Инфоурок Классному руководителю Рабочие программыГ. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе (дәрес –конференция)

Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе (дәрес –конференция)

Скачать материал

Дәрес эшкәртмәсе

Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе

 (дәрес –конференция)

 

Дәреснең максаты:

-укучыларга Г.Исхакый иҗаты турында тулы мәгъ­лүмат бирү;                                                                                                 - әсәргә кыскача анализ ясау, төп образ­ларга хас сыйфатларны ачу;

-укучыларны логик фикер йөртергә өйрәтү , киләчәк тормышка әзерләү, катнаш никахка карата үз фикерләрен булдыру;

              Дәресне җиһазлау: Г.Исхакыйга багышланган  күргәзмә,  М.Хуҗин,  Т.Нәҗмиев

« Яшә, Саба йорт»  китабы ,вакытлы матбугат,компьютер, презентация, проектор,  DVD, Рөстәм Зарипов сүзләренә язылган “Киек казлар” җыры. ИР: sarvarova.ucoz.ru (онлайн тестлар)

              Метод: Фикер алышу, әңгәмә, сәнгатьле сөйләү, сорау – җавап, анализ.

 

Дәреснең барышы.

I. Уңай психологик халәт урнаштыру.

-   Хәерле көн, укучылар. Барыбыз өчен дә бүгенге көн, чын­лап  та, хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән әдәбият дәресен башлыйбыз.

II. Кереш.

Дәреснең темасы hәм максаты белән таныштыру.

Укытучы:

- Бүгенге дәресебез татар классик язучысы Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән”әсәре  буенча дәрес -  конференциягә багышлана.

III. Актуальләштерү.

1.Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерү. Бер укучы өйдә төзеп килгән презентациясен яклап, язучы турында чыгыш ясый.

Укытучы:

- Тормышта шундый кызыклы вакыйгалар килеп чыга. Г. Исхакый Чистайда туып үссә дә, кабере чит илдә Төркиядә калган булса да, аның Саба төбәге белән берничә бәйләнеше бар. ” Саба таңнары “газетасының элеккеге баш мөхәррире Тәлгать ага Нәҗмиев һәм мин дә Төркиянең Истанбул шәһәренә барып, язучының каберен чүп үләннәрдән арындырып, чәчәкләр утыртып кайттык.Ә Тәлгать ага Нәҗмиев Гаяз Исхакыйның туган нигезеннән алып килгән туфракны кабере өстенә сипкән.  Исхакыйларның нәсел очлары бераз гына булса да безнең яклар белән бәйле.Журналист Фәнил Нигъмәтҗановның « Үткәнгә хатлар бармыйлар...” дигән язмасыннан күренгәнчә, Г.Исхакыйның бердәнбер хатыны Мәрьям ханымның сеңлесенең кызы Рәисә апа башта Сатыш мәктәбендә укыткан. Аннары Олы Нырсыга күчерелгән. Ул хәзер дә шунда гомер кичерә.”Исхакый сагышы” җырын да якташларыбыз – Рөстәм Зарипов белән Рәисә Имамиевалар- иҗат иткән. (Җырны тыңлау,Г.Исхакый кабере янында төшкән фотоларны күрсәтү).

            2.Онлайн тестлар белән эш. ИР: sarvarova.ucoz.ru.

IV. Яңа тема буенча эш.

Укытучы:

-Г. Исхакый үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйланып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли. Язучы милләтебезнең руслашып юкка чыгу ихтималының зур булуын күреп борчыла, сәбәбен күбесенчә катнаш никахларда күрә. Әлеге мәсьәләгә битараф кала алмыйча, "Ул икеләнә иде" (1914) һәм "Ул әле өйләнмәгән иде" (1916) повестьларын яза.

Әсәр буенча сорауларга җавап алу.

1. Әсәрдә автор нинди проблеманы күтәрә? Ни өчен?

- Автор бу әсәрдә ике милләт вәкиле корган гаилә, ягъни катнаш никахлар проблемасын күтәрә.Ул руслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлата,төрле дәлилләр китерә,соңга калу ихтималы бар, дип кисәтә. Катнаш никахлар проблемасы тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Язучы проблеманы аек акыл белән һәм мөмкин кадәр объектив булырга тырышып яктырта. Автор шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә күтәрә.

2. Шәмсетдин белән Аннаны якынайтучы сәбәпләрне ачыклагыз.

- Язучы Анна белән Шәмсинең мәхәббәтен бик матур итеп сурәтли. Яшьләр беренче очрашудан ук бер-берсен ошаталар. Икесе дә театрга йөрергә ярата, Алар табигать гүзәллегенә хозурланалар, М. Горький, А. Чехов, Л. Толстой китапларын укыйлар. Шушы юллар белән автор геройларына тормышның матурлыгын, мәхәббәтнең бөеклеген тою өчен шартлар тудыра.

