Миякә районы Мәнәвезтамак
урта
гомуми белем бирү мәктәбе
“Туган илем бер
генә”
темасына
5 сыйныфта
дәрес-конференция
Төзеде
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Гулова Рима Рәмис кызы
2016 ел
Тема: Туган илем бер генә...
Максат: татар әдипләренең Туган илгә багышлап язган
әсәрләрен өйрәнү, укучыларның сөйләм телен, фикерләү дәрәҗәсен үстерү, аларда
туган илгә, туган якка мәхәббәт, табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһаз: туган ил, туган җир күренешләре тасвирланган
рәсемнәр, татар әдипләре китапларыннан төзелгән күргәзмә, укучыларның иҗади
эшләре, “Туган авылым” исемле стена газетасы, эпиграф (З.Туфайлова шигыре) һ.б.
Дәрес барышы:
1.
Актуальләштерү.
2.
Төп өлеш.
Укытучы сүзе:
Укучылар, бүгенге дәреснең темасын белү өчен безгә кроссвордны чишәргә кирәк.
Сорауларны игътибар белән тыңлагыз.
1.
Татар халкының бөек
шагыйре. (Тукай).
2.
Былтыр исемле егет
Шүрәлене кайда очрата? (урман).
3.
Шатлык-кайгыңны
уртаклашучы, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы кеше (туган).
4.
Башкортстаныбызның
башкаласы (Уфа).
5.
Иң якын, кадерле кешең
(Әни).
6.
Безнең районыбыз (Миякә).
7.
Бик матур кыз исеме
йөртүче яңгыр (ләйсән).
|
1)
|
т
|
у
|
к
|
а
|
й
|
|
2)
|
у
|
р
|
м
|
а
|
н
|
|
3)
|
т
|
у
|
г
|
а
|
н
|
|
|
|
4)
|
у
|
ф
|
а
|
|
|
|
|
|
|
5)
|
ә
|
н
|
и
|
|
|
|
|
|
|
6)
|
м
|
и
|
я
|
к
|
ә
|
|
|
|
|
7)
|
л
|
ә
|
й
|
с
|
ә
|
н
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Укытучы: Әйе,
укучылар, без бүген дәрестә туган ил, туган як турында сөйләшербез, күренекле
әдипләребезнең әсәрләре бәлән танышырбыз. Ә хәзер эпиграф итеп алынган шигъри
юллар белән танышыйк.
Туган ил –
ул алтын арышлар,
Туган ил –
ул иркен болыннар,
Туган
туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә –
барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә!
Зәкия Туфайлова
- Укучылар, Туган ил дигән төшенчәне сез ничек
аңлыйсыз? (Укучылар фикере тыңлана).
- Ул – безнең әти-әни, әби-бабайларның туган
җире. Туган авыл, туган як, туган җир, туган ил төшенчәләре һәркем өчен дә
газиз һәм кадерле. Һәркемнең үзенең туган ягында, табигать кочагында үзе
яраткан урыны, үзенә ошаган изге почмагы була. Туып-үскән якларыннан читтә
торучы кешеләр туган якларын, үзләре өчен бик кадерле булган урыннарны сагынып
яшиләр. Туган як табигатенә булган ярату хисләрен җырларда чагылдыралар.
(Туган як турында җыр җырлау).
Г.Бәшировның “Туган
ягым – яшел бишек” әсәреннән өзек уку.
“Ел саен диярлек мин
туган авылыма кайтып киләм. Кайтам да үземнең балачак, үсмерчак эзеннән йөрим.
Тау астындагы чишмә суларын татып карыйм, урманнарга сугылам”, - дип башлый
Гомәр Бәширов үзенең бу әсәрен. (“Туган ягым – яшел бишек” әсәре турында
мәгълүмат бирелә. Укучыларның фикерләре тыңлана.)
