Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Сыйныфтан тыш уку дәресе.
«Чәчәкләр. Муса Җәлил.»
2 слайд
1) Муса Җәлилнең тормышы
һәм иҗаты белән танышу;
2) Муса Җәлилнең“Чәчәкләр
шигырен анализлау;
3) Муса Җәлилнең батырлыгы үрнәгендә
батырлык, патриотизм, дуслык
хисләре тәрбияләу.
МАКСАТ:
3 слайд
1941 елныӊ 22 июнендә –
Бөек Ватан сугышы башлана
4 слайд
Сугыш 1418 көнгә сузыла.
5 слайд
Муса Җәлил әнисе һәм апасы белән
6 слайд
Муса Җәлил кызы Чулпан белән
7 слайд
8 слайд
9 слайд
Чәчәкләр.
Муса Җәлил.
Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңелегез.
Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.
Җил көйләп тирбәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит изге Җир – ананың
Сөекле кызлары, уллары.
10 слайд
Бу җирдә күп булды сугышлар,
Янгыннар, явымнар, давыллар,
Киселде күп батыр тормышлар,
Янды зур калалар, авыллар.
Ил өчен барды бу зур көрәш,
Давыллы, дарылы елларда.
Сеңде бу туфракка күпме яшь,
Күпме кан тамды бу кырларга.
Шул каннар һәм яшьләр аркылы,
Ил бөек җиңүгә иреште.
Яз килде; дулкынлы, ялкынлы
Чәчәккә төренде җир өсте.
Бу гөлләр шытты Җир-ананың
Яралы йөрәге түрендә.
Ничек ул йөрәкнең янганын
Мин күрәм аның һәр гөлендә.
11 слайд
Җыегыз, балалар, сез җирнең
Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.
Китрегез данлыклы хөр илнең,
Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен.
Сезнең дә, бәлки, бу сугышта
Үлгәндер атагыз, анагыз.
Хәтерләп сезне соң сулышта…
Һәм бардыр йөрәктә ярагыз.
Сез назлап үбегез гөлләрне,
Хуш истән күңлегез ачылсын.
Җир бирде сезгә шат көннәрне,
Йотып тир, кан һәм яшь тамчысын.
12 слайд
Балалар, сез гөлләр үзегез,
Чыктыгыз калкып җир карныннан.
Һәм чәчәк аттыгыз, үстегез
Атагыз, агагыз каныннан.
Сез безгә шулкадәр кадерле,
Шулкадәр ягымлы, сөйкемле!
Ал таңы алдагы дәвернең
Йөзегездә чагладыр шикелле.
Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,
Дәрт биреп безнең шат күңелгә.
Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр
Бит җиңеп алынган гомергә.
13 слайд
1945 елныӊ 9 Май көне –
Бөек Җиӊү бәйрәме
14 слайд
Муса Җәлил һәйкәле
15 слайд
Муса Җәлилгә Оренбургта куелган һәйкәл
16 слайд
Муса Җәлилнеӊ тормыш иптәше Әминә һәм
кызы Чулпан укучылар белән очрашу вакытында
17 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 672 305 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Хатыпова Гульнур Равиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/144/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.