 

3.Әсәрдә Анна Васильевна ничек сурәтләнә?

-Әсәрдә Анна Васильевна хатын-кызларга хас бөтен сыйфатларны да туплаган ханым буларак сурәтләнә. Ул уңган булуы өстенә, белемле һәм акыллы, сабыр да. Анна Шәмсинең бөтен җитешсезлекләрен кичерә, гафу итә, искиткеч сабырлык белән тормышын җайлый, Шәмсине үз балалары янына кайтару өчен тырыша һәм теләгенә ирешә дә. (Бу уңайдан Г. Исхакый аны  башка хатын-кызларга да үрнәк итеп куя кебек.) Шул ук вакытта Анна үзенең инануларына да хыянәт итми: муенында "эре генә, гәрәбә сыман кара нәрсә" тагып йөри, балаларын чиркәүгә дә алып бара.

4.Шәмси кәләшенең нинди булуын тели?

-Ул кәләшенең Анна кебек дус  була белә торган, үз хисабын йөртми торган, гомерендә бер каты сүз сөйләми торган, тормышның һәр борылышыннан тәм ала һәм тәм татыта белә торган бер татар кызы булуын тели.

5. Шәмси ни өчен Аннага өйләнергә теләми?

- Чөнки Анна рус милләтеннән. Икесенең диннәре ике төрле.Шәмсигә Аннаның аңардан баласы булачагын ишетү аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә. Аның "бөтен әгъзаларыннан суыклы-әчеле бер агым” үтә, ул "кисәктән башына сугылган кеше кебек иләс-миләс" булып кала. Аңына килгәч, Шәмси икеләнә башлый. Ул бит татар кызына өйләнеп, татар балалары үстерергә тиеш.

6. Шәмси авылга нинди  уйлар белән кайта?

- Бервакыт Аннаның балаларын чиркәүгә алып барып чукындыруын күргәч, Шәмси, аларны ташлап, авылына кайтып китә.Татар кызына өйләнергә уйлый.

7. Бу повесть аркылы автор нинди фикер әйтергә теләгән?

-Ике милләт вәкиле корган гаиләдә бик күп каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән , бала тугач, аңа исемне татарча кушарга­мы, русчамы? Чукындырыргамы, юкмы? Сөн­нәткә утыртыргамы, юкмы? Бала белән гаиләдә нинди телдә аралашырга? Үлем-китем була калса, аны соңгы юлга христианча озатырга­мы, мөселманчамы? Бу мәсьәләләрнең берсе дә бәхәссез, шома гына чишелми: һәр як юр­ганны үзенә таба күбрәк тартырга тырыша. Менә шул вакытта башлана да инде гаиләдә ыгы-зыгы.

-Әсәрдә башка милли мохиткә эләгүнең татар кешесен үзеннән-үзе милли җирлек-тән һәм яшәү рәвешеннән аеруы һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәге күрсәтелә. Автор фикеренчә, мондый гаиләләр бәхетле була алмыйлар. Г. Исхакый кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп карый. Минемчә, Шәмси гомере буе икеләнеп яшәр, Анна исә үз диненә бервакытта да хыянәт итмәс, моны ул Шәмсигә белдермәскә тырышыр. Ике арага алдау керсә, гаилә нык була алмас.

 

 

8. Әсәрнең бүгенге көн өчен дә актуаль булуы белән килешәсезме?

-«Ул әле өйләнмәгән иде» повесте мине аерыча дулкын­ландырды. Олы фикер иясе Гаяз Исхакый бер гасыр элек үк безнең бүгенге тормышыбызны күз алдына китергән. Бүгенге көндә дә нәкъ шул әсәрдәгечә катнаш никахлы гаиләләр бик күп. Мондый гаилә балалары ике милләтнеке дә була алмый­лар, дип уйлыйм. Анна белән Шәмсинең мәхәббәтләре бик матур булса да, киләчәкләре юк. Ә Шәмсинең киләчәге бөтенләй юк, чөнки Анна балаларын үз динендә тәрбияли. Бу - Шәмси­нең олы бәхетсезлеге дә, фаҗигасе дә.

- Әйе, чыннан да, повестьта хәзерге көндә яшьләр өчен гыйбрәтле булган катнаш гаилә мәсьәләсе күтәрелә . Исхакый аны узган гасыр ба­шында милләтнең киләчәгенә куркыныч янаучы афәт дип бәяли. Гаяз Исхакыйның бу әсәре кешеләрне уйланыр­га, тормыш коруга җитди карарга чакыра, ә төрле милләт вәкил­ләренең үзара гаилә коруга карашлары аеруча ачык булырга тиеш. Бу очракта халыкның дингә ышануларын да, гореф-га­дәтләрен дә истән чыгарырга ярамый. Укытучы:

-Дәресебезгә гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Любовь Викторовна да чакырылды. Аның да сезгә әйтер сүзләре бар. Любовь Викторовна сүзне Сезгә бирәбез.