Укытучы:
Авыл җирендә туып-үсеп читкә киткән һәр кеше үз авылын мактап, сагынып искә
аладыр. Иҗат кешеләре дә аны читләтеп үтә алмаган. Рәссамнар, табигать
матурлыгын сурәтләп, картиналар иҗат иткән, шагыйрьләр дә ул гүзәллекне
тасвирлаган, ә композиторлар аны көйгә салаган. (Укытучы укучыларга туган
ягыбызның төбәкләрен сурәтләгән төсле фотоальбом, Мансур Сәгъдиев иҗат иткән
картиналар күрсәтә. Әңгәмәне шул юнәлештә дәвам итә). (М.Сәгъдиев – авылыбызның
художнигы, 40 елга якын безнең авыл мәктәбендә эшләп киткән кеше).
- Илебезнең табигатенә, географиясенә
багышланган бу рәсемнәргә күз салгач, чынлап та, туган илебезнең матурлыгына
тагын бер кат ышанабыз. Алар турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Әмма кайбер
әдипләребез ул матурлыкны, татулыкны берничә җөмлә белән әйтеп биргән.
( Бер укучы Роберт
Миңнуллиннның “Кунакка килегез” шигырен яттан укый).
- Шагыйрь үзе туып-үскән туган ягы турында язса
да, ул шигырь Мари Эл Республикасы авылларына багышланган кебек тоела. Шигырь
юллары белән әйтсәк: “Сез дә, без дә бик матур”.
Татарстанның халык шагыйре Ф.Яруллин да, бу теманы дәвам итеп, “Әллә
инде сагыну шул микән?” дигән шигырь язган. Ул аны туган авылы – Кызылъярга
багышлаган. ( Бер укучы бу шигырьне сәнгатьле итеп укый, укытучы да өстәмә
мәгълүматлар белән тулыландыра).
Укытучы: Ф.Яруллинның әлеге шигыре үзебезнең авыл уртасыннан аккан
Мәнәвез елгасын, аның ярларына сыенып үскән талларны, сызылып аткан алсу
таңнарны хәтерләтә. Авыл шау-шуы, кошлар җыры белән бергә кушылып, йөрәкне
җилкендерә торган бер моң барлыкка китерә. Бу моңга басудагы тракторлар гүләве
дә кушыла... Безнең авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәвәһирә
Нагаева язган шигырь йөрәкләребезне дулкынландыра. (Бер укучы Җ.Нагаеваның
”Мәнәвезтамак” шигырен яттан укый).
Укытучы: Укучылар, сезне тагын бер шигырь белән таныштырып үтәсем килә.
Ул Сибгат Хәким язган “Башка берни кирәкми” дип атала.
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.
Башка берни дә кирәкми,
Үзем тапкан чишмәләрнең
Ятып эчсәм суларын.
Башка берни дә кирәкми,
Дусларның мин гомрем буе
Тойсам җылы карашын.
Укытучы: Шагыйрь әйткәнчә, туган ягыңда үзең башкарган эшләрнең
нәтиҗәсен күреп, дусларыңның җылы карашларын тоеп яшәү – зур бәхет.
Укучылар, без бу дәрестә С.Хәким шигырьләрен, аның сүзләренә язылган
җырларны да искә төшердек. Билгеле булганча, шагыйрь туып үскән авыл Мари Эл
Республикасына терәлеп үк тора. Шуңа да С.Хәким яшьтән үк татар, мари халкының
үзара аралашып, дус, тату яшәвен күреп үсә. Шигырьләрендә дә халыклар дуслыгын
чагылдыра (“Тау сиңа”, “Мари кызы Улина” шигырьләрен уку, фикер алышу).
Укытучы: Чыннан да, укучылар, татар, мари һәм башка милләт
вәкилләре безнең Республикабызда гасырлар буе тату һәм дус булып яшәде һәм яши.
Табигатебез дә башкаларның игътибарын үзенә җәлеп итәрлек матур.
Урман-күлләребез, елгаларыбыз, хәтфә болыннарыбыз, тауларыбыз, чылтырап аккан
чишмәләребез белән тирә-якта дан тотабыз. Шуңа күрә, укучылар, без дә туган
якның табигатен, аның табигый байлыкларын кадерләп саклыйк...
Дәрескә йомгак ясала, өйгә эш бирелә, билгеләр куела.
Дәрес җыр белән тәмамлана ( С.Хәким сүзләре, С.Садыйкова көе ).
Район үзәге – Кыргыз
Миякәгә бара торган юлыбыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.