Предпросмотр материала:
1. Кем кәрзинне тизрәк тутыра?
“Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр” темасына. (тактага 2 кәрзин рәсеме эленә. Өстәлдә җиләк-җимеш һәм яшелчә рәсемнәре ята. 2 бала чыгып, берсе - яшелчәләрне, икенчесе-җиләк-җимешләрне кәрзингә кыстырып куярга тиеш. Кем тизрәк җыеп бетерә-шул җиңә).
2. Курчакның портретын яса.
Максаты: кешенең гәүдә өлешләренең исемнәрен һәм төсләрне ныгыту.
Укытучы: безгә бер кунак килде, хәзер мин сезгә аның нинди икәнен әйтәм, ә сез рәсемен ясыйсыз.
“Ул курчак. Чәчләре сары. Күзләре зәңгәр. Борыны кечкенә. Бантигы яшел. Күлмәге дә яшел. Бите ал. Аягында сары башмаклар.”
Ясап бетергәч, курчак һәм аның портреты чагыштырыла.
3. “Ромашканы җый” уены.
Кем? нәрсә? сорауларын ныгыту өчен.

Ромашканың таҗ яфраклары формасындагы кәгазьләргә әти, әни, абый, апа, эне, сеңел, бала, әби, бабай, укучы, укытучы, аю, төлке, песи, эт, сыер, сарык, күгәрчен, тукран, бакча, чәчәк, сөт сүзләре язылган. Ике бала ромашка чәчәгенең таҗ яфракларын җыя.
4. “Без кунакка барабыз”
Шул исемдәге тема буенча өйрәнелгән сүзләрне яхшырак истә калдыру өчен, укытучы башта 2, аннан 3, аннан күбрәк предметлы рәсемнәр күрсәтә, балалар, исемнәрен бутамыйча, тиз-тиз әйтергә тиешләр.
![]()
5. Кем кунакка нәрсәгә утырып бара?
Күплек сан кушымчаларын дөрес кулланырга өйрәнү . Һәр сүз белән җөмлә төзеп әйтелә: Курчаклар кунакка машинага утырып бара.

Әтәч, чеби, күгәрчен, каз, куян, керпе, тиен, колын, сыер, үрдәк, кәҗә, дуңгыз, тавык, курчак.
6. “Йортны төзеп бетер” уены.
Зат алмашлыкларын һәм фигыльләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

![]()

![]()
![]()

![]()
![]()
![]()
7. Ел фасыллары темасын ныгыту.
Хәзер кыш. Бүген
юк. Көн салкын. Күктә соры
күп.
Урамда
ява.
исә. Мин урамда уйнамыйм. Мин
дә
утырам.
Уенның уку процессындагы әһәмияте турында сөйләгәндә, иң башта аның бала тормышындагы ролен искәртеп китү мөһим. Уен аша бала дөньяны танып белә, акылын баета, уен ярдәмендә үсә. Уен шулай ук игътибарлылыкны, хәтерне үстерә, сүзлек запасын баетуга ярдәм итә.
Үзем башлангыч сыныфларда эшләгәнлектән, кызыксындыру чарасы буларак уен элементларын еш кулланырга тырышам. Бу алым дәресләрне җанландырып җибәрә, укучыларның активлыгын үстерә, яңа сүзләрне тизрәк истә калдырырга булыша. Сезгә дәресләремдә кулланылган берничә төр уенны тәкъдим итәм. Уеннар рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле укыту программасына нигезләнеп төзелде.

Профессия: Тьютор
Профессия: Учитель математики в начальной школе
В каталоге 7 120 курсов по разным направлениям