-Мин –шәһәр кызы, рус милләтеннән. Сабага килгәндә, бер авыз сүз татарча белми идем. Хәзерге көндә татар телен дә, татарның милли гореф –гадәтләрен дә өйрәндем. Христиан динен дә, ислам динен дә бер дәрәҗәдә хөрмәт итәм. Өйдә балаларым, ирем белән татар телендә аралашабыз.Балаларыбызга да татар исемнәре куштык. Шуны әйтер идем: ирең нинди милләт вәкиле булмасын, аның милли гореф-гадәтләрен, дин кагыйдәләрен, кануннарын ихтирам итеп яшәргә кирәк.

“Татарстан яшьләре”газетасында басылган “Тамыр ничек корый?“ мәкаләсен укып фикер алышу.

Укытучы:

-«Аерылышучылар арасында катнаш гаилә­ләрнең күп булуы борчый. Моңа сезнең мөнә­сәбәтегез нинди?» — дигән сорауга Татарстан ЗАГС идарәсенең бүлек мөдире

Б.Т. Хафизов бер татар газетасына биргән интервьюсында болай ди:

— Шәхси карашыма килгәндә, тискәре ка­рыйм. Христианнар белән мөселманнар ку­шылып төзелгән никах озын гомерле булмый. Соңгы елларда бу бик нык күзәтелә башлады... Олыгайгач, аерылышучыларга катнаш гаилә­ләрдән күп мисал китереп була. Алар кемнең кая — мәчеткәме, чиркәүгәме йөрисен хәл итә алмый. Икесе ике төрле гыйбадәтханәгә йөр­гәч, ике төрле фикер туа. Бу шулай ук бәхәскә китерә. Әмма шул ук вакытта без мондый ни­кахларны чикли дә, тыя да алмыйбыз, чөнки яшьләргә үзләренә пар сайлауда тулы ирек би­релгән.

 

Йомгак.

Укытучы:

-Дөньяга без татар, мөселман булып туганбыз икән, ахыргача милли гореф-гадәтләребезне, динебез кагыйдәләрен, кануннарын яратып, ихтирам итеп, аларга буйсынып яшәргә насыйп итсен, соңгы юлга да мөселман, татар булып китәргә язсын иде. Укучылар, сезгә әйтәсе килгәнем шул: олы тормыш юлына аяк басканда, әти-әниләрегезнен, туганнарыгызның, дусларыгызның сүзенә колак салыгыз, башка милләт вәкилләре белән аралашып, дуслыкта гомер итегез, алар белән туганлашырга ашыкмагыз! Соңыннан әти-әниләрегез, туганнарыгызга да, үзегезгә дә үкенерлек булмасын.

Өй эше: "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе” темасына инша язып килергә.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе (дәрес –конференция)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по выставочной деятельности

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тормышта шундый кызыклы вакыйгалар килеп чыга. Г. Исхакый Чистайда туып үссә дә, кабере чит илдә Төркиядә калган булса да, аның Саба төбәге белән берничә бәйләнеше бар. ” Саба таңнары “газетасының элеккеге баш мөхәррире Тәлгать ага Нәҗмиев һәм мин дә Төркиянең Истанбул шәһәренә барып, язучының каберен чүп үләннәрдән арындырып, чәчәкләр утыртып кайттык.Ә Тәлгать ага Нәҗмиев Гаяз Исхакыйның туган нигезеннән алып килгән туфракны кабере өстенә сипкән.  Исхакыйларның нәсел очлары бераз гына булса да безнең яклар белән бәйле.Журналист Фәнил Нигъмәтҗановның « Үткәнгә хатлар бармыйлар...” дигән язмасыннан күренгәнчә, Г.Исхакыйның бердәнбер хатыны Мәрьям ханымның сеңлесенең кызы Рәисә апа башта Сатыш мәктәбендә укыткан. Аннары Олы Нырсыга күчерелгән. Ул хәзер дә шунда гомер кичерә.”Исхакый сагышы” җырын да якташларыбыз – Рөстәм Зарипов белән Рәисә Имамиевалар- иҗат иткән. (Җырны тыңлау,Г.Исхакый кабере янында төшкән фотоларны күрсәтү). 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 131 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.10.2014 12914
    • DOCX 919 кбайт
    • 52 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Халилова Ляйсан Хорматулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Халилова Ляйсан Хорматулловна
    Халилова Ляйсан Хорматулловна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16941
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 17 регионов

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 747 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 999 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 219 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 553 человека

Мини-курс

Эффективные стратегии успешного взаимодействия: от понимания до саморазвития

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Экономика и управление

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История и основы галерейного бизнеса

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе