан эндәште Чәчкечне
Һәм мине чәчте.
Корткычлардан саклады,
Ялкауланмый тырышты.
Татлы дым эчә-эчә,
Тулышып пешә-пешә,
Көзләр дә якынлаша.
Чәчләрем җилдә тарап,
Утырам җиргә карап,
Алтын керфекләр аша...
Бер көн басу тулып,
Комбайннар килделәр.
Мине мактап җырлый-җырлый,
Урып-сугып бирделәр...
Аннан безне машиналар,
Тегермәнгә илттеләр.
Аннан тырыш кешеләр –
Шат йөзле пешекчеләр –
ИПИ итеп пешерде.
Игенченең кулыннан гөлдәй тамып төшкәнгә,
Мин татлы, тәмле булам.
Табында балкып торам.
Шуңа мине, олылап,
ИПЕКӘЙ дип атыйлар.
Ташламыйлар-атмыйлар,
Изге күреп саклыйлар.
Игенченең эше моның белән генә әле бетми
Ашлама кертә,
сукалый.
Кышын да игенче басуда,
Шулай итеп кар тота.
Мәкальләрне аңлат!
Тырыш бәхетен эштән таба,
Ялкау сәбәбен эзләп таба.
Хезмәт кешесе – хөрмәт кешесе.
Тирләп эшләсәң , тәмләп ашарсың.
Сынамышлар ни сөйли?
Яз көне елгада ташу көчле булса, иген уңар.
Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
Бодайны томанлы көнне чәчсәң, яхшы булыр.
Кыш карлы булса, җәй ярлы булмый.
Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.
Әлеге кагыйдәләрне онытма!
Ашарга утырганда кулыңны ю.
Ипине үзеңә кирәк кадәр генә ал.
Ипи валчыкларын койма.
Ипине сындырганда ике кулың белән тот.
Үзеңнең сыныгыңны калдырмаска тырыш.
Ипигә карата ихтирамлы Һәм игътибарлы бул!
Бар нәрсәгә патша син!
Сезгә “Ипи кадере” дип исемләнгән презентация тәкъдим итәм.
Тәкъдим ителүче презентация башлангыч сыйныфларда әдәби уку, әйләнә-тирә дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә куллану өчен уңышлы.
Презентациянең максаты: балаларны икмәкнең безнең табынга килеп җиткәнче үткән юлы белән таныштыру.
Кече яшьтәге мәктәп балаларында күзаллау булдыра, хезмәткә, икмәккә хөрмәт тәрбияли. Бала гади генә ипи ашау өчен күпме көч куелуын, аны кадерләргә, сакларга кирәклеген аңлап, белеп үсәргә тиешле. Халык авыз иҗаты да уңышлы кулланылган. Мәкальләр, әйтемнәр аша балаларның хәтере, фикерләве үстерелә.
Презентация “Чайкала иген кырлары” җыры белән башлана. Бу исә балаларда темага кереш, аңа кызыксыну тудыра. Әлеге презентацияне кулланып балаларга белем дә, тәрбия дә бирергә мөмкин.
В каталоге 7 152 курса по разным направлениям