Инфоурок Начальные классы КонспектыТукай бәйрәме (әдәби- музыкаль композиция сценариясе)

Тукай бәйрәме (әдәби- музыкаль композиция сценариясе)

Скачать материал

Тукай бәйрәме

(әдәби- музыкаль композиция сценариясе)

 

                                                              Төзеде: ТР АМР  МБББУ «Танайка

                                                              урта мәктәбе» татар теле һәм әдәбияты  

                                                              укытучысы Сосновких С.Г.

 

Зал бизәү. Алгы планда Тукай портреты, балалар өчен язылган әсәрләре, Г. Тукай турындагы китаплар. Икенче якта Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр. Иҗади эшләрдән күргәзмә куела.  Табигый мате­риаллардан яки пластилиннан ясалган әкият персонажлары. Әкрен генә «Туган тел» көе яңгырый.

Алып баручы. Балалар, тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый. Нинди көй соң әле бу? Кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

Балалар. «Туган тел» җыры. Габдулла Тукай сүзләренә язылган.

Алып баручы. Әйе, балалар, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин һәм Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.

Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр ку­лында үтә. Ул сәләтле, тырыш була. Рус, фарсы, төрек, гарәп телләрен өйрәнә.

Г.Тукай И.Крылов, А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Некрасов һ.б. рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар яза. Ул балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә. Тукай үзенең туган авылын ярата.

Укучы.

Тау башында салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

 Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

 

Мәтәлчек ата-ата маэмай булып киенгән бала килеп керә. Малай күренә. «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйли.

         Малай.     

Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор,
Төз утыр, яхшы утыр.
            Маэмай. 

Ник газаплыйсың болай син,

Мин әле бик кечкенә.
Мин туганга тик
Ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
             Малай.  

Ах җүләр маэмай!

Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул,

 Картаеп каткач буыннар

 Эш белү уңайсыз ул!

Укучы.

Глупый песик! Нужно к делу

Приучаться с малых лет,

Ремеслом не овладеешь

Если будешь стар и сед!

         Музыка яңгырый.  Ике кыз керә.  Берсе күбәләк булып киенгән. «Бала белән күбәләк» җырын башкаралар.

Бала.

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаласыңмы ризык?

Күбәләк.       

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә —

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Дүрт укучы сәхнәгә чыга.

1нче укучы.

 Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

 Я, әйтеп кара.

Тамашачылар табышмакларның җавапларын әйтәләр.

2 нче укучы.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

 Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчан була?

3 нче укучы.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана —

Бу кайчак була?

4 нче укучы.

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчан, туган?

Ике укучы «Гали белән Кәҗә»  шигырен сәхнәләштереп башкаралар.

Ике укучы «Карлыгач» җырын җырлыйлар.

Алып баручы. Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек.Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әкиятнең исемен атарсыз.

Нәрсә бу, качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәп-кәкре, бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

 Төз түгелдер куллар, аяклар да

 Ботак, кармак кеби

Балалар. Шүрәле!

Биленә балта кыстырган Былтыр керә.

Алып баручы.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында ямьсез итеп кычкыра-кычкыра Шүрәле карап тора.

Былтыр.     Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле.     Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

                            Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр Шүрәле янына бара.

Былтыр.

                   Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

Малайлар  хоры  «Шүрәле» җырын башкара.

Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә, Аның кулында «алтын» тарак.  Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга су анасы керә. Ул кычкыра:

Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!

Алып баручы. Укучылар, болар кемнәр булдылар? Алар кайсы

әки­яттән?  

Хор  «Су анасы» җырын башкара.

          Алып баручы. Бүген без сезнең белән татар халкының сөекле шагыйре, бөек Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Аның тууына 112 ел тулды. Тукайның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һәм тагын 26 телгә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең әсәрләре буенча ком­позитор Ф.Яруллин «Шүрәле», Ә.Бакиров «Алтын тарак», композитор Р.Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетлары иҗат иттеләр. Тукай исеме мәңге­ләштерелде. Татар дәүләт филармониясе, Казанда язучылар клубы Тукай исемен йөртә. Шагыйрь исемендәге урамнар, район, колхозлар республи­кабызда бар. Зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артист­ларга, рәссамнарга Г.Тукай исемендәге премия бирелә. Казанда Тукайга һәйкәл куелган. Башкалабыз Казанда, Яңа Кырлай авылында Тукай музейлары төзелгән.

Бәйрәм   «Туган тел» җыры белән тәмамлана.


Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тукай бәйрәме (әдәби- музыкаль композиция сценариясе)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист по планированию

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тукай бәйрәме апрель аенда уздырыла.  Бәйрәмнең максатлары: - укучыларның татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турындагы белем күнекмәләрне тирәнәйтү; - сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; - Тукай иҗаты аша кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, татар теленә зур ихтирам хисе тәрбияләү.  Кичәгә башлангыч мәктәп укытучылары һәм укучылары, әти-әниләр чакырыла. Укучылар Тукай - Кырлайга экскурсия узалар. җырлар  җырлыйлар, шигырьләр  сөйлиләр, табышмаклар әйтәләр,бииләр, әкиятләрдән өзекләр күрсәтәләр.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 129 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.04.2014 1562
    • DOCX 51.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сосновских Светлана Георгиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6802
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика преподавания в начальных классах компенсирующего и коррекционно-развивающего вида

Учитель начальных классов компенсирующего и коррекционно-развивающего образования

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 889 человек

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Мини-курс

Психология сиблингов в семейной структуре

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 16 регионов

Мини-курс

Теоретические аспекты трекинга и менторства

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Прощение и трансформация: освобождение от родовых программ и травм

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 180 человек из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 49 человек